Гомер язы күптән артта калды,
Ерагая көн дә арабыз.
Авылыбыз белән бергәләшеп,
Алтын көзгә кереп барабыз.
Алтын кебек гомер кичердең син,
Алтын булды кылган гамәлең.
Минем кебек күпме малайларны
Сихерләде синең каләмең.
Сиңа карап, гармун тарткаладык,
Синең арттан киттек калага.
Ләкин беребез дә уфтанмадык,
Югалмадык, шөкер Аллага!
Хәтереңнән чыгып тормагандыр
Казан белән Түреш арасы.
Алтын көзләр буйлап армый – талмый
Барасы да әле барасы,
Язасы да әле язасы,
Булган чакта каләм карасы.
Шуңа да син Түреш баласы!
Әдәбиятыбыз парнасы!