Туган авылым Түрешкә дә 90 яшь узып китте. Кешеләр генә түгел, барлык җан иясе, хәтта авыллар да картаялар икән. Түреш никтер озын гомерле булмады. Югыйсә аның табигатенә җиткән табигатьле авыллар да сирәк иде. Аңа атап күпме шигырьләр, җырлар чыгарылды. Атаклы кешеләре белән тирә-якка даны таралды. Газ да, су да керде, асфальт юлы да, буасы да булды. Урамнары тулысынча асфальтланган, олы транспорт чаралары өчен борылу урынына кадәр булган авыл тагын кайда гына бар икән? Юлыбыз Түреш халкы өчен бик тә кадерле булган шәхес, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре, сабакташым һәм дустым Роберт Миңнуллин ярдәме белән асфальтланды. Бу изгелеге өчен аңа Түреш халкы гына түгел, аларның балалары да, оныклары да рәхмәтле.
Җитмешенче елларда авылыбызга Татарстанның халык, Рәсәйнең атказанган артисты мәрхүм Наил Әюпов үзенең бер төркем дуслары – Г.Камал театры артистларын кунакка алып кайткан иде. Шунда Хәлим Җәләлов безнең Түрешне “Сандугач оясы “ дип атады. Чит кешегә шулай күренгәнне туган аылыбыз безгә тасвирлап бетерә алмаслык дәрәҗәдә матур да, кадерле дә, газиз дә иде һәм бүген дә ул шулай булып кала бирә.
Шулай ук мәрхүм шагыйребез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге Дәүләт бүләге иясе Харрас Әюпнең “Көй эзләү “ поэмасына нигезләп иҗат ителгән концерт программасы Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольлклор ансамбле белән дөнья гизеп йөри.Аңа авылыбызның рухы ияреп йөри кебек тоела миңа.
Әлеге китапны кулларына алып, актарып караучылар бер әйбергә игътибар итмичә калмаслар, мөгаен. Ул да булса, матур гына йортлар белән рәттән искереп, кыйшаеп беткән яисә бөтенләй йорт урыннары гына серәеп торган ихаталарның фоторәсемнәре урын алган. Нигә мондый ямьсез урыннарны керттеләр микән бу китапка, диючеләр дә булыр әлбәттә. Ләкин аларның һәрберсе үз урынында кадерле. Без, Түрешлеләр, ул буш урыннарны яттан беләбез, ул юкка чыккан йортларда кемнәр яшәгән, алар нинди холыклы булганнар, һәммәсе дә безнең күз алдыбызда. Авылыбызның менә шушы хәле булса да юкка чыкмасын иде. Быелгы ел Тарихи-мәдәни мирас елы дип тә игълан ителде бит. Менә шуңа күрә авылымның һәр йорты, агачы, тау астында челтерәп аккан саф сулы чишмәсе – берсе дә юкка чыгарга тиеш түгел. Безнең бәхеткә быелгы җәйдә чишмәбезгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас исеме бирелде. Безнең бурыч – шуларның һәрберсен саклау, оныкларыбызга үзебез, әти – әниләребез туган һәм яшәгән җирне күрсәтү. Ә без әллә кайдагы истәлекле урыннар, музей – йортлар турында сүз алып барган булабыз. Авылыбызга нигез салучыларга, Бөек Ватан сугышында туган илебезне саклап шәһит киткәннәргә, бик авыр елларда да авылны саклап калучыларга, авылымның бүгенге уңайлыкларын күралмый бакыйлыкка күчкән авылдашларыма авылымның бүгенге хәленә куану, соклану хисләре догаларыбыз булып барып ирешсен, аларның урыннары җәннәттә булсын иде.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Уң якта — Хәлим Җәләй.
Түрешем. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сүзләре. Илгиз Закиров көе. 1 — минусовка, 2 — җырлый Илгиз Закиров.
Түрешем
Ярый әле сагынырга
Авылым – Түрешем бар.
Анда өзелеп торучы
Иң газиз бер кешем бар.
Кушымта.
Кайтып киләм Түрешемә
Мин басу юлларыннан.
Җилләр сәлам әйтә сыман
Яшьлегем елларыннан.
Чишмә буйларына төшәм –
Сусаганга дип түгел.
Яшьлегем эзләре буйлап
Кемнедер эзли күңел.
Кушымта.
Авылымны яратам да,
Сагынам да юксынам.
Моңнар тулы йөрәгемдә
Һаман нидер юк сыман.
Шагыйрьләр авылында
Балыкчы балыкчыны ерактан таный диләр. Бу гыйбарә без-журналистларга да кагыла. Журналист журналистны ерактан танырга, шул ук вакытта, форсат булганда якыннан белергә дә тиеш дип, җәйге ялга туган якка кайткач, Мөслим районы газетасы редакциясенә кереп яңа мөхәррир Рөстәм Зәкиев белән танышып чыгарга булдым. Утызын яңа гына диярлек тутырган, эшлекле, мәгънәле егет икән якташым. Кыска гына арада күркәм ниятләре белән таныштырды, Казаннан ярдәм алмыйча да, берничә җитди эшне башкарып чыгарга өлгергәнен бәян итте ул. Шунда сүз арасында, икенче август көнне Түрешкә, туган авылына, әтисе Лерон агайның юбилеен – сиксән яшьлеген уздыру өчен, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон кайта, син бармыйсыңдыр бит, дип кызыксынды.
Дөресен әйтим: Ләбибне утыз елдан артык, студент вакыттан белсәм дә, без ул хәтле якын, ягъни әтиләрнең туган көнендә бергә утырырлык дуслар түгел. Шулай да кызыксыну җиңде: район телевидениесе хәбәрчеләре барыбер бара, юбилей башланганчы интервью ала бит, шагыйрьнең әтисен, бик күп талантлы кешеләрне үстергән Түреш авылын, бу көннәрдә шунда – туган авылында, туган нигезендә умарта тотып мәш килүче шагыйрь Мөҗәһит абыйны да күреп, балы күбрәк булса сатып алып та кайтырмын дип ризалык бирдем; сәгать ничәләрдә кайтып җитәсең, дип шалтыратып, Ләбибнең кәефен дә белешеп алдым.
Түреш – Түр Инеш
Шагыйрьләре язганча, табигатьнең гаҗәеп бер матур төшендә, урман итәгенә сарылып утырган авыл икән ул Түреш. Мөҗәһит абый аны үзе “урман-авыл” дип атый, 80нче елларда шушы ук авылдан чыккан мәшһүр артистыбыз Наил Әюповка ияреп кунакка килгән Хәлим Җәләй исә саланы “сандугач оясы” дип зурлаган. “Харрас чишмәсе” дип авылда исеме мәңгеләштерелгән мәрхүм шагыйрь Харрас Әюп исә туган төбәгенә аеруча гашыйк кеше булган икән. Бу урында аның туган авылына багышлап язган шигырьләреннән берничә юлны искә төшереп китмәсәк хата булыр.
Урман түрләреннән агып чыккан…
Шуңа исем тапмый тор, имеш! —
Тормыш үзе исем кушкан аңа
Гади генә итеп: Түр Инеш.
Мин дә җырламасам, күпләр синең
Ниндилеген белми кала күк;
Алып чыгыйм сине —
Карт анасын
Җитәкләгән үсмер малай күк…
Теле барып кем әйталыр икән,
Гомерләре читтә үтә дип:
Авыр булса булыр,
Авылымны
Кая барсам, йөртәм күтәреп…
Шушындый шигырьләр яз да, авылыңда кадереңне белмәсеннәр ди?! Шөкер, зурлап, кадерләп искә алалар аны туган ягында. Бу җылы мөнәсәбәт сүздә генә түгел гамәлдә дә күренә. Алда әйткәнемчә, авыл чишмәсен төзекләндереп аңа “Харрас” исеме бирүләрендә , зиратта аңа бик мәһабәт, бик күркәм кабер ташы куюларында да сизелде бу.
1921нче елның җәендә генә нигез салынган бу авылга. Бирегә беренчеләрдән булып Күбәк авылыннан күчеп утырганнар. Соңрак Үрәзмәт һәм Бүләк авылларыннан да башка чыгып килүчеләр булган. Гадәттә башка чыкканнардан пәйда булган авылларга бу елларда марксизм-ленинизм идеяләрен алга сөрүче “кызыл” исемнәр бирә торган булганнар. Бу шаукымга түринешлеләр ничек бирешмәгәндер – әйтүе кыен. Хәер , тимерче Хөҗҗәт Гыйльфанов 1934нче елны туган улына Лерон дип исем кушкан бит әнә. Лерон агай үз чиратында 1961нче елда дөньяга килгән малаен Лемон дип атаган. Шулай итеп җиһанда Леронов Лемон Лерон улы барлыкка килгән. Заманага иярүнең гади бер мисалы бу. Ни сәбәптәндер (хәзер инде бу мөһим дә түгел) бала тууга ук диярлек ир белән хатын аерылган, яшь хатын нарасыен күтәреп туган авылына кайтып киткән. Шөкер, Актаныш районының Олыймән авылы, әнкәсе, әбкәсе, мили мохитебез аны Ләбиб Лерон дигән татар шагыйре итеп тәрбияләгән. Тормыш – ормыш диләрме әле? Шагыйрь үзе бу хакта 2011нче елда иҗат иткән “Түрешләргә кайтканым бар” дигән шигырендә болайрак яза:
Язмыш безне аерса да,
Канатларны каерса да…
Түреш – минем туган җирем,
Әтиемнең торган җире!
…Түрешләргә кайтуларым:
Күңелләрдә — шат уйларым.
Әти!..
…көтә!
…Түрешемдә!-
Кул сузылган…күрешергә.
Әти белән угыл арасында үпкә, аңлашылмаучылык булган, билгеле. Әмма язмышка үпкәләп йөрүнең мәгънәсе юк. Инде менә дистә елдан артык Түрешкә гаиләсе белән кунакка кайтып йөри Ләбиб. Харрас абый исән чагында Гыйльфановлар нигезендә бергәләшеп тә җыела торган булганнар. Чөнки Лерон агайның инде егерме ел ризык уртаклашып гомер итә торган хәләл җефете Хәкимә апа Х. Әюпнең бертуган апасы икән.
Ни кызганыч, кайчадыр җитмешләп хуҗалыклы булган Түрешнең бүген утыз йортында гына дөнья куып мәш киләләр. Беренче чиратта балалар өчен мәктәп юклыгы, үз вакытында адәм рәтле юл салынмавы, эш урыннары булдырылмавы, кыскасы, перспективасыз авыллар исемлегенә эләгүе аркасында байтак кеше Түрешен ташлап китеп барырга мәҗбүр булган. Хәзер яхшы асфальт юл да бар (шагыйрь, депутат Роберт Миңнуллин ярдәмендә салдырылды диделәр), өйләргә газ, су да кертелгән. Әмма зур авылларыбызга янаган оптимальләштерү афәте бу кечкенә салага да китереп орган. Мөҗәһит абый әлеге афәтне үзе болай сурәтли:
Бетеп бара сыер,
Сирәгәйгән сарык.
Карт көтүче кайта
Эт шикелле арып.
Көндез бары эштә
Бал кортлары гына.
Таяк белән парлап
Атлый картлар гына.
Шимбә, якшәмбедә
Затлы машиналар
Туган авылга дип
Ялга ашыгалар.
Кичен урам буйлап
Телсез яшьләр үтә.
Авыл алга бара,
Авыл шулай бетә…
Шагыйрьнең әтисе Лерон агай
Ничектер беренче күрүдә үк ошаттым мин аны. Ул да мине үз итте. Без-журналистларга, язганыңны укып барам, шәп язасың, рәхмәт яугыры, дисәләр, баш күккә тия инде. Билгеле, төчеләнеп әйтүчеләр дә бардыр. Әмма Лерон абзый, моның күңеле булсын әле, дип кенә әйтә торган кеше түгел. Киресенчә, керпе кебек энәле, кемнең кем булуына карамастан, уйлаганын йөзгә бәреп әйтә торган зат икән. Аз гына аралашуга ук аңладым мин аны. Сүзеңне ярты юлда бүлдереп, күңеленә килгән уй-фикере белән уртаклашып, бу хакта син ничек уйлыйсың, дип сорап куя торган гадәте дә бар икән. Әле хәтта берьюлы, син шушы рәвешлерәк уйлыйсың икән, миңа улымнан да якынрак булуың бар, дип тә ычкындырды. Әлбәттә, улын кечерәйтеп күрсәтәсе килүен түгел, фикердәшен никадәр якын итүен сөйли бу шарт фигыль. Шуңа бер мисал. “Кырым, Украина хакында ни уйлыйсың?”- дип сорагач, мин аңа тозлап-борычлап бу җәһәттә ни уйлаганымны әйттем. Кара, нәкъ минем кебек уйлыйсың икән, дип ул җилкәмнән какты. Аннан соң, син инде әлеге җәһәттә бик каты язма, үзеңә зыяны тиюе бар, дип минем өчен аталарча борчылып та куйды. Бөтен гомере җиргә, игенгә бәйле кешенең һаман-һаман сүзне халыкара сәясәткә бәйләве бик гаҗәп, бик сәер тоелды миңа. Югыйсә, сер түгел бит: байтак кына өлкән кешебез, сугыш кына була күрмәсен, дип сәясәттән уттан курыккандай курка. Берләшкән Милләтләр Оешмасы фәлән елны, фәлән көнне төзелгән, дип тә ул минем ушны алды. Даталарга, вакыйгаларга игътибарлы булу Ләбибкә әтисеннән бирелгән икән.
Арча районының Симетбаш авылында тракторчыга һәйкәл бар. “Таттелеком” ширкәте башлыгы Лотфулла Шәфигуллин кырык елдан артык чылбырлы тракторда эшләгән әтисе Нурислам агай һәм башка ал-ялны белми кыр-басуларда хезмәт куйган механизаторлар хөрмәтенә кеше биеклеге таш-нигезгә “ДТ-75” тракторын бастырып куйдырткан. Бер әңгәмә корып утырганда Нурислам абзыйның, авыл дистә еллар буе салмыш тракторчы җилкәсендә яшәде, дип сөйләгәне истә калган. Лерон абзый да кырык еллап “корыч айгыр”ны иярләгән кеше. “Иртә язда утыра да, кара көзгә кадәр тракторыннан төшми иде”,- дип сөйләделәр бу уңайдан аны яхшы белгән авылдашлары, аерым алганда, аны бик әйбәт хәтерләгән, аның кебек сиксәнгә җитеп килгән кордашы, заманында “Сельхозтехника» район берләшмәсен җитәкләгән Зәки Исламов. Гомер буе исеме мактау тактасыннан төшмәгән Лерон агайга хәтта бер елны исемле трактор тапшырганнар. 1975нче елны район сабанчылары ярышында җиңеп чыкканын, республика сабанчылары ярышында бишенчелекне яулавын, Мәскәүдә үткәрелә торган халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза һәм көмеш медальләр алып кайтуын да онытмаганнар әле районда.
Лерон Гыйльфанов авыл җыенында чыгыш ясый.2015.
Мәҗлес
Лерон агай, без фикердәшләр икән бит, китмә инде, кал мәҗлескә, дигәч, баш тарта алмадым. Әле үземә район телевидениесе өчен, җирле мәгълүмат үзәге хезмәткәре роленә кереп, табында утырган якташыбыз, Тукай бүләге иясе, язучы, драматург Фоат Садриев һәм Мөслим районы ветераннар советы рәисе, Гыйльфановларның сулъяк күршесе Илгиз Низамовтан юбиляр турында интервью алырга туры килде. Алар икесе дә шактый озак сөйләде ветеран хакында. Фоат абыйның “Көлми торган кеше” повестеның прототибы Лерон агай икән бит. Билгеле, прототип белән чынбарлыктагы кеше тулаем охшаш була алмый. Шулай да шактый охшашлык бар икән аларның арасында. Бигрәк тә “Керпе” дигән кушамат бик туры килә Лерон агайның холкына. Башка охшашлыклар турында әйтеп тормыйм. Илгиз абый исә, күп кенә тракторчылардан аермалы буларак, күршесенең бер кайчан да эчкән, тәмәке тарткан, сүгенгән чагын күрмәвен, киресенчә, җитди дәлилләр китереп, сүз көрәштергәнен, тирәнтен фикер йөрткәнен бәян итте. Билгеле, агайның әлеге сыйфат-хасияте әлеге дә баягы повестьта күзалланган көлми торган кеше булу ихтималын кире какмый. Шулай да үтә җитди кеше димәс идем мин аны. Көндезен аралашканда ихлас елмайган чакларын, кичен мәҗлестә еш кына күзләре дымлануын исемә төшерәм дә, кайберәүләр кебек “тәгәри-тәгәри көлә генә түгел, чын йөрәктән елмая, күңелен биреп шатлана, авыз тутырып сөйләшә, ачылып китеп кәефләнә дә белми” (Фоат абыйның китабына кереш сүз язган Җәүдәт Юныс повесть каһарманы Газизҗанның холкын әнә шулай тасвирлый) торган кеше түгел ул Лерон абзый.
Шул ук вакытта бөтен фикере белән килешеп тә бетеп булмый. Әйтик, Леронов фамилиясе турында сүз чыккач, бу дөньяда уңышка ирешү өчен, Леронович яки Леронштейн булырга кирәктер, дип белдерде ул мәҗлес ахырына якынлашып килгәндә. Табигый, мәҗлесне алып баручы Фоат абый бу фикергә шундук каршы төште.
— Әгәр бөтенебез дә -ович, -штейннар булып бетсәк, милләтебезне, динебезне кем саклар?! Татар исем-фамилияләренә тугрылыклы булу да бик мөһим. Милләтебезгә, тарихыбызга сак карасак, игътибарлы булсак иде,- дип йомшак кына төзәтте ул агаебызны. Миңа калса, ветеран үзе дә бу фикерен уенын-чынын бергә кушып әйтте бугай. Фамилияңне Абрамовичка яки Ивановка алыштырсаң да, барыбер безнең кайсы кавемнән икәнне бик тиз ачыклыйлар. Милләтен сату бәрабәренә күтәрелергә теләүчеләр, ни кызганыч, арабызда болай да очрап тора.
Шулай да язмамны мондый күңелсез уйлар белән түгел, якташым Харрас Әюпнең “Авылымда шундый шагыйрьләр бар…” дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә. Лерон агайны – җизнәсен дә истә тотып язылгандыр ул.
Авылымда шундый шагыйрьләр бар —
Алар бер дә язып карамаган.
Еллар буе бары иген иккән,
Чана ясаганнар карамадан.
Дөнья матурлыгы, яшәү яме
Шулар йөрәгендә – сөен әнә!
Бер тапкыр да шигырь язмаганнар —
Шагыйрь алар шушы көенчә дә…
Рәшит Минһаҗ.
Үз ягыңа чыгып гыйбрәт ал.
Барчабызга да мәгълүм булганча, авылның гүзәл табигатен, аның сулап туймаслык һавасын, җанга һәм тәнгә шифа булырлык чишмә суларын, диңгездәй дулкынланып утыручы мәгърүр иген басуларын күңелләргә үтеп керерлек итеп, калада яшәп, туган ягын сагынып иҗат итеп ятучы шагыйрьләребез, язучыларыбыз тасвыйрлап бирә. Ә авыл кешесе мөкиббән китеп шул әсәрләрне укый да:”Кара әле без нинди җирдә яшибез ”-дип, горурланып куя да шуның белән оныта. Чөнки аның үзен урап алган гүзәл манзараны карап хозурланырга теләге булса да вакыты юк, ул аны вакыт әрәм итүгә исәпли. Шулай итеп, авыл халкы җәйге мәшәкать белән тулган тормыш дулкынында бөтерелеп, табигать тарафыннан бушлай бирелә торган күпме хозурлык, күпме рухи азыктан мәхрүм кала.
Әле күптән түгел генә Мөслим районы ветераннар советы рәисе Низамов Илгиз Хафиз улы тәкъдиме белән, район хакимияте ярдәмендә оештырылган сәяхәт бер төркем сугыш һәм хезмәт ветераннарына җирлегебезнең гүзәл табигате белән генә түгел, авылларның йөзен билгеләүче чишмәләрнең, зиратларның торышы, бу өлкәдә авыл ветераннарының эшчәнлеге белән танышырга да мөмкинлек бирде. Без сәяхәт кылган авылларда күзгә иң беренче ташланган әйбер- авылларның чисталыгы һәм төзеклеге булды. Район хакимиятенең таләбе белән авылларда чүплекләр бетерелеп, көнкүреш калдыкларын район үзәгеннән килеп җыю оештырылган. Һәр авылның зираты койма белән әйләндереп алынган, буялган, чистартылган. Бу изге эш белән нигездә ветераннар шөгыльләнә. Үзләренең активлыгы белән алар зиратларны төзекләндерү эшенә иганәчеләрне, авыл халкын да җәлеп итеп, сокланырлык эшләр эшлиләр. Һәр зиратның, аны үз ихатасыдай чиста пөхтә тотучы үз хуҗасы бар. Исәнсеф авылында бу җаваплы вазыйфа авылның мөхтәрәм кешесе Мөҗәһидан абый Мортазинга тапшырылган. Аның карамагындагы зиратны бөтен районга үрнәк итеп куярлык. “ Изге йортыбыз миңа үз ихатам кебек, һәр көнне килеп карап китмәсәм күңелем булмый,кайсы каберне чистартканнар, чүбен кая куйганнар, капканы япканнарм, дип карап китмәсәм тынычлап йоклый алмыйм”- ди ул.Тынгысыз Мөҗәһидан абый беренче группа инвалид карчыгын тәрбияләргә дә,район һәм өлкә газеталарына эчтәлекле мәкаләләр язарга да өлгерә.
Шәһәрнең күрке тарихи биналар, музейлар,галереялар булса, авылның күрке- Җир ананың күкрәгеннән бәреп чыгып, челтерәп агып ятучы саф сулы чишмәләр.”Май чүлмәге тышыннан билгеле”дигән кебек, авылга кермичә дә чишмәләренең торышына карап авылга һәм аның кешеләренә бәя бирергә мөмкин. Гүзәл табигатьле районыбыз территориясендә көмештәй саф, шифалы суын һәркемгә бүләк итүче 42 чишмә бар. Аларның күбесе ветераннар һәм авыл халкы катнашында чистартылып,төрле корылмалар белән җиһазланган,чиста судан файдалану өчен төрле уңайлыклар тудырылган.Алай гына да түгел, аларның һәрберсенә исемнәр бирелгән. Мәсәлән: ”Изге чишмә”, “Иске авыл чишмәсе”,Исрафил, Закирҗан, Борһан, Заман, Бәчук чишмәләре һ.б. Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, шагыйрь Харрас Әюповның туган авылы Түрештә, челтерәп, “Харрас чишмәсе”агып ята. Районыбызның гүзәл почмагына урнашкан бу авыл үзенең басу капкасы, хәтфә кебек чирәмле урамнары, табигате,халкының тырышлыгы, укымышлы,сәләтле авылдашларының күплеге,ниндидер сихри тынлыгы белән хәйран калдырды. Авылда мәктәп тә, медпункт та, кибет тә юк, ә авыл яши,ничек кенә яши әле.Нигездә өлкәннәрдән генә торган бу авылда буш йортлар бик сирәк. Авыл халкы умартачылык,терлекчелек белән шөгыльләнә.Төп нигездә яшәүче кеше калмаган йортларны читтәге балалары кайтып, тәртиптә тоталар. Татар авыллары бетә дип чаң суккан бер вакытта, илебезгә бик күп талантлы шәхесләр биргән 40 хуҗалыклы Түреш авылы аягында нык басып тора, алай гына да түгел, төзелеп ятучы ике яңа йорт аның киләчәген дә дәлилләп тора.Моның сәбәбен эзләп әллә кая барасы да юк.Үзе үстереп,олы тормыш юлына чыгарган талантлы, тырыш егетләре яшәтә икән бу авылны.Бүгенге көндә авылның йөзен югалтмыйча,аның киләчәген күзаллап яшәүче фидакарь затлардан хезмәт ветераннары: Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты,балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм гомере буе җитәкче постларда эшләгән Илгиз Низамовларның тырышлыгын күрсәтеп үтми мөмкин түгел. Алар җитәкчелегендә,авыл халкының тырышлыгы белән,авыл башында гамьсез генә агып ятучы чишмә чистартылып,аңа төшү өчен баскыч, ял итү урыннары эшләнгән, агачлар утыртылган. Ә чишмәгә авылдашлары шагыйрь Харрас Әюповның исемен мәңгеләштереп,”Харрас чишмәсе”дип исем биргәннәр Аның янындагы мәйданчыкта һәр елны якын тирә авыл мәктәп укучылары катнашында шигырь бәйрәме уза икән. Чишмә каршында гына,калкулыкта урнашкан зиратта шагыйрь Харрас Әюпов каберендәге ачык китап рәвешендә,кара мәрмәрдән эшләнгән кабер ташын да алар Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге аша юллап, алып кайтып урнаштырганнар.Ә зиратта аяк басарга кыенсынып торырлык чисталык, тәртип, бакча һәм кыр гөлләре шау чәчәктә утыра. Менә шундый ветераннарыбыз,туган авылы, аның кешеләре өчен җан атып торучы фидакарь затлар булганда авыллар да,милләт тә,телебез дә бетми,кайгырмагыз, җәмәгать.
Бер-беребездән үрнәк алып, гыйбрәт алып, туган җиребезне яратып,аның матурлыгын күреп, якташларыбызның уңышына сөенә белеп яшәргә генә кирәк,дигән уй белән,әллә нинди чит илләрне гизүдән дә көчлерәк тәэсирләр белән кайттык бу сәяхәттән.
Галия Фәрхетдинова, район ветераннар советы рәисе урынбасары
Фронтовик авылдашларым турындагы язмалар
Кызык кеше иде
Һәр авылда үзенә күрә бер кызыклы шәхес яши. Түреш авылында мин белгәннәр арасында андый кеше , мөгаен, Исламгали абый Нургалиев булгандыр. Аның улы Мөбарәк исә — минем беренче яшьлек дустым.Кызганычка каршы, ул дөньялыктан иртәрәк китте. Мөбарәк дустым янына барам, дигән булып, Исламгали абыйны тыңлау нияте мине һәрчак аларга дәшеп торды. Ул бик үзенчәлекле кеше иде шул. Башыннан үткәннәрне кызык, мавыктыргыч итеп сөйләве белән ул безнең кебек малайларны сихерләгән кебек була иде. Минем алда балаларына беркайчан да эш кушмас. Аларны кирәк – кирәкмәс сүзләр белән орышмас. Безгә рәхәтләнеп уйнарга тулы мөмкинлек тудыруы да үзенә булган дәрәҗәне арттырып кына җибәрә иде. Исламгали абыйның әтисе Нургали бабай белән минем Мирзашәех бабай яшьтәшләр булганнар, һәм беренче Бөтендөнья сугышында да аларның юллары очраклы рәвештә булса да бер кисешеп алган. Икесенең дә кулларында ат . Бабыкай, арбага самавырлар төяп, сугышчыларны ашатып йөри, Нургали бабай исә, ат арбасына утырып, хәрби задание үтәргә бара икән.Бабыкайның Нургали бабай турында сөйләгәне хәтердә калган. Аның арбасы астында әйбәтләп бәйләнгән скрипкәсе йөргән.Сугыш ыгы – зыгылары тынган араларда кулына скрипкәсен алып, туган авылы Түрешне, туган – тумачаларын искә төшереп, моңлы көйләр сыздыргандыр ул. Әтисенә охшаптыр, бәлки, Исламгали абый да урманда үскән куралардан тиз арада курай ясап, уйнап җибәрә торган иде. Кышларын, ап – актан киенеп, ауда йөрде. Бил каешына атып алынган куян – төлкеләр асып, урманнан кайтып кергәнен әле мин дә хәтерлим.
Колхоз умарталыгында эшләгән вакытта аның янына бару, ярдәм итешкән булып, беренче балдан авыз итү үзенә бертөрле онытылмый торган мизгел рәвешендә истә калган. Үткән гасырның 60 нчы елларында күренекле авылдашабыз Татарстанның халык, Рәсәйнең аткзанган артисты Наил Әюпов җитәкчелегендә Г.Камал театры артистларының Түреш авылына кунак булып килгәнен әле дә булса хәтерлим. Алар Исламгали абыйны уртага алып, сугышта башыннан үткән төрле кызык хәлләрне сөйләткәннәр иде. Артистлар үзләре кычкырып көлә, үзләре кызык – кызык сораулар бирә. Исламгали абый сөйләгән вакытта театр артистларың читтә торсын: аның җорлыгы да,теле дә, мимикасы да бөтен талантлы артистларыңны орып бирерлек иде. Күзләрен зур ачып, кулларын селтәп, югары сәнгати осталыкта сөйләп җибәрсә, аны беркем дә тыңламыйча китә алмый иде.Авылда аны Турый Ислам дип йөрттеләр.Әллә арттырып сөйләгәнгә, әллә курыкмыйча турысын әйткәнгә бирделәр микән ул кушаматны. Республика матбугатында Исламгали абыйны телгә алып, берничә артист, шулар арасыннан Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй дә язып чыкты . Хәтта безнең Түреш авылын сандугач оясына да тиңләп киткән иде Хәлим абый.
Моннан егерме еллар элек, кулыма видеокамера килеп эләккәч, җаен туры китереп,Исламгали абыйларга кердем дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.Хәзер Бөек Ватан сугышы ветераны Исламгали абый Нургалиев белән булган кыска гына сөйләшүнең язмасын тәкъдим итәм.
— Мин сугышка 1942 нче елда, 18 яшь тулган көнне чыгып киттем, — дип башлап китте ул сүзен. — Ленинград блокадасына эләктем,Одерны, Варшаваны азат итүдә катнаштым. Рейхстагка хәтле бардым.
Синең белән берәр якташың бар идеме?
— Авылдашым Гаттаров Мирза белән бергә киткән идек. Суслонгерда аердылар.
Суслонгер ниндирәк җир иде?
-Казаннан 140 километр чамасы ераклыкта гына , мари урманнарындагы бер каһәрле җир ул.Анда кырдылар гына инде халыкны, вредительство белән.Мин анда өч ай чамасы булдым. Моннан алып барган, бияләйләр, йон оекбашларны җыеп алдылар да безне ялан кул, ялан аяк калдырып, ут төртеп яндырдылар. Ачлык булды анда бик нык. Көн саен дистәләгән үлгән кешене каядыр алып китәләр иде. Аларны кайда җирләгәннәр, без бернәрсә дә белмәдек. Мин киткәч, Ворошилов үзе дә килгән анда.Соңыннан гына белдек: шушы тәртипсезлекләр аркасында Суслонгаер лагерын тараткан ул.
Ә ул нинди максат белән оештырылган булган соң?
— Анда Германия белән ниндидер элемтә тотканнар икән дип сөйләделәр. Суслонгерда сугышка алынган халык бик күп иде: Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан…Бер – бер землянкада бишәр мең кеше яшәдек.Озынлыгы километр гына булгандыр аның… Икенче сугыш диделәр инде аны, икенче сугыш…
Сугышта яраландыңмы?
-Өч мәртәбә. Бер мәртәбә контужен. Хәзер мин икенче группа инвалид инде.
Сугыштан кайчан кайттың?
-45 нче елның Октябрь бәйрәменә кайтып җиттем. 3 мәртәбә яраланган кешеләрне беренче җибәрделәр. Берлиннан Бөгелмәгә чаклы поездда кайттык.
Исламгали абыйның фронттан килгән хатлары да үзенчәлекле булган. Мәсәлән, аның бер хаты:
Әткәй, әнкәй, мин исән.
Хат язмагыз – мин күчәм.
Сезгә кайнар сәлам белән,
Нургалиев Ислам.
Исламгали абый Нургалиев инде күптән бакыйлыкка күчте.Ул сугышта үзе белән блокнот та йөрткән. Анда истәлек, шигырьләрен теркәп барган. Түбәндәге ике шигырь Исламгали абыйның исән калган фронт блокноты битләреннән табылды.
Сагыну
Бик сагындым сине, туган авылым,
Окопларда төшкә керәсең.
Ачуланма, авылым, бу аерылшу
Озаккарак булыр, күрәсең.
Һәрчак истә, күз алдымда минем,
Тирән чокыр, Тәпәк буйларың.
Болыннарың, нарат урманнарың,
Бакчаларың, сабан туйларың.
Каләм алган саен искә төшә
Бала чагым, яшьлек елларым.
Кемнәр генә оныта алыр икән
Йөгереп үскән авыл юлларын.
Дошман котырына, ә без һаман
Курыкмыйбыз, куып барабыз.
Сәгать саен якыная сыман
Җиңү белән безнең арабыз.
1944 ел.
Җиңү булды безнеке
Тыныч кына яшәп яткан мәлдә
Немец мәлгунь сугыш башлады.
Минометтан, пушкалардан атты,
Самолеттан бомба ташлады.
Мәскәү чиген атлап кергән чакта,
“Катюша” лар җырлый башлады.
Коты очкан фашист – илбасарлар
Әкеренләп артка атлады.
Орелны да, Брянскины да,
Азат иттек бергә Польшаны.
— Гитлер, — дидек, — сузсаң кулыңны,
Сындырырбыз синең муеныңны!..
Шулай сугыштык без геройларча,
Һич уйлап тормадык без ике.
Курыкмадык,өрекмәдек һәрчак,
Шуңа җиңү булды безнеке!
1945 ел.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Сугышта үткән яшьлек
Миңа әткәй белән горурланып, аның сугышта күргәннәре, үткән юллары,медальләре белән мактанып йөрергә туры килмәде. Чөнки безнең чор малайлары һәм кызларының барсының да диярлек әтиләре дә, бабалары да бер генә дә түгел, икешәр сугышта – гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашып, кайберләренеке хәтта шунда башларын салып, хәбәрсез югалган авылдашлар иде. Хәзер инде исән кайтканнарының да — барсы да диярлек гүр ияләре. Безнең авылда бүген бары бер генә сугыш ветераны калды. Ансы да сугышның “койрыгына” гына эләккән.Әткәйләрнең медальләрен кадерләп саклау кая, без аларны үз күкрәкләребезгә тагып, теләсә – кая куеп уйнап йөрдек. Өйдәгеләр дә сүз әйтмәгәндер инде. Бүгенге көнгә аларның кайберләре генә исән калган. Мин сугыш ветераннары белән мәктәпләрдә очрашуларның, тантаналы кичәләрнең булганын хәтерләмим. Сугышта катнашу, аннан имгәнеп кайтулар, һәр гаиләдә булганга күрә, гадәти хәлгә исәпләнгәндер ул чорда. Әле бәлки тол калган хатыннар, вафат булган яки хәбәрсез югалганнарның әти — әниләре исән кайткан фронтовикларга көнләшеп тә караганнардыр. Сугыштан исән кайткан ветераннарга ачулары да килеп йөргәндер. Сугыш ветераннарының кадере исән калганнарның саны кимегәч, сугышның хәтәр җилләре ераклашкач кына артты. Мин кечкенә вакытта әткәй белән ул темага рәхәтләнеп сөйләшкәнне бер дә хәтерләмим. Аның да 8 – 9 ел дәверендә чит җирләрдә, сугышның беренче көненнән ахырына кадәр булып, аннан тәмам туеп кайткан кеше буларак, сугыш хәтирәләрен яңартып торасы килмәгәндер.
Безнең әткәй, Әхмәтҗанов Мирзаһит Мирзашәех улы, 1918 нче елның 12 нче мартында Мөслим районы Күбәк авылында крестьян гаиләсендә туган. Үрәзмәт урта мәктәбендә 7 еллык белем алган. 1939 нчы елның октябрь аенда армиягә чакырыла. Артем шәһәрендә хезмәт итә башлый. Шунсы гаҗәп, Казан дәүләт университетын тәмамлап, үз теләгем белән армия сафларына киткәч, 1973 нче елда мин дә Приморский крайга – әткәй хезмәт иткән якларга килеп эләктем.Владивосток, Хабаровск шәһәрләрендә булырга, аз гына булса да әткәй йөргән эзләрдән үтәргә туры килде. Артемда бер ел да хезмәт итмәгән килеш, әткәйне Польшага күчерәләр. Мөгаен бу вакытларда безнең хәрби җитәкчеләр Германия тарафыннан нинди җилләр искәнен аз булса да чамалагандыр.
Бөек Ватан сугышын әткәй инженер – техник гаскәрләр составында Польшада каршылый. Сугышның беренче мизгелләре турында аның миңа берничә тапкыр сөйләгәне булды. Авыр физик һәм хәрби күнегүләрдән соң палаткаларда изрәп йоклап ятканда, кара таң белән аларның частен дошман истребительләре бомбага тота башлый.Бөтен дөньяны коточкыч гүләү тавышы биләп ала. Кулда бернинди корал юк. Солдатлар ап – ак кальсоннардан берни дә аңышмыйча чыгып йөгерергә, качышырга мәҗбүр булалар. Ул көнне частьтәге бик күп солдат , ни булганын да аңламыйча, якты дөнья белән саубуллаша. Бомбага тоту бераз тыну белән, частьтәге исән калган солдатларны туплыйлар да Мәскәүгә таба чигенергә дигән приказ бирәләр. Әткәйләр, тимер юлларны шартлата – шартлата, көнчыгышка таба юл тоталар. Бу көннәрдә дошманга һөҗүм итү турында уйларга да мөмкинлек булмый. Ашау – эчү, төн үткәрүләр (инде йокы турында уйлаган да юк) хайваннарныкына караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә икәнен һәркем чамалый торгандыр. Окопларда тыныч кына төн үткәрергә туры килсә, ул безнең өчен олы шатлык була иде, дип сөйләгәне истә калган. Әткәй Мәскәү оборонасында катнаша, корал складлары саклый һәм Волокаламскига күчерелә. Калинин өлкәсендә күперләр төзи. Сугыш барган чорларда аңа Великие Лукида, Вязьмада, Орелда, Латвиядә, Кенигесбергта, Владивостокта һәм башка бик күп шәһәрләрдә төрле юллар, күперләр төзү эшендә хезмәт итә.Берлинны алуда катнаша. Япониягә каршы сугыш башлангач, әткәйләрнең гаскәре Кытайга кереп китә. Ул Маньчжурия өлкәсендә, Харбин, Хайлар шәһәрләрендә була. Сугыш тәмамлангач, аларның частен Кавказга күчерәләр. Туапсе, Сочи шәһәрләрендә хезмәт итә. Кара диңгезне ныгыту эше белән шөгыльләнәләр. Әткәй туган якка 1948 нче елда гына әйләнеп кайта. Шулай итеп, әткәйнең туган йортыннан, авылдашларыннан, туганнарыннан аерылып торуына 9 ел узып китә. Бу бит шул чорлардагы 3-4 кешенең армия хезмәтенә торырлык вакыт аралыгы. Тыныч вакыттагы солдат хезмәте булса да бер хәл әле. Төрле яклап бомба, снаряд шартласын, яңгыр кебек дошман пулясы явып торсын…Бүген монда, иртәгә тегендә йөреп, туганнарыңнан, сөйгән ярларыңнан сәлам хатлары да алма…Алла үзе саклагандыр, ул бер төн дә госпитальдә кунмый, бер җире дә яраланмый.Ни кызганыч, ул сугыш тәмамланганчы, бертуган абыйсы Миршәрипнең 1943 нче елда ук фронтта хәбәрсез югалганлыгы, өйдәгеләрнең ни хәлдә ятканнары турында бернәрсә дә белми.
Сугыштан соң әткәй хисапчылар әзерли торган курсларда укый. Иске Карамалы авылында урнашкан МТС та(машина – трактор станциясендә) хисапчы булып эшли. 15 елдан артык шул җирлектәге колхозда механизация буенча бухгалтер вазифаларын башкарды. Эшендә бик хөрмәтле булды.Механизаторларның эш күрсәткечләре турында бөтен яңалыкны район гәзите редакциясе аннан ала иде. Түрештән 4 чакрым ераклыкта урнашкан колхоз идарәсенә көн саен иртәнге 5 тә эшкә китеп, караңгы төшкәч кенә кайтуына без сабый чактан ук күнегеп беттек. Ул җәйләрен ике араны велосипедта, мотоциклда йөрсә, кышын, һава торышының нинди булуына карамастан, бары тик җәяү атлады . Әти кешенең көннәр буе өйдә торганын, көн саен төшке ашка кайтырга тиеш икәнлеген без, өч бала, күз алдына да китермәдек. Аның башыннан үткән авыр сугыш юллары тыныч тормыштагы авырлыкларны җиңелрәк узарга ярдәм иткәндер.Посадкада печән чабу, утын әзерләү, такта яру , койма кою кебек эшләрне бергә башкара идек. Әткәй тәрәзә рамнарын осталарга биреп тормады – үз куллары белән ясады.Шундый бер чор булып алды: ул төннәрен киез итеккә кадәр басты.Безне кеше арасында ким – хур итәргә теләмәгәндер, мөгаен. Ул сулагай иде. Шулай булса да, аның язуы ташка баскан кебек матур, сәйлән кебек тезелеп тора иде. Кайбер рәсемнәрне бик зур осталык белән ясаганы да истә калган.
Мин әткәйнең оста итеп русча сөйләшүенә сокланып тыңлап тора идем. Кайчакларда, бигрәк тә кышларын, утын, салам ише әйберләрне урыс милләтеннән булган трактористлар алып кайткач, аның, җәелеп китеп, теге механизатор белән русча гәпләшеп утырганын хәтерлим. Моңа , билгеле, озак еллар буе читтә йөрүнең, урыслар арасында булуның да файдасы тими калмагандыр.
Безнең өйдә музыка тынып тормады. Узган гасырның 50 нче елларында аккумулятор белән эшли торган радиоалгыч булса, соңрак ул патефон табаларын уйнату мөмкинлеге булган радиоалгычка алышынды. Безгә шул да бик җиткән иде. Пластинкалардан без рәхәтләнеп Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова һәм башка күренекле артистларның җырларын тыңлап үстек. Әткәй шул җырчылар башкарган көйләрнең барсын да диярлек бик матур итеп тальян, саратов гармуннарында уйный иде. Мин, аңа кушылып, баян тарткаладым. Бергә уйнаган көйләребезнең кайберләре магнитофон язмаларында әле дә булса саклана. Әткәй 1996 нчы елның 21 нче октябрендә мәңгелек йортка китте. Ындыр артыннан аның ак мәрмәр ташлы кабере әбекәй, бабыкай, әнкәйнеке белән рәттән аермачык булып күренеп тора. Сугыш чорларында алган төрле чирләр аны җир куенына иртәрәк озатты шул.
Әткәй
Әткәй белән мактаналмыйм:
Ул әллә кем булмаган.
Дөньялар гизеп йөрсә дә,
Зур батырлык кылмаган.
Шигырьләр дә чыгармаган,
Җырлар да җырламаган.
Безнең кебек, гармун тартып,
Урам да урамаган.
Яшьлеген сугыш урлаган,
Бүләк иткән чирләрен.
Ти к сагынып кайткан әткәй
Туган – үскән җирләрен.
Соң булса да, гармун алып
Сайраткан кулларында.
Истәлеге моңнар булып
Күчкәндер улларына.
Әткәй җаны — моңнардыр ул,
Яши безнең күңелдә.
Тула да ул, чайкала да,
Ә кайчакта түгелә.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, балалар шагыйре.
Әтиле – уллы — сугышта
1924 нче елның 6 нчы июнендә Мөслим районы Түреш авылында Мәрьям һәм Гыймаделислам Исламовларның беренче ир балалары туа. Аңа Фәүзел дип исем кушалар. Аның балалык һәм үсмер еллары табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан Түреш авылында уза. Башлангыч белемне шушы авылда ала һәм укуын Күбәк урта мәктәбендә дәвам итә. Уку елларында ук әти үзенең белемгә омтылучан, сәләтле бала булуы белән аерылып тора.Үзеннән соң туган 6 баланы карау бурычы да әтгә эләкми калмый , билгеле. Әтисе белән иң авыр һәм җаваплы эшләрдә әти йөри торган була. Аның үрнәгендә калган балалар да төрле белем үрләрен яулыйлар, хезмәтләрендә алдынгы булалар. Берсе дә Исламовлар нәселенә кызыллык китерми.
Күбәк мәктәбен сугыш башланган елны тәмамлый ул. Күршесе Әнвәр абый белән икесе Минзәләгә, укытучылар әзерли торган уку йортына юнәләләр. Барып та керәләр. Нәрсәдер ошап бетми боларга – икесе дә ташлап кайталар. Укуның авырлыгы да куркытмый аларны. Ничек итеп, бөтен авылдаш абыйларың сугышып ятканда, син монда, тынычта белем алып ят инде!..Сугышка алмый калмаслар мине, дип уйлый әти. Ләкин юк. Минзәләдән кайту белән, Баек урта мәктәбенә укытучы итеп чакыралар аны. Ул елларда Баекта аның авылдашы Исмәгыйль Әюпов та укыткан була. Түрештә исә ул чорларда Исмәгыйль абый, Сәгъдәтнур апа, Мөзәянә апа, Җәннәт апа, Галимулла кызы Гыйльмекәй апа, Гәрәйхан улы Әмирҗан абыйлар мөгаллимлек итә.Авылга көн саен күңелсез хәбәрләр килеп тора:кайсы хәбәрсез югалган, кайсының үлем турындагы хәбәре килә. Авылның бөтен кешесе кара кайгыда. Җитмәсә әтинең әтисен – Гыймаделислам бабайны да инде дошман Мәскәү янына ук килеп җиткәч, сугышка алалар. Әти артыннан миңа да китәргә чират җиткәндер, дип уйлый 18 яшьлек Фәүзел. Чыннан да 1942 нче елның 14 нче декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла ул һәм Тын океан флотына җибәрелә, радителеграфист белгечлегенә укый. Владивосток шәһәрендә хезмәтен дәвам итә.Хезмәт урыны Көнбатыш фронттан ерак булса да, әтигә тыныч булмый монда. Чөнки борын төбендә генә икенче гаскәрләр – Япон самурайлары менә – менә чикләрне бозып керергә тора. Бөтен көчне Көнчыгыш чикләрне саклауга юнәлдерәләр монда. 1945 елның 9 августыннан 3 сентябренә кадәр Япония белән булган сугышта катнаша ул, “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы тәмамланса да, әтигә туган якларына бары тик 1947 елның март аенда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Авылга кайтып керсә, ни күзләре белән күрсен, бәләкәй генә Түреш авылының һәр йорты кимендә 1 – 2 кешесен фронтка озаткан. Исән – сау кайтканнары да, әле дә булса кайтып җитмәгәннәре, урыннарыннан кыймшана алмыйча ятканнары да була авылда.Нишләмәк кирәк, аларга карап, кайгыга батып утырып булмый бит, тормышны дәвам итәргә кирәк.
Сугыштан соңгы авыр еллар…Авыл хуҗалыгында белгечләргә кытлык. Фәүзел 1947 — 1948 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый.1949 елда “Алга” МТС ына участок агрономы итеп эшкә кабул ителә. 1948 елда Тойгелде кызы , Иске Карамалы фельдшер акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшләүче Нурлыһода белән (минем әни) гаилә корып җибәрәләр. 1949 елның ноябрендә беренче уллары — мин Рөстәм туганмын.
Әти 1951 – 1954 елларда Татарстан республикасы агрономнар мәктәбендә агроном белгечлеге алып чыга. 1954 елда “Алга” МТС ына агроном итеп кабул ителә. Даими эшкә “Примерный пахарь” колхозына эшкә җибәрелә. 1954 елның сентябрь аенда “Алга” МТС ына агроном – экономист итеп билгеләнә.
1955 – 1961 елларда читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге буенча укый, галим – агроном исеме бирелә.
1957 елның апрель аенда, МТС лар бетерелгәннән соң, “Алга” колхозына эшкә күчерелә. 1960 елда ул , колхозларны эреләндергәннән соң, “Урал” исемен дә алып йөри. Күп вакыт та үтми, колхозга керүче бригадалар санын киметеп, аңа Куйбышев исемен бирәләр. Әти бу колхозда баш агроном, баш экономист, партком секретаре вазыйфаларын башкара. Каллиграфиясенең матур, рәсамлык талантының булуы, тальян гармунында өздереп уйнавы аны тагын да үстереп җибәрә.
Тальян гармун дигәннән,Түреш халкы печән чабу, башка төрле кыр эшләренә, өмәләргә гармуннар уйнап, җырлар җырлап бара һәм кайта торган булганнар. Авыл халкының:” Фәүзелнең тальян гармун тавышы тәпәклектән үк ишетелеп торды. Хәзерге гармуннар гармун мени ул”, — дип сөйләгәннәре истә калган.. Аның гармуны җиз телле булган.Шуңа күрә дә аннан чыккан көйләр күңелләрдәге хисләрне куәтле шәраб кебек кайнарлатып җибәрә иде.Соңрак әти Сарман районы Каран авылында җиз телле гармун ясатып алды.
Район отчетын төзергә дә әтине чакыралар я аның янына киләләр.Әти төзегән отчет Казанда бик җиңел кабул ителә торган була.
1977 елның сентябрь аеннан 1984 елның июненә кадәр , лаеклы ялга чыкканчы, әти М.Горький исемендәге колхозда баш экономист вазифасын башкара.
Рөстәм Исламов. Азнакай районы, Чалпы авылы.
Һәр яклап үрнәк булды
Бөек Ватан сугышы башланганда Мәхмүткә 13 яшь була. Малай шул чор балалары кебек, бик иртә камыт кия. Сабан сөрә башлый. Атка буе җитмәгәч, бүкәнгә басып булса да, җигә һәм иртә таңнан басуга китә. Авыр сабанга үзле балчык ябышып, чүп тыгылып интектерә. Мәхмүт тешен кысып сабанны күтәреп кыра, чистарта. Аты да вакыты белән алҗап туктый. Андый чакта Мәхмүт әтисе биргән бер телем ипинең яртысын атка каптыра. Жәлләүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп, “әйдә, малкай, киттек” дип, дилбегәсен тарта. Ачлы-туклы эшләп, хәлдән таеп, кич өенә кайта, балчыкка каткан чабатасын салып, йокы аралаш ашый да сәкегә ава… Сабан сөрү беткәч, чүп утау, печән әзерләү, урак уру, урган икмәкне сугу һәм исәбенә чыкмаслык башка эшләр белән көн артыннан көн уза. Бик авыр чакларда Мәхмүт әтисен исенә төшерә: “Ул бит беренче көннән үк фронтта, немец илбасарларына каршы сугыша, үлем белән көн саен күзгә-күз очраша. Әтигә миңа караганда мең тапкыр авыррак, мин түзәргә тиеш. Дошманны җиңеп, әтием кайтыр, тормышыбыз җиңеләер”,– дип, үз-үзен юата. Менә Җиңү көне килеп җитә, бөтен халык сөенечтән елый, шатлана. Исәннәр авылга кайта. Мәхмүтнең әтисе 1946 елда гына кайтып төшә. Тормыш дәвам итә.
Сугыштан соңгы чорда авыллар төрле һөнәр ияләренә кытлык кичерә. Шуңа да Мәхмүт Кемерово өлкәсендәге Прокофьевск шәһәренә ФЗӨгә укырга китә, ташчы һөнәрен үзләштерә һәм Кемерово шәһәрендә эшли башлый. 1949 елда армия сафларына алына. Бурят-Монголиядә бер ел хезмәт итә, алты ай сержантлыкка укый. Мәхмүт Улан-Удэга баргач, авылдашы Шәрип белән очраша. Ул да сержант.
– Берничә хәрбине “секретная зона”га задание белән җибәрделәр. Өстә – урман, аста – склад. Бөтенебезнең дә документларны җентекләп тикшергәннән соң гына, снарядларны саклауга урнаштыру өчен керттеләр безне. Эш арасында, авылдашым белән сөйләшеп, күңелебезне юатып алдык, – дип искә төшерә Мәхмүт.
1951 елда, кая барасын да әйтмичә, эшелонга төяп, зениткалар урнаштырып, хәрбиләрне Кореяга сугышка җибәрәләр. Поезддан төшүгә прожекторлар “уйный”, бомбалар, снарядлар шартлый. Гөрселдәүләрдән, якында гына миналар шартлаудан колаклар тона. Бөтен җирдә – төтен, актарылган җир… Мәхмүтне орудие командиры итеп билгелиләр. Монда инде игътибарлылык, төгәллек һәм саклык таләп ителә, чөнки дошман парашютчыларын юк итү бурычы куела. Һавадан һәҗүмнәр бик еш була. Бомбага тоту вакытында җирнең асты өскә килә, күк белән җир икесе бергә тоташкан кебек хис итәсең. Америка бомбардировщиклары Намсидагы аэродромны җимереп бетерәләр. Әле ярый дошманның разведка самолетын күреп калалар. Озакламый бомбага тота башлаячаклар, бу зонаны су басачак дип, совет хәрбиләрен (алар арасында Мәхмүт тә була), икенче урынга күчерергә дигән приказ килә. Бер-ике көннән Мәхмүт фронтовик дусты, Торыш егете Фәлах белән очраша. Исән калдык бит бу мәхшәрдән дип кочаклашалар, елашалар.
Бәрелешләр арасында булган кыска вакытлы ялларда сугышчылар сөйләшәләр, танышалар. Аралаша торгач, Мәхмүт Яңа Усыдан, Торыштан, Баектан, Мөслимнән якташларын таба. Алар да яу кырында дошманга каршы аяусыз көрәшәләр. Көчле авиация һөҗүмендә Мәхмүт контузия ала, кыр госпиталендә дәваланып чыга һәм кабат сугышка керә.
1953 елда Мәхмүт сугышкан хәрби частьне Кытайга чыгаралар. Армия хезмәте шунда дәвам итә. Мәхмүткә старший сержант дәрәҗәсе бирәләр. Кытайда хәрбиләргә сугышчан орден-медальләр тапшыралар һәм кисәтәләр: ун ел буена бу вакыйгалар, хәрби хәрәкәттә катнашулары турында беркемгә дә сөйләмәскә. Сөйләгән очракта хәрби трибунал булачак, дип яныйлар.
“1953 елның мартында безне үзебезнең якка алып чыктылар. Поездда кайтканда аяз күктә яшен суккандай аяныч хәбәр җиткерделәр – Сталин үлгән. Вагоннарда күпме кеше бар, барысы да еларга тотынды. Ул вакытта Сталин безнең өчен бөек шәхес, атага тиң кеше иде. Юл буе кайгырышып кайттык”, – дип сөйли Мәхмүт.
…Совет хәрбиләренең, совет авиациясенең Корея сугышында катнашуы турында СССРда 1970-1980 нче елларда гына халыкка җиткерелә. Властька Горбачев килгәч кенә Мәхмүтнең сугышта катнашуы хакында хәрби билетына языла.
Колхоз басуларында мул иген үстерү хыялы Мәхмүтне Яр Чаллыдагы механизаторлар курсына укырга алып китә. Егерме биш ел буена комбайнчы булып эшләү дәверендә икмәк уру буенча да, сугу буенча да алдынгы урында бара, күп мәртәбәләр социалистик ярышта җиңүче була. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең алдынгылар слетларында кыйммәтле бүләкләр бирәләр үзенә. 1968 елда коммунистик хезмәт ударнигы исеменә лаек була һәм туристик юллама белән бүләкләнә. Хәләф Шәмсетдинов җитәкчелегендә Казан-Ленинград-Рига-Вильнюс-Мәскәү-Казан маршруты буенча сәяхәткә бара.
Икмәк үстерү серләрен яхшы белгәнгә күрә Мәхмүт Әмировны 1979 елда Түрешкә бригадир итеп билгелиләр. Ул эшләгән чорда тугыз ел буе бу бригада алдынгы урыннарда бара. 1981 елда уңыш җыю буенча социалистик ярышта районда икенче урынны яулый һәм кыйммәтле бүләккә лаек була. 1988 елда М. Әмировны зурлап пенсиягә озаталар.
Әмма тынгысыз Мәхмүт өйдә кул кушырып утырмый, балалары, оныклары, туганнары өчен киез итек баса, умартачылык белән шөгыльләнеп, аларны бал белән сыйлый. Ихата тутырып, малын асрый, бакчасында алмасын үстерә. Үзенең тугры дусты – аты белән печәнен дә, утынын да ташый, башка кирәк-ярагын да алып кайта.
Мәхмүт Яңа Үрәзмәтнең үзе кебек тырыш, хезмәт сөючән һәм бик чибәр кызы Нәҗибәгә өйләнә. Бөтен кешене көнләштерерлек үрнәк гаилә корып, өч ул, ике кыз үстерәләр. Үзләре кебек эшчән, тәртипле, итагатьле балалары инде үз тормышлары белән яшиләр, әби белән бабайга унбер онык, унбер оныкчык бүләк иттеләр. Әти-әниләрен, әби-бабаларын яратып, хөрмәт һәм кадер күрсәтеп яшиләр. Мәхмүт белән Нәҗибәнең 2014 елның декабрендә бергә яшәүләренә 60 ел тулган булыр иде. Әмма мәрхәмәтсез үлем гаилә башлыгын – тыл һәм сугыш ветераны Мәхмүт Әмировны 86 яшендә бакыйлыкка алып китте.
Римма Мирзаянова,
пенсиядәге укытучы-методист.
Түреш-Мөслим.
Ил – көннәребез тыныч булса иде
Безнең бәләкәй генә Түреш авылыннан Бөек Ватан сугышына 65 кеше китеп, шуларның 31 е яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Бик күпләре үзләренең сәламәтлекләрен югалтып кайткан. Алар гомер буе сугышта алган яралардан сызлану, эчке бер сыкрану белән гомер иттеләр.
Безнең чор балаларына сугышта катнашкан әтиләре һәм бабалары белән мактанып йөрү хас түгел иде. Шуңа карамастан, без бала вакытта атна – ун көнгә бер генә тапкыр булса да авылга килә торган киноларның берсен дә калдырмый карап бардык. Ә сугыш турындагылар булса инде бигрәк тә. Чөнки ул киноларга ачыклыкны, төзәтмәләрне безнең әтиләр яисә бабайлар кертә һәм шушы кинолардан соң ничектер аларның телләре ачылып киткәндәй була иде.Әлбәттә , ул киноларның барсы да “безнекеләрнең” җиңүе белән тәмамлана. Бездә үзебезнең ватаныбызга карата изге, патриотизм хисләре уяна.Шуңа да безнең малайлар сугыш уеннарын, “шпионлы” уеннарын аерата бер кызыксыну белән уйный торганннар иде.
Әткәебез, Әхмәдишин (Ахметшин) Флүн Шәйгәрдән улы Түреш авылында гаиләдә өченче бала булып, 1925 нче елда дөньяга килә.Күбәк урта мәктәбендә 10 нчы сыйныфны тәмамлый да Минзәләдәге бухгалтерлар курсында укый. 18 яше тулу белән, әткәйне сугышка алалар. Бик төз ата торган була ул.Көче, сәламәтлеге дә яхшы була. Бәлки шуңадыр да разведбатальонда сугышырга туры килә аңа.8 тапкыр “тел алырга” бардык , дип сөйләгәне истә калган.Ләкин, кызганычка каршы, соңгысы уңышлы булмый : дошман пулясы аны бик каты яралый. Госпитальдә ята. Кабаттан аны фронтка җибәрмиләр: 2 нче группа инвалидлык белән конфисковать итәләр.1945 нче елда ул Яңа Карамалының иң чибәр,уңган һәм булган кызларының берсе Әнисә исемле кызга өйләнә. Алар 3 малай һәм 2 кыз алып кайталар, тиешле белем һәм тәрбия бирәләр. Сугыштан кайткач, әткәй 12 ел дәвамында авыл Советы секретаре, колхоз бухгалтеры, хисапчы булып эшли.1995 нче елда вафат булды.
Әткәйнең абыйсы Әхмәдишин Җәмиголем 1918 нче елда Күбәк авылында туган. Минзәләдә укытучылар әзерли торган курсларда белем ала. Тойгелде авылында математика укыта. Армиягә алына. Аннан ялга да кайтып өлгерә алмый, Бөек Ватан сыгышы башланып китә.Беренче сугышка кергәндә үк 4 кенә кеше исән чыктык , дигән өчпочмаклы хаты килгән була. Шул вакыттан бирле аннан бер хәбәр дә булмый. Әткәй күпме генә эзләтеп караса да, Җәмиголем абый турында бер уңай җавап та килми.
Җәмиголем абый бик матур итеп тальян гармунда уйнаган. Әле минем дә исемдә : әткәйнең һәм Җәмиголем абыйның әтиләре – минем бабыкай Шәйгәрдән дә шулай ук борынгы көйләрне оста итеп гармунда уйный иде.Безнең Түреш авылында гармунда уйный белмәгән кеше (хәтта алар арасында хатын – кызлар да бар иде) сирәк булган.
Авылыбыздагы кайсы гына өйнең ишеген шакысаң да, ул йортта һичшиксез бер сугыш ветераны яши яки ире, баласы сугышта вафат булган, я булмаса хәбәрсез югалган иде. Бөек Җиңү дә ул һәр гаиләгә, һәр сугыш чоры баласына яки фронтовик хатынына төрлечә тәэсир итте. Берәүләр җырлап – биеп бәйрәм ясады, икенчеләр исә беркем белән дә аралашырга теләмичә, йөрәкләрендәге авыр югалту кайгысыннан кара көеп йөрделәр.
Мин исә сугыш ветераны кызы, 10 нчы дистәсен ваклап барган авыру әнием белән ата – бабам нигезен югалтмыйча, аларның рухларына догада булып, авылдашларымның көннән – көн кими баруларына эчем пошып яшәп ятам.Бабам һәм әтиемнән мирас булып калган умартачылык шөгылен дә дәвам итәм. Инде Ходаем безнең балалар һәм оныкларга әтиләребез күргән кайгы – хәсрәтләрне күрергә язмасын, ил – көннәребез тыныч, күкләребез аяз булса иде.
Фәнисә Әхмәдишина – Мозаффарова,
Түреш авылы.
Алар Җиңү таңын якынайтты
Авыр фронт юлларын үткән каенатам Әмир Гәрәев һәм сугышка кергән көннәрендә үк авыр яраланып, чолганышта калган һәм әсирлеккә эләккән әткәем Мирзахәниф Шәйхәйдәров бер-берсе белән бик дус булдылар. Кунакларга чакырышып, гәпләшеп утырырга яраталар иде. Ләкин сугыш афәтләре турында бер дә сөйләмәделәр. Искә алып, авыр җәрәхәтләрен кузгатып, хәзерге матур тормышларының ямен җибәрәселәре килмәгәндер, күрәсең.
Мин Күбәк мәктәбендә укыганда әткәйне сугышта булган вакыйгаларны сөйләргә чакыралар иде. Шул хатирәләр балачак хәтерендә сакланып калган. Ул 1942 елның декабрь аенда сугышка китә. 27 декабрьдә аларның полкы Калининград өлкәсе Иске Русса авылы янында дошманның каты һәҗүменә дучар була. Полк чолганышта кала. Каты яраланган хәлдә әткәй әсирлеккә эләгә. Аңа госпитальдә операция ясыйлар. Таң атканда наркоздан айнып ул башын күтәреп карый һәм балтырдан киселгән аякларын күрмәс өчен күзләрен чытырдатып йома… Чырыш була әткәй. Аяклары төзәлүгә тезләнеп йөри башлый.
1943 елның җәендә аларны Эстониядәге әсирләр лагерена китерәләр. Көнгә 200 грамм ипи бирәләр. Аның 1 өлеше – он, 3 өлеше – пычкы чүбе. Бер вакыйганы сөйләгән иде ул. Әсирләр аслы-өсле сәкеләрдә ята. Аста да, өстә дә – бишәр кеше. Иртәнге тикшерүгә алар башларын тип-тигез итеп куярга тиеш икән. Бер фашист санап килгән җиреннән әткәйгә “Ком!” дип җикерә. Әткәй, тезләрендә килеш сөйрәлеп, аның каршысына бара. Фашист аны камчы белән ярырга тотына. Икенче көнне коточкыч шешенгән йөзен күргәч, немецлар рәхәтләнеп көлешәләр. Ике кулын каерып тотып, күкрәгенә энә белән чәнчеп 10780 санын язалар. Аның исем-фамилиясе шушы сан була.
1943 елның азагында аларны Польшадагы Люблин концлагеренә күчерәләр. Анда аңа дусты Михаил аякларына ике тартма ясап бирә. Һәм әткәй шул тартмаларны киеп йөри башлый. Авылда поляк халкы чәнечкеле тимерчыбык аша аларга бәрәңге, кишер ише ризык ыргыткалый. Бервакыт поляк хатыннарын, бала-чага, карт-корыны куып китерәләр лагерьга. Кайсыларына кер юдыралар, төрле эшләр эшләтәләр. “Лагерь шаулап-гөрләп торды, – дип сөйли әткәй. –Беркөнне иртән торсак, тып-тын. Аптырап киттек. Аннан җан өшеткеч хәбәр таралды. Аларны төнлә крематорийда яндырганнар”.
1944 нче елның 22 июнендә, безнекеләр бәреп кереп, аларны азат итәләр. Аларны Киевкә кайтарып дәвалыйлар. Әткәйнең авырлыгы нибары – 36 кг, тәне дә сөяк белән тиредән генә тора.
1945 нче елның 26 февралендә әткәйне туган җиренә, туган йортына, хатыны Өршидә янына хәрби хезмәткәр кайтарып куя. Нык була әткәй. Башта протез белән йөрергә, аннары әкренләп эшләргә өйрәнә. Җиң сызганып дөнья көтә. Бер-бер артлы өч бала туа. Аларга яхшы тәрбия, белем биреп тормыш юлына озаталар. Ул, бөтен ихтыяр көчен туплап, сызлануларын җиңеп, зарланмыйча, булганына шөкер итеп, 94 яшенә кадәр яшәде.
Язмамны каенатам Әмир Гәрәевич турында дәвам итәм. 1940 елда районнан 114 кеше ак финнарга каршы сугышта катнашты. Март аенда сугыш беткәч, бер дивизия Бессарабия чигенә китерелә. Ул составта каенатам Әмир Гәрәев тә була. Бөек Ватан сугышының башыннан ук 12 нче Украина фронты составында сугышка керә. Бу вакытта хатыны Гыйльмиямал 4 бала белән кала. Каенатам пулеметчы, взвод командиры булып, Курск өлкәсендә сугышларда катнаша. Анда каты яраланып, госпитальгә эләгә. Терелеп тагын фронтка үзенең “Максимка”сы белән китә ул. Әмир Гәрәевич төрле фронтларда сугыш операцияләрендә катнаша. Сталинград оборонасында сугыша. 1943 елның көзендә 6 нчы Кызыл байраклы Орлов укчы дивизиясе составында Изюм, Лозовая, Днепропетровск, Днепродзержинск шәһәрләрен азат итүдә катнаша.
Отличник-пулеметчик, взвод командиры, старшина Әмир Гәрәев канлы сугышның утлы юлларын әле байтак үтә. Өч тапкыр яралана. 5 тимер кыйпылчык аның тәнендә мәңгегә кала. Сугыштагы батырлыклары өчен ул күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә. Дошманны җиңеп туган ягына кайту насыйп була аңа. Кайткач ул укытучы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры, район халык мәгарифе мөдире вазыйфаларын намус белән башкара. Ул халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
Роза Шәйхәйдәрова.
Түбәндәге фотоларда Мөслим районы авыллары ветераннар Советы рәисләренең Түреш авылындагы Харрас чишмәсендәге киңәшмәсе мизгелләре сурәтләнгән.Район ветераннар Советы рәисе — Илгиз Низамов.2014 ел.
Шундый авыл буламыни,
Сагындырып,
Төшләреңә кермәсә.
Урамнан үткән чакларда
Беркем сәлам бирмәсә.
Авыл нинди авыл булсын,
Сусаганда,
Чишмә суы булмаса.
Авылдашыңа гомердә
Бер игелек кылмасаң.
Авыл нинди авыл булсын,
Кулың селтәп,
Әйләнеп тә карамасаң.
Авыл исән, авыл яши,
Авыл белән
Йөрәгеңне яраласаң.
***
Авылыбыз тынып калган,
Яше – карты печәндә.
Печәннән башка тормыш юк,
Кирәк бит, ни дисәң дә.
Ә печәндә авыл исе,
Җиләк исе, бал исе.
Яшел җәйнең бөтен исе,
Килә ятып ауныйсы.
Тып – тыныч авыл күгендә
Тургайлар концерт куя.
Күке дә кушыла кайчак,
Сандугачлар моң коя.
Авыл кышка әзерләнә,
Печәндә бөтен халык.
Китәргә иде шәһәргә
Шушы тынлыкны алып…
2014 нче елда «Харрас чишмәсе»ндә авыл җирлекләре ветераннар Советлары рәисләренең семинары үткәрелде. Бу эшне район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов оештырды.