(Шәмаил) Опубликовано 08.09.2013 автором Бизәп язылган догалар, Аятьләр, изге сүзләр, Өй диварларында күргәч, Рәхәтләнә күзләр. +7 0
(Тәмуг) Опубликовано 08.09.2013 автором Җиде катлы, тирән упкын, Мәңге сүнмәс ут яна. Саваплы гамәлләр кылсаң, Туры килмәссең аңа. +43 0
(Оҗмах) Опубликовано 08.09.2013 автором Ахирәттә генә була, Күңелгә хуш килә, ди. Гөнаһ кылмаганнар гына Шул бакчага килә, ди. +4 0
(Кәгъбә) Опубликовано 08.09.2013 автором Мәккәдәге изге йорт ул, Мәчет дисәң дә була. Хаҗ кылганда, аның яны Хаҗилар белән тула. +6 0
(Зәмзәм суы) Опубликовано 08.09.2013 автором Аның суы тәнеңә дә, Җаныңа да шифалы. Ләкин аны Мәккәдән үк – Хаҗдан алып кайтмалы. +6 0
(Дисбе, тәсбих) Опубликовано 08.09.2013 автором 99 төймәле ул, Зикер әйтәсең тартып. Чиста күңелдән башкарсаң, Савабың торыр артып. +3 -3
(Гошер садакасы) Опубликовано 08.09.2013 автором Уңышыңның уннан берен Бүләк ит ярлыларга. Үзеңә дә савап булыр, Шатланырлар алар да. +1 0
(Намазлык) Опубликовано 08.09.2013 автором Намаз вакыты җиткәч тә, Алга җәеп салалар. Намаз тәмам булу белән, Тагын җыеп алалар. +6 0
(Рамазан ае) Опубликовано 08.09.2013 автором Иң кадерле, иң саваплы, Солтаннарның солтаны. Шуңа күрә дә ел саен Көтеп алалар аны. +6 0
(Азан) Опубликовано 08.09.2013 автором Көн саен мәчет ягыннан Ишетелә бер тавыш. Нинди моңлы чакыру ул Барыбызга да таныш? +6 0