Нефтьче якташыбыз
Мөслим районының ямьле бер почмагына Атлас авылы урнашкан. Ул авылда дүрт сугышта катнашып исән кайткан, революцияне кичергән, фәлсәфи яктан тирән фикер йөртүче Фазлыйәхмәт абзый һәм авылның абруйлы мөгаллимәсе Гөлҗәүһәр апаның ишле гаиләсендә алтынчы, төпчек бала булып, 1939 нчы елның 20 декабрендә Абрик исемле малай дөньяга килә. Сугыш алдыннан гына туган булуы, аны сугыш чоры балалары күргән михнәтләрне башыннан кичерергә мәҗбүр итә, яшәүгә сәләтле булып, чыныгып үсәргә этәрә. Әтиләре Фазлыйәхмәт абзый сугыш китергән михнәтләрдән дөнья куйгач, балаларның үсә барган бере кырыс заманның авыр гаилә йөгенә җигелә башлый.
Башлангыч белемне авылларында алганнан соң, Абрик абый күрше Ташлыяр авылына җидееллык мәктәпкә укырга төшә. Анда уңышлы гына белем алгач, укытучылары сүзләрен тыңлап, 1953 нче елда Минзәлә педагогия училищесына укырга китә, аны тәмамлагач, 1957 нче елда, Алабуга педагогия институтына укырга керә. Бу вакытта инде ул үзен зурларча хис итә, авылдан ярдәм итүчеләре булмау сәбәпле, Абрик абый беренче курс студенты гына булуына карамастан, сентябрь аенда дәресләргә йөрми, ә акча эшләү теләге белән Чулман елгасындагы баржаларда эшли башлый. Иптәшләре аның укырга йөрмәвен беләләр һәм аннан көлергә исәпләп, институтта игълан ителгән стена газетасы конкурсына, аның баржада эшләвен сурәтләп, рәсемен ясап, кыска гына шигырьләр дә язып чыгаралар. Абрик абый институтка килгәч, бу рәсем аңа башта бик авыр тәэсир калдыра, чөнки ул әллә кайдан “кычкырып” тора. Тора –бара бу рәсемгә ияләшәләр, факультет буенча конкурста беренче урын ала, аннан соң институтта беренче урынга чыга. Шушы стена газетасы аңа яхшы укырга дигән этәргеч бирә һәм Абрик абый институтны гел “5” ле билгеләренә тәмамлый. Аларны, дусты Наиф Назаровичны һәм аны, Алабуга педагогия институтына эшкә калырга өндиләр. Әмма ул: “Кемнедер эштән чыгарып, кеше урынына кермим”, — дип, Сарман районы мәгариф идарәсенә кайтып китә. Шулай итеп, хәрби хезмәткә чакырылганчы, бер елдан артык Сукаеш авылында белем һәм тәрбия бирә.
1962-1964 нче елларда Кара диңгез флотында, Севастопольдә диңгезче булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, Абрик абый кабат Сарман районы мәгариф идарәсенә бара. Бу юлы аңа Рангазар авылына барырга кушалар. Тик ашар ризыгы анда булмыймы, ул көнне нигәдер Әлмәт шәһәренә барып кайтырга була егет. Шәһәрдә йөргәндә аңа мәгариф идарәсе бинасы очрый һәм ул бәхетен сынап карарга була, мәгариф идарәсе башлыгына эш сорап керә. Идарә башлыгы аның дипломындагы “5” ле билгеләрен күргәч, аны шунда ук эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә укытучы итеп алып кала. Шулай итеп, Абрик абыйның Әлмәт шәһәрендәге тормышы башлана.
Алабуга педагогия институтында укыганда, Абрик абый дусты белән байдаркада йөзәргә барганда, үзеннән берничә курс түбән укыган бик матур, калын чәчле, сылу кызны күрә, аны үзе белән ял итәргә чакыра, тик кыз аны кире кага. Тагын бер ел үткәч, ул бу кызны бию кичәсендә күрә, әмма тагын уңышсызлык, аны тагын кире кагалар. Ниһаять, тагын бер елдан соң гына алар Эра апа белән дуслашып китәләр. Алар арасындагы дуслык мәхәббәткә әверелә, әмма әле байтак еллар алар арасында хатлар йөри, чөнки башта Абрик абый хәрби хезмәттә була, аннан соң Эра апа Яшел Үзән районына эшкә китә. Ә инде Әлмәт шәһәренә эшкә урнашкач, алар кавышырга булалар. Аларның мәхәббәт җимешләре булып уллары Айрат һәм Айдар туа.
Хатын-кызлар алар үзләренең ирләре белән мактанырга яраталар, ә шәһәрдә, бигрәк тә нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә бөтенесе дә Эра апага: “Минем ирем нефтьче, ә синеке кем?” – дип сорый башлыйлар. Эра апа да югалып калмый, “Минеке дә нефтьче”, -ди. Шул көнне өенә кайткач, ул бу хакта иренә сөйли. Шушы вакыйга этәргеч булганмы, 1967 нче елда Абрек абый нефть институтына имтиханнар биреп, укырга керә. Ләкин, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы аның укырга кергәнлеген белеп, аны исемлектән төшертүгә ирешә, “Минем үземә дә яхшы укытучылар кирәк”, — ди ул. Безнең героебыз тагын бер ел мәктәп системасында эшли, әмма аның йөрәк түренә “нефтьчеләр институтына кереп уку” дигән теләк шулкадәр нык кереп урнашкан була, ул икенче елны кабат имтиханнар биреп, укырга керә һәм читтән торып, алты ел дәвамында белем ала.
Абрек абыйның “Татнефть” оешмасына эшкә керүенә дә кабат шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы йогынты ясый. Ул вакыттагы генераль директор Вәлиханов Рөстәм Вәлиханович үзенә урынбасар эзли. Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы аңа 3 кеше тәкъдим итеп карый, ләкин генераль директор берсен дә кабул итми. Дүртенче кеше булып, Абрек Фазлыйәхмәт улын җибәрәләр. Алар 80 нче елларга кадәр бергә, кулга кул тотынышып эшлиләр. Аннан соң ул Абрек абыйны тутыгуга каршы һәм табигатьне саклау буенча технологик бүлек башлыгы итеп билгелиләр.
1980 нче елларда Татарстан нефте республикада гына түгел, ә бөтен Рәсәйгә уңыш китерә. Ләкин нефть –органик чимал, куллану өчен кулай ягулык кына түгел, ә әйләнә-тирәдәге барча тереклекне юкка чыгаручы үтә заралы матдә дә бит әле ул. Нефть үткәргеч торбалар һәм башка промысел җиһазлары тутыгу сәбәпле тишелә башлагач, ул тишекләрдән чыккан нефть, тозлы сулар табигатькә әйтеп бетергесез зыян сала башлый. Табигый сулыклар, үсемлек һәм хайваннар дөньясына, кешелекнең үзенә дә зур зыян килә. Ләкин бу зыянны аңларга теләүче, аны хәл итүче, төзәтүче табылмый. Һаман нефть чыгару темпларын арттыра баруны таләп итәләр, ә түбәндәгеләр әмерне үтәргә ашыга.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән нефтьчеләр һәм галимнәр арасында ике Мөслим егете була: Мөгалимов Абрик һәм Рәфхат Максутов.
1996 нчы елда А.Мөгалимов “Татнефть” берләшмәсе генераль директоры Шәфәгать Тахаутдинов һәм башка нефтчеләр, галимнәр белән үз эш тәҗрибәләрен Татарстан Республикасы фән һәм техника өлкәсендәге премиягә тәкъдим итәләр. Аларга исем һәм дипломнан тыш, акчалата премия дә бирелгән.
Мөселман бүләкләнүчеләр, алар арасыннан – А.Мөгалимов та премиянең акчалата өлешен Кол Шәриф мәчетен төзү фондына күчерәләр, христиан бүләкләнүчеләр исә акчаларын Изге Варвара чиркәвен торгызуга тапшыралар. Менә шулай нефтьчеләр һәм галимнәр республикада ике дин вәкилләренең дус һәм тату яшәүләренә үзләренчә бик матур һәм зур өлеш кертәләр.
1992 -1993 нче елларда Абрик абый кандидатлык диссертациясе яза башлый. Ул үзенең гади инженерлык хезмәтен фәнни биеклеккә күтәреп, егермеләп фәнни һәм дистәдән артык уйлап табучанлык хезмәте аша бөтен ил күләмендә үз эшенең белгече итеп таныла. Диссертациясенең темасы да, нефть промыселларында экология мәсьәләләрен хәл итүгә багышлана. 1998 нче елда А.Мөгалимов техник фәннәр кандидатлыгына диссертацияне уңышлы яклый. Комиссия аңа шунда ук техник фәннәр докторы исемен бирергә тели, ләкин Абрик абый ризалашмый. “Башта кандидат, аннан соң гына доктор булалар,” -ди ул. Шулай итеп, үзенең принципиальлеге аркасында, ул техник фәннәр кандидаты булып кала.
1999 нчы елда нефть промышленностен үстерүгә керткән хезмәте өчен, Абрик Мөгалимовка Татарстанның атказанган нефтьчесе дигән мактаулы исем бирелә.
Нефтьчеләр берләшмәсе табигатьне саклау буенча зур һәм күләмле эшләр алып баралар. Аларның эшләре нәтиҗәсендә безнең төбәктә һава чистара, сулар яхшыра, чишмәләр яңартыла, төзекләндерелә. Абрик абый ярдәме белән Атлас авылында ике чишмә төзекләндерелә, алар янында ял итү урыннары барлыкка килә. Моннан тыш, туган авылына су кертүне, юл салуны да оештыра, ярдәм итә һәм җиренә җиткерә. Ә юл салу өчен, ул күп кенә оешмаларның ишекләрен шакый.
Монда әлбәттә, аның дуслары аңа бик булыша. Шулай да республика юл фондына, Мөслимнең элеккеге хакимият башлыгы Р.М.Шәриповтан алып барган хат нигезендә, А.Мөгалимов Атлас- Ташлыяр арасына асфальт юл салуны планга кертүгә ирешә. Ләкин кайберәүләр бу юл кирәк түгел, бу акчаны башка юлга күчерәбез дип, Атлас-Ташлыяр юлын планнан төшерттерәләр. Бу турыда да ул очраклы рәвештә генә белеп ала, кире Р.М Шәрипов янына кайтып, кабат хат яздыра һәм аларга каршы төшкән кешегә үтемле итеп, әгәр дә, бу юл тагын планнан алынса, аның акчасы да башка районга китәчәген төшендерә. Юл эшләрен Азнакай автотранспорт идарәсе башкара. Ләкин эшчеләрне ашатырга, кундырырга, эшне оештырырга “ОПХ Трудовик” совхозының Ташлыяр бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Авзалов булыша. Күмәк көч белән Атлас – Ташлыяр юлы төзелә.
Бүгенге көндә якташыбыз лаеклы ялда, туган авылында, үзе үскән нигезендә йорт салып, тормыш иптәше Эра ханым белән гомер кичерә. Икесе дә мәдрәсәдә дини гыйлем алганнар, Атлас авылында балаларга һәм олыларга ислам динен өйрәтәләр, мәчеткә йөриләр. Уллары Айрат һәм Айдар да әтиләре эзеннән китеп, нефтьче булып эшлиләр, бүгенге көндә гаиләләре белән Әлмәт шәһәрендә яшиләр.
Дамира Гыйләҗева