Кунакханә

Кунакханә: 30 комментариев

  1. Уңышлар сезгә, Мөҗәһит абый! Сайтыгыз бик ошады, бик файдалы, бик зур рәхмәт сезгә!

  2. Яңа сайтыгызда яңа иҗади уңышлар телим, Мөҗәһит абый! Безнең өчен зур хәзинә бу! Кунакка өегезгә түгел, сайтыгызга керә башларбыз инде! :))))))))

  3. Хөрмәтле Мөҗәһит абый, Бания апа! Сезне Вәрәшбаш мәктәбе коллективы исеменнән чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, куанычлы озын гомер, иҗат уңышлары телим
    Мөҗәһит абый, сайтыгыз бик тә эчтәлекле. Рәхәтләнеп шигырьләр укыдым, фотокүргәзмә аша туган ягыбызның табигатенә тагын бер кат сокландым, Мөслим тарихы белән таныштым. Шундый матур мизгелләр бүләк иткәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт!

  4. Тынгысыз мөгаллим, әдип Мөҗәһит Әхмәтҗанов янә барбызга бик матур үрнәк күрсәтте. Заманча технологияләрдән күпме ераклашсак, шул кадәр үз-үзебезне тизрәк югалтачакбыз. Дөньядан артка калмыйк дисәк, һәркайсыбызга бу эшкә кушылырга кирәк! Иҗтиһат иткәннәргә генә уңыш елмая. Маладис, Мөҗәһит Заһид улы! Барыгызга да сәлам. Каләм очында иҗат уты ялкынланып торсын! Факил. Чаллы.

  5. Нәрсәгә тотынсаҢ шуны булдырасың син, Мөҗәһит абый! Афәрин! Без ташбака кебек кыймылдаганда, син инде,әнә, әллә кайларга барып җиттең. Уңышлар юлдаш булсын үзеңә! Ихтирам белән, авылдашың — Ләбиб Лерон. Казан.

  6. Эйбэт булган! Турешнен йортларын да урнаштырсан яхшы булыр иде.

  7. Мөҗәһит абый, исәнмесез!

    Сайтыгыз искиткеч шәп, бик эчтәлекле, бик файдалы.. Без бит кайбер гади әйберләрне дә күрә белмибез икән.

    Сезгә яңа уңышлар теләп, Илгизә.

  8. Мөслимебез данын яклаучы, барлык Татарстан сэнгатенэ зур өлешен керткән, күпкырлы талант иясе Мөжәһит абыйга безнең зур-зур рәхмәтләребез!! Без балачактан ук сез язган шигырьләрне, кызыклы маҗараларны,мәзәкләрегезне укып, югары рухлы тәрбия алып үстек.Әле буген дә сайтыгызда шуларны куреп, бик шатланып, искә төшереп чыктым. Сәнгать чишмәгез гел агып торсын, саекмасын!! Сәнгать жимешлэрегез белән тагын да безне шатландырып торыгыз!! Тагын бер кат зур рәхмәтләребезне белдереп, АЗАТ ҺӘМ АЛИНӘ КӘРИМОВЛАР!!!

  9. Бик шәп , искиткеч! Рәхмәт. Барыбызга да рухи чыганак син. Иҗатыгызда яңа үрләр!!!

  10. Сайтыгыз — безнең өчен зур хәзинә. Рәхәтләнеп кулланабыз. Искиткеч файдалы материаллар.
    «Илһам чишмәләре»н алып укыдык. Барысы өчен дә зур рәхмәт. Тормышыгызда, иҗатыгызда уңышлар, сәламәтлек телибез! Ихтирам белән, Җәмилә, Роза. Тат. Бүләр.

  11. Мөҗәһит абый, Бания апа! Сезне ихластан якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Яңа ел сезгә яхшы хәбәрләр, куанычлы тормыш, иминлек, җан тынычлыгы алып килсен! Бәйрәм белән!

  12. Мөҗәһит абый! Сайтыгызны карап, сокланып утырдым. Бик булган кеше Сез! Фотолар арасында үзебезне, Харрас абыйны, Хәкимә апаны, әтине күреп чын күңелдән сөендем. Рәхмәт!

  13. Хөрмәтле Мөҗәһит абый! Сезгә шундый сайт булдырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Мин сезнең укучыгыз булуым белән бик горурланам. Сез безгә тарих фәнен укыткан идегез. Төрле уен коралларында уйнавыгызга карап соклана идек. Мин 1989 елда мәктәпне тәмамладым. Хәзерге вакытта Чистай районы Яүширмә авылында яшим. Үзем дә, иптәшем дә укытучылар. Сезнең иҗат белән гел кызыксынып торам, миндә китапларыгыз да бар. Әни белән апа Мөслимдә яшиләр. Апам Лилия Шәмсетдинова газовый участокта эшли. Сезгә зур уңышлар телим. Фирүзә Мингазова.

  14. Мөжәhит Заhид улы!Шундый матур сайт төзегәнегез өчен рәхмәт сезгә.Түреш авылының искиткеч гүзәл табигатен карап,таныш кешеләрен искә төшереп,шигырь hәм мәзәк хәлләр турында укып ләззәтләндек.Сезнең күпкырлы талант иясе икәнегезне беләбез,музыка коралларында уйнаганыгызны да күптапкыр сокланып тыңлаганыбыз бар.Сезгә ныклы сәламәтлек,ижатыгызда зур уңышлар теләп калабыз,күршебез Мөжәhит!

  15. Исәнмесез, Мөҗәһит абый! Сайтыгыз шәп, бик ошады. Сезгә уңышлар телим. Миндә сезнең белән “Күңел“ радиосында яңгыраган тапшыру бар. Минем майл адресына үзегезнекен җибәрсәгез, тапшыруны җибәрә алам. Башка якташ язучылар белән эшләгән тапшырулар да, язмалар да сезнең сайтта урын алса, яхшы булыр иде.
    Сау булып торыгыз.

  16. Сәләм, Мөҗәһит! http://adiplar.narod.ru cfйтын редаторлап булмый башлагач, аның дәвамы буларак, Әдипләр блогын башлап җибәрдем (http://adiplar.blog.ru)

  17. Яңа сайтың белән котлыйм, Мөҗәһит! Мин тәки «ру»га күчерә алмадым……

  18. Мөҗәһит, сәләм! Мин сиңа үзем эшләгән Дусай авылы сайты сылтамасын җибәрәм. dusai2011.narod.ru/index.html

  19. Мөҗәһит абый, сезгә кайнар сәламнәремне җибәрәм. Бик матур булган бит бу! Яңа гына Мөслим табигатен, аның кунакчыллыгын күреп кайтсам да, барлык фотоларыгызны да, язмаларыгызны да карап чыктым. Бик ошады.

  20. Бик матур, үзенчәлекле сайт. Тагын да баетылган. Уңышлар сезгә, Мөҗәһит абый!

  21. Мөҗәһит абый, туган көнең белән котлыйм! Уңышлар! Бәхет һәм куанычлар! Әлбәттә — сәламәтлек! Ләбиб Лерон

  22. Мин Октябрь 8 еллык мәктәбен 1978 елда тәмамлап авылдан Казанга киттем.Һәм авылымның да районның да барлык яналыклары белән танышып торырга тырышам.
    Мөҗәһит абый тарафыннан эшләнгән бу бит бар яктан да шәп эшләнгән.Кызыклы шәхесләр, бик куп информацияларга бай.

  23. Үзем турында укып шаккаттым! Мең рәхмәт Сезгә, Мөҗәһит абый!
    Бания апа белэн икегезгә дә корычтай сәламәтлек, кояштай озын бәрәкәтле, бәхетле гомер, балаларыгызның бәхетен бергә-бергә уртаклашып яшәргә язсын, дип, телим! Мине онытмавыгыз тормышның авырлыкларын җиңәргә, алга матур максатлар куярга канат куйды:)
    19.11.2016. АКШ, Нью Йорк.

  24. Исәнмесез, Мөҗәһит абый! Мин Сезнең сайтка очраклы гына килеп эләктем, Ләбиб Лерон шигырьләрен эзли идем. Рәхмәтлемен бу мизгелгә: мине Сезнең белән, иҗатыгыз белән таныштырды. Минем өчен бу ачыш та, табыш та!!! Рәхмәт Сезгә!
    Чирмешәннән Гакилә Нуртдинова.

  25. Мөҗәhит, исәнмесез! Мин Баниянең группадашы, Бания белән телефоннан сөйләшкәннэн соң язам. Группа очрашуының фотоларын җибәрмәссез микән дигән үтенеч иде. Дөрес аңладым микән инде, шушында язасы иде микән. Бания шушы сайтка яз диде.

  26. Исәнмесез!!! Мәсхуда шалтратып Роберт турында шигырьне укыды, ихтирамыгыз өчен бик зур рәхмәт! Иҗатыгызда зур уңышлар, Бания белән тигезлектә яшәгез. Кунакка килегез. Гуляндам.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *