Мөслим район партия оешмасының 1 нче конференциясе 1930 нчы елның 12 нче сентябрендә уздырыла. Анда районлаштыру һәм башка мәсьәләләр карала. Шул ук көнне үткән 1 нче пленумда райком секретаре итеп Әхмәтшин, район башкарма комитеты рәисе А.И. Ильин, комсомол секретаре булып Ганиев сайланалар.
(Ә.Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр)
Район партия комитетының 1 нче секретарьлары: Әхмәтшин, Ш.Ф.Фәррахов (1930 — 1933), Х.Б.Баев, Г.С.Семенов, Ш.Р.Шакиров, Х.Г.Галиев, Х.Х.Хәйруллин, Г.Ш.Исмәгыйлев, Ф.Т.Әминов, В.Б.Биктимеров, Ф.Ф.Сазонова (эшләгән еллары билгеле түгел), Искәндәров Салих Искәндәр улы (Саба районы) — 1948-1957, Хөсәенов Мәгъсүм Шәйгазам улы — 1957-1961, Вәлиев Габделхак Шакир улы — 1961-1963 елларда эшләделәр.
1963-1964 еллар—Мөслимнең Сарман районына кушылган чоры.
Хәбибуллин Рәис Хисам улы (Азнакай районы) — 1965-1985
Вәлиуллин Җәүдәт Зәет улы (Лаеш районы) — 1985-1990
Хафизов Гариф Хафиз улы (Югары Табын) — 1990-1991
Район башлыклары:
Шәрипов Рөстәм Мирзагали улы (Кырынтау) — 1994-2001
Хәбипов Ришат Рәшит улы (Баулы районы) 2001 — 2013
Муллин Рамил Хәмзә улы (Мөслим) 2013 нче елдан
Мөслим районында ВЛКСМ райкомының 1 нче секретарьлары булып эшләүчеләр исемлеге.
- Ганиев Зиятдин Гани улы (Вәрәшбаш авылыннан) — 1930 — 1933
- Әгъләмҗанов Сәет , 1933 – 1938
- Сабиров Миргасим Сабир улы(В.Баш) 1938 – 1941
- Егорова Евдокия Роман кызы (Яңа Усы) 1941 – 1946
- Юнысов Рәшит Юныс улы ,1946 – 1948
- Фәйрушин Заһитхан Әхмәтхан улы,1948 – 1954
- Хәмидуллин Ильяс Гыйззәтулла улы, 1954 – 1956
- Курамшин Нәзир Таһир улы, 1956 – 1957
- Иванов Павел Федор улы (Мөслим) , 1957 – 1960
- Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы(Мөслим), 1960 – 1961
- Хиалиев Данил Хафиз улы (Мөслим) 1961 – 1962
- Оленин Альберт Николай улы (Яңа Усы) 1962 – 1968
- Габдрахманова Тәслимә Нәби кызы (Иске Карамалы)1968 – 1970
- Шәвәлиева Марсила Камалетдин кызы(Иске Исәнсеф) 1970 – 1971
- Низамов Илгиз Хафиз улы(Түреш) 1971 – 1981
- Зиннуров Ильяс Авзал улы (Торыш) 1981 – 1984
- Фәтхуллин Рәсим Гыйлемҗан улы (Октябрь) 1984 – 1986
- Галимәрданов Рифат Нәҗип улы (Тат. Мөшеге) 1986 – 1987
- Иванов Василий Михайл улы(Мөслим) 1987 – 1990
- Хаков Рафил Солтан улы (Мөслим) 1990 – 1991
1991 нче елның августыннан ВЛКСМ оешмалары яшәүдән туктады.
• Комсомол яки Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (tat.lat.Komsomol, рус. Всесоюзный ленинскийкоммунистический союз молодёжи, ВЛКСМ) — ССРБда 1918—1991 елларда гамәлдә булган яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасы.
Тарих
• 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре 1 нче Бөтенрусия корылтаенда Русия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла, 1924 елдан — Русия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ), 1926 елдан — ВЛКСМ. Аның эшчәнлеге Коммунистлар фиркасе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскәри берлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары оештырыла. Югары органы — Бөтенсоюз корылтае, корылтайлар арасында – Үзәк Комитет, аның пленумнарында ВЛКСМ Үзәк Комитетының бюросы, секретариаты сайлана. ВЛКСМ әгъзалыгына 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә.
• Комсомол дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә, яшьләрне тәрбияләүдә, сәяси, халык хуҗалыгына кагылышлы һәм социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Коммунистлар фиркасе ВЛКСМны яшьләр арасында үз идеологиясен уздыручы төп оешма итеп карый. Комсомолның төп вазифасы чын патриотлар, аңлы, югары белемле, хезмәт сөючән, төрле яктан әзерлекле коммунизм төзүчеләрне тәрбияләү, яшьләрне гамәли яктан коммунистик җәмгыять төзүгә җәлеп итү була. Комсомол яшь буыны пролетар интарнационализм принципларына тугърылык рухында тәрбияләүгә омтыла, халыкара яшьләр хәрәкәтен җәелдерүгә ярдәм итә. ВЛКСМ әгъзалары хезмәттә үрнәк күрсәтергә, белемнәрне, мәдәниятне үзләштерергә, илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиешләр. Комсомол Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә.
Комсомолның бүләкләре
1928 – Кызыл Байрак ордены – гражданнар сугышы һәм чит ил интервенциясе елларында күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен.
1931 – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – беренче бишьеллыклар чорында хезмәттәге батырлыклары өчен.
1945 — Ленин ордены – Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен.
1948 – Ленин ордены – Яшьләргә коммунистик тәрбия бирүдә һәм социалистик төзелештәге актив эшчәнлеге өчен комсомол төзелүенең 30 еллык юбилее уңаеннан.
1956 – Ленин ордены — комсомолларның һәм яшьләрнең социалистик төзелештә, чирәм җирләрне үзләштерүдәге актив эшчәнлеге өчен.
1968 – Октябрь революциясе ордены – комсомолларның һәм совет яшьләренең Совет властен ныгытуга , Ватан өчен көрәштә күрсәткән каһарманлыгы, социалистик һәм коммунистик төзелештә актив катнашканы , үсеп килүче яшьләрне В.И.Ленин рухында тәрбияләве һәм ВЛКСМ ның 50 еллыгы уңаеннан.
Пионер атрибутлары
Комсомолның оештыру төзелеше
Комсомолның оештыру нигезе булып башлангыч комсомол оешмалары тора. Алар кимендә 3 кеше булганда , оешм а – предприятиеләрдә, колхоз – совхозларда, мәктәпләрдә, уку йортларында, хәрби берләшмәләрдә оеша.
Комсомолның башлангыч оешмасының югары органы булып комсомол җыелышы тора. Район комсомол оешмасының югары органы – конференция, ул ике – өч елга бер тапкыр уздырыла. Конференция район комсомол комитетын сайлый, район комсомол комитетының һәр квартал саен җыелышлары (пленум) уздырыла. Ул эшләгән чорга йомгак ясый, киләчәккә бурычлар билгели. Конференция шулай ук район комсомолының эшче идарәсен (бюро) сайлый. Ул гадәттә 9 – 11 кешедән тора. Бюро утырышлары даими уздырылып тора. Аларда комсомолга кабул итү һәм агымдагы мәсьәләләр карала.
Башлангыч һәм гомумән комсомол оешмасының эше белән секретарь (секретарьлар, бүлек мөдирләре, төрле белгечләр) җитәкчелек итә. Алар комсомол оешмасының эшче аппаратын тәшкил итәләр.
Бөтенсоюз комсомол оешмасының югары органы булып комсомол съезды исәпләнә. Ул 4 елга бер тапкыр уздырыла. Съезд араларында комсомол белән җитәкчелек итү өчен, Үзәк Комитет сайлана.
Район комсомол тарихыннан
1965 нче елдан район Сарманнан аерылып, кабат мөстәкыйль булып оеша. Район комсомол комитетының беренче секретаре итеп Оленин Альберт Николаевич(Яңа Усы авылыннан) сайлана. Ул 1968 нче елга кадәр эшли. 1968 – 1970 нче елларда бу вазифаны Вәлиева Тәслимә Нәбиевна башкара(Иске Карамалы).1970 1071 нче елларда беренче секретарь булып Шәвәлиева Марсилә Камалетдиновна эшли(Иске Исәнсеф).1971 нче елны бу вазифага Низамов Илгиз Хафизович (Түреш) сайлана һәм ул район комсомол оешмасы белән 1981 нче елга кадәр җитәкчелек итә.
Бу чор илебездә комсомолларны һәм яшьләрне барлык яктан да үскән, сәләтле, актив тормыш позициясе алып баручы, хезмәттә, укуда, җәмгыятьтә үз урынын дөрес табучы, әхлаклы шәхес итеп тәрбияләү белән билгеләп үтелде.
1971 нче елда район комсомол оешмасы 3400 кешене берләштерде (илдә – 28 млн). Район комсомоллары һәм яшьләре авыл хуҗалыгы, төзелеш эшенә үзләренең зур өлешләрен керттеләр. Күп кенә оешма – предприятиеләрдә комсомол – яшьләр коллективлары, фермалары, участоклары, бригадалары эшләде. Район комсомол оешмасы 1974 нче елда “Комсомол – авыл мәктәбенә!” дигән Бөтенсоюз хәрәкәтендә катнашып, җиңүчеләр рәтендә ВЛКСМ Үзәк Комитетының Кызыл Байрагына лаек булды. ”Авылда техник прогресс өчен!” хәрәкәте ярышларында җиңеп чыкты һәм 1976 нчы елда шулай ук ВЛКСМ ҮК ның Кызыл Байрагын алды.
1974 нче елны ВЛКСМ ның 17 нче съезды узды. Анда безнең район комсомол оешмасыннан делегат булып “Урал” колхозы Дусай авылы сөтчелек фермасы савымчысы Ханова Рәкыя Госман кызы катнашты. Съезддан кайткач, ул “Урал” колхозы комсомол оешмасы секретаре итеп сайланды( шул ук колхозның рәисе Гаттаров Мирза Бәлүл улы КПССның 24 нче съезды делегаты булып сайланган иде. Ул Ленин ордены иясе дә)
1972 – 1980 нче еллар район комсомол тарихына яшүсмерләрнең “Алтын алка” клубы ярышларында актив катнашу чоры булды. Республикада беренчеләрдән булып һәр мәктәп ишек алдында, район үзәгендә хоккей уены өчен шугалаклар төзелде. Күпчелек укучы яшьләр, яшүсмерләр зур теләк белән хоккей ярышларында катнаштылар. 1974 -76 нчы елларда район яшүсмерләр хоккей командасы республика ярышларында җиңеп чыгып, команда әгъзалары хоккей формасы белән бүләкләнделәр (тренерлары Назаров Рәис, Иванов Альберт). Бу эшләрне башкаруда , әлбәттә, район комсомол комитеты секретарьлары башлап йөрде.
Социалистик ярышта җиңеп чыккан, алдынгы хезмәт үрнәкләре күрсәткән комсомол яшьләр бушлай путевкалар белән илебезнең төрле яшьләр лагерьларына, Болгария, Чехославакия, Венгрия кебек чит илләргә, 1980 нче елда Мәскәүдә үткән 22 нче җәйге Олимпия уеннарына җибәрелделәр.
Илгиз Низамов
Җиңелмәс һәм үлмәс, үлемгә баш бирмәс комсомол (Тагын комсомол тарихы турында…)
Комсомолның 90 еллык юбиллена багышлана
Комсомоллар кемнәр алар?
Яшьнәп торган яшьләр ул.
Баскан җирдә ут чыгара,
Аяз көнне яшьнәр ул.
Комсомоллар нигез салды
КамАЗ калаларына.
Чирәм җирләрне күтәрде
Казах далаларында.
Комсомолга ышанганнар,
Тау – тау эшләр өйгәннәр.
Партиянең ярдәмчесе,
Таянычы дигәннәр.
Яшьлекләре комсомолда
Үткән әби – бабамның
МИн аларны яратамын,
Һәрчак үрнәк аламын.
Без комсомол оныклары,
Комсомол булмасак та.
Без дә батырлык кылырбыз,
Әлегә кылмасак та.
Без дә комсомоллар кебек
Туган илне сөярбез.
Күз карасыдай сакларга
Сүз бирәбез диярбез.
Җирдә эзең калыр, бары
Яшьлегеңдә янсаң ул.
90 яшьлек юбилеең
Котлы булсын , комсомол!
Мөҗәһит