(Скрипка) Опубликовано 08.09.2013 автором Сызгычыңны сызып җибәр – Көйләр агылсын әле. Йөрәкләргә мин чыгарган Моңнар кагылсын әле. Телгәләсен бәгырьләрне, Актарылсын уйлары. Башларыңны кыңгыр салып, Кылларымда уйнале. 0 0
(Сорнай) Опубликовано 08.09.2013 автором Курайларның туганы мин, Ләкин тавышым үзгә. Колакларны ярып керә, Өстәп куйсаң мөгез дә. 0 0
(Курай) Опубликовано 08.09.2013 автором Алты-җиде генә булыр Тәнемдәге уемнар. Элек минсез үтми иде Аулак өйләр, уеннар. +1 0
(Таш сыбызгы) Опубликовано 08.09.2013 автором Таш гасырдан ук киләм мин. Уйнап җибәрәм — өрсәң. Ватылып юкка чыгармын Әгәр кулдан төшерсәң. 0 0