Татарстан районнары турындагы табышмакларым «Көмеш кыңгырау» гәзитендә басылып чыкты (21.11. 2015)
/№ 52, 11.04.2014/
/Гөлинә Гыймадова/
Язучы заманнан бер адым алда барырга тиеш (әңгәмә)
Мөҗәһит Әхмәтҗанов турында Фоат Садриев: “Ул тормышны комсызларча ярата”, – дигән иде. Хак һәм шагыйрьнең бөтен асылын ача торган сүзләр. Тормышны комсызларча яратканга иҗатыннан нур бөркелә һәм өлкәннәрне дә, балаларны да җәлеп итә торгандыр. Тормышка мөкиббән кеше генә төп нигезне сүндермәс өчен туган ягына кайтып төпләнә торгандыр.
|
|
Калага аяк басу белән Мөслимемне сагынам |
|
– Мөҗәһит абый, кешенең азмы-күпме кулыннан эш килсә, авылдан калага китү ягын карый. Ә сез, киресенчә, каладан Мөслимгә кайтып төпләнгәнсез. Моны ничек аңларга?
– Авылда яшәсәм дә, каладан кайтып кергән юк. Татарстан шәһәрләрендә генә түгел, чит шәһәрләрдә дә еш булам. “Мөслим тургайлары” фольклор ансамбле белән төрледән-төрле фестивальләрдә катнашып кына торабыз. Казанга әле күптән түгел генә үзебезнең мәктәп директоры, элеккеге райком секретаре Диктат Галиевнең 80 яшьлек юбилеена бардым. Килеп төшеп ун метр ара үтмәдем, үзебезнең Мөслим сагындыра башлады. Их, минәйтәм, никләр килдем мин монда?! Уңга карасаң да кеше, сулга карасаң да кеше. Бөтенесе дә сөйләшәләр. Инглизчә, урысча аралашалар, татарча сөйләшүче юк. Урамны сорыйсың, белмиләр. Кайберләре ярдәм итәргә теләп телефоннарын алып әйләндерә-тулгандыра башлыйлар. Карта караулары икән. Аны көтеп тормыйм, рәхмәт әйтеп китеп барам. Шәһәр минем өчен шулкадәрле авыр җир ул. Дөрес, күп халык шәһәргә китү ягын карый. Анда мәдәният, анда сәнгать, театрлар… Ләкин минем күңел һәрвакыт авылга тартты. Үзем теләп Кытай чигендә хезмәт иттем, запастагы майор мин. Шунда, “гражданский” тормышта, нинди генә авыр эш булса да, берсеннән дә зарланмас идем, дип туган якларга кайттым. Комсомолда, партиядә булдым, мәктәп директоры вазыйфаларын башкардым. Шул эшләрне башкарганда мәктәп төзетеп калдырдым.
– Татар әдәбиятына очраклы гына килеп кермәдегез алайса.
– Харрас Әюп, Наил Әюпларны күреп, әсәрләрен укып, тыңлап үскән малай мин. Түреш авылы шулкадәр матур җиргә урнашкан. Харрас Әюп аны сандугач оясына тиңләгән иде. Авылга багышлап Харрас та, мин дә, Ләбиб Лерон да байтак шигырьләр язды. Әйе, Ләбиб тә безнең авылныкы. Шушында туып, Актанышта үскән кеше ул. Шундый матур җирне ташлап яхшы эш эзләп чыгып китеп буламы инде?! Балалар да Мөслимдә калдылар. Музыкант улым Айдар гына адашы Айдар Фәйзрахмановның ансамблендә баянчы булып эшли, ул калада яши. Улым музыка юлын Ялтада “Сөембикә варислары” фестиваленнән башлаган иде. Шуннан соң музыка училищесын, консерваторияне тәмамлады. Юлдан кайтып кергәне дә юк.
– Мөҗәһит абый, улыгыз да, үзегез дә тырышлыгыгыз белән бал кортына охшап торасыз.
– Алар белән дуслык зур безнең! Җәй көне Түрештә умарталар карап яшәве үзе бер кызык. Төп нигезне ташламадык, шөкер. Ихатасы төзек, чиста. Харрас Әюпның кабер тирәсен матур итеп тоттык. Авылыбызда Харрас чишмәсе бар. Авылның төзеклегендә курсташым Роберт Миңнуллинның да өлеше зур. Минем аңа туган авылымны күрсәтәсем килгән иде. Халык та аны җыелып көтеп торган икән. Ул шигырьләрен сөйләп, гармуннарда уйнап, балаларны җырлатып, урам уртасында кичә үткәргән идек. Ә безгә яңгырлы көннәрдә машинаны Карамалы дигән авылда калдырып, җәяү менәргә кирәк. Халык, күрәсеңме хәлебезне, бетәбез бит, беркем дә калмый бит бу юлсыз авылда дигәч, ул, юлыгыз булыр, дип вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Бүген анда булса бер кырык кеше яши торгандыр. Аларның юлы бар, йортларда краннан чишмә суы ага. Ләкин, ни кызганыч, авыл бетә. Чөнки монда, беренче чиратта, эш юк. Халык Мөслимгә барып эш эзли. Ә Мөслим халкы Себергә барып 20-25 меңгә эшләргә мәҗбүр.
– Сезнең музыка уен коралларына мөкиббән китүегез турында мәзәкләр дә бар хәтта. Мөҗәһитнең курайлары гына да иллеләп дигән сүз дөресме?
– Музыка уен коралларын яратуым, чыннан да, дөрес. Алар балалар белән очрашу вакытында, кичәләрдә дә ярдәм итә. Шигырь сөйләр алдыннан курайда уйнап җибәрсәң, иң шук малай да тынып кала. Гармунда, сорнай, кубызларда, таш сыбызгыларда да уйнасаң, аларның күзләре очкынлана. Мин исә һич югы тавышын ишетсеннәр, формасын күреп калсыннар дип тырышам. Таш сыбызгыга да бит 2400 ел тулды. Шуны үрнәк итеп алып, Урмуртиядә ясаттым. Сорнайны Чуашстанга заказ биреп эшләттем, чөнки үзебездә фольклор уен коралларын ясаучы осталар юк. Иллеләп кураем бар, гармун, сорнайларын да кушып исәпләсәң, музыка уен кораллары алтмышлап буладыр.
– Гармун да төзәтәсез икән.
– Ватылган вак-төяген төзәтәм. Ләкин гармун ясарга тотынганым юк. Курайлар ясыйм. Аны мәктәптә укыганда физкультура укытучысы Карл Әхмәтов өйрәтте. Чаңгы таягыннан курай ясарга өйрәнеп кайткан бу. Минем дә өйрәнәсе килә, Карл абый, дим. Ясаганын карап тордым, минем бик кызыксынганны күрептер инде, ул аны миңа бүләк итте. Уйнарга бик тиз өйрәндем. 4-5 чакрым ераклыктагы мәктәпкә укырга йөрибез. Барганда-кайтканда курай уйныйм. Көтү көтәргә чыксам да курай үзем белән булды. Казанга укырга килгәч, минем чаңгы таягыннан ясалган курайга гаҗәпләнүчеләр күп булды. Ифрат Хисамов курае ул. Теләсә нинди оркестрга кушылып уйнап була торган яңгыравык тавышлы уен коралы. Хәтерлим әле, Зилә Сөнгатуллинаның булачак ире, әйдә, консерваториягә барып килик әле, ди. Күргәзмә әсбап итеп курайны алырга кушты. Бардык, студентлар шакката. “Нәрсәдән ясалган бу?” – диләр. “Чаңгы таягыннан”,– дим. Уйнап күрсәтергә куштылар. Хәзер генә ул бөтен җирдә курайны беләләр, ул вакытта яңалык иде.
– Балалар өчен шигырь язарга тотыну да тел бетә дип борчылудандыр ул, әйеме?
– Әдәбиятны укучы аз дибез икән, димәк, укучы телдән бизгән. Милли мәктәпләрнең юкка чыгуы да моңа сәбәп булды. Район үзәкләрендә дә калмады андый мәктәпләр. Татар теле керә икән, татар мәктәбе бу, диләр. Бездә хәзер Ульян, Оренбургтагы кебек татар әдәбияты югары классларда – бер сәгать, татар теле ике-өч сәгать укытыла. Татар әдәбиятын пропагандалау аз. Электрон ресурслардан файдаланмыйбыз. Кайвакыт шушы китапны укыдыңмы, дип сорасам, нишләп татар китабы электрон вариантта юк, диләр.
– Сез шуңа күрә электрон сайт булдырдыгызмы?
– Әгәр язучы Интернеттан файдалана белми икән, димәк, ул заманадан артта калган. Ә бит язучы заманнан бер адым алда барырга тиеш. Ә безнең әдипләр сайтка керә белми, Интернеттан мәгълүмат ала яисә юллый белмиләр. Без бу өлкәдә шулкадәр артта калганбыз. Сайтны төзегәндә якташ язучылар, галимнәрне туплау максатын да куйдым. Чит ил әдипләреннән бигрәк, без иң элек якташларыбыз иҗатын белергә тиеш. Нинди мәгълүм Зөлфәтнең бер фотосын табарга зар-интизар булып утыр инде! Болай булмый бу, егетләр, дидем дә, җиң сызганып эшкә керештем. Сайтта һәр якташ шәхес турында кыскача мәгълүмат, фотолар бар хәзер. Инде мәгълүматны эзлисе дә юк, үз аяклары белән килә башлады. Бер абзый гарәпчә язылган кулъязма китереп тоттырды. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан әкиятче бабай Зариф Мөэминов әсәрләре. Әкият, повесть-хикәяләрен туплаган китап шушы көннәрдә дөнья күрәчәк. Бу безнең өчен яңа кеше, ә заманында бик атаклы язучы булган. Австрия–Венгрия фронтларында әсирлеккә төшкәч, аның әкиятләре немецлар кулына эләккән һәм алар аннан бик оста файдаланганнар. Бер генә мисал: “Кәҗә бәтиләренә әйтә, мин сөт җыярга китәм, сез ишекне беркемгә дә ачмагыз…” Таныдыгызмы, әкиятче Зариф кулъязмасындагы әкият бу! Гарәп имлясында язарга шулкадәр остарып киттем хәзер, шәмаил, тугралар да ясый башладым!
(“Ватаным Татарстан”, /№ 52, 11.04.2014/)