Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Әллә каян таныйм якташларны-
Йөрәгеңдә кала торганннар.
Бәрәкәтле, изге җирдән алар-
Мөслимнән шул яратылганнар!..
Харрас Әюп.
Безнең яклар да электән
Бозлык чорын кичергән.
Җәнлекләр утлап йөргән.
Алардан калган сөякләр
Музейда урын алган.
Бу сүзләрнең барсы да хак,
Берсе дә түгел ялган.
Әле менә күптән түгел,
Берничә йөз ел элек
Мөслим бабай Ык буена
Казыгын каккан килеп.
Ул үзе генә дә түгел,
Дуслары булган хәтсез.
Тормыш кызык булмас иде
Мөэмин, Авзал, Сәет, Якуп,
Булатсыз һәм Әхмәтсез.
Барысы бер сүздә булып
Качкан алар Казаннан.
Явыз Иван газабыннан.
Ык буеның гүзәллеген
Күреп шаккатканнар, ди.
Тормышның җәннәт бакчасын
Биредә тапканнар, ди.
Кыйбла якка юнәлешеп,
Намаз укып алганнар.
“Бу төбәккә исем кирәк…”
Диеп уйга калганнар.
“Яңа Вәрәш ул” диләр.
Күпләребез моның белән
Бер дә бит килешмиләр…
Булат әйткән:
— Мөслим дускай,
Син каршы килмисеңме,
Булачак авылыбызга
Бирсәк синең исемне?
— Риза, — дигән Мөслим бабай,
-Мин әллә кем түгел дә,
Ләкин бит һәрберебезнең
Мөселманлык күңелендә.
Динебез саф, бер халыкка
Үч тотмыйбыз, белсеннәр,
Әгәр теләкләре булса,
Безнең янга килсеннәр.
Бергә – бергә, татулашып,
Матур тормыш корырбыз.
Чәчәрбез һәм урырбыз.
Иске Вәрәшлеләрне дә
Бу яклар кызыктырган.
Кайберләре, Ыкны кичеп,
Мөслимдә нигез корган.
Яңа авыл әкренләп
Зурайган һәм үскән, ди.
Күрше – тирәдән кайберләр
Гаилә белән күчкән, ди.
Бу авылның халкы эшчән
Һәм талантлы булган, ди.
Базарына ераклардан
Сәүдәгәрләр тулган, ди.
Исеме дә Мөслим булгач,
Мәчетләр чыккан калкып.
Таш мәдрәсә ачылган,
Җыелган шәкерт халкы…
Белем алганнар Мөслимдә,
Тормыш кайный башлаган.
Көне – төне тегермәннәр
Тарткан халык ашлыгын.
Милли азатлык яулары
Кызып барган чакларда,
Данлы каһарманнар булган,
Диләр безнең якларда.
Теләкәй морза, Күчем батыр,
Акай һәм Габдуллалар.
Якташларын якларга дип,
Кулга корал алалар.
Пугач явында да безнең
Бабайлар катнашкан, ди.
Алар төрле фетнәләрдә
Бер – берсен яклашкан, ди.
Сәнәкчеләр фетнәсе дә
Булган безнең якларда.
Мөслимлеләр, корал тотып,
Каршы барган акларга.
Ык буеның табигате
Күпләрне тартып торган.
Җир асты байлыгы – бакыр
Байларны кызыктырган.
Бакырны атларга төяп,
Питерга озатканнар.
Аны бик кыйммәт бәягә
Чит – ятларга сатканнар.
Һәм чаңнар да койганнар.
Рәсәй байлыгы бу, дип,
Күргәзмәгә куйганнар.
Бакыр базларында безнең
Бабайлар бил бөккәннәр.
Көне – төне эшләгәннәр,
Хәлдән таеп беткәннәр.
Соңга таба әле хәтта
Нефть тә табылган, ди.
Асфальт юл салынган, ди.
Электр да, газ да кергән,
Рәхәткә чыккан халык.
Кунакка кайткан якташлар
Торганнар, ди , таң калып.
Мөслим авылы әкренләп,
Үскән, ди, дә үскән, ди.
Хәтта әле бу җирлектә
Үзәк булып киткән, ди.
Мөслимлеләр аның белән
Горурланып йөргәннәр.
Кайберәүләре , шаяртып,
“Башкалабыз!” дигәннәр.
Мөслим тирәсендә Ык та
Туры гына акмаган.
Салмак кына борыла – сарыла,
Гүзәллеген саклаган.
Мухан яклап Ык суында
Саллар агып килгән, ди.
Матур яшәү рәвешен
Мөслим халкы белгән, ди.
Балыкчылар балык тоткан,
Көймәләрдә йөзгәннәр.
Болыннарда печән чабып,
Чүмәләләр тезгәннәр.
Күңел ачуның әмәлен,
Ысулларын тапканнар.
Кубызларда уйнаганнар,
Курайларын тартканнар.
Шуңа Мөслим гербында
Матур курайчы егет
Моңлы көй уйный кебек.
Кичен яшьләр тавышыннан
Тугайлар гөрләп торган.
Бәйрәм саен туйлар булган,
Кемнәрдер гаилә корган.
…Фашистларның афәтеннән
Беркем читтә калмаган.
Меңәрләгән Мөслим халкы
Яудан кайта алмаган.
Дүрт мөслимле каһарманлык
Күрсәтеп дан казанган.
Орден – медальләр агылган
Мәскәүдән һәм Казаннан.
Яудан кайтмый калганнарның
Истәлеге булсын дип,
Яшьләр бу тыныч тормышның
Кадерләрен белсен дип,
Мөслимнең нәкъ үзәгендә
Мемориал калыккан.
Төрле бәйрәм көннәрендә
Өзелми, ди, халык та.
“Батырлар шәһәрчеге” дип,
Аңа исем тапканнар.
Җиңү көннәрендә хәтта
Салютлар да атканнар.
Тыныч тормышка күчкәч тә,
Батырлыклар кылынган.
Ниләр генә килмәгән, ди,
Мөслимлеләр кулыннан.
Мәктәпләр дә төзегәннәр,
Клублар да салганнар.
Мәдәният өлкәсендә
Дан – шөһрәт алганнар.
Мөслимебезне бервакыт
Күчергәннәр Сарманга.
Әй халык җәфаланган соң
Шул Сарманга барганда.
Ат һәм тракторлар белән
Көннәре үткән юлда.
Шуңа мөслимлеләр түзгән
Бары берничә елга.
Аннан инде Мөслимебез
Беркая да күчмәгән.
Алга барган һәм макталган,
Мескенлеккә төшмәгән.
Язучылар һәм шагыйрьләр
Пәйда булган Мөслимдә.
“Зөлфәт клубы” ачылган
Яшь шагыйрьләр үссенгә.
Галимнәре бер – бер артлы
Дөньяга танылганнар.
Мөслимне күрергә диеп,
Кунаклар агылганнар.
Мөслим җире талантларга,
Галимнәргә бай булган:
Гагаринны укытучы-
Егоров шунда туган.
Җырчыбыз Зифа апаны
Бөтен халык яраткан.
Чөнки ул Мөслимнең данын
Еракларга тараткан.
Сагнып сөйлиләр һаман.
Ул театр уйнаганда,
Гөрләп торган, ди, Казан.
Мөслимне мактап җырлады
Харрас Әюп, Наис тә.
Аларның шигырь юллары
Әле һаман да истә.
Тукай бүләгенә лаек
Булучылар бар бездә.
Зөлфәт, Фоат Садрины
Беләсез үзегез дә.
Мөслим үсә һәм яңара,
Якыная калага.
Бөтен мөмкинлекләр туа
Авылдагы балага.
Җәен – кышын гөрли, ди.
Алар халык белән тулы,
Кемнәр генә керми, ди.
Мәктәп, лицей, гимназия
Гөрләп эшләп тора, ди.
Мөгаллимнәре еш кына
Грант алыштыра, ди.
Ә Ык һаман тугайлардан
Ага да ага икән.
Дулкыннары ярларына
Кага да кага икән.
“Кояшлы Ык” дигән исем
Ятып тора үзенә.
Җәннәтләр кебек күренә
Ул һәркемнең күзенә.
Җәяүлеләр йөрер өчен,
Сукмак бар һәр урамда.
Төнен әкияттәй Мөслим
Утлар балкып торганда.
Өр – яңа Җәмигъ мәчете
Озата, каршы ала.
Күңеле белән булса да,
Һәркем Мөслимдә кала.
Җәй көнендә әрәмәдә
Җиләк – җимеш күп икән.
Аны җыю олы бәйрәм –
Сабан туе күк икән.
Кай елларда Ык елгасы
Тугайларны һәм күлләрне,
Болыннарны баса, ди.
Мөслим турында шигырьләр
Җырлар туып тора, ди.
Игенчеләр элеккечә
Сөрә, чәчә, ура, ди.
Мөслимебез матурлана,
Чәчәкләргә күмелә.
Ул кунаклар бик күп килә,
Сокланмыйдыр кем генә!..
Мөслимгә килеп төпләнсә
Китәлми, ди, берәү дә.
Мөслим үсә, чәчәк ата
Менә шуңа күрә дә.