Җәйгә карап кыш килә,
Күңелләргә хуш килә.
Бар салкыны, кары да,
Җылы көне – даруга. Читать далее
Архив рубрики: Их кар яуса!
Чаңгыда кызык икән
Кыш җиттеме, әти белән
Без чаңгыда шуабыз.
Трамплиннан сикерәбез,
Шатланабыз шуңа без. Читать далее
«Төтен чыккан морҗага…»
Төтен чыккан морҗага
Каргалар елышканнар.
Беләсез микән алар
Нигә җыелышканнар? Читать далее
«Ап-ак каен башларына…»
Ап-ак каен башларына
Каргалар оя корган.
Кыш буена бишек кебек
Алар тирбәлеп торган. Читать далее
Чын Кар кызы бастырдык
Яңа ел җитәр алдыннан
Без тик кенә ятмыйбыз.
Сыйныфташларыбыз белән,
Кардан сыннар ясыйбыз. Читать далее
«Яңа ел яңача килә…»
Яңа ел яңача килә,
Кабатламый үткәнне.
Әллә каян белә минем
Нәкъ бер яшькә үскәнне. Читать далее
Менә сиңа шугалак
Яңа елга матур итеп
Ясап куйдык шугалак.
Өлкәннәр дә йөрде әле
Шугалакта шугалап. Читать далее
«Кар бабайлар эри…»
Кар бабайлар эри,
Шугалаклар эри.
Ә малайлар тышта,
Кыш бабайны көтеп,
Кар әвәләп йөри. Читать далее
Яңа ел теләкләре
Чыршы, чыршы, син безгә
Өр – яңа ел китерче.
Чыршы, чыршы, үзең күк
Безне матур иттерче. Читать далее
Җебек булу килешми
Кыш бигрәк кызык инде,
Җебергә генә тора.
Югыйсә бит әле кичә
Котырган иде буран.
Ә бүгенгә тамчы – тамчы
Күз яшьләре коела.
Күрәсең, кыш бабабызга
Туры килгән кыенга.
Кыш үзе каты булса да,
Нечкәдер шул күңеле.
Аерылу һәрчак авыр,
Яз килүе – күңелле…
Елый – елый нигә китә?
Аны кумыйлар инде.
Кызлар тоткан туңдырмадай
Җебек булмыйлар инде…
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!
Исәнме, Кыш бабай, мине
Мөгаен таныйсыңдыр.
Юктыр инде, хәтереңә
Төшерә алмыйсыңдыр.
Былтыр да мин синең алда
Шигырь сөйләгән идем.
Ә син мине рәхәт итеп
Аркамнан сөйгән идең.
Бүләкләр биргән идең.
Быел тагын килдем әле
Сине күрергә диеп.
Синең белән җитәкләшеп
Биеп йөрергә диеп.
Син килмәсәң, бәйрәмнең бер
Кызыгы булмас иде.
Ап – ак карлар яумас иде,
Сулар да туңмас иде.
Рәхмәт сиңа, шундый бәйрәм
Бүләк иткәнең өчен.
Күңелләргә бәхет, шатлык
Салып киткәнең өчен.