Түр инеш

 Харрас Әюп

                 ТҮРЕШ

Тирә — юньгә даның таралмаган,

Карталарда исемең юк синең.

Бар байлыгың – урман тынлыгы да,

Бизәнгәнең – энҗе сык синең.

Нефть чыкмый синдә,

Басуларда

Эскерт куеп йөри агайлар.

Туфрагыңда эре бодай үссә,

Урамыңда – тере малайлар.

Синдә әле бары да элеккечә:

Су ташыйлар кызлар чишмәдән;

Мичкә ягып, халык ипи сала,

Чалгы – сәнәк  чуттан төшмәгән.

Бик модада әле җәяү йөрү,

Тормыш көйләнмәгән таксига;

Утынына – печәненә барса,

Агай – эне һаман ат җигә.

Кулы белгән арба – чана ясый,

Бәйләм бәйли апа – җиңгиләр…

…Синең өчен әле ник моңарчы

Оялып йөргәнмендер , мин юләр?!

Безгә дигән күпме җылың әзер –

Сөенмәс лә икән кем моңа!

Кич утырып, сагыну җепләреннән

Җырлар чигәсеңдер син миңа.

Мин дә җырламасам, күпләр синең

Ниндилегең белми кала күк;

Алып чыгыйм сине –

Карт анасын

Җитәкләгән үсмер малай күк…

1986

               ТҮР ИНЕШ

Урман түрләреннән агып чыккан…

Шуңа исем тапмый тор, имеш! –

Тормыш үзе исем кушкан аңа

Гади генә итеп : Түр Инеш.

Тора – бара “Түреш” булып киткән…

Яшел ярга авыл төпләнгән.

Шул ярларга кайтып, көмеш судан

Сабый чагын эзли күп бәндәң.

Табалмыйлар…

Мин дә табалмадым.

Сулар үрли һаман түргәрәк –

Хәтерләрнең ерак түренәрәк…

Авылдашлар белән бергәләп

Барып керәм урман түрләренә.

Түр Инештә яфрак тирбәлә:

Үз – үзеңне танымаслык булсаң,

Ул чакларга кереп йөрмә дә…

Яфрак булып кабат агып киләм.

Инеш кала –

      түрдә, эчкәре.

Аның суларында юынганнар

Бу тормышта түбән төшмәде.

Бабайлар ук күңел түрләренә

Салып куйган: ансыз торылмас…

Гомер буйларына агып яткан

Инеше бер күңел – корымас…

1993

                     АВЫЛ

                      Кырык эшең кырылып ятсын,

Тәгәрәшсен кырык балаң.

Кырыгын да эшле иткән,

Авыл берсен онытмаган.

Кирпеч суктык:

Бер – бер артлы

Төшә торды калыплардан –

Безнең ише малайларны

Авыл шулай калыплаган.

Чалгы янап, печән чаптык,

Калышсак та күп ирләрдән –

Безнең ише малайларны

Авыл шулай үткерләгән.

Йөгән тоттык, ат өйрәттек,

Сере булган без белмәгән –

Безнең ише малайларны

Авыл шулай тезгенләгән.

Бер мәртәбә күрсәтер дә

Халыктагы бар булганны,

Илгә сөйләп йөрмәс авыл

Ирләр ничек ир булганны…

1985

 

АБЫЙ

Беренче укытучым Хәсән ага Салиховка

Бала күңеле – язылмаган кәгазь,

Кәгазьләрегезне җил тараткан…

Гомер буе язганнарыгызның

Мин бер генә бите  бер тарафтан.

Кемне кая илтеп ташламыйдыр:

Җил генәме – давыл бит бу, абый!

Югалырлык түгел язганыгыз –

Сезнең кулны күзсезләр дә таный.

Нинди кара белән язгансыздыр:

Бозып карадылар туксан тугыз –

Бозалмыйлар,

Безгә язган чакта

Йөрәк булган кара савытыгыз….

Кәгазьләрегезне җил тараткан…

Ут аркылы чыгасы бит, абый!

Утка төшеп, көлгә әйләнгәнче

Укып биреп бетералсам ярый!..

1992

**************************************

                              Мөҗәһит

            ТҮРЕШ

Түреш – минем туган авыл,

Байтак гомер торган авыл.

Сирәк андый урман – авыл,

Сагындыра торган авыл.

Түреш – минем туган авыл,

Әткәм — әнкәм сыман авыл.

Шатлык – кайгылары белән

Йөрәгемә сыйган авыл.

Бабам гомер сөргән авыл,

Җәбер – золым күргән авыл.

Күркәм кешеләре белән

Тарихларга кергән авыл.

Түрешемә бурычлы мин,

Тормышымда горурлык ул.

Авылларның авылына

Һәйкәл булып торырлык ул.

 

         ТҮРЕШЕМ

Мактанырга дисәң, ясап куйган:

Имеш мин дә туган Түрештә.

Сагынудан ары узалмадым,

Кыралмадым хәтта бер эш тә.

Авылымны яшәтергә иде,

Табылмый бит шунда чарасы.

Буран чыкса үтә алма инде

Карамалы – Түреш арасын…

Тау астында чишмә елап ята:

Су алырга нигә төшмиләр?

Ерагайдың, чишмәм,

Тавың текә…

Картайды шул инде кешеләр.

…Сәламәтлек кенә бирсен Ходай,

Ярдәм сорап кая барасың?

Хәбәре дә шул җәяүләп үтә

Карамалы – Түреш арасын.

Имәннәре кебек кубарылды

Авылымның гаярь ирләре.

Өметләрен өзеп ташлап китте

Туып үскән газиз җирләрен.

…Ә мин әле бүген горурланам,

Чөнки исән минем Түрешем.

Киләчәге якты булыр аның:

Менә шуны уйлап йөрешем.

1981

        ТҮРЕШЕМ

                             И.Закиров көе

Ярый әле сагынырга

Авылым – Түрешем бар.

Анда өзелеп торучы

Иң газиз бер кешем бар.

      Кушымта.

 Кайтып киләм Түрешемә

Мин басу юлларыннан.

Җилләр сәлам әйтә сыман

Яшьлегем елларыннан.

Чишмә буйларына төшәм

Сусаганга да түгел.

                        Яшьлегем эзләре буйлап

 Кемнедер эзли күңел.

Авылымны яратам да,

Сагынам да , юксынам.

Моңнар тулы йөрәгемә

Әллә кайсы юк сыман.

 

     ТУГАН АВЫЛ

Туган авылдан да газиз

Авыллар булмас инде.

Яшьлегемнең чәчәкләре

Гомергә сулмас инде.

Авылымның юлларында

Калды яшьлек елларым.

Калды иң татлы хисләрем,

Хыялларым, уйларым.

Хәтермнең иң түрендә —

Авылдашлар, күршеләр.

Алардан да кадерлерәк

Юктыр башка кешеләр.

Авылымның һәр агачы

Мине таныйдыр сыман.

Күкеләре һаман безгә

Гомер саныйдыр сыман.

 

          АВЫЛКАЕМ

Быел өлкәннәр елы.Туган авылым Түрешне дә мин өлкәннәр, ярдәмгә мохтаҗ авыллар рәтенә кертәм.

Юкмыни соң синең берәр

Эш күрсәткән улкаең?

Санга да сукмыйлар сине,

И мескен авылкаем.

Имәннәреңне кырганда,

Булгандыр олы кайгың.

Бер чара да күралмадык,

Гафу ит, авылкаем.

Хуҗа булып таладылар,

Имделәр сөтең, маең.

Бүген бер эшче көчең юк–

Картайдың, авылкаем.

Догалардай, сине уйлап

Башлана һәрбер эшем.

Изге дә син, каһәрле дә,

И мескенем, Түрешем.

Мин дә каләм тотып кына

Бары сәлам юллаем.

Ничек ярдәм итсен  сиңа

Гап–гади бер малаең?

1999,ноябрь.

                     ***

Бетеп бара сыер,

Сирәгәйгән сарык.

Карт көтүче кайта

Эт шикелле арып.

Көндез бары эштә

Бал кортлары гына.

Таяк белән парлап

Атлый картлар гына.

Чишмә суы менгән,

Йортларда газ яна.

Көянтәләр белән

Мич лаеклы ялда.

Шимбә, якшәмбедә

Затлы машиналар

Туган авылга дип,

Ялга ашыгалар.

Кичен урам буйлап

Телсез яшьләр үтә.

Авыл алга бара,

                     Авыл шулай бетә…

САНДУГАЧ  ОЯСЫ

20 нче гасырның 80 нче елларында Түреш авылына Наил Әюпов белән бер төркем Г.Камал исемендәге академия театры артистлары килгәч, Хәлим Җәләй Түреш авылын сандугач оясына тиңләгән иде.

Сандугачның оясында

Сандугачлар күп иде.

Сайрар кошлар барысы да

Сандугачлар күк иде.

Ул сандугачның оясы

Хәзер дә исән әле.

Сандугачлар сайрап куя

Сагынып килсәң әле.

Сандугачлар берәм – берәм

Оядан китеп бара.

Көзге урман өсләреннән

Гомерләр үтеп бара.

Мөҗәһит

4 .12.11.

 

Туган авылымда “Харрас чишмәсе” ачылу уңаеннан

Кайткан саен Казан каласыннан

Чишмәбезгә төшми калмадың.

Авылыбызны ун кат урамыйча,

Син Казанга китә алмадың.

Чишмә суы сине сусатмады,

Иҗатыңа илһам, көч бирде.

Чөнки чишмә бит ул авылыбызның

Хәтта йөрәгенә тиң иде.

Чишмәбезнең хәлен белеп тордың,

Койса да ул ерак диңгезгә.

Авылымның горурлыгы булдың,

Үзең чишмә идең син безгә.

Башыңа да , бәлки, килмәгәндер

Гомер уртасында китәсең.

Үзеңнән соң әле озак еллар

Агар диеп “Харрас чишмәсе”.

Аксын, аксын, берүк кипмәсен

Авылымның “Харрас чишмәсе!”

17.05. 2012

 

Мин Түрештә калам
Унсигез яшь иде.Чыгып киттем,
Бәхет эзләп түгел – укырга.
Уку  үзе бәхет түгелмени?
Сөйләп тормыйм инде ул турда.
Казанны мин үз шәһәрем иттем,
Әйтерсең лә анда туган мин.
Яшьлегемне шунда үткәргән дә
Гомер буе шунда торган мин.
Күңелемә сеңеп калган Казан,
Хәзер исә түгел танырлык.
Таныш сукмаклардан үткән чакта,
Күз ышанмый , таңга калырлык.
Казанны мин үз теләгем белән
Калдырдым да киттем еракка.
Ил бурычын үтәп кайтыйм, дидем,
Тыныч булсын, дидем йөрәккә.
Һәм туп – туры кайттым авылыма,
Кызыкмадым чит – ят җирләргә.
Атаң – анаң торган йортны ташлау
Дөрес булмас иде ирләргә.
Минем арттан сәфәр чыгучылар
Бәхетләрен тапты читләрдә.
Авылында әле юлы булса,
Ашыкмаслар иде китәргә.
Ул вакытта шулай уйлый идек,
Имеш юл, су кирәк кешегә.
Бүген исә гел бөтенләй дөнья:
Авылда юк хәтта эше дә…
Таралырга язган икән безгә:
Башта мәктәп, клуб ябылды.
Социализм, колхоз юкка чыкты –
Шулай бетерделәр авылны.
Авылымны җил – бураннан саклап
Торган имәннәрне кырдылар.
Мәрхүм авылдашлар нишләсеннәр,
Шаһит булып кына тордылар.
Аларның бит авыз пешкән инде,
Онытмыйлар бер дә үткәнне.
Күп сөйләшкән өчен, төн эчендә
Якташлары кәтер киткәнне.
Сөрүлек җир җитми икән безгә,
Шулай аңлаттылар – ышандык.
Бүген исә менә авылымның
Бөтен басулары ташландык.
Фермалар да күптән юкка чыкты,
Алар урынында чүп үсә.
Асфальт юл да килгән, газ ягабыз,
Сулар өйгә кергән югыйсә.
Авылымның җаны исән әле,
Чыкмас та ул бәлки тиз генә.
Чәчәк атмаса да, юл өзелмәс,
Күңел менә шуны сизенә.
Кендек каны тамган авылымны
Ташлап булмый инде “бетә” дип.
Сизеп торам, һәр йорт,агач, урам
Кайтканымны сагынып көтә бит…
Авылымны савыктыру өчен
Кыра алмасам да бер эш тә,
Башка җирләр миңа кирәк түгел,
Мин мәңгегә калам Түрештә!..
26.01.2016.

 

                                      Ләбиб Лерон

ТҮРЕШЛӘРГӘ КАЙТКАНЫМ БАР

Түрешләргә кайтканым бар –

Җимешләрен капканым бар…

Сабый чакта югалтканны

Абый чакта тапканым бар.

Түрешләргә кайтканым бар –

Йөргәнем бар урамында.

Җиләк белән гөмбә эзләп,

Кергәнем бар урманына…

Түр инешне урап үтеп,

Менгәнем бар үрләренә!

Түрешләргә кайтканым бар –

Чирәмендә ятканым бар:

Олгайсам да, сабыйлыктан

Китәлмәгән чакларым бар!..

Язмыш безне аерса да,

Канатларны каерса да…

Түреш – минем туган җирем,

Әтиемнең торган җире!

Түрешләргә кайтканым бар-

Кошлар җырын отканым бар.

Кошлар җыры – ни ул…

Минем

Бәхет кошы тотканым бар!

…Түрешләргә  кайтуларым:

Күңелләрдә — шат уйларым:

Әти!..

…көтә!

        …Түрешемдә! –

Кул сузылган… күрешергә.

2011 нче ел.

 

Ләбиб Леронга

Түрешләргә кайтканың бар,

 Чөнки анда үз каның бар.

Түрешләрне бизи торган

Талант, буй – сын һәм даның бар.

Түрешләргә кайтканың бар,

Түрешләрдән киткәнең бар.

Үзеңне һәм әтиеңне

Бик бәхетле иткәнең бар.

Киләчәктә дә Түрешкә

Кайтырларга язсын иде.

Ләбиб Лерон малаена

Бәхет кенә яусын иде.

Мөҗәһит.

2011 нче ел.

                uuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuuu

Рухи юлдаш

Ярты гасыр бәрелә — сугыла баргач,

Бер авылдан килде Әюп Харрас.

Очрагандай булдым авылдашка,

Дус табылды кебек газиз башка.

Үзе усал, үзе юаш кебек,

Ул бит миңа рухи юлдаш кебек,

Бер таланган җирдән килгән кебек,

Бер тамырдан үскән имән кебек!

Гамил Афзал.

Ике Әюп турында бер шигырь

Наил Әюп, Харрас Әюп –

Икесе дә Мөслимнәр.

Сәхнәдә ут уйнаталар,

Ә шигырьдә нишлиләр?!

Наил Әюп актерлыгы

Данлы итә Мөслимне.

Талантка бай бу төбәкләр

Ялыктырмый һичкемне.

Тыйнаклыгын яратам

Харрас дигән шагыйрьнең.

Иске калыпта яңарта

Ул бит татар шигырен.

Сәхнәдә Наил Әюпнең

Һәр сүзенә ышанам.

Харрас шигырьләрен укып,

Кайгылардан бушанам.

Гариф Ахунов.

Харрас Әюпкә

Тулган Ай!

Инде кая барасың?

Үлчисең Түреш – Сәет арасын…

Дөньяда ниләр генә булса да,

Яшь кызлар чыгып баскан бусага

Якынайта бит еллар арасын…

Тулган Ай! Инде кая барасың?

Үлчисең Түреш — Сәет арасын,

Сагышлы җаннан каннар тамасын

Сөйлә, Тулган Ай, Харрасны күреп,

Зөлфәтме, кем, атта җилдереп,

Алдан киләсен, артта каласын…

Үлчә , Ай, Түреш – Сәет арасын!

… Дөн ьяда ниләр генә булса да,

Меңләгән буын җиргә туса да,

Шагыйрь шагыйрьне гел кунак итәр…

Гомер кыска ул – үтәр дә китәр…

Дөньяда шагыйрь яңа юл саба –

Дөньяда ниләр генә булса да!

Яшь кызлар чыгып баскан бусага

Шикелле гүзәл көннәр булса ла!

И Харрас туган, кабынды дәвер,

Миндәме сере?Бәлки, синдәдер? –

Күңелләр кая карап юл сала? –

Яшь кызлар чыгып баскан бусага!

Якынайта бит еллар арасын

Бер сукмак – Түреш – Сәет арасы!

Урманнар шавы ияреп барыр –

Мадагаскарда ул сине таныр!

Ата – бабаның изге йоласы

Якынайта  бит еллар арасын!

Тулган Ай, инде кая барасың?

Син күкнең гүя мәңге ярасы…

Хәер, сагыну төзәләмени?

Өзмәче, өзмә үзәкләремне,

Йөрәгемне бит, Илем, ярасың,

…Тулган Ай, инде кая барасың?

Яшь кызлар чыгып баскан бусага

Сыман яшьлектән килеп моң сава…

Уятып, таңы тарта колактан –

Харрас туганым, без бит шул яктан!

Мөслим ягы ул – еллар узса да,

Яшь кызлар һаман чыгар бусага!

Зөлфәт.

Харрас Әюпкә

Баш мөхәррир усал була,

Шагыйрь була гаепсез.

“Иң баш” та ул, иң юаш та,

Мөхәррир дә, бик шәп ир дә —

Яши алмас Татнәшрият,

Яши алмас әдәбият

Бүген Харрас Әюпсез.

Разил Вәлиев.

************************************

                         Харрас Әюпкә

Җае килгәндә, Харраска

Әйтми калу ярамый.

Артык мактау да килешмәс, —

Кемдер әйтер”Ялагай!”

Тәнкыйть итәсе дә килә,

Мактауга да ул лаек.

Әйдә, чын дөресен әйтик,

Ялагай да булмаек!

Мактар идем: “Харрас, диеп,

Шигырьнең асыл ире…”

Минем чыгасы китапның

Ул бит баш мөхәррире.

Усал әйтәсе дә килә

Үз китапларын күреп…

Шигыре әйбәт каһәрнең,

Булмый һич тел тидереп.

Әйтәм мин болай диеп,

Олы башымны иеп:

Талант ул —  йә бар, йә юк,

Синдә бар, Харрас Әюп!

Бәлки, үпкә дә бардыр

Баш мөхәррир Әюпкә.

Ә шагыйрь Харрас Әюпкә —

Бер тамчы да юк үпкә!

Илдар Юзеев.

                          Шагыйрь Харрас Әюпкә

Харрас Әюп – олы шагыйрь,

Нәшриятта  баш мөхәррир.

Аннан гайре спортчы да,

Өстәвенә музыкант та

Бармы икән берәр ир?

Мөҗәһит

Бер Түрештән Без дүртәүбез

Х.Әюпкә — якташка, авылдашка, туганга.

Бер Түрештән без дүртәүбез:

Наил Әюп, Мөҗәһит һәм син дә мин.

Дөрес, бу факт үзе безгә

Ул кадәрле әллә нәрсә сөйләми…

Дүртәү, имеш!..

Кемнәр диген –

Бер артист һәм өч шагыйрь…

Нучтуж!

(Шулай дим дә…

Кем әйтмешли,

Халык белә:

Дүртебез дә бик шәп ир…)

Шөкер,

Әле барыбыз да аякта.

Шөкер, гәүдә туры – бөкшәйми…

…Шәйми дигәннән…

Юкны бар итеп була ул,

Барны юк итеп булмый…

Озын сүзнең кыскасы,

Әйтәсе сүзем мондый:

Без юк түгел, без бит бар!

КИЛӘЧӘК дигән поездга

Барыбызның билет бар!..

2007

Ләбиб Лерон

Наил Әюпкә

(Мәшһүр артист вә авылдашым булуын

 һәрдаим истә тотып)

Шәп уйныйсың…

Шәп җырлыйсың…

Бу – хакыйкать:

Син – талант!

Ә мин нишлим?

Мин кул чабам…

Бу очракта

Мин – фанат.

2007

Харрас Әюповка

Күр, “Көзге” дән

Мөслим йөзле

үз  сурәтең эндәшә:

-Шигырь белән авыргансың,

Терелмәссең инде, шәт!

Мөҗәһиткә

(Талантлы авылдашка

 ихтирам хисләре илә)

Һөнәрең күп синең – бихисап:

Балалар шагыйре вә галим,

Музыкант, шофер һәм мөгаллим…

…Кыскасы,

“Шәп кеше!” – диям дә

Сүземне төгәллим.

2007

                                     Ләбиб Лерон

Мөдәррис Әгъләм

Наил Әюпов турында баллада

Күпме эзләсәң дә бу кешедә

Тау авыр иде этлекне –

Эшләсә дә…

тик үзенә генә

Эшләде ул әшәкелекне…

Сәхнәләрдә калыр иде сыман

Кешеләргә биргән шатлыгы –

Тулып, ташып,

Сыраханәләргә,

Бауманнарга чыкты артыгы.

Шахтер булып,

Җә зимагур булып

Җиңеләйтә иде хәлеңне –

Күпме хатын – кызга канат бирде

“Бөркән, — дип, “Зәңгәр шәл” еңне.

“Атказанган” дигән исемнең дә

Такса такты микән калаен –

Күпмилләтле Казан “безнеке”, дип

Кабул итте

Мөслим малаен.

Астан өскә,

өстән аска ярап,

Төкергәндә безнең ишегә —

Артист диеп караучылар булды

Актер булып туган кешегә.

Кем уйлады икән Түрештәге

Газиз әнкәсенең булуын.

Ул бит аны озатып калган иде:

“Кеше арасына кер, улым!”

Әнкә сүзе изге,

Әнкә сүзе

Беркөн килеп, барыбер тотты ул.-

Керде микән,

Әмма

Кешелекле

Кеше арасыннан чыкты ул.

Чыкты. Күрде.Көннәрдән беркөнне

Чәчрәп чыгып, менде сәхнәгә —

Хаклыклары хаклык булып калды.

Ваклыклары хәзер нәрсәгә…

Гомер дигән нәрсә су шикелле,

Гомер дигән нәрсә ул ага…

Еллар үткән саен, әнә шундый

Әюпләрең җитми дөньяга…

Мәдхияме, балладамы соң бу?

Килә минем бәхәсләшәсем:

Алар барда әле халык яши,

Халык барда –

Алар яшәсен.

1988.

Ләбибкә

Без сабыйлар иленнән бит, дустым!

Иртә киткән ишләр өчен дә

Йончу атлар төсле ауныйк әле

Җиләк үскән карлар өстендә.

Бусагадан үтә алмый бүтән

Үчле кол да, явыз түрә дә…

Алда томан, юанабыз һәр төн,

Узганнарга кылып күрәзә.

Кортеслардан качып күккә ашкан

Ацтек кебек без дә чарасыз.

Җан иңмәгән шүрәлеләр булып

Түгелә карга тәннең карасы.

Илебез инде күптән телгә күчкән,

Әкиятләргә күчкән безнең җир.

Офык чиген атлап үткән һәркем

Безнең өчен мескен мөһаҗир.

Без сабыйлар иленнән бит, дустым!-

Ап – ак болытларга тиенеп,

Яшьле керфек кебек янәшәдә

Еллар канат җилпи, күк биек!

Ак карларда җиләк тамчысыдай

Безнең гомер…Яз да, яз, сабый, —

Бу чуалган куллар хушлашуның

Эндәшүе сыман гасаби.

                                               Ркаил Зәйдулла.

Ләбибкә

Ләбиб!

Син сорама, шагыйрь кайчан китә,

Нигә китә, яше ничәдә?

Һәммәсен дә, бәлки, аңларсыңдыр

Без утырган шушы кичәдә…

                                         Илдар Юзеев

Юмордашка

Шук мыек астыннан елмаеп,

Биектән бөеккә барасың.

Киләчәк тавыннан, шәт, әле

Безгә дә борылып карарсың!

                                        Шәүкәт Галиев.

Ләбиб Леронга

Таныш – белеш, дус – иш – барына да

Популярлык тарата ул

эпиграммалап.

Бәлки, үземә дә өлеш чыгар, диеп,

ипи граммлап.

                                      Гәрәй Рәхим

Якташыбыз, халык артисты Наил Әюповка

Гап – гади бер авыл егете ул,

Ул кечкенә авыл Түрештер.

Насыйп булгач, олы сәхнәләрдә

Якташыбыз белән күрештек.

Горурланып торам бу хикмәткә,

Бу зурлауга бүген таң калам.

Гап – гади бер авыл баласына

Нинди хөрмәт, күрче, и Аллам!

Хезмәтенең ямен, тәмен татып,

Җырдай матур гомер үтелгән.

“Халыкныкы” данын яуласа да,

Безнең якташ, безнең Мөслимнән.

                                        Лилия Садриева

Харрас Әюпкә

Казлары да сирәк кычкыралар,

Кычкыралар нидер искәреп.

Авыл яме булган бала – чага

Шау – шуларны киткән күтәреп.

Табигате калган нәкъ шул көе,

Моңсуланып – кое сиртмәсе.

Авыл аңлый микән балаларның

Данын ерак алып китәсен.

Шул кечкенә авыл бүләк иткән

Мөҗәһитен, Наил, Харрасын.

Менә бүген, нәкъ бүгенге көнне,

Балаларын авыл барласын.

Китмәгәннәр алар аны ташлап,

АВыл калган күңел түрләрендә.

Туган туфрак кадерләрен тоеп

Менгән алар иҗат түрләренә.

Бөек шәхес булып танылдылар,

Акладылар авыл өметен.

Мөслимемнең бүген горурлыгы

Зәңгәр күзле Түреш егете.

                                     Лилия Садриева.

Харрас Әюпкә

Гомер язы күптән артта калды,

Ерагая көн дә арабыз.

Авылыбыз белән бергәләшеп,

Алтын көзгә кереп барабыз.

Алтын кебек гомер кичердең син,

Алтын булды кылган гамәлең.

Минем кебек күпме малайларны

Сихерләде синең каләмең.

Сиңа карап гармун тарткаладык,

Синең арттан киттек калага.

Ләкин беребез дә уфтанмадык,

Югалмадык, шөкер Аллага!

Хәтереңнән чыгып тормагандыр

Казан белән Түреш арасы.

Алтын көзләр буйлап армый – талмый

Барасы да әле барасы,

Язасы да әле язасы,

Булган чакта каләм карасы.

Шуңа да син Түреш баласы!

Әдәбиятыбыз парнасы.

                                         Мөҗәһит.

9нчы октябрь, 2006 нчы ел.

 

                           Сабакташым, дустым
                          Низамов Илгизгә

 

                         Илгиз дип исем куштылар,

                        Тыңламадың – гизмәдең,

                        Бәхетеңне туган җирдән –

                     Ык буеннан эзләдең.

                       Туган туфрагыңда ятып

                        Теләдең теләкләрең;

                        Аңладылар күкрәгеңдә

                       Тугры йөрәк барын.

Алтыдагы алтмышкача:

Шул тугры Илгиздер син.

Бөтен сабакташларыңның

                         Барсына тигездер син.

Барыбызның да сердәше,

Моңдашы, сөенече-

Җайларга тырышасың син

Безнең дә кыен эшне.

Барчабызны үзең кебек

Әйбәт иттерәсең бар:

Алтмыш яшьтәге йөрәкне

Йөзгә җиткерәсең бар!..

Амин, шулай булсын!..

                                 Харрас Әюп

Хөрмәтле Мөҗәһит туган!

Син бит таза, нык тамырлы

Мәкъсөт дигән нәселдән.

Аның затлы балалары

Гасырларга чәчелгән.

Җиде буын бабаңны бел…

Онытмадың беркайчан,

Мөҗәһит булалмас идең,

Син аларны белмәсәң.

Шуларның бар моңын җыйган

Чылбырдагы бер буын,-

Юкка гына түгел бит ул

Синең мондый булуың.

Кураеңда – шигыреңдә

Ил юатыр көй йөри.

Илле диләр,

Игелекнең

Яше була димени!

Гомереңнең мондый серен

Белмәгәнбез лә элек:

Сыздырыр әле, сыздырыр,

Сезнең нәсел – мәңгелек…

                                           Харрас Әюп

15.12.2000.

Мөҗәһит Әхмәтҗановка

 50 яшь тулу уңаеннан

Бу илдә шагыйрьлек – җан эше,

Ходайдан бирелгән язмыштыр.

Шагыйрьләр шундый ук кеше бит,

Адәм бит дисәләр – ялгыштыр.

Кеше бар, адәм бар, шагыйрь бар,

Шагыйрьдән өстәрәк – күк кенә.

Ул хәзер ачыла, кабына, —

Җанының очыннан үп кенә.

Мөслимдә шундый бер шагыйрь бар.

Мөҗәһит исемле бу Затның

Күңеле гөл кебек, йөрәге –

Йөрәге канатлы бүз атның.

Хыялы күк кебек, бу күктә

Җемелдәп, йолдызлар яналар.

Бик серле бу күктә йолдызлар –

Балалар бит алар, балалар.

Һәр йолдыз бер язмыш, диләр бит,

Мөҗәһит күгендә язмышлар…

Мөҗәһит җанында гүзәл гамь,

Күзендә сагышлы алкышлар!

Бүгенге шагыйрьләр онтылып,

Шаркылдап көлмиләр бу көннән.

Илебез язмышы өчен дә

Борчулы шагыйрьләр бүгеннән.

Мөҗәһит күңеле борчулы,

Моны бик беләдер гармуны.

Курае моны нык беләдер, —

Шул хакта аларның бар моңы.

Яраткан уллары, халәле, —

Мөҗәһит өчен шул җан – терәк.

Чын гаилә төзегән шагыйрьгә

Тагын да олырак җан кирәк.

Шагыйрьләр җанына кагылып,

Еласын кешеләр, көлсеннәр…

Мөслимдә Мөҗәһит – шагыйрь бар,

Кешеләр шул хакта белсеннәр.

14.12.2000.

                                            Татарстан язучылары.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Түреш халкы алдында сөйләгән шигыре

Тагын килдем Мөҗәһитнең,

Харрасның Түрешенә —

Бер очрашып сөйләшергә,

Хәл-әхвәл белешергә.

Сез һәрчак күңел түрендә,

И газиз Түрешләрем!

Сезгә килсәм, искә төшә

Үземнең Илешләрем!

Сез дә миңа бик кадерле,

Яшим сезне сагынып.

Кайтасым килә Түрешкә

Былбыл кебек кагынып.

Түреш гади авыл түгел –

Шагыйрьләр туган авыл.

Җыр белән дә шигырь белән,

Моң белән тулган авыл.

Харрасыбыз да шушында –

Түрешнең моң-сагышы.

Түрештә моңлырак бугай

Гомерләрнең агышы.

Түрешнең сандугачлары

Талларга куна торсын,

Сандугачлар сайрый торсын,

Шагыйрьләр туа торсын!

                      Башкаларга үрнәк булсын

                       Эшләгән бер эшегез!

                      Очрашыгыз, күрешегез

                     Бар чакта Түрешегез!

 

                     Сезгә тагын нинди генә

                      Игелек кылыйм икән?

                     Әллә инде мин дә сезнең

                      Улыгыз булыйм микән?

                              5 нче август, 2010 нчы ел.

Дустым Мөҗәһит

Әхмәтҗановның

60 яшенә

Бу Мөслимдә Мөҗәһитне

Белмәгән бер кеше юк.

Чөнки аның кыланмаган,

Эшләмәгән эше юк.

Без беләбез, күп кешенең

Җыр-шигырьдә гаме юк.

Мөҗәһиткә җырсыз-моңсыз

Бу дөньяның яме юк.

Уйнамаган коралы юк,

Көйләмәгән көе юк.

Мин дә шулай уйнар идем,

Гармунымның көе юк.

Мөҗәһитнең тик утырган,

Тик торган бер көне юк.

Уйлап куям: шулай инде,

Бу дөньяның кеме юк?!

Мөҗәһитнең алай дигән,

Болай дигән даны юк.

Мөҗәһит көн саен эштә —

Аның алы-ялы юк.

Ул әле умартачы, тик

Күчтәнәчкә балы юк.

Ләкин шуңа карамастан,

Аның җыйган малы юк.

Мөҗәһит барсын булдыра,

Аның башка юлы юк.

Аның байлыгы — өч улы,

Аның башка улы юк.

Мөҗәһитнең Баниядән

Башка сөйгән яры юк.

Баниянең, Мөҗәһитнең

Килмәгән бер ягы юк!

Мөҗәһитле җирдә җыр-моң –

Җырсыз өйнең коты юк.

Ул яза да, ул уйный да –

Аның башка хуты юк.

Эзләдем, тик Мөҗәһитнең

Бер кимчелеге дә юк.

Кимчелекләр өчен аның

Мөмкинчелеге дә юк.

Гәрчә аның тәнкыйтьләрлек

Я хурларлык төше юк,

Кимчелекләрен табарбыз –

Кимчелексез кеше юк.

Мөҗәһит Әхмәтҗан кебек

Минем башка дустым юк.

Мөҗәһиткә әйтә торган

Минем башка тостым юк.

Тост әйтсәм дә эчә торган

Җегәрем, накалым юк.

Ә шулай да эчәр идем,

Кулымда бокалым юк!

17.12.2010

                                                   Роберт Миңнуллин

***

Бүгенгедәй ямьле кышкы көндә,

Кыл урталай бүлеп гасырны,

Малай туган Түреш авылында

Шагыйрь булыр өчен ахыры.

Тумышыннан шулай яралмаса,

Кыллар тартыр иде мени ул?

Мандолина, курай, сорнайларда

Уйный алыр иде мени ул?

Халкыбызның милли аһәңнәрен,

Көйгә салыр иде мени ул?

Олы – кечесенә дәва булыр

Шигырь яза алыр иде мени ул?

…Анысы шулай безнең Мөслимнәрдә,

 Талантларга байлык дөрес тә.

Үткән гасыр Шигырен бөек йөрткән

Харрас та бит туган Түрештә.

“Йөрәгемне былбыл чакты” диеп,

 Милләт зары белән үксегән,

 Вакытыннан иртә җирдән киткән

Зөлфәт тә бит шушы Мөслимнән.

…Әмма бүген Мөслимнәрне зурлап,

Барлау түгел иде максатым.

Котлау – зурлау иде күңелемдә

Халкыбызның чын егет, ир затын.

Бу ир – егет яшәү рәвешендә,

Күпләр өчен үрнәк чыннан да.

Адәм өчен фарыз гамәлләрне

Үтәп гомер кичә дөньяда.

Ныклы тотып үзенең йорт – курасын,

Баниясе белән көн күргән.

Алмаз, Азат, Айдар — өч малайны

Ил терәге итеп үстергән.

Гаиләдә пары үзенә тиң,

Баниясе уңган хатын ла.

(Әлмәтләрдә легендалар йөри

Алар умартасы хакында).

Икесе дә укытучы, димәк,

Фикер уртак эштә, уеңда.

Юбилей да икеләтә олы,

Быел укытучы елы да.

Шул бөтенлек белән яшә әле,

Эшлә, укы, укыт, иҗат ит!

(Һәм алдагы юбилееңда,

Безгә дә дәш инде, Мөҗәһит!)

                                  Клара апаң Булатова.

Мөҗәһит Әхмәтҗановка

юбилее уңаеннан

Табышмаклар юлы белән,

“Акыллыга сүз әйттең”.

“Әнием канатлары” нда

Безне назлап тибрәттең.

“Матур булыйк” , дидең шулай,

“Мин санарга  өйрәнәм”.

“Карга бураннары “ булып,

“Очты – очты” сәйләнең.

“Күңел нур”ларың түгелгән,

 “Түрешем тарихы”, дип.

Бел, Мөҗәһит, бар китабың,

Чын күңел азыгы бит.

Рухи энҗеләр өләштең,

Чын галим Сез, чын шагыйрь,

Курай моңнарын сузасың,

Тыңлап өзелә бәгырь.

Һөнәре күп бу егетнең —

 Җитмеш түгел, йөз җитмеш!

Чын ир – егет шундый була,

Кулыннан килә бар эш.

Ә менә без, хак, үзебез

Телибез чын исәнлек.

Дүрт ягыгыз сау –сәламәт,

 Булсын йөзгә җитәрлек.

Балалар, оныклар белән,

Картлык килсен, килә ул.

Гомер язы ничек була,

Кышы шулай була ул.

Тигезлектә бергә яшәп,

Каршылагыз кышларны.

Без телибез онытмагыз

Әлмәттәге дусларны.

Тирән ихтирам белән: Әлмәт язучылары.

                                           Факил Сафин

Түрешнең шәп егете

Мөгаллим – шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка

Авыл җаны – уңмас әләм, ул уңмаска тиешле! –

Син булганда гамьле яме югалмастыр Түрешнең.

Шагыйрьләр авылы Түреш, гаҗәеп серле төбәк.

Җаннар монда – чиста инеш, дәртлерәк тибә  йөрәк.

Түрешнең талантлы уллары – Наил, Харрас Әюпләр,

Ләбиб Леронның юллары башлана бу төяктән.

Һәр кешесе, һәр агачы бөеклеккә ирешкән:

Һәр ир заты – ил агасы, һәр хатын кыз – фәрештә.

Ялгыз карама буеннан уйламыйча үтмисең.

Авылыңның куеныннан мәңге читкә китмисең.

Карап торам – бал кортлары, очулары килешле.

Сихри балкышта йортлары – һәр гамәлең җимешле.

Балкып йөрисең авылда, күңелең, уең якты,

Күтәрәсең син тагын да, зурлыйсың туган якны!

Бал кортының тырышлыгы, үҗәтлеге синдә дә.

Барыбызга – җан ышыгы, олпат зат Мөслимнәрдә.

Булган егете татарның, дәртле , егәрле күңел.

Татар кояшы мәңгелек! – Син мәңге риза түгел:

Һәр сулышың — халкың өчен, ару – талу юк синдә.

Якташлыкның бөек хисе – ят итмисең берсен дә.

Мөгаллимнәр галәмендә — белекле, гыйлем үзең.

Ни күрсәң дә — йөрәгеңдә, син – сагыш, сабыр күле…

Һөнәрләрең бихисаптыр, ипле, ятышлы эшең.

Затлылардан затлы затттыр, шәп егете Түрешнең!

Мөҗәһит Әхмәтҗанга

Җитмеш төрле һөнәр аз диләр бит,

“Мин егетмен” дигән кешегә.

Ә мин шундый бер егетне беләм,

Саннар җитми һөнәр – эшенә.

Кышларның да җылылыгы була,

Кайнарлыгы була карларның.

Күңелеңдә шигъри хисләр булса,

Җырлы – моңлы булса җаннарың.

Димәк, синдә күпме җан җылысы,

Йөрәгеңдә күпме кайнарлык.

Һәрчак янда якыннарың булсын

Моңлы җанкаеңны аңларлык.

Курайчы да, гармунчы да үзең,

Олы шагыйрь, рәссам, мөгаллим…

Безнең өчен теләп өләшәсең

Ходай сиңа мулдан биргәнен.

Ихластан нурлы җылылык

Сибәсең күпме җанга.

Сүрелмәслек илһам телик

Мөҗәһит Әхмәтҗанга!

                 Лилия Садриева.

 

Татарстанның атказанган укытучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка 65 яшь тулу уңаеннан
Мөгаллимнәр мөгаллиме,
Курай уйнау остасы.
Шәп шагыйрь һәм умартачы,
Ул — Мөслимнең тоткасы.
Ерак урман куенына
Сыенган бер Түрешнең
Җанын, ямен саклап тота,
Чор җиленә бирешми.
Аксакал дисәң — аксакал,
Оныкларның бабасы.
Мөслим тугайларын иңләп
Барасы да барасы.
Шагыйрьләр арасын карасак,
Улдыр озын буйлысы.
Мөслимпәрвәр, милләтемнең
Затлысы ул, уйлысы.
Әйткән сүзен һәрчак үти,
Төгәллеккә ул — сәгать.
Сыбызгы сызгыртуы да
Һушны алмалы сәнгать!
Игелекнең байракчысы,
Мәрхәмәтлек әләме.
Мәңге яшә,иҗат ит син,
Һич тынмасын каләмең!
Факил Сафин.
22.01.2016.

 

Авылдашым Әмирханга 50 яшь тулу уңаеннан

Син Түрештә тумасаң да,

Түрешнең үз малае.

Синең белән горурлана

Авылның һәр агае.

Авыл урамнары сине

Кайтсаң танырлар иде.

«Җырчы Әмирханым», — диеп

Әй шатланырлар иде.

Түрешнең һәрбер сукмагы

Саклый синең эзеңне.

Олылагач син кешене,

Олылыйлар үзеңне.

Урам буйлап гармун тартып

Йөргән чаклар бар иде.

Биегәндә, сиңа клуб

Диварлары тар иде.

Туган аең — чәчәкле ай,

Хезмәт ае, май ае.

Каян шулай туа белдең,

Мирзахәниф абый белән

Өршидәттәй малае?

Көтелмәгән бәхет — шатлык

Күкләрдән яусын әле.

Зәйтүнәң йөрәге синең

Утыңда янсын әле.

Тормышыгызның яңа бит

Чәчәкләр аткан мәле.

Киләчәктә дә яшә син

Әмир булып, хан булып.

Иң дөресе: яшә, парин,

Гади Әмирхан булып!

Мөҗәһит

Шәфәгать

Авылдашым Хәерзаман Мофаздал улының  бүгенге авыр заманда үтә яман хәлдә калган кешеләргә — сабыйларга карата кылган игелекле шәфкате мине биһуш итте, сокландырды. Бу шигырем әнә шул хакта.

 

Кем дан тота илләр яулап,

Бөек яугир булып,

Затлар бар — чын шәфәгатьтә

Яши шагыйрь булып.

Яшәргә дип килгән алар-

Әнә күпме бала.

Аңлаешсыз һәм билгесез

Сәер дөньяларга…

Шул ятимнәрне җылытып

Яктыртасың көнен —

Шулай яшәү дөрестер шул,

Хәерзаман энем!

Учактай янып бетсәк тә,

Калса да тик күмер,

Булып калсын безнең гомер

Шәфкать белән шигырь!

Шуңа да шигырь язасың

Такташчарак итеп…

Ятимнәр күзгә карыйлар

Җылы караш көтеп!

Әнкәсе дәшкән шикелле,

Кирәк җылы тавыш —

Җитмеш сигез ятим түгел —

Җитмеш сигез язмыш!

Ямьле булыр бу халыкның

Яшәячәк көне,

Синдәй егетләр барында,

Хәерзаман энем.

Шигърият бар, шәфәгать бар-

Игезәкләр тәмам…

Дөнья өнсез калыр иде,

Шулар китсә җаннан.

Яшә икән бу дөньяда

Дөньясына тулып —

Шәфәгатьтән канат ярган

Асыл шагыйрь булып!

Шулай гомер итә күрик

Берүк кенә инде…

Шулай яшәү дөрес булыр,

Хәерзаман энем!

1999

                              Зөлфәт

Мөҗәһит Әхмәтҗанга

Кышларның да җылылыгы була,
Кайнарлыгы була карларның.
Күңелендә шигъри хисләр булса,
Җырлы – моңлы булса җаннарың.
Димәк, синдә күпме җан җылысы,
Йөрәгеңдә күпме кайнарлык.
Һәрчак янда  якыннарың булсын
Моңлы җанкаеңны аңларлык.
Курайчы да, гармунчы да үзең,
Олы шагыйрь, рәссам, мөгаллим.
Безнең өчен теләп өләшәсең
Ходай сиңа мулдан биргәнен.
Ходай сиңа артык юмарт булган,
Монар биргән, шигъри күңел дә.
Якты йолдыз булып, нурлар сибеп
Балкы һәрчак илем күгендә!

                            Лилия Садриева.

 

            Мөҗәһиткә

Кем җырлады икән беренче кат,

Ниләр телгәләде икән җанын?..

Уйладымы икән яшәр диеп,

Гасырларны узып карурманы?..

Кадерләде микән исән чакта

Моңын откан ыру, кабиләсе?..

Кайберләре кирәк кадерләрг –

Яшәешнең җансыз кагыйдәсе.

Алып кереп китә урманнарга,

Бураннарга каршы алып чыга…

Гармун уйный Шагыйрь.

Тоташ бер моң серле гармуны да,

Гармунчы да.

Гармун уйный Шагыйрь.

Йөрәгендә актарыла, шаулый Карурманы…

Тагын яңа илаһи моң туа.

Без шаһиты учак кабынганның…

Гармун уйный Шагыйрь.

Уйлый микән, гасырларны узар, диеп җыры…

Егерменче гасыр бетеп бара.

Исерек чор һәм нәҗеслек чоры…

                                       Мөдәмил Әхмәтов.

15.12 2000.