Үрнәк алыйк, якташлар!

Елгабаш авылы егете, “Алабуга агропромстрой” ның генераль директоры Хәбиров Рәшит Галәү улына багышлыйм

Сабантуйлар да уздыра,
Асфальт юллар салдыра.
Һәйкәл, мәчетләре белән
Халыкны таң калдыра.

Күп функцияле үзәк –
Аның хезмәт җимеше.
400 яшьлек Елгабашта
Алтынга тиң ул Кеше.

Һәр авылда Рәшит кебек
Шәхесләр булсын иде.
Бар авыл да Елгабаш күк
Нур чәчеп торсын иде!

фото 6фото7фото8фото9фото 2фото 4

0

Әткәебез — Кызыл Мәйданда

Кызыл Мәйдан буйлап бара әткәй

Төпчек улы Камил кулында.

Мәскәү асты сугышларында да

Була алмагандыр ул монда.

 

Ике онык янәшәдә атлый

Горурланып, күкрәк киереп.

Бабайларга бетмәс бурычыбыз

Хәтта мең чакрым җир йөреп…

DSCN7603 (NXPowerLite)DSCN7625 (NXPowerLite)DSCN7566 (NXPowerLite)DSCN7613 (NXPowerLite)DSCN7525 (NXPowerLite)DSCN7561 (NXPowerLite)DSCN7559 (NXPowerLite)

 

0

Районда беренчеләрдән булып

27 нче апрель көнне Михайловка авылы клубында авыл җирлеге,мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, якын – тирә авылларның имамнары катнашында Әдәбият елы уңаеннан Мөслим авылында яшәп иҗат итүче язучылар Фоат Садриев, Роза Хәбибуллина, Лилия Садриева, Мөҗәһит Әхмәтҗановлар, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, район җәмәгатьчелек Советы рәисе Моряк Юсупов катнашында укучылар һәм авыл халкы белән очрашу булды.Очрашуда укучылар язучыларның әсәрләрен укыдылар, мөнәҗәтләр әйтелде, сорауларга җаваплар алынды. Чараны оештырган Михайловка имам – хатыйбы Расыйх Каюмовка халык үзенең рәхмәтен белдерде.

DSC08401 (NXPowerLite)DSC08408 (NXPowerLite)DSC08405 (NXPowerLite)DSC08406 (NXPowerLite)DSC08402 (NXPowerLite)DSC08400 (NXPowerLite)DSC08410 (NXPowerLite)DSC08403 (NXPowerLite)

0

Бәхетле булыгыз!

6 нчы март көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда 8 нче Мартка багышланган бәйрәм кичәсе булды.Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре, бүләкләр тапшырылды.Район үзәге оешмаларында эшләүче хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде һәм зур концерт күрсәтелде.

2015-03-06 15-36-28 (NXPowerLite)DSC08195 (NXPowerLite)DSC08197 (NXPowerLite)DSC08205 (NXPowerLite)DSC08208 (NXPowerLite)DSC08209 (NXPowerLite)DSC08216 (NXPowerLite)DSC08217 (NXPowerLite)DSC08225 (NXPowerLite)

0

Чаллыда — якташлар көне

27нче февраль көнне Чаллы шәһәренең «Энергетиклар» Мәдәният сараенда Чаллы шәһәрендә яшәүче мөслимлеләрнең якташлар көне бәйрәм төсендә билгеләп үтелде.Тамашачылар зал тутырып килгәннәр иде.Якташлык җәмгыятенең эшләнгән эшләренә кыскача отчет бирелде һәм алда торган планнар ассызыкланды.Чаллылар һәм мөслимлеләр тарафыннан концерт номерлары тәкъдим ителде.

2015-02-27 15-38-12DSC05947 (NXPowerLite)DSC05775 (NXPowerLite)2015-02-27 18-53-58 (NXPowerLite)2015-02-27 15-54-342015-02-27 18-54-58 (NXPowerLite)2015-02-27 18-55-34 (NXPowerLite)2015-02-27 18-55-48 (NXPowerLite)2015-02-27 18-56-56 (NXPowerLite)2015-02-27 18-24-18 (NXPowerLite)

0

Батулла кунакка килде

24 -25 нче февраль көннәрендә Мөслимдә Татарстан Республикасының Халык Язучысы Рабит Батулла булды. Башта ул Мәдният йортында тамашачылар белән, икенче көнне лицейда, урта мәктәптә һәм гимназиядә укучылар һәм укытучылар белән очрашты.

2015-02-24 15-43-46 (NXPowerLite)2015-02-24 15-47-16 (NXPowerLite)2015-02-24 15-49-50 (NXPowerLite)2015-02-24 17-00-32 (NXPowerLite)2015-02-25 06-49-50 (NXPowerLite)2015-02-25 06-50-26 (NXPowerLite)2015-02-25 07-44-36 (NXPowerLite)2015-02-25 07-53-42 (NXPowerLite)2015-02-25 07-54-16 (NXPowerLite)2015-02-25 08-00-02 (NXPowerLite)2015-02-25 08-03-50 (NXPowerLite)2015-02-25 08-05-22 (NXPowerLite)2015-02-25 08-05-42 (NXPowerLite)2015-02-25 08-07-12 (NXPowerLite)2015-02-25 08-52-44 (NXPowerLite)2015-02-25 08-58-04 (NXPowerLite)2015-02-25 09-02-48 (NXPowerLite)2015-02-25 09-14-34 (NXPowerLite)

0

Чишмә суы эчәбез

22 нче гыйнвар көнне Мөслим авылына килүче Ташлыяр чишмәсен ачу тантанасы булды. Анда республика җитәкчелеге белән рәттән 14 район вәкилләре, Мөслим районы ветераннар Советы әгъзалары,төрле  матбугат вәкилләре катнашты. Секундына 19 литр су белән тәэмин итә торган чишмә суының сыйфаты бөтен таләпләргә туры килүе турында мәгълүмат бирелде.Шул ук көнне кунаклар Мөслим авылы канализация суының биологик юл белән чистартыла торган корылмасын да карадылар һәм күпләргә үрнәк икәнлеген ассызыклап үттеләр.Хәзер Мөслим авылына Иске Вәрәш һәм Ташлыяр чишмәләреннән су килә.

ветераннар (NXPowerLite)ташлыяр чишмэсе (NXPowerLite)чишмэ ачу (NXPowerLite)семинар. 22.01.15 (NXPowerLite)тышкы як (NXPowerLite)чистарту корылмасында (NXPowerLite)

0

Рәйхан Хантимеровка — 60

20 нче гыйнварда  элеккеге туган якны өйрәнү музее директоры, хәзерге музей хезмәткәре Рәйхан Хантимеровка 60 яшь тулды.Ул күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен Мөслим муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аны бу олуг юбилее белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Саулык — сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез

.DSC07965 (NXPowerLite)DSC07961 (NXPowerLite)Рәйхан

0

Бәһиҗә апага — 75

17 нче гыйнвар көнне РСФСР Верховный Советы депутаты, алдынгы терлекче, җирле Совет рәисе, колхоз рәисе, ветераннар Советы рәисе урынбасары, «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубының актив әгъзасы Баһауова Бәһиҗә Сәрвәретдин кызына 75 яшь тулды. Аңа саулык — сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез.

DSC03084 (NXPowerLite)

0