Шагыйрә Асия Минһаҗевага Опубликовано 19.09.2013 автором Шигърият дөньясында Башта балкып күрендең. Ни булды сиңа, Асия, Нигә болай сүрелдең? 0 0
Шагыйрь Ләбиб Леронга Опубликовано 19.09.2013 автором Лемон булган Ленарис, Ленарис булган Ләбиб. Талантын эшкә җиккәч, Ләбиб булган зур әдип. 0 0
Язучы Илүсә Нәбиуллинага Опубликовано 19.09.2013 автором Баек кызы Илүсә Ай үсәсен көн үсә. Иҗат итә Әлмәттә, Һәм җитәкче, әлбәттә. 0 0
Язучы Роза Хәбибуллинага Опубликовано 19.09.2013 автором Гомер буе урыс телен Укытты балаларга. Хәзер әсәрләрен яза Туган телдә аларга. 0 0
Шагыйрь Әхмәт Дусайлыга Опубликовано 19.09.2013 автором Администратор Бер карасаң, Әхмәт – шагыйрь, Хәбәрче дә, диктор да. Ничек популяр булмассың, Шәһәрдән кайтып тор да… Шагыйрь дә син, прозаик та, Комьютерсыз тормыйсың. “Әдипләр” гә кемне генә Син кертеп тутырмыйсың… 0 0
Язучы Зөфәр Дәүләтовка Опубликовано 19.09.2013 автором Яңа Сәфәрдә туган да Хәзер яши Әлмәттә. Төзүче, шагыйрь, язучы… Ия бик күп сәләткә. 0 0
Язучы Фәтхулла Абдуллинга Опубликовано 19.09.2013 автором Яңа Сәеттә туган да Илләр гизеп йөргән ул. Ык буйларын һәм Мөслимне Мәккәгә тиң күргән ул. 0 0
“Харрас чишмәсе” ачылу уңаеннан Опубликовано 19.09.2013 автором Кайткан саен Казан каласыннан Чишмәбезгә төшми калмадың. Авылыбызны ун кат урамыйча, Син Казанга китә алмадың. Читать далее → 0 0
Харрас Әюпкә Опубликовано 19.09.2013 автором Ответить Тукай бүләге була, дип, Никләр сине алдадылар? Шундый бөек шәхесләр дә Сүздә тора алмадылар. Тукай бүләгеннән өстен Бүген синең иҗатың бар. Татар халкы сокланырлык Харрас дигән зур атың бар. 0 0