(Сорнай) Опубликовано 08.09.2013 автором Курайларның туганы мин, Ләкин тавышым үзгә. Колакларны ярып керә, Өстәп куйсаң мөгез дә. 0 0
(Таш сыбызгы) Опубликовано 08.09.2013 автором Таш гасырдан ук киләм мин. Уйнап җибәрәм — өрсәң. Ватылып юкка чыгармын Әгәр кулдан төшерсәң. 0 0
(Миләш) Опубликовано 08.09.2013 автором Ай – яй матур агач соң, Кызыл төймәләр таккан. Төймәләре ачы соң Өзеп, авызга капсаң. 0 0
(Зелпе) Опубликовано 08.09.2013 автором Көзләр җиткәч, алкаларның Иң матурын таккан ул. Ал – кызыл күлмәген киеп, Каршыбызга баскан ул. 0 0
(Эрбет) Опубликовано 08.09.2013 автором Чикләвек агачы үзе, Тик үсми безнең якта. Көе дә бар. Җырлыйм аны Сезне сагынган чакта. 0 0
(Гөлҗимеш) Опубликовано 08.09.2013 автором Чәчәкләрем аллы – гөлле, Меңләгән энәм сакта. 40 төрле дәва булам Кеше авырган чакта. 0 0
(Камырлык) Опубликовано 06.09.2013 автором Камырлы да түгел үзе, Ә исеме ябышкан. Чәнчергә дә күп сорамый, Әгәр бераз ялгышсаң. 0 0
(Нарат) Опубликовано 06.09.2013 автором Кыш көне дә яшел кием Килешеп тора безгә. Күркәләр бүләк итәрбез, Килерсез әле көзгә. 0 0
(Усак) Опубликовано 06.09.2013 автором Кайрым яшел,яфракларым Сөйләшәләр җилсез дә. Йорт салырга теләсәгез, Бүрәнә булам сезгә. 0 0
(Усак) Опубликовано 06.09.2013 автором Җилсез көндә яфраклары Лепердәп серләшәләр. Көзен бергә коелырга Диеп сүз берләшәләр. 0 0