Китап тәкъдир ителде

 

ахсан10 нчы октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Әхсән ага Шәриповның Бөек Ватан сугышы һәм  тыл ветераннарына  багышланган «Утлы еллар аша» исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәне Роза Низамова сценарие нигезендә үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы  директоры , шагыйрә Лилия Садриева  алып барды. Чарада Мөслим муниципаль районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин, Халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр иясе язучы  Факил Сафин, китапка кергән очерклар геройлары, туганнары катнашты. Читать далее

Мансур абыйга — 90!

17 нче сентябрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп орден — медальләр иясе, мәгариф ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улына 90 яшь тулу тантанасы билгеләп үтелде.

DSC07431 (NXPowerLite)DSC07438 (NXPowerLite)view_623223_806701DSC07443 (NXPowerLite)view_623223_806703DSC07444 (NXPowerLite)DSC07446 (NXPowerLite)DSC07448 (NXPowerLite)DSC07449 (NXPowerLite)DSC07460 (NXPowerLite)DSC07462 (NXPowerLite)DSC07463 (NXPowerLite)

        Мансур бабайга  — 90

Мансур бабай! Сез бит безнең өчен

Тере тарих, яугир, каһарман.

Сокланабыз Сезнең сабырлыкка,

Каян Сездә шундый көч, дәрман?

 

Мансур бабай! Тере шаһите Сез

70 еллык Җиңү таңының.

Сезгә тупланган күк батырлыгы,

Матурлыгы  Мөслим ягының.

 

Кулларымнан килсә, Мансур бабай,

Тормас идем бер дә хакыннан,

Яшьлек бирер идем бүләк итеп,

Һәйкәл кояр идем алтыннан.

 

Рәхмәт Сезгә тыныч тормыш өчен

Барлык укучылар исеменнән.

Сезнең үрнәк, батыр үткәнегез

Чыкмас мәңге безнең исебездән!

 

Юбилеегыз котлы булсын, Мансур бабай!

«Сүнмәс дәрт» ләр балкыды

10 нчы сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 3 нче Республика «Балкыш» фестивалендә катнашучы ветераннарның зона туры үтте. Анда 10 районнан килгән сәнгать коллективлары катнашты. Мөслим районының  «Сүнмәс дәрт»  ветераннар клубы чыгышын тамашачылар бик җылы кабул итте. Концерттан соң  төрле номинацияләрдә чыгыш ясаган үзешчәннәр дипломнар белән бүләкләнде.

DSC07410 (NXPowerLite)DSC07414 (NXPowerLite)DSC07415 (NXPowerLite)DSC07416 (NXPowerLite)DSC07421 (NXPowerLite)DSC07427 (NXPowerLite)view_622478_802592view_622478_802597view_622478_802598view_622478_802601view_622478_802605view_622478_802611view_622478_802617

Мөслимдә музей ачылды

4 нче сентябрь көнне элеккеге музыка мәктәбе бинасында капиталь ремонттан соң районыбызның туган якны өйрәнү музее үз ишекләрен ачты. Ул тантанага республикадан килгән кунаклар һәм районыбызның күренекле шәхесләре дә чакырылган иде.Музейда Рәсәйнең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы — якташыбыз Зөлфия Мөхәммәтдинованың  (Гаусиева) шәмаилләр һәм тугралар күргәзмәсе оештырылу бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте.Тантанада катнашучылар Зөлфия Мөхәммәтдинова тарафыннан иҗат ителгән һәм үз исемнәре  гарәп графикасы белән язылган значоклар да сатып алу бәхетенә иреште.

DSC07341 (NXPowerLite)DSC07340 (NXPowerLite)DSC07343 (NXPowerLite)DSC07342 (NXPowerLite)DSC07344 (NXPowerLite)DSC07345 (NXPowerLite)DSC07347 (NXPowerLite)DSC07349 (NXPowerLite)DSC07351 (NXPowerLite)DSC07352 (NXPowerLite)DSC07355 (NXPowerLite)DSC07359 (NXPowerLite)DSC07361 (NXPowerLite)DSC07358 (NXPowerLite)DSC07365 (NXPowerLite)DSC07362 (NXPowerLite)DSC07363 (NXPowerLite)DSC07367 (NXPowerLite)DSC07366 (NXPowerLite)

Күргәзмәдә — Роза Низамова эшләре

3 нче сентябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният сараеның күргәзмәләр залында Татарстанның атказанган укытучысы Роза Нәгыйм кызы Низамованың чигү ысулы белән иҗат ителгән әсәрләреннән күргәзмә оештырылды.Күргәзмәгә 4 дистәдән артык иҗат эше тәкъдим ителгән. Авторга саулык — сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.

DSC07327 (NXPowerLite)DSC06798 (NXPowerLite)DSC07329 (NXPowerLite)DSC07331 (NXPowerLite)DSC07334 (NXPowerLite)DSC07333 (NXPowerLite)DSC07328 (NXPowerLite)DSC07330 (NXPowerLite)DSC07332 (NXPowerLite)

Без дә бәйрәм дәрте өстәдек

Татарстаныбызда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә. 30 нчы август көнне сәнгать мәктәбе каршында оешкан «Мөслим тугайлары » фольклор ансамбле Казанга «Уйнагыз, гармуннар!» кысасы астында үтә торган сәнгать бәйрәменә барды. Ул, гадәттәгечә, Г. Камал театры каршындагы мәйданда үтте.

DSC07288 (NXPowerLite)DSC07289 (NXPowerLite)DSC07290 (NXPowerLite)DSC07294 (NXPowerLite)DSC07292 (NXPowerLite)DSC07296 (NXPowerLite)DSC07298 (NXPowerLite)DSC07299 (NXPowerLite)DSC07303 (NXPowerLite)DSC07306 (NXPowerLite)DSC07309 (NXPowerLite)DSC07310 (NXPowerLite)IMG_2466 (NXPowerLite)IMG_2480 (NXPowerLite)IMG_2483 (NXPowerLite)

Котлыйбыз!

 Хөрмәтле якташыбыз, язучы -прозаик һәм драматург, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка Татарстанның Халык язучысы исеме бирелде. Аны бу олы дәрәҗә белән ихлас күңелебездән котлыйбыз һәм аңа тагы да зуррак иҗат уңышлары, саулык — сәламәтлек телибез.

DSC06758 (NXPowerLite)DSC06716 (NXPowerLite)DSC05894-NXPowerLiteDSC07336 (NXPowerLite)

Әхмәт тә 65 тә

20 нче августта Мөслим районы Сал.Мухан авылында яшәп һәм иҗат итеп ятучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, прозаик, публицист Әхмәт Дусайлыга 65 яшь тулды.Соңгы вакытларда ул 1700 дән артык  татар язучыларын, татар теленә бәйле булган төрле сүзлекләрне, Татарстаннан чыккан Советлар Союзы Геройларын интернетка кертү белән мәшгуль.Әхмәт Дусайлы интернет челтәре буенча игълан ителгән төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаган шәхес.Без аңа киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер һәм иҗади уңышлар телибез.

DSC07270 (NXPowerLite)DSC07276 (NXPowerLite)DSC07267 (NXPowerLite)DSC07269 (NXPowerLite)DSC07268 (NXPowerLite)DSC07271 (NXPowerLite)

Түрештә — район аксакаллары

2014 нче елның 4 нче июнендә район ветераннар Советының  киңәйтелгән күчмә президиум утырышы булды.Анда зиратларның торышы һәм «Авылым чишмәләре» хәрәкәтенең барышы мәсьәләләре каралды. Җирле үзидарә Советлары каршындагы  ветераннар Советлары рәисләре һәм район ветераннар Советы әгъзалары түбәндәге авыл зиратларында һәм чишмәләрендә булдылар:Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, Елгабаш, Исәнсеф Чишмә, Үрәзмәт, Баек, Күбәк, Түреш, Метрәй.Утырыш район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов җитәкчелегендә үтте.Чарада Мөслим муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.

DSC07108 (NXPowerLite)DSC07111 (NXPowerLite)DSC07114 (NXPowerLite)DSC07116 (NXPowerLite)DSC07119 (NXPowerLite)DSC07124 (NXPowerLite)DSC07126 (NXPowerLite)DSC07133 (NXPowerLite)DSC07135 (NXPowerLite)