Җәйнең иң матур көннәрендә Түреш авылы зиратында өмә үткәрелде: аның печәне, чүп үләннәре чабылды, аерым каберлекләр тәртипкә китерелде.Зират йортына авылыбыздан Бөек Ватан сугышына китеп, аннан кайталмый калган һәм кайтып, шушы зиратка җирләнгән авылдашларыбызның исемлеге эленде.Түреш авылына керү алдыннан үзләренең иҗатлары белән бөтен татар халкы күңелендә аерым урын алган Рәсәйнең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, күренекле шагыйрь Харрас Әюпләрнең рәсемнәре куелды.Түрештән кайтып киткәндә, сезне матур итеп язылган “Хәерле юл!” дигән язу озатып калачак. Районыбыз авыллары да шундый матур үрнәккә иярсеннәр иде.