(Үтүк) Опубликовано 08.09.2013 автором Без буйга да үттек, ди, Аркылыга үттек, ди. Тирләп – пешеп беттек, ди. Шуңа да без … ди. 0 0
(Чалгы) Опубликовано 08.09.2013 автором Елан түгел мин – чакмыйм, Үлән астыннан чабам. Уңга чабам, сулга чабам, Җәй җиттеме– шул чарам. 0 0
(Китмән) Опубликовано 08.09.2013 автором Төшми кулдан җәй буе: Хезмәттә бөтен уе. Кисә, өя, йомшарта, Шуңа да уңыш арта. 0 0
(Китмәнләү) Опубликовано 08.09.2013 автором Ике куллап тотасың да Бәрә — бәрә барасың. Бераз гына үскәч, син дә Аны тотып карарсың Һәм файдага ярарсың. 0 0
(Фуганка) Опубликовано 08.09.2013 автором Этәләр дә тарталар, Этәләр дә тарталар. Мине тотып, тактаны Нәкъ шулай шомарталар. 0 0
(Борау) Опубликовано 08.09.2013 автором Хезмәтем бик кечкенә, Кирәк бары көч кенә. Менә шушы тактаны Мине бор да тиш кенә. 0 0
(Өтерге) Опубликовано 08.09.2013 автором Шак та шок, Шак та шок Тукмыйлар үземне. Мин эшлим, Мин тишәм, Мин шундый түземле. 0 0
(Кадак) Опубликовано 08.09.2013 автором Бар очым, Бар түбәм. Сугалар – Мин түзәм. Кайчакта Кәпрәям: Тутыгам, Кәкрәям. 0 0
(Пычкы) Опубликовано 08.09.2013 автором Тешләремнең исәбе юк, Утын кисәм, “он” ясыйм. Егет булсаң, кадерне бел, Мине читкә куйма син. 0 0