Архив рубрики: Багышлаулар
Рәсәйнең атказанган хәрби очучысы, авиация дивизиясе командиры урынбасары, запастагы полковник, “Сүнмәс дәрт” клубының актив әгъзасы, Мөслим егете, җырчы Рәшит Шафиковның 65 яшьлек юбилее уңаеннан
Мөслим исемен күтәрдең
Җиденче кат күкләргә.
Ышанырга була икән
Рәшит кебекләргә. Читать далее
Язучы һәм драматург Фоат Садриевның 65 яшьлек юбилее уңаеннан
Әдәбият дөньясында
Ярты гасыр гиздең син.
Хәтта аның диңгезендә
Колач салып йөздең син. Читать далее
Авылдашым, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрь Харрас Әюпнең 60 яшьлек юбилее уңаеннан
Гомер язы күптән артта калды,
Ерагая көн дә арабыз.
Авылыбыз белән бергәләшеп,
Алтын көзгә кереп барабыз. Читать далее
Техник фәннәр докторы, академик Тимерхат Габдуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан
Хикмәт яшьтә түгел лә ул,
Хикмәт ул – булдыруда.
Беренче хатының белән
Матур тормыш коруда. Читать далее
Хөрмәтле укытучыбыз һәм остазыбыз, Татарстанның атказанган укытучысы Диктат Гали улы Галиевкә 70 яшь тулу уңаеннан
Яз җылысын каян тоеп,
Ничек белеп тугансыз.
Шуңадыр инде, шуңадыр
Гали Диктат булгансыз. Читать далее
Мөслим мәктәбендә гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыткан Әнисә апаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан
Әнисә апа, Әдип абый,
Бәхетле пар булдыгыз.
Кешеләргә гомер буе
Гел игелек кылдыгыз
Һәм дуслардан уңдыгыз. Читать далее
Хөрмәтле Фәрит абыйның 80 яшьлек юбилее уңаеннан
Фәрит Фазлыевич диеп
Йөргән чаклар бар иде.
Кабинетка дер калтырап
Кергән чаклар бар иде. Читать далее
СССР ның мәгариф отличнигы Фаил абый белән хөрмәтле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния апаның Алтын туйлары уңаеннан
Пар күгәрченнәр идегез,
Тигез гомер иттегез.
Гомер җебен сүтә — сүтә,
Алтын туйга җиттегез. Читать далее
Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан Актанышта булган әдәбият һәм сәнгать бәйрәмендә укылды
Депутат та сез, шагыйрь дә,
Мөгаллим һәм шәп ир дә.
Мактаулы да, сөекле дә
Һәм данлы да һәр җирдә. Читать далее