Түрештә — кунаклар

24 май көнне Түреш авылында район ветераннар Советлары рәисләре һәм ветераннарның «Сүнмәс дәрт » клубы үзешчәннәре кунак булып киттеләр. Алар Түреш авылы, урамнары, зират  белән таныштылар, «Харрас чишмәсе» ндә булдылар. Түреш, Иске Карамалы авыллары тамашачыларына концерт номерлары күрсәттеләр.

Якташыбыз дөньякүләм танылу алды

Студент из Татарстана стал лауреатом международного форума-конкурса. Работа Ш. Исламова посвящена обоснованию технологии глушения нефтяных скважин с карбонатными коллекторами в условиях низких пластовых давлений.

25.04 19:58

IMG_5887-24-04-17-03-33 (NXPowerLite)(Казань, 25 апреля, «Татар-информ»). Учащийся Санкт-Петербургского горного университета Шамиль Исламов, который приехал учиться в город на Неве из Татарстана, победил в номинации «Комплексное освоение нефтегазовых месторождений и транспортировка углеводородного сырья» на международном форуме-IMG_5566-05-04-17-01-22 (NXPowerLite)конкурсе «Проблемы недропользования». Его работа была посвящена обоснованию технологии глушения нефтяных скважин с карбонатными коллекторами в условиях аномально низких пластовых давлений. Читать далее

Тукай рухлы Факил

12 нче апрель көнне Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе, 2017 елга Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат Факил  Сафинның иҗат эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланган «Тукай рухы яши йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби — музыкаль композиция булды.Кичәдә катнашучылар Факилнең Тукай бүләгенә лаек икәнлеген үзләренең чыгышлары белән кат — кат расладылар.

DSC02496 (NXPowerLite)DSC01091 (NXPowerLite)DSC01090 (NXPowerLite)DSC01085 (NXPowerLite)DSC01082 (NXPowerLite)DSC01080 (NXPowerLite)

Факил – Тукайга лаек
Факил Тукай бүләгенә
Лаек булмаса әгәр,
Без килеп тә йөрмәс идек
Бүген Чаллыга кадәр.
Без менеп тә тормас идек
Шушы сәхнә түренә.
Чөнки хакыйкать барыбер
Җиңәр төсле күренә.
Фоат абый аңа тиккә
Фатиха биргәнмени?
Миңа алмаш үсә диеп,
Ышанып йөргәнмени?
Таңнар башка саташмасын,
Вакытлы атсын иде.
Факил бүләккә бик лаек,
Ул аны алсын иде…
Йөрәгендә Тукай рухы
Яшәгәч, ни диясең?
Факил безнең өчен күптән
Тукай бүләге иясе!!

70 яшь тулган булыр иде

13 нче мартта Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе күренекле шагыйрь, якташыбыз Зөлфәтнең 70 еллык юбилеена багышлап, шулай ук якташ язучыбыз, балалар шагыйре драматург, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон төзегән сценарий нигезендә шыгрым тулы зал белән зур тантаналы кичә үтте.Аны Ләбиб Леронның кызы Айсылу Лерон алып барды. Кичәдә Мөслимнән дә Рушат Солтанов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Зөлфәт2017-03-13 15-04-38 (NXPowerLite)DSC00703 (NXPowerLite)2017-03-13 16-09-182017-03-13 16-34-08 (NXPowerLite)2017-03-13 15-49-30 (NXPowerLite)2017-03-13 15-09-502017-03-13 16-51-48 (NXPowerLite)2017-03-13 16-01-06 (NXPowerLite)2017-03-13 15-16-52 (NXPowerLite)Гузель (NXPowerLite)

 

Яңа китап

 

2016 нчы ел азагында Татарстан китап нәшриятында минем «Бәхет юлы» исемле китабым басылып чыкты.Анда балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, тизәйткечләр, палиндромнар тупланган.

Китап тәкъдир ителде

17 нче декабрь көнне Баек авылы мәктәбендә элеккеге «Урал» колхозы рәисе, Коммунистлар партиясенең 24 нче съезды делегаты Гаттаров Мирза Бәлүл улына багышлап нәшер ителгән «Егерме дүртнең берсе»  исемле китапны тәкъдир итү кичәсе булды.Китап авторы — язучылар берлеге әгъзасы, Баек кызы Илүсә Нәбиуллина. Кичәдә Мөслим  муниципаль районындагы Татарстан Халыклар ассамблеясы  вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, «Урал» колхозында хезмәт куйган  хезмәт ветераннары, М.Гаттаровның  балалары һәм якыннары, хезмәттәшләре, якташлары һәм район мәдәният йорты үзешчәннәре  катнашты.

Мирза0001 (NXPowerLite)DSC00703 (NXPowerLite)DSC00701 (NXPowerLite)DSC00700 (NXPowerLite)DSC00693 (NXPowerLite)DSC00688 (NXPowerLite)

 

Мәчеткә айлы манара куелды

15 нче октябрьдә Мөслимдәге өченче мәчеткә манара кую тантанасы  булды.Аңа узган елның көзендә нигез ташлары салынган иде.Мәчетнең имам — хатыйбы — Түбән Камадан килгән Абдулкәрим хәзрәт Моратов ( тумышы белән Минзәлә районы Аю авылыннан)

DSC00482 (NXPowerLite)DSC00480 (NXPowerLite)DSC00489 (NXPowerLite)DSC00487 (NXPowerLite)

Ул бакчасы, ул музее!..

Шушы көннәрдә районның иҗтимагый Советы әгъзалары Татарстанның атказанган укытучылары Фирая һәм Моряк Йосыповларның яшелчә һәм җиләк – җимеш бакчаларында, йорт музейларында булдылар.Дистә еллар дәвамында башкарылган матур эшләрне күреп, һәркем хәйран калды.

DSC_0015 (NXPowerLite)DSC_0011 (NXPowerLite)DSC_0078 (NXPowerLite)

«Хәләф чишмәсе»

24 нче сентябрь көнне Метрәй авылы янында үзенең бөтен гомерен Мөслим халкын тәрбияләүгә багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , тумышы белән Метрәй авылыннан булган Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов хөрмәтенә  «Хәләф чишмәсе»н ачу тантанасы булды.Бу изге эш аның уллары Айрат һәм Айдар Шәмсетдиновлар инициативасы белән башланды һәм 2 ай дигәндә шундый дәрәҗәгә җитте. Районыбызда чишмәләргә булган игътибар тагын да артсын һәм Айрат һәм Айдар кебек игелекле җаннар күбрәк табылсын иде.

008 (NXPowerLite)007 (NXPowerLite)image1 (1)0011 (NXPowerLite)print_588150_609145

Хәләф  чишмәсе
 
Сөекле әтиебез Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов истәлегенә
Челтерәп аккан шушы чишмә кебек
Үткәнгәме тормыш юлларың,
Истәлегең булып агып ята
“Хәләф чишмәсе” нең сулары.
Метрәй тауларының куеныннан
Тибеп чыккан изге чишмә ул.
Мөслимемә яшәү дәрте биргән
Ык суына барып төшә ул.
Таллардагы сандугачлар сиңа
Җыр багышлый кебек тоела.
Чишмәң суы күңелләребезне
Сафландырсын гомер буена.
“Хәләф чишмәсе”нең суын эчеп,
Йөрәкләргә көч, дәрт алырбыз.
Якты истәлегең, маяк итеп,
Гасырларга алып барырбыз.
Чишмәң буе бәйрәм төсе алыр,
Авылдашлар монда күрешер.
Һәрбер изге гамәлебез сиңа
Дога булып барып ирешер.
Иншаллаһ!

Харрас Әюп турында китап

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшриятында язучы Роза Хәбибуллина авторлыгында тууына 70 ел тулу уңаеннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый  исемендәге  әдәби премия иясе Харрас Әюп турында шул исемдәге китап 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Анда Харрас замандашларының  истәлекләре, фотолар белән бергә  китап авторының шагыйрь тормышын һәм иҗатын чагылдырган әдәби – документаль бәяны да урын алган.Харрас Әюпнең  байтак кына популяр шигырьләре дә туплап бирелгән.

Харрас китап - копия (NXPowerLite)