(Батыр) Опубликовано 19.10.2013 автором Ул исемне көрәшләрдә Җиңүчеләр алалар. Кайберләр шул дәрәҗәдә Озак еллар калалар. +1 0
(Мәйдан) Опубликовано 19.10.2013 автором Сабантуйның үзәге ул, Анда бөтен тамаша. Тамашада бәбиләр дә, Әбиләр дә кайнаша. +54 0
(Сабан туе) Опубликовано 19.10.2013 автором Колакларда чыңлап тора, Сагындыра ел буе. Бәйрәмнәрнең бәйрәме ул Татарның __________. +26 0
(Сөлге) Опубликовано 19.10.2013 автором Сабантуй бүләге булып Җилферди колгаларда. Көрәшергә тотыналар Кулларга алалар да. 0 0
(Көрәш) Опубликовано 19.10.2013 автором Сабантуйга барам әле, ________күрәсем килә. Җиңүчегә бик кадерле Бүләк бирәсем килә. 0 0
(Пьедестал) Опубликовано 19.10.2013 автором Җиңүчеләр менеп баса Бүләкләрен алырга. Һәр көрәшче өметләнә Биегендә калырга. 0 0
(Сыбызгы) Опубликовано 19.10.2013 автором Хөкемдарлар авызында Сайрап – сайрап алалар. Аны тыңлап көрәшәләр Яки тынып калалар. 0 0
(Түбәтәй) Опубликовано 19.10.2013 автором Көрәшчеләргә ярамый, Хөкемдарлар кияләр. Аны киеп, сабантуйга, Мәчетләргә киләләр. +47 0
(Билбау) Опубликовано 19.10.2013 автором Көрәшчеләр ипләп кенә Кулга урап тоталар. Кем көчлерәк, кем хәйләкәр, Менә шулар оталар. 0 0
(Хөкемдарлар) Опубликовано 19.10.2013 автором Көрәшләрнең гаделлеген, Дөреслеген саклыйлар. Беркемне дә якламыйлар, Беркемне дә какмыйлар. 0 0