Китап тәкъдир ителде

17 нче декабрь көнне Баек авылы мәктәбендә элеккеге «Урал» колхозы рәисе, Коммунистлар партиясенең 24 нче съезды делегаты Гаттаров Мирза Бәлүл улына багышлап нәшер ителгән «Егерме дүртнең берсе»  исемле китапны тәкъдир итү кичәсе булды.Китап авторы — язучылар берлеге әгъзасы, Баек кызы Илүсә Нәбиуллина. Кичәдә Мөслим  муниципаль районындагы Татарстан Халыклар ассамблеясы  вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, «Урал» колхозында хезмәт куйган  хезмәт ветераннары, М.Гаттаровның  балалары һәм якыннары, хезмәттәшләре, якташлары һәм район мәдәният йорты үзешчәннәре  катнашты.

Мирза0001 (NXPowerLite)DSC00703 (NXPowerLite)DSC00701 (NXPowerLite)DSC00700 (NXPowerLite)DSC00693 (NXPowerLite)DSC00688 (NXPowerLite)

 

0

Мәчеткә айлы манара куелды

15 нче октябрьдә Мөслимдәге өченче мәчеткә манара кую тантанасы  булды.Аңа узган елның көзендә нигез ташлары салынган иде.Мәчетнең имам — хатыйбы — Түбән Камадан килгән Абдулкәрим хәзрәт Моратов ( тумышы белән Минзәлә районы Аю авылыннан)

DSC00482 (NXPowerLite)DSC00480 (NXPowerLite)DSC00489 (NXPowerLite)DSC00487 (NXPowerLite)

Ул бакчасы, ул музее!..

Шушы көннәрдә районның иҗтимагый Советы әгъзалары Татарстанның атказанган укытучылары Фирая һәм Моряк Йосыповларның яшелчә һәм җиләк – җимеш бакчаларында, йорт музейларында булдылар.Дистә еллар дәвамында башкарылган матур эшләрне күреп, һәркем хәйран калды.

DSC_0015 (NXPowerLite)DSC_0011 (NXPowerLite)DSC_0078 (NXPowerLite)

-2

«Хәләф чишмәсе»

24 нче сентябрь көнне Метрәй авылы янында үзенең бөтен гомерен Мөслим халкын тәрбияләүгә багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , тумышы белән Метрәй авылыннан булган Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов хөрмәтенә  «Хәләф чишмәсе»н ачу тантанасы булды.Бу изге эш аның уллары Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар инициативасы белән башланды һәм 2 ай дигәндә шундый дәрәҗәгә җитте. Районыбызда чишмәләргә булган игътибар тагын да артсын һәм Айрат һәм Айдар кебек игелекле җаннар күбрәк табылсын иде.

008 (NXPowerLite)007 (NXPowerLite)image1 (1)0011 (NXPowerLite)print_588150_609145

Хәләф  чишмәсе
 
Сөекле әтиебез Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов истәлегенә
Челтерәп аккан шушы чишмә кебек
Үткәнгәме тормыш юлларың,
Истәлегең булып агып ята
“Хәләф чишмәсе” нең сулары.
Метрәй тауларының куеныннан
Тибеп чыккан изге чишмә ул.
Мөслимемә яшәү дәрте биргән
Ык суына барып төшә ул.
Таллардагы сандугачлар сиңа
Җыр багышлый кебек тоела.
Чишмәң суы күңелләребезне
Сафландырсын гомер буена.
“Хәләф чишмәсе”нең суын эчеп,
Йөрәкләргә көч, дәрт алырбыз.
Якты истәлегең, маяк итеп,
Гасырларга алып барырбыз.
Чишмәң буе бәйрәм төсе алыр,
Авылдашлар монда күрешер.
Һәрбер изге гамәлебез сиңа
Дога булып барып ирешер.
Иншаллаһ!
-2

Харрас Әюп турында китап

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында язучы Роза Хәбибуллина авторлыгында тууына 70 ел тулу уңаеннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый  исемендәге  әдәби премия иясе Харрас Әюп турында шул исемдәге китап 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Анда Харрас замандашларының  истәлекләре, фотолар белән бергә  китап авторының шагыйрь тормышын һәм иҗатын чагылдырган әдәби – документаль бәяны да урын алган.Харрас Әюпнең  байтак кына популяр шигырьләре дә туплап бирелгән.

Харрас китап - копия (NXPowerLite)

0

Харрас Әюпкә — 70

 

 

Бүген Татарстан Республикасының атказанган  сәнгать эшлеклесе , Г. Исхакый исемендәге  әдәби бүләк иясе, күренекле шагыйрь, Түреш егете Харрас Әюпкә , исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Бу дата уңаеннан «Яңа  гасыр»  телевидениесе «Мәдәният дөньясында» тапшыруын тулысынча аның истәлегенә багышлады.»Татарстан» радиосы аның шигырьләренә язылган җырларны яңгыратты.»Мәдәни җомга», «Авыл утлары» гәҗитләрендә Халык язучысы Фоат Садриевның Харрасның иҗатына багышланган күләмле генә мәкаләләре  дөнья күрде.

Түреш авылында шул уңай белән мәңгелек  йортыбызга якташ язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре зиярәт кылдылар.Шагыйрь каберенә чәчәкләр салдылар, «Харрас чишмәсе» нең реконструкция эшен күреп куандылар, аның хөрмәтенә һәм рухына багышланган мәҗлестә булдылар.

0

Килеп күрегез

DSC00145 (NXPowerLite)  DSC00149 (NXPowerLite)

Җәйнең иң матур көннәрендә Түреш авылы зиратында өмә үткәрелде: аның печәне, чүп үләннәре чабылды, аерым каберлекләр тәртипкә китерелде.Зират йортына авылыбыздан Бөек Ватан сугышына китеп, аннан кайталмый калган  һәм кайтып, шушы зиратка җирләнгән авылдашларыбызның исемлеге эленде.Түреш авылына керү алдыннан үзләренең иҗатлары белән бөтен татар халкы күңелендә аерым урын алган Рәсәйнең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, күренекле шагыйрь Харрас Әюпләрнең рәсемнәре куелды.Түрештән кайтып киткәндә, сезне матур итеп язылган “Хәерле юл!” дигән язу озатып калачак. Районыбыз авыллары да шундый  матур үрнәккә иярсеннәр иде.

0

Безгә кунаклар килде

DSC00025 (NXPowerLite)31 нче май көнне Яр Чаллы язучылар бүлеге рәисе, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы һәм шагыйрь, якташыбыз Факил Сафин җитәкчелегендә  өч дистәдән артык Чаллы шәһәрендә чыга торган гәзит һәм журнал хезмәткәрләре, язучылар һәм шагыйрьләр, Чаллы шәһәре администрациясе вәкилләре Мөслимгә кунак булып килделәр. Алар Мөслимнең үзәк урамнары, сквер, парклары, музей, китапханәсе белән танышканнан соң, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, танылган шагыйрь Харрас Әюпнең туган туган авылы Түрешкә дә бардылар һәм аның каберен зыярәт кылдылар, Харрас чишмәсен карап хозурландылар.Чишмә буенда концерт номерлары да күрсәтелде.

 

0

Якташыбыз зурланды

10 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда  Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы һәм драматург, Габдулла Тукай  исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Халык язучысы Фоат Садриевның 75 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Тантанага Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде. Язучыны котлаулар матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

0

Дусайда кызыклы очрашу

5 нче мартта Дусай авылы клубында авыл тарихын, шәҗәрәләрне, аның күренекле шәхесләрен өйрәнү һәм аларны киләчәктә китап итеп бастырып чыгару  максаты белән халык җыены үткәрелде.Авыл халкы алдында Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Бания Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Лилия Садриева,  балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановлар чыгыш ясады.Дусай авылы оныклары, балалары, киленнәре катнашында концерт күрсәтелде.

 

-4