Яз

Раббыбыз бал кортларына әйтте:” Әй бал кортлары, тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җирләрдә үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз һәм  ихтирам итеп, мин әмер кылган  юлга керегез!”

Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар.

Коръән Кәримнең “Умарта кортлары” сүрәсеннән.

DSC00954 (NXPowerLite)2015-06-03 07-10-26   DSC04446 (NXPowerLite)   2015-05-28 07-12-40

 

Яз

Бал кортлары балавыздан
Бал савыты ясыйлар.
Каен суын, ширбәт итеп,
Шул савытка ташыйлар.

Канатлары ныгымаган,
Бигрәк тиз алҗый алар.
Кар суында йомычкага
Утырып хәл җыялар.

***

Әгәр тотсаң умарта,
Картаюны соңарта.

Бабама рәхмәт укыйм

Бабайларга барган саен,
Мин карашам умарта.
Бабам да: “Остарасың, — ди,
— Син карашкач, бал арта”.
Бал гына түгел, бакчада
Умарталар да артты.
“Монсы Айдар улыма”, — дип,
Бабай олы күч япты.
Хәзер минем үземнең дә
Умартам бар бабайда.
Йөреп булмас инде быел
Җәен теләсә кайда.
Күч аерганны булса да
Күреп калырга кирәк.
Биек агачка сарыса
Җыеп алырга кирәк.
Рамнардан бал суырту да
Күчте бит минем өскә.
Чөнки бабай үз эшенә
Җитешә көчкә — көчкә.
Бабама рәхмәтләр укыйм:
Өйрәтергә тырыша.
Бал тәмен һәркем дә белә,
Эш тәмен бел тормышта.
Бал бабай
Авылыбызда бабайны
Йөртәләр “Бал бабай” дип.
Баллары күп булгангамы,
Мактана ул “Без бай” дип.
Умарталары күп инде…
Күп кортлары, баллары…
Тавык, күркә, үрдәк белән
Тулган ишек аллары.
Җәй җиттеме, бабайларга
Кунаклар кайтып тула.
Алар белән бергә — бергә
Шундый күңелле була!…
Бал бабайның күңеле дә
Үзе кебек бай икән.
Әллә чынлап, иң бай кеше
Ул безнең бабай микән?

Бәлки без дә чагабыздыр

                              
Җәй көне кайтсак авылга,
Барчабызның кот чыга.
Чөнки сизми дә каласың –
Һәрвакытта корт чага.
Бала – чага булгангамы,
Безне күп тә чага ул.
Кайтып та тормаска иде,
Сагындыра шул авыл.
Бала – чага дигәч, без дә
Корт кебек чагабыздыр.
Әти һәм әниләр өчен
Шундыйрак чагыбыздыр.
Тиккә генә “чага” диеп
Әйтмәгәндер бабамнар.
Йөрәкләренә җәрәхәт
Ясагандыр балалар.
      Бабам шатлыгы
Бакча тулы умарта,
Үзе җәй саен арта.
— Ишәя ул, — ди бабам,-
— Синең бәхетең барга.
— Бабай, әллә чәчеңне
Умарталар агарта?
  • Кайгырма син, — ди бабам,-
  • Мин аннан ләззәт алам.
Хезмәт хакым  — бал минем,
Менә шуңа шатланам.
Бал кортлары адаша
Бал кортларын адашмыйлар, диләр,
Адашалар икән, адаша.
Өйгә керде исә, тәрәзәләр
Аның юлын бүлә, алдаша.
Кергән җирен корт табалмый гына,
Тизрәк иркенлеккә омтыла.
Үткән юллар никтер искә төшми,
Якты күргәч, бик тиз онтыла.
Пыяланы ватып булмаслыгын
Әйтә алмый кортның акылы.
Һаман яктылыкка омтыла ул,
Чыгар төсле тәрәз аркылы.
Мин умарта карашам
Авылда кунакта ятам,
Йоклыйм йокым туйганчы.
Әби белән бабам, торып,
Иртән көтү куганчы.
Тәрәз аша карап ятам
Кортларның аерганын.
Рәхәтләнеп кочаклап,
Әбиемнең юрганын.
Карап яту – минем бурыч,
Корт аеру – җаваплы.
Өлкәннәргә ярдәм итү –
Һәрвакытта саваплы.
Мин күзәтеп яткан чакта
Алар башка эш карый.
Бабам юри әйтмәгәндер:
  • Улым файдага ярый…
Ә авылда күңелле
Күбәләк, син нинди матур,
Очып уйнап йөрисең.
Кешеләргә ни өчендер
Бер файда китермисең.
Тоттырсаң тотар идем дә
Түшемә кадар идем.
Ничек матур мин хәзер дип,
Көзгегә карар идем.
Бал корты, синнән куркам мин,
Син гел эшкә чабасың.
Үзең бал белән сыйлыйсың,
Үзең безне чагасың.
Син матур түгел дә болай,
Тик файда китерәсең.
Кешеләрне терелтәсең,
Бәхетле иттерәсең.
Икегезнең дә гомерләр
Кыскасын кыска, беләм.
Шулай да җәен күңелле
Авылда сезнең белән.
Бал корты ачуланган
Бер бал корты өйгә кергән.
Нигә кергән?
Илдус бал ашаган. Әллә
Шуны күргән?
Үзе оча, үзе безли,
Нидер эзли.
Әйтерсең лә:”Бал урлашып
Йөрмәгез”, — ди.
“Ачулансак, балыбызны
Бирмәбез, — ди.
“Бакчага да без очканда
Кермәгез”, — ди.
“Сүзләремне сез оныта
Күрмәгез”, — ди.
Аллы – гөлле баллы җәй
Баллы яңгыр яуган бугай:
Юкәләр гел бал гына.
Яфраклар тора ялтырап,
Кил дә ялап ал гына.
Бал исе тулган һавага,
Кортлар ничек түзәдер…
Аллы – гөлле баллы җәйләр
Бары бездә генәдер.
***
Нурны чаккач
Бал корты,
Бертуктаусыз
Акырды.
Ярдәмгә ул
Бабасын
Һәм әбисен
Чакырды.
“Үләм бугай
Мин,  — диде.
  • Коткарыгыз
Сез мине!..
Башка кайтмыйм
Кунакка…”
Бабай тормый
Тыңлап та:
  • Әйдә, улым,
Керик, — ди.
  • Берәр чара
Күрик, — ди.
Кергәч, ул бал
Каптырды.
Нурның йөзе
Яктырды.
Бал корты акыл кертте
Булат кайткач авылга
Кереп китте бакчага.
Ә бабасы кисәтте:
— Кермә анда, корт чага…
Әбисе дә кушылды:
-Тыңла бабаң сүзен, — ди.
— Безнең кортлар усаллар,
Үкенерсең үзең, — ди.
Булат шуны тыңлыймы,
Ни буласын уйлыймы….
Кунакта бит бабайда
Йөрмәгәч соң алай да…
Ә бал корты :“Без, — диде,-
Күп сөйләшмибез-з-з”, — диде.
“Кирлемән булганың өчен
Чакмый булмый, түз-з-з ”, — диде.
“Мин корттан курыкмыйм”, — дип
Бетермәде уйлап та.
Бөтен булган көченә
Җибәрде ул елап та.
Бал корты бит үзсүзле,
Эшен ташлап килгәндер.
“Колагын чагыйм әле
Тыңлаусызның”, — дигәндер.
 
Кортлар белеп чагалар
 
Безнең кортлар ул, белдеңме,
Чаксалар, нык чагалар.
  • Ямьсез сүзләр әйтәләр, — ди
  • Кайбер бала – чагалар.
Шуңа күрә дә бит алар
Иреннәрне чагалар.
Кайсы җирнең бозыклыгын
 Кортлар бик тиз табалар.
Тел бозып сөйләшкәннәрне
Кортлар бер дә сөймиләр.
Ә үзләре “без” дә “без” дип,
Инде мең ел “сөйлиләр”.
Шуңа күрә дә өлкәннәр
Тәртипкә чакыралар:
-Авызың корт чаккыры, — дип,
Кортлардан чактыралар.
Шулай ул безнең авылда,
Кортлар да тел саклыйлар.
Тәртип һәм телне бозмасаң,
Алар бер дә чакмыйлар.
Белми йөрсәң урының…
Акбай баудан ычкындымы,
Тотына йөгерергә.
Күрмәгәннәрен күрергә…
Һәм оныта өрергә.
Беркөн шулай умарталар
Торган бакчага кергән.
Кортларның кая очканын,
Кайтканын карап йөргән.
Кортларның да ачу килгән:
Берсе чаккан борынын.
…Менә шулай да була ул,
Белми йөрсәң урының.
 
Курыкма корт чагудан
Корт чактымы, кайберләрнең
Шешеп чыга күзләре.
Шешеп чыга иреннәре,
Үкереп елый үзләре…
Корттан куркып, андый бала
Кайтмый, ди, авылга да.
Ачу итеп хәтта балын
Капмый, ди, авызга да.
Корттан курыкмаган бала
Батыр булып үсә ул.
Бөтен авырлыкларга да,
Кыенлыкка түзә ул.
Корт чагудан да курыккач,
Нинди ир булмак кирәк?
Кортлар яратып булса да,
Батырлык кылмак кирәк.
***
Кортлар оча
Бал эзләп
Һәм ташыйлар
Әз — әзләп.
Онытмыйлар
Безне дә.
  • Сыйлыйк, — диләр,
  • Сезне дә.
— Сез бит, — диләр,
— Шәфкатьле.
Өстәвенә —
Рәхмәтле.
Ташламыйсыз
Кышларын.
Рәхмәт сезгә,
Дусларым!
***
Кортлар оча да оча…
Үзләренең җыйган балын
Без алганны
Аңламыйча.
***
Кортларга карап уйланам:
Бертуктаусыз очалар.
Тик җәй генә торсалар да,
Бал ташыйлар ич алар.
Кешеләр дә уйландыра,
Арада бар төрлесе:
Кортлар кебек эшчәне дә,
Ялкавы, мәкерлесе.
Юкә балы нигә юк?
Никтер юкә чәчәкләрен
Кортлар сырып алмаган.
Әллә болын чәчәкләре
Юкәдән нык балланган?
Юкә балы дибез дә бик,
Ә кортлар ник килмиләр?
Юкә балын яратканны
Әллә инде белмиләр…
Юкәләр шау чәчәктә дә,
Ә кортлар йөри читтә.
Безнең бит юкә балын да
Ашыйсы килә бик тә!
Аермагыз
Аермагыз, кортларым,
Бал вакыты җитте бит.
Күпләрегез болынга
Бал ташырга китте бит.
Бал вакыты бер генә,
Беләсез бит үзегез.
Аермагыз, кортларым,
Җәй кыска бит, түзегез.
***
Умарталар күче көчле
Булса гына баллана.
Ә умартачылар исә
Балы булса данлана.
Җиңел кәсеп
Урманнан күч тотасың да
Буласың умарталы.
Умарталы умартачы-
Һәрвакытта да баллы,
Һәрвакытта дәвалы.
Ходай биргән бал булгач
— Ходай биргән балга бәя
Бигрәк кыйммәт, — диләр.
  • Нигә җиләк җыймадың соң?
-Ул авыр хезмәт, — диләр.
Балдай тормыш
Бал булып ява яңгырлар,
Бал булып үсә чәчәк.
Сандугачның моңнарында
Тирбәлә күк киләчәк.
Балдай татлы бу тормышны
Ничек ташлап китәсең?
Балы булмаса булмасын,
Берүк ялгыз итмәсен.
***
Умарталыктан күч китте:
Күпме хәләл көч китте.
***
Бакчабыз гүләп тора,
Ә бабам көлеп тора.
Балыбыз күп булсын дип,
Теләген теләп тора.
Корт сөте
Күгәрчен сөте – кибеттә,
Сыер сөте – абзарда.
Ана корт сөте була тик
Бакчада йә базарда.
Ана корт сөтен эчмиләр,
Бары аны кабалар.
Авырулар корт сөтеннән
Шифа, дәва табалар.
Очалар да очалар
Авылга кайтты Алинә,
Бал кортлары янына.
Карап кына тора үзе
Умарталар ягына.
-Бал кортларын бигрәкләр дә
Яратасың бугай, — дим.
-Умарталыкны шулкадәр
Ник күзлисең  болай? – дим.
Битлек киеп куйган үзе,
Бал кортларында күзе.
Минем биргән соравыма
Шул булды җавап сүзе:
-Эшчән дисез дә кортларны,
Бернишләми ич алар.
Чәчәчәкләргә куна – куна
Очалар да очалар…
Ерак китә күрмәгез
Корт аерганны күзәтәм,
 Кайда сарырлар икән?
Әллә юлларын урманга
Төбәп барырлар микән?
Корткайларым, берүк ерак
Җиргә китә күрмәгез.
Агач куышлары эзләп,
Арып – талып йөрмәгез.
Качмасагыз, җыярмын да
Буш ояга куярмын.
Әгәр мине тыңласагыз,
Ширбәт белән сыйлармын.
Күчне ташлап китмәгез
Бер күч таптым урманда,
Тоттым да алып кайттым.
Бик әйбәтләп мин аны
Бер умартага яптым.
Кунак кебек сыйладым,
Әле ширбәт тә бирдем.
Үз итәрләрме, диеп,
Әйләнеп карап йөрдем.
Алар мине, мөгаен,
Яратты, ошаттылар:
Җәй буена күп итеп,
Тәмле бал ашаттылар.
Сез дә, дуслар, урманда
Игътибарлы булыгыз.
Агач башларына да
Әзрәк күз салыгыз.
Качкан күчләр күрсәгез,
Җыегыз да алыгыз.
Өегезгә алып кайтып,
Умартага салыгыз.
Мөстәкыйльлек
Кортлар да бит вакыт җиткәч,
Аерылып чыгалар.
Комачаулап кына кара,
Хәзер килеп чагалар.
Тел шомарткычлар
 
 
         Бал кортына
-Безләмәсәң дә буладыр,
Ник безлисең без дә без?
-Безгә акыл өйрәтмәгез,
Без беләбез үзебез.
***
***
         Лап – лоп атлап,
Урман яклап
Килә аю баласы.
Балның тәмен
Белгән икән:
Килә бездә каласы.
***
Алмалар да
Алланган.
Алланган да
Балланган.
Бал кортлары
Аларны
Чәчәкләр дип
Алданган.
***
         Таллар биек таулардан,
Тал бөресе балланган.
Бал кортлары алардан
Кыш чыгарлык бал алган.
***
Бал булып ява яңгырлар,
Бал булып килә чәчәк.
САндугачның монарында
Тирбәлә күк киләчәк.
Балдай татлы бу тормышны
Ничек ташлап китәсең?
Балы булмаса булмасын,
Берүк ялгыз итмәсен.
Табышмаклар
Өйдән дә чыгармый,
Бакчага кертми ул.
Беркемне жәлләми,
Битлексез йөртми ул.
(Бал корты)
 
Агуын да , угын да
Үзе белән йөртә ул.
Ачуы килгәннәргә
Икесен дә кертә ул.
(Бал корты)
 
 
Чәчәкләрдән чәчәкләргә
Куна – куна көн буе,
Безне хуш исле бал белән
Сыйлаудыр аның уе.
(Бал корты)
 
Җәй буена бертуктамый
Безгә дип ни җыялар?
Ә үзләрен, көз җиттеме,
Базга ябып куялар.
(Бал кортлары)
Умартада берәү ул,
Бар кортларга терәү ул.
Үз кадерен белеп яши
Менә шуңа күрә ул.
(Ана  корт)
 
Үзе җыялмый бал да,
Меңләгән күкәй сала.
(Ана  корт)
 
Шәһәр түгел, авыл түгел,
Ә йортлар тезелешкән.
Хуҗалары очып бара,
Очып кайталар эштән.
(Умарталык)
 
Йөз төрле чиргә дәва,
Татлыдан – татлы тәме.
Нәрсә икәнен белеп,
Миңа да әйт син, яме!
(Бал)
 
Бал кортлары , аерып,
Сарылалар бер төшкә.
Умартачы абыйлар
Җыеп алалар көчкә.
(Күч)
 
Аерылып чыгабыз да
Бик ерак та бармыйбыз.
Бакчадагы агачларга
Йә куакка сарыйбыз.
(Күч)
 
Тәрәзсез, морҗасыз йорт,
Эчендә меңләгән корт.
(Умарта)
 
 
Кортлар инде дошман саный,
Чөнки төтен өрәм мин.
Умартачыга булышам,
Аны якын күрәм мин.
(Төтәткеч, дымарь)
Бал кортлары чакмасын дип
Киеп куялар башка.
Умартачылар беркайчан
Йөрмиләр миннән башка.
(Битлек)
Нинди кортлар күкәй сала,
Кайсылары бал ташый?
Ниндиләре ата ялкау,
Әзер бал гына ашый?
(Ана корт, сорыкорт)
Кортлар ил аергач кына
Без дә кирәк булабыз.
Әнә кортны алабыз да
Шул …га тулабыз.
(Тубал)
 
Кәрәздәге бөтен балны
Мин аерып бирүче.
Әгәр минем көйне белеп,
Булса әйләндерүче.
(Бал аерткыч, медогонка)
 
Без балны бик яратабыз,
Җыя гына алмыйбыз.
Көз җиткәндә, умартада
Беребез дә калмыйбыз.
(Сорыкортлар)
 
Бал кортлары минем белән
Тишек – тошык ямыйлар.
Кешеләргә дә файдам бар:
Мең дәвага саныйлар.
(Умарта җилеме, прополис)
 
Кортлар, чәчәкләрдән җыеп,
Бал икмәге ясыйлар.
Балалары ,бик яратып,
Шул икмәкне ашыйлар.
(Чыршын, перга)
 
Баллы агач  мин үзем,
Сап – сары чәчәк атам.
Җәен хуш ис таратам,
Шуңа кортлар ярата.
(Юкә агачы)
 
Бал кортлары башта бездән
Бал савыты ясыйлар.
Ә аннары, без тулганчы,
Чыршын һәм бал ташыйлар.
(Балавыз)
Миндә ничә “Б”?
Бал кортлары бертуктаусыз
Бер – бер артлы очалар.
Болытлардан, басулардан
Бал ташыйлар ич алар.
Ояда меңләп алар,
Җәй буена җыялар.
Нәрсә җыя соң алар,
Ә кайда  ул оялар?
                   Умарта бакчасында
 бал кортлары бал җыя.
Агуын да, угын да
 Үзе белән йөртә ул.
Ачуы килгәннәргә
Икесен дә кертә ул.
                   Бал корты.
Оча – оча арыйлар да
Бер ботакка сарыйлар.
Аннан ары хуш исле бал
Җыю ягын карыйлар.
(Бал кортлары)
Җәй буена бертуктамый
Безгә дип …җыялар.
Ә үзләрен , көз җиттеме,
Базга ябып куялар.
(Бал кортлары)
 
Үзе җыялмый бал да,
Меңләгән күкәй сала.
(Ана  корт)