18 нче февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Мөслим районы ветераннар Советы отчеты тыңланды һәм алдагы эшчәнлеккә планнар билгеләнде.Киңәйтелгән пленумга авыл җирлеге башлыклары, авыл җирлекләрендәге ветераннар Советлары рәисләре һәм башка ветераннар чакырылган иде. Моңа кадәр эшләгән ветераннар Советы рәисе Асват Әнвәр улы Харисовның эшчәнлеген район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте. Район ветераннар Советы белән җитәкчелек вакытлыча Низамов Илгиз Хафиз улына йөкләнде.
Миргарифанга — 60 яшь
Факилне Чаллы алкышлады
14 нче февраль көнне Чаллы шәһәр Башкарма комитеты, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни методик үзәге Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр сараенда якташ язучыбыз Факил Сафинның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Анда Мөслим районыннан да делегация катнашты һәм юбилярны тәбрикләде.
Хезмәте хөрмәтләнде
Дәүләт фольклор ансамбле концерты
24 нче гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим Мәдәният сараенда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Републикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды. Концерт 2 тапкыр укучылар өчен һәм 1 тапкыр өлкәннәр өчен күрсәтелде.
Факил — Иске Карамалыда
Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, танылган язучы һәм шагыйрь, бик күп җырлар авторы Факил Сафин яшьлек чорында Иске Карамалы мәдәният йорты директоры вазыйфаларын да башкарган.17 нче гыйнвар көнне аның 60 яшьлек юбилее шушы мәдәният йортында зурлап билгеләп үтелде. Анда язучының авылдашлары, сыйныфташлары, укытучылар, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм башка кунаклар катнашты.
Китапханә кунак кабул итте
17 нче гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз Факил Сафин һәм балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәр белән ветераннар очрашты. Ветераннар кунакларга, җырлап — биеп, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, Факил Сафинны 60 яшьлек юбилее белән котладылар. Язучы турында Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе язучы һәм драматург Фоат Садриев,шагыйрь Рәшит Бәшәр, шагыйрә Лилия Садриева, район хакимияте урынбасары Рушат Солтановлар сөйләде һәм тәбрикләде.
Хәтерләрне яңарттык
17 нче гыйнвар көнне Күбәк урта мәктәбенә шул мәктәпне тәмамлаган һәм республика күләмендә танылу алып, бакыйлыкка күчкән күренекле шәхесләргә элмә такталар кую тантанасы булды. Чираттагы элмә такталар Рәсәйнең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Наил Әюпкә һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюпкә багышлап куелды. Читать далее
Мөслимлеләр җырлый
16 нчы гыйнвар көнне Мөслимлеләр «Яңа гасыр» телевидениесенең «Җырлыйк әле» тапшыруына төшү өчен бардылар. Минзәләлеләр белән дә көч сынашырга туры килде. Шулай итеп, бер көнне ике тапшыру өчен җырлап кайттык. Тапшыруны февраль аенда эфирга чыгарырга вәгъдә бирделәр.
Очрашулар дәвам итә
14 нче гыйнвар көнне Мөслим урта мәктәбендә, лицейда һәм гимназиядә якташ язучыбыз Факил Сафин белән очрашулар булып узды. Анда Мөслим әдипләре, мөгаллимнәр һәм укучылар катнашты. Сәхнәдән Факил Сафинның шигырьләре, җырлары яңгырады. Язучының китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде.