Уен коралларым

koral-01koral-02koral-03koral-04koral-05koral-06koral-07koral-08koral-09koral-10koral-11koral-12koral-13koral-14koral-15koral-16  koral-17     koral-18koral-20          koral-21   koral-22  koral-24  koral-25koral-26  koral-27  koral-28koral-29  koral-30  DSC05360 (NXPowerLite)

DSC05358 (NXPowerLite)  DSC06690 (NXPowerLite)  Беренче курайчыларым

Гармуннар ясау остасы

 мәрхүм Җидеяр абыйга

Кулга алган саен гармуныңны

Күз алдыма килеп басасың.

Үзең киттең, хәзер гармуннарны

Кемнәр генә инде ясар соң?

Җан иңдердең күпме гармуннарга,

Куандырдың күпме кешене.

Табып булмас инде,

Юк, ышанмыйм,

Алтын куллы,

Синең ишене.

Гармуннарың

Кулга алмас борын

Уйнап җибәрер күк күренә.

Урыннарың

Берүк булсын иде

Җәннәтләрнең

Иң – иң түрендә!

***
Минем гомер сезнекечә түгел,
Мин яшәргә тиеш үлгәч тә.
Мин әйтергә тиеш үз сүземне
Хәтта кара гүргә кергәч тә.
Актарыгыз минем китапларны,
Фоторәсемнәрем карагыз.
Һәрберсеннән сезгә, аермыйча,
Җылы бөркеп торыр абзагыз.
Ышанмыйсыз икән, сорнайларым,
Курайларым алып өрегез.
Гармуннарым кулга алыгыз да
Бүлмәм буйлап уйнап йөрегез…
Компьютерның төймәсенә басып,
Сайтыма да кереп китәрсез.
Уйнаганнарымны тыңлый – тыңлый,
Якташларым күреп үтәрсез.
Минем өчен алар бар да тере,
Бар да кадерле һәм якыннар.
Аларны мин гел яңартып торам –
Аңа гына минем хакым бар.
Мин яшәргә тиеш озак еллар.
Сүзләрем хак, ялган түгелләр.
Онытмаслар мине оныкларым,
Якташ энекәшләр, сеңелләр…

Әткәй Мирзаһит саратов гармунында. Үткән гасырның 60 нчы еллары.

      Әткәй гармунда 1

«Нәфисә». Әткәй саратов гармунында.

      Ne`fise`

Гаилә ансамбле. Үткән гасырның 80 нче еллары.

      Гаилә ансамбле мин - баян, Бания - мандолина, Азат - курай 1980 еллар

Үзем — тальян гармунында.

 

Суда, суда. Җырлый оныгым Алинә Әхмәтҗанова, тальянда — оныгым Булат Әхмәтҗанов.

Мин — курайда. Татар халык көе «Болын»

      Курай Болын.

Мин — курайда.Татар халык көе «Агыйдел күпере»

Курайда — үзем.

      Kuray-fonogramma-bele`n-kyiskartyilgan

Скрипкада — үзем.

      Скрипка

https://cloud.mail.ru/public/MM9B/4uHr3prT9 — «Түрешем» җыры. Илгиз Закиров көе.