(Бүре) Опубликовано 09.09.2013 автором Куянның да, төлкенең дә, Хәтта этнең дошманы. Үзеңнең дә котың очар Урманда күрсәң аны. 0 0
(Бүре) Опубликовано 09.09.2013 автором Өрә белсә, кеше белән Дус булырга уйлый ул. Әкиятләр искә төшсә, Елый – елый улый ул. 0 0
(Дельфин) Опубликовано 09.09.2013 автором Алты метр биеклекне “Эһ” тә итми сикерәм. Суда йөзәм һәм имезәм, Сезгә шатлык китерәм. 0 0
(Дельфин) Опубликовано 09.09.2013 автором Балык дисәң дә балык!.. Тора халык таң калып. Тәмле прәннек, кәнфитләрне Ашый кулыңнан алып. 0 0
(Бегемот. Аның тиресе – 2,5 см) Опубликовано 09.09.2013 автором Минем тирем – иң калыны, Тик кышка булмый түзеп. Шуңа мин Нил елгасында Гомер итәмен йөзеп. 0 0
(Як. Урта Азиядә яши) Опубликовано 09.09.2013 автором Мыркылдавы – дуңгызныкы, Мөгезе – үгезнеке. Аның башы – сыерныкы, Колагы – үзенеке. Скелеты – бизонныкы, Ә койрыгы – атныкы. Ул хайванның исеме ничек, Һәм ул кайсы якныкы. 0 0