Түбән Кама Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Чулманның түбән агымы Аны үзенә тарткан. Рәсәйдә иң матур шәһәр Булган һәм абруй арткан. +5 0
Чистай Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Куйбышев сусаклагычы Янындагы кала ул. Данлы сәгатьләре белән Тарихларда калган ул. +8 0
Арча Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Тукае бар, чиккән читеге бар, Казансуның матур ярында. Туплаганнар аның музеена Әлифбаның барын — барын да. +3 0
Казан Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Сөембикә манарасы, Кремле дә бар аның. Татарстан башкаласы, Кыйбласы ул татарның. +2 0
Алабуга Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить “Ала үгез” дә, балык та, Икътисадый зона да. Шагыйрь, рәссамнары белән Чыккан аның даны да. +2 0
Яр Чаллы Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить “Ак шәһәр” дә диләр аны, Казаннан аз калыша. Күп калаларга бирешми, Һаман да бил алыша. +4 0
Биектау Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Таулары биек булганга, Шундый исем биргәннәр. Казанга кадәр араны Җәяүләп тә йөргәннәр. +4 0
Кукмара Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить “Ике мари” дигән сүздән Биргәннәр аңа исем. Киез итекләрен күрсәң, Билләһи, китәр исең. +4 0
Әлмәт Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Кара майның башкаласы, Театрлы, көллиятле. Ул шәһәрне белү кирәк, Бу бик әһәмиятле. +16 0
Мамадыш Опубликовано 01.10.2015 автором Музагит Ответить Нократ буендагы шәһәр, Район үзәге дә. “Ак кирмән” дип тә йөрткәннәр, Губерна өязе дә. +45 0