Укучылар инша яза

Туган телебездә татар әдәби китаплары бик еш чыга. Аларны бастырырга акча гына юк.

***

Мин Мөслим колхозының председателе булсам, бөтен авылны чистарттырыр идем, чөнки элекке заманнарда Ыгыбыз чип – чиста иде.

***

Ул үзенең әсәрләре белән бөтен кешеләргә известный шагыйрь.

***

Г. Тукай пленда булганда да үзенең әсәрләрен һәм шигырьләрен язган.

***

Мин, Шакиров Илмир Равил улы, 1982 нче 23 нче апрелендә Мөслим авылында җир шарына килгәнмен.

***

Бу әсәрдә  партия җитәкчеләрен бәхетле дип уйласаң була. Чөнки алар юньләп эшләмиләр, юк – бар белән маташалар, ял итәләр.

***

Мин уйлыйм, бу әсәрдә Фәтхинең бәхете килеп чыкканда гына аны кире алдылар.

***

Фәтхи әйбәт кеше, ләкин әшәке начальник була.

***

Минем иң изге теләгем әтием өйгә кайтып, аллы – гөлле яшисем килә (баланың әтисе аерылып киткән).

***

Әгәр  Әбүгалисина булсам, мин туганчы үлгән бабам белән әбиемне терелтеп, алар белән чәй эчәр идем.

***

Әгәр мин Әбүгалисина булсам, үземнең кулларым белән мунча төзеп куяр идем.

***

Абдулла Алиш бик нык балаларны ярата, ләкин аңа сугыш мишәйтли. Ул сугышта Гитлерларны кыра.

***

1005 нче елда Болгар татарлары Идел елгасы буйлап йөзеп киләләр дә Казан шәһәренә тукталалар һәм үзләренең дәүләтләрен Татарстан дип атый башлыйлар. Бу вакыйгага 2005 нче елның 30 нчы августында 1000 ел тулачак.

***

Элек әби – бабайларыбыз мәхәббәтне нәрсә икәнен дә белмәгәннәр, чөнки аларның эшләре бик күп булган.

***

Элек безнең бабайлар гарәпчә язганнар. Чөнки татар теле булмаган. Аннан соң латин телен өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә урыс телендә язабыз.

***

Дуңгыз итен ашарга ярамый, чөнки ул кеше белән бертуган. 

***

Каенны кисәргә ярамый, чөнки ул елый.

***

Кыш бик салкын. Урамга чыксаң, борынны катыра.

***

Менә бервакыт тәрәзәгә минем сөйгән песнәгем килеп кунды да сугып утыра башлады.

***

     Укытучы:

                      Укучылар, хәзер әниләребезгә хат язабыз…

Бер укучы:

                      Тагын елатам икән әнине…                  

***

                      Фоат Садриев кем ул?

                      Ә, теге кызык абыймы? Безнең әтинең дусты бит ул.             

***

                      Укучылар, безнең лицейда иң өлкән кеше кем?

                      Директор Ларис абый.

                      Класстагы чисталык кем өчен кирәк?

                      Ларис абыйга…

***

                      Мөҗәһит Әхмәтҗанов абый, хәзер сез безнең класска керәсезме?

***

-Укучылар, ни өчен электрдан бик еш янгын чыга дип уйлыйсыз?

— Җаны булмаганга…

***

Лагерьда бик рәхәт булды. Әйбәт ашаталар. Ләкин урыслар ипи ашамыйлар, ашны да ашап бетермиләр.

***

Казанга баргач, Бауман урамында йөрдек. Анда шундый матур! Казанда яшәгән кешегә бу байлык булды ни дә, булмады ни…Ә менә минем сыман ерактан килгән кешегә бу байлык хәзинә бит!

***

Укытучы:

                     Әйдәле, Марат, мин сиңа татарча  җәнлек исемнәре әйтәм. Син шуларны, русчага тәрҗемә итеп, күплек санда төрләндер: арыслан, юлбарыс, маймыл…

       Укучы:

                     Арсланы, юлбарысы,  маймулы…

***

            Рус теленнән күчерү имтиханы бара. Укучы бернәрсә белми. Ахыр чиктә укытучы , “3” ле  булса да кую максаты белән, шундый сорау бирә:

— Тычкан сүзен русчага тәрҗемә ит тә килешләр белән төрләндер. Укучы тагын тып-тын. Авызыннан бер сүз дә чыкмый. Укытучының түземлеге бетеп сорый:

         — Соң, тычкан сүзе русча ничек була?

Укучы:

         —  Насрал…

***

Муса Җәлил шигырьләрен Моабит төрмәсендә бастырган. Ул анда иптәшләре белән җырлап күңел ачкан. Шуннан соң “Җырларым” шигырен язган…

***

Габдулла Тукайның әтисе дә, әнисе дә булмаган. Аны базардан сатып алганнар. Шуңа да ул  шигырьләр генә язган.

***

Кояш  югары менеп,  нурларын ата башлады.

***

Көз көне бодайны машиналар белән уралар, тегермән белән сөрәләр.

***

Габдулла Тукай яшь чагындабик динле булган. Аннан дингә ышанмый башлаган. Хәзерге вакытта Тукай диннән аерылмый, чөнки авылларда бик күп мәчетләр төзелә.

***

Габдулла Тукай бик биек булган. Аңа беркемнең дә буе җитмәгән.

***

Сөембикә манарадан сикерә дә исән кала.Шуннан соң аны Мәскәүгә әсир итеп озаталар.

***

Татарстан гимны уйнаганда, кешеләр “Туган тел” не җырлап басып торалар. Алар үлгән татарларны шулай искә алалар.

***

Фоат Садриев “Таң җиле” китабының исемен Тукайның ”Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә” дигән шигырь юлларыннан суккан булырга тиеш. Шуңа күрә ул әсәр бик популяр.

***

Ләбиб Лерон ул Мөслимдә туган. Шуңа да Мөслим балалары аны яратып укыйлар.

***

Минем бабам сабантуй батыры булган. Сугыш чыккач та, аны сугышка алганнар. Ул анда Гитлерны җиңеп кайткан. Бүләккә тәкә бирә алмаганнар. Чөнки бомбадан куркып, тәкәләр качышып беткән булганнар. Бабама медаль генә биргәннәр. Күп булган аның медальләре..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *