*** Опубликовано 02.09.2013 автором Томан әйләнде парга, Ә пар әйләнде карга. Кар төште дә басуга, Сеңде әйләнеп суга. Читать далее → 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Крокодилны бар да димим, Бүредән дә шүрләмим. Артка чикмим бер адым да Әти булса янымда. 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Тел саклауның, бетермәүнең Гап – гади бер чарасы: “Теле юк” дип, телсезләргә Ярлык кына тагасы. 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Сине аңлар Кешең булмаса, Санга санар Кешең булмаса, Синең өчен үзен аямыйча, Утта янар Кешең булмаса, Яшәүләрдә булыр ни мәгънә? Димәк дөньяда син шәүлә генә… 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Яшел чыршы һәм наратны Ак карлар яратканнар. Туңмасыннар, дип, аларга Юрган булып ятканнар. 0 0
Әни Опубликовано 02.09.2013 автором Иң матур сүз, Иң рәхәт сүз, Беләсезме, ни була? Әллә каян сизеп торам: Әлбәттә, әни була! 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Сaндугач булалмыйбыз шул Күңелләргә керердәй. Сандугач телен кытай да, Татар да аңлый бердәй. 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Авылымның чишмә суы Салкын инде бигрәк тә. Сагынып кайтып эчкән саен, Ялкын өсти йөрәккә. 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Күке кычкыра, Үзәкне өзә. Нарасыйлары Ничекләр түзә? Читать далее → 0 0
*** Опубликовано 02.09.2013 автором Җылылыкны күреп булмый, Тоеп була. Җылылыкны тоймаганнар Боек була. 0 0