1995 нче елда районда беренче ветераннар клубы оеша. Район ветераннар Советы рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөҗәһит Мигранов аны оештыруда башлап йөри. Аннан соң бу эш сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән Шәрипов ка күчә. Район ветераннар Советы рәисе булып Әсвәт Харисов эшли башлагач, бу коллектив ветераннар клубына әверелә. 2005 нче елда аңа “Сүнмәс дәрт” исеме бирелә. 2014 нче елдан район ветераннар Советы белән Илгиз Хафиз улы Низамов җитәкчелек итә. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы, республика күләмендә үткәрелә торган “Балкыш” фестиалендә катнаша, әледән – әле авылларга концертлар белән йөри, төрле конкурслардан да читтә калмый һәм матур гына нәтиҗәләргә ирешә.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән ага Шәрипов.
Нәфис сүз остасы, концертлар алып баручы Әнәс Сәлахов
РСФСР Верховный Советы депутаты Бәһиҗә Сәрвәретдин кызы Баһауова сөйли. 12.01.2016.
https://yadi.sk/d/Tox0dqqMmqAYC
Бертуган Борһановлар башкаруында «Солдат җыры»
Җыр. «Мөслим». Фиразия Сәрвәрова җырлый.
Җыр.»Узган гомер». Башкара ир — атлар ансамбле.
Җыр «Киң ватанга даның таралды». Башкара ир — атлар ансамбле.