Исемнәрдә — тарих

МӨСЛИМДӘ ШАШИН УРАМЫ

Тарих битләреннән

ШАШИН УРАМЫ

“Авыл утлары” газетасының 2016 нчы елның 7 декабрь санында “гомергә нефть күрмәгән Мөслим”нең бер урамының нефтьче Шашин исеме белән аталуы турында язылган. Хәзерге Мөслим халкының белмәве ихтимал, Валентин Дмитриевич Шашинның безнең районга иткән игелеген бәләкәй бер урам исеме белән генә бәяләп бетерерлек түгел. “Нефтьче Шашин” белән интернет челтәрендәге бу язма аша таныша аласыз: “Историю вершат люди. В. Д. Шашин». CCCРның һәм Татарстанның нефть промышленносте тарихы, һәм безнең Мөслимебезнең яңа тарихы да, шушы легендар кеше исеме белән бәйләнгән. Узган язмаларымның берсендә мин Мөслим районы җирлегендә эшләгән 2 нче санлы нефтеразведка турында сөйләгән идем. Аның нефть разведкасында бик тә кирәкле үзенчәлекле (майлысыман үзле, зәңгәрсу кара) балчык, промышленность күләмнәрендә чыгарырлык нефть запасларын табуы билгеле. Бүгенге көндә район җирләрендә “Мәлләнефть” ачык акционерлык җәмгыяте нефть чыгара.

2013 елда түбәнкамалылар Татарстанның атказанган төзүчесе, Түбән Кама шәһәренә нигез салган, ә барыннан да элек Ык аша Мөслим күперен салуга үзеннән зур өлеш керткән Королев Евгений Никифоровичның 100 еллыгын билгеләп үткәннәр иде. Бу күперне Мөслим районынын почетлы гражданины Королев егетләре төзеделәр. Гаҗәеп грандиоз төзелеш иде ул, кинолардагы кебек.

1965 елда Мөслим районы кабаттан торгызылды. Олылар хәтерлиләрдер: 1947 елгы көчле ташу Ык күперен җимереп алып киткәннән соң, дуамал елга белән икегә бүленгән район 20 елдан артык вакытлы агач күперләр белән генә яшәде. Ел саен язларын аларны кабаттан салганчы көймә, паромнардан файдаланды. Моның ничек читен икәнен хәзерге кеше аңламастыр. Илгә бераз ит белән икмәктән башка әйбер бирә алмаган авыл хуҗалыгы районының берни төзерлек тә мөмкинлеге юк иде. 60 нчы елларда ил үзе дә бүгенге кебек бай түгел иде. Киләчәктә илне баетачак газ, нефть ятмалары үзләштерелеп кенә килә әле. Газ, нефть эшкәртү белән бәйле шәһәрләр үсә, заводлар, нефть, газүткәргечләр, куәтле гидро һәм атом электростанцияләре төзелә. Планлы экономика чорында, һәр сум акча контрольдә чакта планнарга кертелмәгән, финанслау көтелмәгән күперне кем салыр? 1960-1979 нчы елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып Табеев Фикрәт Эхмәтҗан улы эшләгән иде. Ул партия өлкә комитетларының беренче секретарьлары арасында иң яше һәм, һич ялгышмый әйтә алам, иң булганы була. Бу үтә дә авыр һәм җаваплы эшкә билгеләнгәндә аңа 32 яшь кенә иде. Мөслим күперен төзү мәсьәләсен хәл итүдә аның роле зур.

Ык күперен төзү Валентин Дмитриевичка, ТАССР Югары Советы депутаты буларак, Мөслим сайлаучыларының наказы итеп бирелгән иде. Шашин 1953-1956 елларда “Татнефть” берләшмәсендә җаваплы эшләрдә эшләгән, 1956-1960 елларда берләшмәне җитәкләгән. 1960-1965 елларда РСФСРның нефть һәм газ промышленностеның баш идарәсен җитәкли, 1965-1977 елларда – СССР нефть промышленносте министры. Татарстанны һәм Мөслим районын да яхшы белгән. Ул чакларда КПСС райкомының беренче секретаре Хәбибуллин Рәис Хисамович, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе Аксаков Гурий Николаевич, һәм бигрәк тә аның урынбасары Иванов Павел Федорович, Мәскәү юлын күп таптадылар, район йомышлары белән Союз Министры В. Д. Шашинда еш булдылар. Валентин Дмитриевич ярдәме белән Мөслим ил өчен стратегик әһәмияткә ия булган күперле булды, районга асфальт юл сузылды, халык хуҗалыгы өчен бик тә кирәкле башка объектлар төзелде. Бөгелмә, Лениногорск, Ишембай шәһәрләрендә “Валентин Шашин урамы” бар. Аның исемен боз шартларында эшли торган бораулау корабле, Татарстан нефтьчеләре берләшмәсе һәм башкалар йөртә. Мөслим өчен берни эшләмәгән булса да, бигрәк тә ил өчен эшләгәннәре өчен хөрмәткә лаеклы ул.

Мөслимдә, исемен кушмыйча гына, “Шашин урамы” дип куйганнар. Хәзер инде урамның исеме кушамат булып кына яңгырый. Валентин Дмитриевичның районга эшләгән эшләрен оныттылар. Бераз вакыт үтәр, аның “нефтьче” булганын да онытырлар, “шашин” нәрсәне аңлата икән?“ дип баш ватарлар, урам исемен алыштырып та куярлар. Мин күперне кайсы елда төзеп бетереп тапшырганнарын хәтерләмим. Һәрхәлдә аңа ярты гасыр буладыр. Тагын бераздан күпернең вакытында өйрәнелмәгән тарихын эзли башларлар да, тапмаслар.

 

Разия Гыйлаҗина,

Татарстанның атказанган юристы.