Мөслим әдипләре

Бу биттәге авторлар:

Кашшаф Кормашев, Әхсәншәех  Кормаши, Зариф Мөэминов, Фоат Садриев, Харрас Әюп, Зөлфәт, Флүс Латыйфи, Мизхәт Хәбибуллин, Флүр Баһаутдинов, Факил Сафин, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Шәрифуллина, Наис Гамбәр, Асия Минһаҗева, Ләбиб Лерон,Илүсә Нәбиуллина, Роза Хәбибуллина,Фәрит Гыйльми, Әхмәт Дусайлы,Зөфәр Дәүләтов,Фәтхулла Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Дөлфәт Хәрби,Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, Кәүсәрия Харрасова, Сәгыйдулла Зарипов, Фәссах Вилданов, Әхсән Шәрипов, Мөхәммәтдин Закиров. Китаплары дөнья күргән якташлар.

 КАШШАФ КОРМАШЕВ (1891-1947)

ӘХСӘНШӘЕХ  КОРМАШИ

Шагыйрь һәм педагог Кашшаф Зариф улы Кормашев хәзерге Татарстанның Мөслим районы табигатенең гүзәл почмагында — Нарат асты авылында 1891 нче елда туган, 1910 елга кадәр төрле мәдрәсәләрдә укыган. 1911 нче елдан Минзәлә мәдрәсәсендә татар теле укытучысы булып эшли башлаган. Төрле елларда Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм хәзерге Тукай районнарының Югары Тәкермән, Малтабар, Түбән Табын, Мөслим, Ташлыяр, Иске Дөреш, Яңа Саклау, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авылларында балалар укыта. Тәкермән авылыннан килеп, 1928—1929 нчы уку елында Ташлыяр мәктәбендә укытканы мәгълүм.

(тулысынча укырга>>>)

Курмаши (тагын укыгыз….)

Кәшиф Кормашның 1915 нче елда Казанда «Милләт» типографиясендә басылган «Кәшиф Кормаш шигырьләре » исеме астындагы гарәп шрифты белән басылган шигырьләрен кириллицага күчердем. Шул китаптан кайбер шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәм.

Сабыйларга

И сабыйлар, җәй үтте,

Гөлләр, чәчәкләр кипте.

Болын, басу, кырларның

Матурлыклары китте.

Ул шаулаган урыннар

Хәзер тып – тын булганнар.

Ямансулап агачлар

Еларга тотынганнар.

Диләр :”Киптек, саргайдык,

Үтте яшьлек, картайдык.

Уйлап, матур, яшь чакны,

Кайгы – хәсрәткә калдык”

И сөекле сабыйлар!

Ул хәлне һәркем уйлар.

Искә төшереп яшь чагын,

Аһ орып, җанын кыйнар.

Инде матур “җәй” үткәч,

Моңлы кошлар да киткәч,

Сезгә уенлар уйнап,

Күңелле нур җир беткәч,

Мәктәпләргә барыгыз!

Укыгыз, күз салыгыз!

Укып, гыйлем алсагыз,

Зур булачак саныгыз.

Чәчәк уку, гөл уку,

Сәгадәткә юл уку,

Зур дәрәҗәгә ашу

Өчен баскыч ул уку.

И сабыйлар, торыгыз!

Мәктәпләргә тулыгыз!

Ташлап уен – көлкене

Чын укуда булыгыз!

 

Бер ятим баланың зары

Йөрим ялгыз башым, атам – анам юк.

Хәлем өчен сызланырлык бер адәм юк.

Күрәм мин нәкъ үзем төсле балалар

Укыйлар, шаулашып, гыйлем алалар.

Торып китә алар иртүк укырга,

Чумалар чын бәхеткә – якты нурга.

Бәхетсез мин, наданлык таптар инде,

Йөземә тап – карасын каплар инде.

Үтәр гомрем газап – михнәт эчендә,

Үкенеч утлары сүнмәс эчемдә.

Ходаем, баш иеп, каршыңа чыгам –

Телим: коткар мине мондай көнемдән!

Сабыйга

Тырыш, сабый!Укы һәр көн сабагың!

Галим бул син, сәгадәт юлына бас:

Гали милләтеңә хезмәт өчен син

Гайрәт йолдызын күкрәгеңә ас.

Укып, милләт күгендә син кояш бул!

Нурыңны сач мөкатдәс бакчасына.

Шулай булсаң, дәрәҗәң – кадерең артыр,

Сөелерсең адәмнең барчасына.

Диерләр: ул гали зат, мөхтәрәм зат,

Калыр мәңге намың синең галәмдә.

Сине сагынып, сине мактап сөйләрләр,

Ул иде дип фидакарь, изге бәндә!

Әдәбият былбылы, олуг шагыйремез Габдулла Тукаевка

Үтте китте бер вакыт йөргән чагым чын шатланып,

Тугды Чулпан  йолдызы таңда туар дип акланып.

Сүнде Чулпанның нуры таң тугмас, атмас борын,

Кайгырып, яшьләр түгеп тә, мәкъсүден тапмас борын.

Үлде ул чын, чын сөекле, иң гали шагыйрь Тукай,

Туктамый милләт агарткан һәр минут шагыйль Тукай.

Бирмәде аңар вафасыз дөньясы бер көн рәхәт,

Шатланып,  юкдан табып, ямь итмәде истерахәт.

И шагыйр!Калдык таәссиф утларилә бер янып,

Атасыз да, анасыз калган  ятимдәй моңланып.

Арамызда нурлы Чулпан, якты Кояш, Ай идең.

Милли гөлләр сандугачы, син идең, сайрай идең.

Аһ сөекле шагыйрем! Чын саф теләгем шул сиңа:

Инде кертсен бер Ходаең җәннәт әлаглысенә.

*************************************************************

ЗАРИФ МӨЭМИНОВ (Әкиятче бабай)

Зариф бабай   Мукминов   Мукминов4DSC05135 (NXPowerLite)   DSC05134 (NXPowerLite)   DSC05131 (NXPowerLite)DSC08982 (NXPowerLite)   DSC08981 (NXPowerLite)   DSC08984 (NXPowerLite)

маҗара

Мөэминев Зариф Латыйп улы (1893 — 1966). Теләнче (Октябрь). Беренче Бөтендөнья сугышында, гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан.  1939 — 1941 нче елларда  Казандагы татар теле һәм әдәбияты  фәнни — тикшеренү институтына 50 дән артык  халык әкияте текстлары җибәрә.1942 елда «Хуҗа Насретдин әкиятләре» китабында  75 әкияте басыла. Бик күп мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә укыта. Мәктәпләр төзетә. Гомумән алганда, 35 ел дәвамында укытучы булып эшли. Исеме татар энциклопедиясенә кертелгән.Аның «Маҗара» исемле җыентыгы филология фәннәре кандидидаты, шагыйрь һәм прозаик Факил Сафин тарафыннан 2015 нче елда бастырып чыгарылды. Текстларны гарәп имлясыннан кириллицага мин  күчердем.

«Әкиятче бабай» Зариф Мөэминовның тууына 120 ел

Соңгы ике елда мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминовның биографиясен, иҗат мирасын барлау, һәм аны әдәби эшкәртү белән шөгыльләндем. Бүген бу эшнең беренче этабы тәмам, кулъязманы аерым китап итеп бастырып чыгару эшенә керешергә була. Китапны, автор үзе искәрткәнчә, «Маҗара» дип атадым һәм, чыннан да, әгәр китапка дөнья күрү насыйп булса, үзе бер могҗиза, искиткеч маҗара, гаҗәеп хәл. (тулысынча укырга>>>)

Галия Фәрхетдинова язмасы.(Тагын Әхмәтзариф абый турында)

*************************************************************

ФОАТ САДРИЕВ

DSC01101 (NXPowerLite)   фоат   Садриев   DSC02484 (NXPowerLite)   фоат1 - копия   DSC02383 (NXPowerLite)   DSC00047 (NXPowerLite)   DSC01144 (NXPowerLite)  DSC01111 (NXPowerLite)   фоат1   фоат30001   фоат2   DSC05894-NXPowerLite   ринат1 - копия   Актүбә - копия   PICT0019 (NXPowerLite)   img021 (NXPowerLite)   DSC07336 (NXPowerLite)DSC00735 (NXPowerLite)Рисунок40  Рисунок54

Садриев Фоат Миңлеәхмәт улы (1941). Олы Чакмак. Колхозда эшли. Хуҗалык кибетендә сатучы — өйрәнчек. Авыл китапханәсе мөдире. Метеоролог. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту — консультация бүлеге җитәкчесе. Читтән торып Казан дәүләт университетының тарих — филология факультетында укый. 1972 — 1981 — «Авыл утлары» газетасының баш мөхәррире. 1981 — 1982 — Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык  Югары театр курслары. Ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Ф.Садриев проза әсәрләре — хикәя-повестьлары, романнары белән киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе.Әлмәт Язучылар берлегенең, Ризаэтдин Фәхертдинов, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты.  «Бәхетсезләр бәхете» роман — трилогиясе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.2014 нче елда аңа Халык  Язучысы исеме бирелде. Мөслим районының Мактаулы гражданины.   ( тагын укыгыз)

1.Фоат Садриев туган авылы Олы Чакмакта әнисе Гыйздеямал апа белән.

2. Фоат Садриев Ык елгасы буенда.

 

 

 Җыр.»Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар». Фоат Садриевның «Яшьли сөйгән ярлар» спектакленнән.Башкара Азат Кәримов.

      Азат Кәримов. Биегез, җырлагыз, көлегез, кызлар.

Илһам нуры. Әлфия Ситдыйкованың  Фоат Садриев белән әңгәмәсе.

https://yadi.sk/d/nHUB7xAnmhqW3

Фоат Садриевның яшьләр тормышы турындагы кайбер фикерләре. 11.01.2016.

https://yadi.sk/d/3udqTYxNmpCUn

***************************************************************

ХАРРАС ӘЮП

CIMG0981 (NXPowerLite)   69212232661190231416313661304793515356603573012882173nCIMG0976 (NXPowerLite)    DSC01774 (NXPowerLite)DSC04023 (NXPowerLite)   DSC04564 (NXPowerLite)   DSC04022 (NXPowerLite)DSC05044 (NXPowerLite)       DSC05049 (NXPowerLite)  DSC05448 (NXPowerLite)   комсомол      DSC05446 (NXPowerLite)   харрас2      Харрас6   харрас3    харрас   харрас1   әнвәр   ринат1  1016px-Аюпов_Харрас_ГильмегалиевичDSC00244 (NXPowerLite)

Әюпов Харрас Гыйльмегали улы (1946 — 2008). Түреш. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт юлын Мөслим район газетасы «Авыл утлары» нда башлап җибәрә. 1972 — 1983  — «Татарстан яшьләре» газетасы. 1983 нче елдан башлап хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам иттерә: матур әдәбият редакциясе редакторы, редакция мөдире, 1994 нче елдан нәшриятның баш мөхәррире. Шагыйрь бигрәк тә поэма жанрында уңышлы эшли. Күп кенә лирик шигырьләре көйгә салынган. Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.Аның истәлегенә Күбәк урта мәктәбендә 2014 нче елда элмә такта куелды.(Тагын укыгыз>>)

 

Җыр. Гомерләр узып бара. Х.Әюп сүзләре, М.Шәмсетдинова  көе. Җырлый Айдар Фәйзрахманов.

      44. Gömerler uzıp bara

Харрас Әюп турында радиотапшыру. Оештыручы — Әлфия Ситдыйкова.

https://yadi.sk/d/kl_bWDgpmhRK6

«Гармун». Шигырьне автор үзе 80 нче еллар башында укый.

«Төнге очыш». Шигырьне автор үзе 80 нче еллар башында укый.

*************************************************************

ЗӨЛФӘТ

IMG_7601   Зульфат с внуками   ПортретА4IMG_7700 (NXPowerLite)зульфат0001   IMG_7606   IMG_7674 (NXPowerLite)   IMG_7698 (NXPowerLite)   Зульфат1 (NXPowerLite)   Зљлфђт оныгы Камилђ белђн.   C~000022 (NXPowerLite)   fs_04  Яңа Сәет авылында шагыйрь Зөлфәтнең йорты каршында бер төркем язучылар: Рәдиф Гаташ, Миңзифа Әхмәтшина, Фәтхулла Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов. 22.09.2015.  Зөлфәт 60 яшьлек юбилеенда. Г.Камал бинасында.2007 ел.  Зөлфәт сул якта беренче булып басып тора.Зөлфәт Татарстан телевидениесенә Ык буенда интервью бирә. 70 еллар.Зөлфәт

Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) (1947). Яңа Сәет. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында укый. Укыган вакытта ук «Чаян» журналы редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый. Ул — «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының либретто авторы. Күп кенә шигырьләренә көйләр иҗат ителгән. Татарстан Республикасының атказанган  сәнгать эшлеклесе. М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты. Тагын укыгыз >>>

Ашкын йөрәк. Зөлфәт турында Фоат Садриев. укырга >>>

Кайтыйк әле , Наис…

Зөлфәт шигыре, Рөстәм Зарипов көе.Җырлый Гүзәл Галиева.

 

*****************************************************************

ФЛҮС ЛАТЫЙФИ

OLYMPUS DIGITAL CAMERA   четырекњренекле кешелђр   C~000025 (NXPowerLite)C~000007 (NXPowerLite)   C~000018 (NXPowerLite)   флүсC~000005 (NXPowerLite)   C~000003 (NXPowerLite)   C~000009 (NXPowerLite)   C~000011 (NXPowerLite)   C~000014 (NXPowerLite)img016 (NXPowerLite)   3(340)DSC07387 (NXPowerLite)

Латыйпов Флүс Фатих улы (1943 — 2010). Мөслим. Алабуга педагогоия институты. Армия. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты. 1968 нче елдан Татарстан радиосында: мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе. 1985 нче елдан «Социалистик Татарстан» газетасына, тагын бер елдан «Казан утлары» журналына күчә. «Татарстан хәбәрләре» газетасында, «Татарстан» журналларында да эшләп ала. 1997 нче елда Ф.Латыйфи янәдән «Казан утлары» журналына әйләнеп кайта һәм шул ук вакыттан бирле журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.(Тагын укыгыз>>)

          **********************************************************

                               МИЗХӘТ ХӘБИБУЛЛИН

Бергә гомергә. Кама таңнары һәм Данко әдәби берләшмәренең дуслыгы мизхат1 академик Абрар Каримуллин Җидегән чишмәдә кунакта, Түбән Кама, 1986 елҖырчы Миләүшә Ибраһимова, шагыйрь Мизхат Хабибуллин, Мәсгут Сибгатов   Якташлар янәшәсендә. 1986 ел   Каләмдәшләр-фикердәшләр. 1984 ел

Гиндуллин Мизхәт Гиндулла улы (Мизхәт Хәбибуллин) (1940 — 1995). Бүләк.Үрәзмәт мәктәбен тәмамлагач,Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлар курсында укый,  туган колхозында хисапчы, комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1966 нчы елда Түбән Кама шәһәренә килә һәм ГПТУ га укырга керә. 1968 нче елдан гомеренең соңгы көненә кадәр төзелештә газосварщик булып эшли.1987 нче елда «Туган йорт» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.1992 нче елда  балалар өчен «Куян карый Кыямга» дигән шаян китабы дөнья күрә. Шул ук елда М. Хәбибуллин Татарстан язучылар берлегенә  кабул ителә.

**********************************************************

ФЛҮР БАҺАУТДИНОВ

БагаутдиновФН   Флер (NXPowerLite)   Багаутдинов (NXPowerLite)Фото № 2 (NXPowerLite)   Фото № 1 (NXPowerLite)   IMG_2673наил   муслим   флер1флер2   зифа1   флер3

Баһаутдинов Флүр Нуретдин улы (1958). Иске Вәрәш. Мөслим урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. Үзбәкстанда тикшерүче. Әлмәт шәһәрендә прокурор. Татарстан республикасы прокуроры урынбасары. Казан шәһәре прокуроры. 5 ел дәвамында телевидениедән «Кеше һәм закон» тапшыруы алып бара. Казанда аның мәкаләләре, очерклары, повестьлары басылмаган газета яки журнал юктыр. 2004 нче елда Республика Конституция суды судьясы. Юридик фәннәр докторы. Профессор. Татарстанның атказанган юристы.( Тагын укыгыз)

**********************************************************

ФАКИЛ САФИН (ӘМӘК)

DSC03380 (NXPowerLite)  fs_30(1)   img018 (NXPowerLite)IMG_0095   IMG_9040 (NXPowerLite)   Фото261_0621 (NXPowerLite)   img025 (NXPowerLite)    88   CIMG0230 (NXPowerLite)   100_0227 (NXPowerLite)   img010 (NXPowerLite)   img012 (NXPowerLite)   img020 (NXPowerLite)   DSC02496 (NXPowerLite)   факил   

CIMG0484 (NXPowerLite)DSC06411 (NXPowerLite)2014-12-08 13-29-56DSC00248 (1)DSC001882015-05-07 10-23-34 DSC08882

Сафин Факил Миңлемөхәммәт улы (1954). Әмәкәй. Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәте. Комсомол оешмасы секретаре. Иске Карамалы мәдәният йорты директоры. Октябрь мәктәбендә укыта башлый. Тат. Бүләр мәктәбендә  директор. 1984 нче елдан Чаллы шәһәрендә. КамАЗның автомобильләр  җыю заводында  слесарь-җыючы, бригадир,  мастер.Казан дәүләт университетының  тарих-филология факультетын тәмамлый. Шәһәр мәктәпләрендә тарих укыта. Тукай районы мәгариф бүлегендә эшли. 1991 нче елда «Аргамак» журналына бүлек мөхәррире итеп чакырыла. Сәркатип. Чаллы педагогия колледжында әдәбият укыта. «Фән һәм  мәктәп» журналын оештыра. 2000 нче елда «Казан утлары» журналына  бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Кабат Чаллыга «Мәйдан» журналын җитәкләргә кайта. Зурлар өчен романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр балладалар, поэмалар иҗат итә. Балалар өчен дә актив эшли. Җыр текстлары, көйләр яза. Республикада үткәрелгән җыр бәйгеләренең фестивальләрнең  җиңүчесе, лауреаты.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр  лауреаты, «Тәрҗемә Олимпы» һәм «Кояшлы иҗаты өчен» Халыкара бүләкләр иясе. Филология фәннәре кандидаты. Балалар өчен чыга торган «Көмеш кыңгырау» гәзитенең баш мөхәррире.Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе.(Тагын укыгыз)

1.Факил Сафин үз шигырьләрен укый.

2 Мөслим лицеенда Факил Сафинның»Биек тауның башларында» исемле китабы буенча китап укучылар конференциясе.

Факил Сафин турында радиотапшыру. Әлфия Ситдыйкова белән әңгәмә.

https://yadi.sk/d/byYK-m7-mifGR

Җырлар.

Җыр. Мөслимем — нурлы аем. Ф.Сафин сүзләре, И.Закиров көе. Җырлый Гөлдания Хәйруллина.

      Мөслимем - нурлы аем. Факил Саил Сафин сүзләре, Илгиз Закиров көе. Гөлдания Хәйруллина

«

«Җайдаклар». Факил Сафин көе.

      Жайдаклар Плюс

«Татар теле». Айдар Әхмәтшин эшкәртүендә.

      Tatar-tele-BE`K-Aranzhirovka-Aydara-Ahmetshina

«Курай моңы». Ф.Сафин көе, Альбина Авзалова сүзләре. Җырлый Алмаз Хөсәенов.

      Курай моны . Факил Сафин көе, Альбина Авзалова сүзе. Алмаз Хөсәенов җырлый

«Гүзәл төбәгем». Ф.Сафин сүзләре һәм көе. Җырлый Азат Тимершәех.

      Äîðîæêà 9 - Íåèçâåñòíûé èñïîëíèòåëü

**********************************************************

ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВА

DSC02363 (NXPowerLite) (NXPowerLite)   Баекта инэкэем, мин, Голназ (NXPowerLite)   DSC02008 (NXPowerLite)     ике индэ ике фэрэштэ (NXPowerLite)   File0000519 (NXPowerLite)   DSC03374 (NXPowerLite) (NXPowerLite)      Мин, Салават, Голназ (NXPowerLite)   30.08.Батулла, мин, радиф, илфак, Марсель0010 (NXPowerLite)   Дурт кызга бер ани (NXPowerLite)       File0000496 (NXPowerLite)   Мин, эни, Элфия апа, 4-7кл. (NXPowerLite)   Эни и генерал (NXPowerLite)        эни, Ильдар, Голназ (NXPowerLite)   Дахи Золфэт,боек Шэмсия хэм башкалар (NXPowerLite)    img017 (NXPowerLite)    DSC00175(1)DSC08916 (NXPowerLite)   DSC08941 (NXPowerLite)

Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызы (1951) Баек. Казанның 10 нчы интернат-мәктәбе. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты. Татарстан китап нәшрияты. Әлмәт шәһәрендә балалар бакчасы мөдире. Татарстан китап нәшрияты. Татарстан мәдәният министрлыгы. Татарстан дәүләт радиосы. 2002 нче елдан «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә радионың баш мөхәррире. Шәмсия  Җиһангирова — җырчы шагыйрә. Җырлары камил эшләнешләре белән генә түгел, тематик яктан да отышлы. 2001 нче елда  Президентның Мактау грамотасына лаек була. 2013 нче елда аңа Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшырыла. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.Мөслим районының Мактаулы гражданкасы.(Тагын укыгыз)

Шәмсия Җиһангирова турында радиотапшыру. Әлфия Ситдыйкова белән әңгәмә.

https://yadi.sk/d/0yJOzeuemifwY

**********************************************************

ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА

Эльмира (NXPowerLite)DSC07647 (NXPowerLite) DSC07570 (NXPowerLite) 
DSC08943 (NXPowerLite)DSC08904 (NXPowerLite)IMG_8916 (NXPowerLite)   DSC07658-NXPowerLite

Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәтулла кызы (1947). Симәк. Актаныш районының Зөбәер авылында  сигезьеллык мәктәпне һәм Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Мамадыш шәһәрендә Пионерлар йорты директоры буларак башлый. Аннан соңгы хезмәт юллары: Казандагы китап кибетендә комплектлаучы, «Ялкын» журналында хезмәткәр, Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында  редактор, «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын», «Мәгариф» журналларында  бүлек мөхәррире. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Казан педагогия көллиятендә укыта. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.(Тулысынча укыгыз>>>)

Эльмира Шәрифуллина шигырьләре

Эльмира Шәрифуллина турында радиотапшыру. Әлфия Ситдыйкова белән әңгәмә.

https://yadi.sk/d/wfymcqQYmigtT

**********************************************************

НАИС ГАМБӘР

Наис2 (NXPowerLite)   Наис 3 (NXPowerLite)   Наис (NXPowerLite)Наис1 (NXPowerLite)   Язучылар   DSC00562 (NXPowerLite)   лябиб2   заман  DSC08988 (NXPowerLite)

Гамбәров Наис Гыймран улы (1947 — 2005). Бүләк. Урта белемне Үрәзмәт урта мәктәбендә ала. Шигърият белән мәктәп елларында ук кызыксына башлый. Шагыйрь Рәдиф Гаташның шул мәктәпкә  практика үтәргә килүе Наискә дә тәэсир итми калмый, билгеле. Хезмәт юлын  районда чыга торган  «Авыл утлары» гәзитендә әдәби хезмәткәр булып башлап җибәрә. Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Татарстан китап нәшриятында  редактор, «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире, әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.(Тагын укыгыз)

«Меңнәр арасында син бердәнбер». Рөстәм Зарипов көе, Наис Гамбәр шигыре. Җырлый Раяз Фасихов.

**********************************************************

АСИЯ МИНҺАҖЕВА

Асия 1597054634   1A922C09-ABF3-4332-ABB6-4DF934CC6EBB_mw505_mh360_s

Минһаҗева Асия Миръякут кызы ( 1952). Метрәй. 1972 нче елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Югары белем алганнан соң, туган районы мәктәпләрендә укыта. Соңрак, Казан шәһәренә килеп, «Казан утлары» журналы редакциясендә һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Хәзерге көндә Казанда яши. Кызы — Йолдыз Миңнуллина — танылып килүче шагыйрә һәм публицист, «Ялкын» журналының баш мөхәррире.(Тагын укыгыз>>)

**********************************************************

ЛӘБИБ ЛЕРОН

DSC02358 (NXPowerLite)   DSC01174 (NXPowerLite)   DSC00776 (NXPowerLite)DSC02052 (NXPowerLite)   Лябиб (NXPowerLite)   фото 18      IMG_1538[1] (NXPowerLite)  SAM_0582[1] (NXPowerLite)   ипендии_25_01_08_047[1]   фото 1   Лэбиб-Ленин (NXPowerLite)   фото 19   фото 43   111   222  фоткалар 132  123   лябиб3(199)   5(114)   44(7)

Леронов Лемон Лерон улы (1961). Түреш. Актаныш районындагы Киров  урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында белем ала. Аннан соң берничә ел  «Яшь ленинчы» гәзите редакциясендә эшли. СССР Литфондының Татарстан бүлеге директоры булып тора. Казан телестудиясендә редактор вазифасын башкара. «Салават күпере» журналында бүлек мөдире. Шагыйрь әдәбиятның төрле жанрларында эшли. Ул балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр яза, өлкәннәр өчен  лирик шигырьләр, драма әсәрләре, эпиграммалар иҗат  итә. Муса Җәлил, Шәйхи Маннур,  Абдулла Алиш, Фатих Хөсни, Гамил Афзал исемендәге  премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.( Тагын укыгыз)

Ләбиб Лерон турында Чаллы радиосы.Әлфия Стдыйкова белән әңгәмә.

https://yadi.sk/d/jvRe-msVmieMq

Җыр. «Халкым минем». Айдар Тимербаев көе, Ләбиб Лерон сүзләре. Җырлый Зөлфәт Зиннуров.

      Ajdar_timerbaev_koeZinnur_Halkym_minem_Lebip_Leron_suzlere_vmusice.net_

*********************************************************

ИЛҮСӘ НӘБИУЛЛИНА

DSC02372 (NXPowerLite)   DSC05143 (NXPowerLite)   DSC02996 (NXPowerLite)DSC02376 (NXPowerLite)   DSC02518 (NXPowerLite)   DSC05382 (NXPowerLite)

Нәбиуллина Илүсә Салих кызы (1958). Баек. Туган авылында урта белем алгач, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Юллама белән Әлмәт шәһәренә эшкә җибәрелә, балалар бакчасында тәрбияче, «Әлмәт таңнары» газетасында бүлек мөдире булып эшли. Шул ук вакытта «Татар радиосы» нда хезмәттәшлек итә. Татарстан Журналистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.  2010 — 2014 елларда  Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкләде..

**************************************************************

РОЗА ХӘБИБУЛЛИНА

роза6   роза5   DSC02988 (NXPowerLite)   роза5 - копия   DSC02989 (NXPowerLite)   DSC05028 (NXPowerLite)DSC03007 (NXPowerLite)   DSC05050 (NXPowerLite)   DSC05383 (NXPowerLite)DSC05389 (NXPowerLite)   роза6 - копия  DSC06203 (NXPowerLite)DSC06893 (NXPowerLite)   view_623223_806709   DSC07575 (NXPowerLite)DSC07654 (NXPowerLite)   DSC07586 (NXPowerLite)   DSC07598 (NXPowerLite)

Хәбибуллина Роза Шакир кызы (1934). Әмәкәй. 1959 нчы елда Алабуга пединститутының филология бүлеген тәмамлый. 1959 — 1990 нчы елларда Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 90 нчы елларда  аның дистәләгән  очерклары, хикәяләре, новеллалары матбугатта күренә башлый. 2003 нче елда «Казан утлары» журналында «Яшьлегем серләре » исемле беренче повесте дөнья күрә. Аннан соң күп тә үтми, аның «Миләш елы», «Чишмә башы» повестьлары басылып чыга. Роза Хәбибуллина 2013 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләге иясе(2014)( Тагын укыгыз>>)

*******************************************************

ФӘРИТ ГЫЙЛЬМИ

Фарит Гильми    2    13    4    5

Гыйльметдинов Фәрит Гыйльметдин улы (1947 — 1993). Иске Үрәзмәт. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1970 — 1972 нче елларда Тарих һәм культура истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы секретарь булып эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1 нче номерлы Әлмәт урта мәктәбендә тарих һәм әдәбият укыта. 1978 —  1983 нче елларда Әлмәт электр насослары заводында хезмәтне фәнчә оештыру  бюросының начальнигы булып эшли. «Урсай тау итәгендә», «Елганың борылган төшендә» дигән ике повесте белән СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

*******************************************************

ӘХМӘТ ДУСАЙЛЫ

bawli[2]   I~000030_2 (NXPowerLite)   I~000005 (NXPowerLite)S5002412 (NXPowerLite)   S5002475 (NXPowerLite)   C~000001_9 (NXPowerLite)DSC05380 (NXPowerLite)   DSC05386 (NXPowerLite)

Хәмәдишин Әхмәтҗан Хәсән улы (1949). Дусай. Күбәк урта мәктәбендә укыганда ук аның шигырьләре «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре», Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» газеталарында күренә башлый. 1964 нче елда бер шигыре «Вьетнамны яклап» дип исемләнгән күмәк җыентыкка кертелә. 1992 нче елда  «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган мөстәкыйль китабы басылып чыга. 1994 нче елда Әхмәт Дусайлы бер төркем Чаллы журналистлары белән берлектә «Хәерле иртә» исемле газета һәм тагын бер елдан хосусый нәшрият оештыра. Әлеге нәшриятта 2000 нче елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә. Әхмәт Дусайлы тарафыннан йөзләгән язучының  сайты барлыкка китерелде. Аның бу хезмәте Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан бик уңай яктан билгеләп үтелде. Ул «Белем җәүһәрләре» Халыкара интернет — проектлар бәйгесе лауреаты (2010).(Тулысынча укыгыз>>)

**********************************************************

ЗӨФӘР ДӘҮЛӘТОВ

DSC02384   DSC02380 (NXPowerLite)   DSC02384 (NXPowerLite)DSC05380 (NXPowerLite)   Dauletov_Zufar   DSC02389-NXPowerLite

Дәүләтов Зөфәр Мирхәйдәр улы (1953) Яңа Сәфәр. Баек авылында  сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мөслимдә һөнәри-техник училищеда укый. Армиядән соң Уфа шәһәрендә Башкорт биохимия комбинатында эшли. Уфа электр-механика  техникумын кызыл дипломга тәмамлый. Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Ташкент политехника  институтының төзелеш факультетында югары белем ала.1995 нче елдан Әлмәт шәһәрендә төпләнеп, Архитектура-проектлау бюросында  инженер-проектчы, шәһәр хакимиятенең төзелеш идарәсендә инженер-куратор, «Татойлгаз» ябык акционерлык ширкәтендә техник бүлекне җитәкли. 2002 — 2010 нчы елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе. Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

***********************************************************

ФӘТХУЛЛА АБДУЛЛИН

Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында. Түбән Кама. 2012 елФ.АбдуллинКаләмдәшебез Рифкат Имаевка язучы таныклыгы тапшыру мизгелләре. 2008 елМөслим районында туып үскән шәхесләр. 2006 елакадемик Абрар Каримуллин Җидегән чишмәдә кунакта, Түбән Кама, 1986 елСәхнәдә каләмдәшләрне котлыйбыз. 2004 елКама таңнары әдәби берләшмәсе бүген. Түбән Кама. 2013 елКитап укучылар белән очрашу мизгелләре. 2006 елФ.Абдуллин, Ф.Валиәхмәтов, Ә.Хәеркәев. 2008 ел        Елга портында Фәридә апа Кудашеваны каршы алабыз. 2010 елШигырь бәйрәмендә. Түбән Кама. 2013 елТарих белән кызыксыну көчле. Хәбер ташларындагы язуларны укырга тырышабыз. 1974 елDSC08877 (NXPowerLite)DSC08958 (NXPowerLite)DSC08916 (NXPowerLite)

Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы (1937). Яңа Сәет. 1952 нче елда күрше Мари Бүләр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли. Ташкентта: тимер юл техникумын тәмамлый, төзүче-мастер, ГЭС лар төзи, 1966 нчы елда җир тетрәгәннән соң җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша. 1968 нче елдан — Түбән Камада мастер, прораб, участок башлыгы, өлкән инженер. Ун елдан артык Менделеев шәһәрен һәм андагы ашламалар заводын төзүдә эшли. Мәкаләләр, очерклар яза, драматургия өлкәсендә көчен сынап карый.Бүгенге көндә язучының 12 проза китабы, дистәгә якын пьесасы бар. Драма әсәрләре Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Азнакай халык театрлары тарафыннан сәхнәгә куела.Ф. Абдуллин әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2008 нче елда Татарстан Республикасының»Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.(2012)

**********************************************************

                  Дания    Заһидуллина 

Заһидуллина Дания Фатыйх кызы 1964 елның 1 октябрендә Әмәкәй авылында туа. Әмәкәй урта мәктәбен «бишле» билгеләренә тәмамлап, 1981 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Кызыл диплом белән укуын бетерә, Мәскәүгә аспирантурага җибәрелә. 1986-1989 елларда мәктәптә эшли, 1989-2012 елларда Казан дәүләт университетының укыту методикасы һәм хәзерге татар әдәбияты кафедрасында укыта, кафедра мөдире (2008-2012) була.

1993 елда татар әдәбиятын укыту мәсьәләләренә кагылышлы филология фәннәре кандидаты, 2001 елда татар әдәбияты теориясенең формалашу һәм үсеш этапларын өйрәнүгә багышланган филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый, профессор (2002). Хезмәтләре әдәбият теориясе тарихына, суфичылык, ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихына, хәзерге татар әдәбиятына, укыту методикасына багышлана. Модернизм, авангард, постмодернизм, әдәби барыштагы үсеш-үзгәрешләр мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 300-дән артык фәнни хезмәт, 10 монография, дәреслекләр һәм ярдәмлекләр авторы. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган. ХХ гасырда милли мәдәнияттәге синхрон үзгәрешләрне өйрәнүче фәнни мәктәп булдыра.

2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм Баш гыйльми сәркатибе итеп сайлана. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты (2016), академик (2011), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2014). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

МӨҖӘҺИТ ӘХМӘТҖАНОВ

IMG_8450 (NXPowerLite)   DSC02316 (NXPowerLite)   IMG_2296 (NXPowerLite)юл   DSC02753 (NXPowerLite) (NXPowerLite)   I~000876 (NXPowerLite)   DSC03568 (NXPowerLite)  DSC02641 (NXPowerLite)  DSC01444 (NXPowerLite)  DSC03768 (NXPowerLite)  DSC02496 (NXPowerLite) "Түгәрәк өстәл" тапшыруында. 2014.
"Яңа гасыр " телевидениесендә "Түгәрәк өстәл" тапшыруында .2914.
   DSC06503 (NXPowerLite)  DSC06043 (NXPowerLite)Рисунок56IMG_9491 (NXPowerLite)

Мин 1950 нче елның 15 нче декабрендә (паспорттагыча, ә чынлыкта 15 нче ноябрендә) Мөслим районы, Түреш авылында туганмын. 1968 нче елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алдым. Үз теләгем белән Ерак Көнчыгышта 2 ел хәрби хезмәттә булдым. Аннан соң 6 ел дәвамында район комсомол, партия комитетларында эшләдем. 1982 нче елдан Мөслим урта мәктәбенә директор итеп билгеләндем. 1995 нче елга кадәр шул вазифаны алып бардым. Мәгариф өлкәсендәге казанышларым өчен “Халык мәгарифе отличнигы”, 2001 нче елда “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы” дигән исемнәргә лаек булдым, югары квалификацион категориягә ия. 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 нче елда “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелдем. Абдулла Алиш (2010), Саҗидә Сөләйманова (2012)  исемендәге премияләр лауреаты. Мөслим районының Мактаулы гражданины. Ике дистәдән артык китабым дөнья күрде.( тагын укы)

Укырга(Фоат Садриев һәм Роза Низамова мәкаләләре)

«Ач,шигърият, серләреңне». Укучылар минем шигырьләрне сөйли.

«»Яңа гасыр» радиосының «Сөенче» тапшыруыннан:

«Бабамның бал кортлары».

      Соенче ( Бабайнын бал кортлары ) 10 02 10

«Идел әкияте».

      Soenche-Idel-e`kiyate-16-10-09

Мөҗәһит Әхмәтҗанов турында Әлфия Ситдыйкова әзерләгән радиотапшыру. Чаллы шәһәре.

https://yadi.sk/d/-kNJ5mhtmi4nD

«Кыш бабай».

      Соенче ( Кыш бабай ) 30 12 09

Җыр.»Сабыйчак». Мөҗәһит сүзләре, Факил Сафин көе.

      Z0000137 - My Recording

 

Җыр.»Ышанычым — язмышым». Мөҗәһит сүзләре, Рөстәм Сәрвәров  көе. Башкара Рөстәм Сәрвәров.

      Ышану. Мөҗәһит сүләре, Рөстәм Сәрвәров көе.

«Матур кешеләр бар». Укый Гөлзәрия Шакирова.

      Golze`riya-gotovyiy1

Җыр. «Җырлап яшәр чагыбыз».Башкара Зөлфия Минһаҗева.

      ZHyirlap-yashe`r-chagyibyizM----a--it-Ahmat--anov-s--zlare-Z--lfiya-Min--a--eva-k--e.-Z--lfiya-Min--a--eva---yirlyiy.

Мөслим урта мәктәбе укучысы Гыйльметдинова Адилә  минем  шигырьне сөйли.

 

*************************************************************

ЛИЛИЯ САДРИЕВА

P1000546 (NXPowerLite)   DSC01896 (NXPowerLite)   DSC02513 (NXPowerLite)S7301440 (NXPowerLite) (NXPowerLite)   S7301417 (NXPowerLite) (NXPowerLite)   img875 (NXPowerLite)комсомол - копия   IMG_1982 (NXPowerLite)   45236d948a2e9f986024323d7d6adfed_XLРисунок44

Садриева Лилия Яссир кызы (1962). Дусай. Баек урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлар әзерли торган бүлегендә укый. Баек авылында мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе. «Авыл утлары» газетасында корреспондент. Мөслим мәдәният бүлеге белгече. Үзәкләштерелгән китапханә директоры. Бөтендөнья татар конгрессының Мөслим җирле оешмасы җитәкчесе. Үзе дә шигырьләр, җыр текстлары, сценарийлар яза. 2007 нче елдан «Зөлфәт» исемендәге яшь иҗатчылар клубы белән җитәкчелек итә.2016 нчы елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Җыр. «Батырлар шәһәре». Лилия Садриева сүзләре, Миргарифан Ханнанов көе. Җырлый Миргарифан Ханнанов. Бу җыр 2015 елда Мәскәү шәһәрендә дә башкарылды.

      Batyirlar-she`he`re-novyiy-PLYUS-Mirgarifan1

«Онык туды». Лилия Садриева үзе укый.

«Шатлыкларым уртак булсын». Лилия Садриева үзе укый.

«Бәхетемне, Ходам, күпсенмә». Лилия Садриева үзе укый.

      Бәхетемне, Ходам, күпсенмә(1)

*************************************************************

ДӨЛФӘТ ХӘРБИ

DSC00545 (NXPowerLite)   DSC00623 (NXPowerLite)   DSC00565 (NXPowerLite)DSC04070 (NXPowerLite)

Хафизов Дөлфәт Юныс улы (1941 — 2013). Карл Либкнехт. Күбәк урта мәктәбендә белем ала.  Ике хәрби академия бетерә. 30 елга якын армия хезмәтендә була. Подполковник. Чернобыль афәтендә  кешеләрне коткару өчен, сәламәтлеген аямыйча хезмәт куя һәм инвалид булып кайта. Дөлфәт Хәрбинең беренче шигырьләре 1959 нчы елда Мөслим район газетасы «Колхоз байрагы»нда күренә башлый. Республика матбугатында, бигрәк тә Чаллы шәһәрендә чыгучы газеталарда һәм «Аргамак» журналында аны бик теләп басалар. Берничә китап авторы. Байтак кына җырлары 2 — 3 дискка тупланган. Кайберләре  Мөслим җирле радиосыннан даими яңгырап тора.

Зөлфәт Хәрби җырлары:

Җырлый Айгөл Гәрдисламова.

      Трек_№4_(Девушка)

«Әбиләр чуагы» Җырлый Руслан Садров.

      Ruslan_Abilar_Chuagy

«Язгы күбәләк» Җырлый Рөстәм Хафизов.

DTLite

*************************************************************

ГӨЛФИЯ МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА

Гульфия (NXPowerLite)

1ccde5d207dcb77139ecd47bd8088a26_500_0_0

Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы (1954). Түбән Табын. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1971 — 2009 нчы елга кадәр Түбән Табын урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Мөслимдә нәшер ителүче «Авыл утлары» гәзитенең һәм Мөслим радиосының актив хәбәрчесе. Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре. Россия Президенты гранты иясе. Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булды.

***********************************************************

Кәүсәрия Харрасова

kharrasova

Тәрҗемәи хәлем

Мин, Харрасова ( Хөснетдинова ) Кәүсәрия Фәтхетдин кызы, 1948нче елның 17нче сентябрендә Мөслим районының Иске Карамалы авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгәнмен.
1968 нче елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, үзем укыган Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта башладым. 1977 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым һәм татар теле, әдәбияты дәресләре алып бара башладым.
1989 елда, гаилә хәле буенча, Зәй районы Бигеш авылына күчеп килдем. Бер елдан соң Кама Аланы эшчеләр бистәсенә килдем һәм хәзерге көнгәчә шунда яшим. 1991 елда елда Кама Аланында татар гимназиясе ачылгач, шунда татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле, халык педагогикасы укыттым, төрле түгәрәкләр алып бардым. 2006 нчы елда «Татар теленнән кагыйдәләр җынтыгы» төзеп бастырдым.
Педагогик хезмәтемне бәяләп , 2000 нче елда ТР Мәгариф министрлыгы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләде. 2005 елда РФ Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, 2006 нчы елда «РФның иң яхшы укытучылары» бәйгесендә җиңүчеләргә тапшырылган грамота һәм Президент грантына лаек булдым.
Хәзерге көндә лаеклы ялда. Кама Аланында яшим. Иҗат белән шөгыльләнәм. 2016 елда «Күңел гөлләре» исемле беренче шигырь җыентыгым басылып чыкты.

Мөслим районының фронтовик шагыйрьләре

Сәгыйдулла Зарипов

Сәгыйдулла Зарипов
(1921 — 2017) Әмәкәй. Сугышта полк разведчигы була.Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “ Батырлык өчен “ һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан 21 яшендә 2 нче группа инвалид булып кайта.

Чәчәк салабыз

Бәйрәм көн итеп, сагышны йотып,
Кулларга тотыйк чәчәк бәйләме.
Сагышларда – ут,
Яраларда – ук.
Тик күңелләрдә – Җиңү бәйрәме,
Җиңү бәйрәме!

Йөрәк еш тибә, типсен, чү, тимә!
Без җиңеп чыктык җәбер – золымны.
Сагыш таралды,
Хисләр яңарды.
Күз алдыбызда – Җиңү бәйрәме,
Җиңү бәйрәме!

Онытылмый һич тә, мәрхүмнәр истә,
Искә алабыз иртә дә, кич тә.
Алар рухына
Кылабыз дога,
Һәйкәлләрендә гомерләр яна,
Гомерләр яна.

Җилферди үз әләме

Нинди хөрлек – бергә яшәү,
Дуслар, туганнар белән.
Шатлыкларың, кайгыларың
Бергә булгачтын гелән.

Тик әле көрәш үрләми,
Бер кабына, бер сүнә.
Һәм алкышлар, һәм ялгышлар
Мөстәкыйльлекне бүлә.

Ирек сөюче халыклар
Татарлар белән бергә
Янәшә басып үлчәнә
Иң төгәл, гадел гердә.

Көрәш әле дәвам итә
Халык таләбе белән.
Баһадирлар бил алыша,
Татар иле – зур келәм.

Эфирдан агыла гимн –
Көрәшчеләр сәламе.
Җилфердә кыя өстендә,
Мөстәкыйль ил әләме!

Менә сиңа мә!..
(Ачу килгән чакта язылган шигырь)

Өлешенә тигән иманадан
Соңгы уңышларны җыйганда,
Узган эшләр кабат пәйда булды,
Яра ясап җанга, иманга.

Бар икән шул әле ул бәндәләр,
Узганнарны көтеп яшәгән.
Тартып алып, соңгы сыныкны да,
Ләззәт табып, шуны ашаган.

Алар бүген, көчсезләрне кысып,
Бар көченә йомып учына,
Әхлак нормаларын вата, боза,
Җан өшеткеч нотык укыган.

Имеш сезне бүген без саклыйбыз,
Белмәсәгез – белеп калыгыз.
Сорамагыз :“Нәрсә? Күпме?” – диеп,
Ни бирсәләр, шуны алыгыз.

Шөкер әле, безнең иман исән,
Күзләр төшми гергә, бизмәнгә.
Йөрәк кенә әрни тиешен дә
Сыкранып кына биргәнгә.

Ветеран бит илем, халкым, диеп,
Канлы юллар үткән — ул түзгән.
Бер кайтырбыз, диеп, туган якка,
Җиңү көне җитәр, дип тиздән.

Әмма бүген шушы гарипләрнең
Өлешенә тозак аталар.
Соңгы кабымлыгын тартып алып,
Күсе кебек кыркып яталар.
Ни эшләдек без, ни эшләдек?

Бу соң нинди тынгысыз чор?
Якынмы әллә кыямәт?
Кая карама – кан кою,
Бер – береңә хыянәт.

Әллә бабаларыбызның
Сүзе дөрес киләме?
Әллә соң булса Иблис,
Бу гасырга иңәме?

Берәүләр ил күрке өчен,
Кырларда тирен коя.
Ә берәүләр, яшеренеп,
Кеше җаннарын кыя.

Әллә изге рухлылар
Фатихалар куймаган.
Әллә гөнаһаларыбыз
Җир йөзенә сыймаган…

Юк әле, без һич көтмибез
Кыямәт, ахырзаман.
Кояш йөри үз юлыннан,
Безне иркәли һаман.

Яшик әле

Офтанмыйбыз гомер үтте , диеп,
Юк, үтмәде гомер заяга.
Саклап калдык илнең күркәм данын
Нәселебез калды маяга.

Яшик әле изге өмет белән,
Баш очына кәккүк кунганчы.
Тартыйк бергә тормышыбыз кылын
Соңгы җәябез дә сынганчы.

Көтеп алыйк елның һәр мизгелен,
Урап килсен ап – ак кышлар да.
Без утырткан гөлләр чәчәк атсын,
Кайтсын көзен киткән кошлар да.

Тартыйк бергә, тартыйк тормыш кылын,
Тәмам күңелебез булганчы.
Яшик әле сиксән, туксангача,
Яшик төгәл йөзгә тулганчы!

Фәссах Вилданов

2015-07-30 14-22-28

Фәссах Вилданов 1925 елда Актаныш районы Яңа Әгъбәс авылында туа. Унҗиде яше тулганда, кулына корал тотып, фашист – илбасарларына каршы көрәшүчеләр сафына баса, орден – медальләр белән бүләкләнә, яралана…. Җидееллык мәктәптән соң, егерме ел үткәч, кичке утлар яктысында укып, өлгергәнлек аттестаты ала. Читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар Мөслим район авыл хуҗалыгы идарәсендә экономист булып эшли.

Кайтчы пар атларда

Апрель ае – караңгы төн,
Кара пәрдәне ертып,
Ал таң аткан, шагыйрь кайткан,
Яз таңына утырып.

Исән түгеллеген беләм,
Хат язамын шулай да.
Шатлыгым – кайгым бу айда,
Шуңа язам Тукайга.

Эшләгәндә, җырлаганда,
Без синең белән бергә.
Көч – куәт бирәсең безгә,
Аерылмабыз гомергә.
Тамчылар тамар чаклар

Халыктан акыл җыям,
Бер сафка тезеп куям.
Энҗе – мәрҗәнгә биргесез,
Йөрәгем белән тоям.

Йөрәгемдә халык өчен
Тамчылар тотам әле.
Тама – тама, шифа сүзләр
Кузгалып агар әле.

Мин язамын шигырьләрне,
Атап, Сезгә дип кенә.
Наз алып килсен иде, дип
Таң җиле кебек кенә.

Минем язган шигырьләр дә
Бер дөнья күрер әле.
Һәр күңелгә рухи азык
Таратып йөрер әле.

Мөслим кызы

Җитезлектә – җитештерми,
Сөйләп тормыйм бу хакта.
Матур, пөхтә, эшкә оста
Кызлар күп безнең якта.

Бөркеп тора ал таң нуры,
Битләре — алсу алма.
Үзе зирәк, мондый сирәк,
Иң сабыр холык анда.

Алсу – кызыл иреннәре
Кура җиләге кебек.
Телеңне йотарсың үбеп,
Саксыз үрелмә берүк.

Азнакай кызлары

Иң матур җиргә урнашкан
Илебездә Азнакай.
Кызлар монда нурлы йөзле,
Әйтерсең лә тулганй Ай.

Монда кызлар кыйгач кашлы,
Күзләре карлыгандай.
Шул күзләрдән нур бөркелә,
Йолдыздан атылгандай.

Әдип дуска

Юл кисештек, очраштык,
Алда – Фоат Садри.
-Язасыңмы, ялдамы? – ди,
Хәл әхвәлемне сорый.

-Язмыйм, -д имен, — гомер үтте,
Җиденче унны саный.
Шигырь көйләп утырырга
Көч калмады шул, җаный.

Кинәт кенә әйтте салды,
Сүзләрен кырт кистереп:
— Дөнья күрсен, күмеп ятма,
Булганны интектереп.

Йоклап яткан күңелемне
Җилкендерде, кузгатты.
Йөрәгемә ялкын капты,
Күңелемдә таң атты.
Мең рәхмәт әдибемә –
Миемә ачкыч тапты…

Оныгым Адиләгә

Кыз бала дип сөйләсәләр,
Күзалдыма шул килә:
Кара күзле, көләч йөзле,
Татар кызы Адилә.

Зәңгәр күзле ап – ак йөзле,
Лилия дә бар әле.
Ромашка чәчәгедәй,
Читтәнрәк карале.

Кыз балаларның йөрәге,
Әтиләргә карата.
Әниләреннән ныграк
Әтиләрен ярата.

Татар

Тартылыр ул яктылыкка,
Кояш кебек балкып, татар.
Җир астына тыкканда да,
Чыгар тишеп, калкыр татар.

Көчле, ныклы, сынмас татар,
Имәс башын, сүнмәс татар.
Гали татар, батыр татар,
Җиңелмәс ул, чәчәк атар.

Кече Ватан

Сатылмыйл ар туган телләр
Базарда балаларга.
Күкрәк сөтендә ярала
Алтын тел аналарда.

Туган йортта газиз анам,
Мәгърур сөекле атам.
Күкрәк сөте кебек татлы
Сүзәлрен тыңлап ятам.

Иркенлек сулышка, тынга,
Бушанып калам шунда.
Яңаклансам да яңарам,
Канатланамын монда.

Шунда кайтсам сабыйланам,
Кайгы – хәсрәтсез ятам.
Әткәм йорты – Олы бишек,
Ул минем кече Ватан!

Бик игътибарлы булыгыз
Кыз балага карата.
Кыз балалар – хуш исле гөл,
Наз, хөрмәтләү ярата.

Лә Иләһә Илләллаһ

Гомере буе бергә булды
Олы иман мине җанда.
Әйтсәм иде бу доганы
Җан чыкканда, күз йомганда.

Бу иманны үскән чакта,
Ишеттем мин анда – санда.
Лә Иләһә Илләллаһ-
Мәңге бетмәс хәзинә анда.

Кайгы – хәсрәт урап алгач,
Йоклый алмый газаплангач,
Берне, унны, йөзне әйтәм:
Лә Иләһә Илләллаһ.

Бәхет

Ияреп килер булса бәхет,
Кыл кебек җеп тә җитә.
Киреләнсәң,арканны да
Шартлатып өзеп китә.

Зур бүләк

Картайдыгыз, әти – әни,
Тәрбия – шәфкать кирәк.
Сау – сәламәт сезнең гомер,
Безнең өчен зур бүләк.

Сабый туды

Сабый туды, дөнь я күрде,
Тарсынды, нык дулады.
Газапланырга килдем, дип,
Ярсып – ярсып елады.

Хуҗа булган

Ясаучыга бер җыр җырлап
Бирәлмәгән көенә,
Чыпчык , кереп, хуҗа булган
Сыерчыкның өенә.

Бүгенге эш

Килә бәхет эш аралаш,
Чит – ятлардан алдырма.
Ялкауланма! Бүгенге эшне
Иртәгәгә калдырма.

Әхсән Шәрипов

Әхсән Шәрипов

Шәрипов Әхсән Әмир улы. 1925 — 2017.Мөслим районы Октябрь (Теләнче) авылы. Утызынчы еллар башында Тат. Шуган тулы булмаган урта мәктәбендә директор хезмәтен башкара. Япон самурайларына каршы сугышта катнаша. Сугыштан соң укытучы, партоешма секретаре, район гәзите редакторы урынбасары, район партия комитетында төрле постларда эшли.

Үткәннәрне искә алып

Безнең халык элгәре
Ярлы тормышта торган.
Чабаталы , читәнле,
Саламнан түбә корган.
Юньле аш-су күрмәгән,
Эшләгән өчен тамган
Умачлык он хуҗадан.
Ниһаять, муллык килә,
Бай, ярлылар аермасы
Шактый ук тигезләнә:
Яшәү күңеллеләнә.
Җайлана башлый тормыш.
…Хыял чынга ашмады:
Явыз Гитлер кинәттән
Безгә сугыш башлады.
Миллионнар башын салды,
Сабыйлар ятим калды;
Җимерелде калалар,
Яндырылды салалар;
Авыр эшкә җигелде
Аналар һәм балалар.
Ачлы-туклы тордылар
Һәм ялангач булдылар,
“Барысы фронт өчен!” дип
Яшәде тылдагылар.

Явызлык чиксез булды,
Дошман төрлесен кылды:
Атты, эттән талатты,
Гитлер шуннан тәм тапты.
Үлемгә – үлем, канга – кан!
…Халкым аякка басты.
Ул көчне каян тапты:
Ил азатлыгы өчен
Фашистка үлем ачты.

Мең кыенлыклар аша
Илем җиңү яулады.
Аңа да күп еллар үтте,
Шул көннәрне искә алып,
Халкым тантана итте.

Картлыкка “бүләкләр”

Һич аңламыйм, кан басымым
Әллә таган атына:
Бер карыйсың – күтәрелә,
Кинәт аска атыла.

Йөрәге…әйтерең бармы,
“Тек – тек” йә “мелт –мелт” итә.
Ашыгыч чара күрмәсәң,
“Туктыйм”, — диеп өркетә.

Күзләрнең көче кимеде:
Күзлеген дә киямен.
Ярый, яктылык күрәмен,
Шунсына сөенәмен…

Хайваннарның барсына да
Көнләшерлек – дүрт аяк!
Миндә әле өчәү генә:
Ике аяк , бер таяк…

— Исәнмесез, Әхмәт бабай!..
-Кәҗә карыйм бит , кызым…
— Мур кыргыры, угры кәҗә!..
Кем бакчасына сыздың!..

Туктаусыз куллар калтырый,
Шул сәбәп чәен түктем…
Тыңлаусыз кул — бармакларны
Тозлап – борычлап сүктем.

Урамга чыгам, түбәтәй
Өйдә калгандыр кебек.
Эзләп керәм, башка төртәм…
Түбәтәй төшә килеп.

Яшьлегем искә төшереп,
Кайбер эшләр чамалыйм.
Чамалавын чамалыйм да,
Никтер булдыра алмыйм.

Һаман бер сүзне кабатлыйм:
-И картлык, картлык… – димен.
— Юкка чәчмиләр гайбәтең,
Түгел син шатлык…- димен.

Өй кояшы.

Яктыртучы, җылытучы
Өй кояшы – ул бит ана.
Өйдә шул кояш булмаса,
Дөнья караңгылана.
Ана бит ул – өй чишмәсе,
Чишмәнең шифалысы,
Шытымнарны үстерүче,
Акыл сугаручысы.
Яхшы гадәт үстерергә
Җылылык та бик кирәк,
Ана күңеле җылы була,
Ана күңеле кирәк.
Нурлы күз караш булмаса,
Өйдә булмас иде ямь.
Ана күзе нурлы була
Шуннан иңә тәм вә ямь.
Аналар кулы шифалы:
Мең төр чиргә дәва ул.
Ана кулы кагылмаса,
Тернәкләнү кая ул!
Ана сүзенә колак сал,
Ул тормышка өйрәтә:
Юлның турысын күрсәтә,
Ә кыегын кисәтә.
Ана күңеле – балада,
Баланыкы – далада.
Булса да күңелең далада,
Хөрмәтле бул анаңа.

Авылым бизәкләре.

Искә алыйм әле башлап
Мөэминев Әхмәтзарифны.
Күтәрүче буларак
Авылда мәгарифне.
Әкиятләрне күп язган,
Темасын каян алган?
Аның матур әкиятләре
Күпләр күңелен яулаган.

Әхмәтшәрәф тальян тартты,
Авылга моң таратты.
Җырлатты да, елатты,
Аны халык яратты.

Хәсән абый сугыштан
Кулын имгәтеп кайтты.
Шуның белән чүкеч орды,
Тимердән очкын очырды,
Колхозда чәчкеч, тырмалар
Һәрвакыт төзек торды.

Баһауов Сәрвәретдин
Сугыш башлану белән,
Фронтка чыгып китте.
Яраланып кайткач та,
Халык бригадир итте.
Авылда мулла булды,
Йолалар сагында торды:
Сабыйлар каршылады,
Бакыйлыкка озатышты,
Бөтен авыл халкына
Мөэмин булырга кушты.

Нурлыгаян Гайнанов –
Сугышта батыр танкист,
Кайткач та тынып тормый:
Тракторчы, машинист.
Бу егеткә ни әйтәсең –
Менә шундый маладис!

Сугыш афәте трахома
Авылда киң тарала,
Тиешле чара күрмәсәң,
Кешеләр сукыр кала.
Бу бәладән коткара
Сафия Шәрипова.

Сәхиуллин Гайфетдин
Баян тартып көн итте:
Йөрәкләрне җилкетте,
Егет, кызлар биетте,
Авыл мәдәнияте
Шуңа да алга китте.

Фәрит ясый ишекләр,
Тәрәзә рамнары…
Фабрикадан чыккандай —
Юктыр аермалары.

Дамир хәзрәт мәчеттә
Көн саен әйтә азан,
Тәкърарлап сөйли вәгазь.
— Дин белү кирәк гамәл,
Калмасыннар иде, — ди
Авылдашларым надан.

Әнвәр, Ягъсуп, Мәхтүрә,
Вәли, Гөлсем, Наҗия…
Балаларга белем бирә,
Иң мөһим эш – тәрбия.
Балалар үсеп җитә
Кем авылда, кем читтә
Йөзгә кызыллык китерми
Халыкка хезмәт итә.

Шундый затларыбыз белән
Хаклы горурланабыз,
Барыгызны язалмадым,
Зиһар ачуланмагыз.
Әхсән бабай, авылдашыгыз.
14.04.2015

Хәмидулла Мөхәмәдиевкә.

Бүген сиңа 95 яшь!
Әле нык күренәсең,
Ышанырга да бик авыр,
Йөрмисең – йөгерәсең.

Хәтерең дә менә дигән,
Күп вакыйга саклыйсың.
Шул сыйфатны Ходай биргән,
Йөзгә таба атлыйсың.

Малай чакларыңнан бирле
Үзеңә эш тапкансың:
Балтасын да тоткансың,
Печәнен дә чапкансың.

Рельс һәм шпаллар тезеп,
Тимер юл төзегәнсең.
Армиягә дә баргансың,
Фронтларда йөргәнсең.

Сугышта да катнашкансың –
Беләбез инде ансын.
Әчедән әче язмышлы
Блокаданы узгансың,

Бер түгел, күп тапкырлар
Тән җәрәхәте алгансың.
Бурыч инде үтәлде дип,
Өеңә кайтмагансың,

Терелгәч тә корал алып,
Фронтка юл алгансың.
Батыр танкист булгансың,
Фашистларны кыргансың.

Сугыш бетеп, чират җиткәч,
Авылыңа кайткансың.
Эшләгәнсең җир җимертеп,
Хөрмәтен казангансың.

Рәхмәт әйтеп, олылап дәшә
Бүген һәр авылдашың!
Бәхетле бул, озак яшә,
Гел сәламәт булсаңчы.
Гасырыңа да өлгәшеп,
Безне шаккаттырсаңчы!
Безне шатландырсаңчы!

Мухаметдин Закиров

Мөхәммәтдин Закиров

Мөхәммәтдин Закиров Мәлләтамак авылында 1924 нче елда туган. Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Сал Мухан мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. 1942 нче елда солдатка чакырыла. Җиңү бәйрәмен Норвегиядә каршылый.Казан дәүләт педагогия институтының татар теле бүлеген тәмамлый.Гомере буе укытучылык эшендә була.

Әнкәй мәрхүмә әйтә иде…

Кем кәсепсез, шул бәхетсез.
Кем һөнәрсез, өнәрсез,
Шул – комагай, шул – әрсез.

Кем ихластан кулына алган Коръән,
Ул олуг зат: сүзе күркәм, холкы күркәм, үзе күркәм.

Игелек көтсәң, фарыз эштер юньсездән,
Иман өмет итмә әмма денсездән.

Кем дин, Исламны санламый,
Үз асылын үзе аңламый.

Канат тыкса фәрештә,
Уңыш килер һәр эштә.

Бәхәстә гел үз сүзеңне сөйләмә,
Кеше сүзен тыңлау кирәк сиңа да.

Кояш белән бергә тор,
Уңыш килер, күр дә тор!

Бер генә тормыш бирелгән кешегә,
Ник кеше кешегә үчегә?

Дөньяга килгәнсең, балам, яши бел,
Пыскып яткан кисәү булма – яшен бул!

Тел тибрәтеп сүз әйтерме телсезләр,
Иманга килерме дәһри денсезләр?
Яман эшкә тарымыйча юньсезләр,
Алла исемен телгә алмас денсезләр.
Иманыңны сатма, намусыңны сакла,
Атаң-анаң рәнҗетмә, алар хакын хакла.
Тормыш кырыс, күп тозаклар куя ул,
Яман эштән саклана күр, уяу бул.

Олы гөнаһ саналадыр алдашу.
Саваплы гамәл – үзара аңлашу.

Үлем ачысыннан ачы ачылар юк,
Язмышыңа язылганнан качулар юк.
Юллар, юллар
Юллар, юллар!
Мәшәкатьле юллар!
Өметемне күпме кистегез!
Сез дә, җилләр,
Юлга чыккан саен,
Юлларыма каршы истегез.
Юллар, юллар!
Якты хыялларның,
Өметләрнең соңы бар микән?
Нигә дөнья – иксез-чиксез дөнья –
Кеше күңеленә тар микән?
Менәр идем айга,
йолдызларга,
Йолдызларга юллар
салынса,
Юллар идем сезгә
сәламемне
Ерак юлдан – күңелем
сагынса.
Юллар башы…
Кайда юллар башы?
Бармы чиге? Бармы уртасы?
Кайда башланыр да синең
юллар,
Юлда арып кайда туктарсың?
Кая гына юллар
илтмәсеннәр,
Юллар башы юлдан
башлана.
Тик, язмышым, туган
туфрагымнан
Чит-ят җиргә генә ташлама.
Ник ашкына күңел бу
юлларга,
Бу сихерле нинди юл микән?
Гомерем буе юлда: юллар
тарта,
Бәхетем дә әллә шул юл микән?

Мәчет кайтты
Мәчет кайтты – рухи байлыгыбыз
Тантанасы бүген Мөслимдә.
Ә бит кайчан манарасын кисеп
Аударганнар иде – исемдә.

Сабый идем, күңелем күтәрмәде,
Бу вәхшәттән кызык тапмадым.
Гомерем буе әрнеп, күңелемдә
Зур җинаять диеп сакладым.

Бүген менә биек манараның
Иң очына кунган ай гына
Тараткандай булды күңелдәге
Сабый чактан калган кайгыны.

Мәчет кайтты – изге кыйблабыз,
Иман йорты һәрбер мөслимнең.
Җан шатлана бүген, күңелем белән
Күккә ашып барам төсле мин.

Язган икән, насыйп иткән икән
Бу көнне дә безгә күрергә.
Иман белән яшәү язсын иде
Иманлылар булып гомергә.

Үтте гомер
Их, җитмеш ел имансызлар булдык,
Алла юк дип оран салдык без.
Юлыбыз хак – коммунизм диеп,
Иблис хөкеменә калдык без.

Гасырның да инде чигенә җиттек,
Бәхетлеме соң без – сорагыз!
Бәхетебез – кара, үзебез дә
Кабер якасында торабыз.

Хәзер генә исебезгә төште
Мәңгелеккә юлга чыгасы.
Кирәк булган әткәй-әнкәйләрнең
Исән чакта хәер-догасы.

Хәзер алар күптән гүр иясе,
Рәнҗеп ятадыр шул җаннары.
Денсез булдык, мәчетләрне сүттек,
Коръәннәрне яктык аннары.

Ходай ярлыкамас эшләр кылдык,
Безнең гомер гыйбрәт яшьләргә.
Язмады шул безгә, булмады шул
Намус кушуынча яшәргә.

Яңа тормыш төзибез дип йөрдек,
Үтте гомер, үтте яшь чаклар.
Коммунизм коры хыял булган,
Ә үзебез – җанлы курчаклар.

Дустымның яралы күзләре
(Бөек Ватан сугышы ветераны, сабакташым
Мансур Зиннуровка багышлап)

Сабырлык, түземлек йөзеңдә,
Гомерлек кара бинт күзеңдә.
Дәһшәтле көннәрнең эзләре –
Дустымның яралы күзләре.

Унсигез яшеннән ил өчен
Иң авыр сугышка китте ул.
Давыллы канкойгыч яуларда
Дошманның тетмәсен тетте ул.

Үч белән ярсыды йөрәге,
Нәфрәттән тетрәде күкрәге.
Җиңүне яулады кан белән,
Иленә кайтты ул дан белән.

Сугышчан медальләр чыңында
Дустымның яшьлеген ишетәм.
Бүген дә гүя ки фронтта –
Иң алгы сызыкта хис итәм.

Ул еллар бик артта калдылар,
Тик тәндә яралар саклана.
Яралар – батырлык билгесе,
Кешеләр баш иеп соклана.

Бүген ул сәхнәнең түренә
Хөрмәтле урынга утырган.
Дуслары озата ялга дип,
Алтынчы дистәсен тутырган.

Алкышлый, хөрмәтли кешеләр,
Кул чаба бөтен зал гөж килеп.
Ә дустым баскан да уртага,
Халыкка елмая нур бөркеп.

Тыйнаклык, сабырлык йөзендә,
Гомерлек кара бинт күзендә –
Дәһшәтле елларның эзләре
Дустымның яралы күзләре…

Балага
Кешеләрне ярат,
әйбәт гадәтле бул!
Сабыйларны кыерсытма –
әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны,
кечеләрне,
Яшьтән өйрән яратырга
кешеләрне!

Очрашканда исәнләш син –
телең калмас,
Сәламеңне алмаса тик
надан алмас.

Ата-ана хакын хакла –
тел тидермә,
Тыңлаучан бул, каршы әйтеп
җан көйдермә.

Олыларның бик тә фарыз
күңелен күрмәк,
Ярдәм итеп,
өйләренә барып йөрмәк.

Тәртибең дә,
укуың да булса үрнәк,
Үзеңә дә килер шулчак
кадер-хөрмәт.
Дүртьюллыклар
***
Йә бер Ходам, җибәр Газраилен,
Күп яшәдем, белик чамасын.
Арба тартып гомер кышына кердем,
Тарта алмам, ахры, чанасын.
***
Үләрмен дә онытылырмын диеп,
Юкка гына, Такташ, борчылдың.
Исән чакта кадере булмаса да,
Үлгәч арта кадере җырчының.
***
Мәхәббәт – ул бөек могҗиза,
Табигатьнең олуг сере.
Мәхәббәтне тик талантлар таба,
Һәм… югалта тапкан бере.
***
Күк күкрәп, яшен яшьнәп үтте,
Агачларны алып атты тамыры белән.
Әби генә сизми калды бу афәтне,
Мич алдында мәшәләнеп камыры белән.
***
Исәнләшә белмәсә дә,
Йөри мокыт,
Әдәп-әхлак темасына
Вәгазь укып.
***
Сүз балалый, диләр, юк-барларны
Ишетсәң дә, зинһар, ишетмә.
Килде-китте сүзләр сөйләп йөрмә,
Сөйләсәң дә, берне биш итмә.
***
Дөнья мине күп кыйнады,
Алда ни күрәсе бар?
Дөньяныкы үтәр-китәр,
Гүрләргә керәсе бар.
***
Сабый күңеле – сандык,
Ачкычы – тел.
Ни салсаң, шул булыр,
Онытма, яхшы бел!
***
Сөймәсәгез – сөймәгез,
Сөйләсәгез – сөйләгез.
Кайгыларым баштан ашкан –
Тик җаныма тимәгез!
***
Их, сез, хатын-кызлар – серле затлар!
Сезгә бездән һаман наз кирәк.
Табигатьме шулай яраткандыр?
Кыш та, көз дә – гомер буе сезгә яз кирәк.
***
Тыныч кына яшәп булмый,
Тынычлык китеп тора,
Бер бәладән котылмыйсың,
Яңасы көтеп тора.
***
Балачакның офыклары ерак,
Ник сагынам, нигә юксынам?
Кыска гомерле шул сабый чаклар,
Кояш нуры төшкән чык сыман.
***
Кеше – табигатьнең асыл таҗы,
Бик аз яшәп, сүнә шәм кебек.
Җаны үлми – җаны яши аның,
Рухы белән кеше мәңгелек.
***
Кем синнән курка, аңардан
Саклан син үзең дә.
Ау эте кебек йөрер ул
Синең эзеңнән.
***
Ышанма, әгәр дә дус-ишләр
Алдаша башласа күз йоммый.
Араны тиз өзү мәслихәт –
Үзе дә, сүзе дә чын булмый.
***
Көнчелек керсә арага,
Дустан дошман ярала.
Дус-дошманнан сакланырмын,
Көнчеләрдән арала.
***
Тормыш куам – эш аты мин,
Дөнья куам – айгыр мин.
Тынгысыз мин: мәңге юлда,
Бәхетем шулдыр – кайгырмыйм.
***
Ат чабышы чоры үтте миннән,
Ат менмәдем – ятим, ят булдым.
Үргә менү миңа авыр хәзер:
Ак сакаллы олпат карт булдым.
***
Ялкаулыкны алга алдың,
Җебегән булгач, пешмәгәч.
Ни кәсеп белән яшәрсең,
Һөнәр белеп үсмәгәч.
***
Балачактан эш сөймәгән,
Уйнап күңел ачкан;
Бәхет аны эзләп йөргән,
Ул бәхеттән качкан.
***
Тешсез карчык мич башында,
Зарлана: “И дөньялар!
Кемнәре юк бу ходайның,
Мич башында мин дә бар”.
***
Тормыш – кырыс, күп тозаклар
Куя ул!
Яман эштән саклана күр,
Уяу бул!
***
Атаң – татар, анаң – татар,
Туган телең белмисең.
Үз телен дә белмәгәнне
Манкорт дими кем дисең?
***
Дөнья шул бу: судан чыгып,
Утына да керәсең.
Язмышыңнан узмышлар юк,
Язганыңны күрәсең.
***
Табигатьтә ниләр юк та, кемнәр юк,
Мәгәр адәм баласына тиңнәр юк.
Микъдары гына төрледер үлчәүдә:
Табигатьтә артыклар юк, кимнәр юк.
***
Чир-хастадан хали булганым юк,
Тик үләргә әле ашыкмыйм.
Их, яшисе килә, бик тә килә,
Бу тормышка чиксез гашыйкмын.
***
Үлем кайгысыннан ачы,
Сагышлырак кайгы юк.
Кайгысыннан бер айнырсың,
Сагышыннан айну юк.
***
“Авызың тулы кан булса да төкермә”, –
Дип әйткәннәр борынгылар электән.
Җәбер-җәфа күп күрсәк тә яшьтән үк,
Без түзәргә, еламаска күнеккән.
***
Мин үләрмен, кемдер әле шунда
Искә алыр, бәлки, жәлләп тә.
Әйтсә икән: әйбәт кеше иде,
Инде урыны булсын җәннәттә.
***
Дөнья малын күп тапса да саран кеше,
Бәхетсез ул чынлап торып, яман эше:
Хәрам белән тапкан малга иман кермәс,
Байлык тузар, йокы качар, рәхәт күрмәс.
***
Зур караклар базар тота,
Сәүдә итә.
Ялгыз карак суд каршында
Тәүбә итә.
***
Кемнәр әйтер: күңелләрем
керсез, диеп,
Намусым да чиста диеп,
оялмыйча?
Мөмкин хәлме? Бу дөньяда яшәп
булмый,
Кем булсаң да, ак-карага
буялмыйча.
***
Исән чакта “даһилар” күп була,
Даһилыкка бар да омтыла.
Тик ни гаҗәп, үзе үлү белән,
Даһилыклары да онытыла.
***
Ни дисәң дә, табигатем белән
Бер әкәмәт кеше, кызык мин.
Кемдер зиннәт җыя, ә мин – китап,
Дөнья байлыгына кызыкмыйм.
___________________

КИТАПЛАРЫ ДӨНЬЯ КҮРГӘН ЯКТАШЛАРЫБЫЗ

  1. Сәгыйдулла Зарипов «Яшик әле» (Бөек Ватан сугышы ветераны)
  2. Фәссах Вилданов  «Китеп кайтырмын бер», 2009 («Школа » нәшрияты)  (Бөек Ватан сугышы ветераны)
  3. Мортазин Ягъсуп (Район һәм республикада чыга торган төрле басмаларда бик актив катнаша. Төрле хәбәрләр, шигырьләр яза.) «Моңсарым…» (Коллектив)  Бөгелмә. «Яшәү яме», 2013. (Коллектив) Казан.
  4. Шафикова Лена (Мөслимә) «Камил» (Озак еллар дәвамында «Татарстан» радиосы журналисты булып эшләде).
  5. Кәмбәр Хәбибуллин (Олы Чакмак) Ике шигырь китабы авторы Азнакайда яши.
  6. «Мәйдан» журналы.№7, 2007. Журнал тулысынча Мөслим тарихына багышланган.
  7. Дөлфәт Хәрби «И ашкынды күңел», 2002; «Ык елгасы талгын ага», 2009; «Уфалла арбасы», 2010 (Запастагы подполковник, Чернобыль ветераны, Чаллыда яшәп вафат булды.
  8. Шәрифҗанов Рәхимҗан (Яңа Сәет) Түбән Камада яши. «Тормыш гаме».
  9. Махиянов Ирек (Үрәзмәт — Чишмә) «Әнкәм моңы — чишмә чыңы», «Урман иле». (Бөгелмәдә яшәп вафат булды.)
  10. Саматова Мәгъфүрә «Хыял белән тормыш янәшә», 2001. (Метрәйдә яшәп вафат булды)
  11. Марс Әхтәм (Тойгелде) «Туган якта калган яшьлегем», 2005. (Ижау шәһәрендә яши)
  12. Әскать Хәеркәев ( Яңа Сәет) «Алда юллар, юлда без»
  13. Александр Фролов (1960 — 2002) Шуган.«Моя сгоревшая звезда».
  14. Лилия Садриева «Өр — яңа яз», 2002; «Күңелләр чәчәк тели», 2012 (Атказанган мәдәният хезмәткәре. Мөслим)
  15. Гөлфия Мөхәммәтгәрәева «Мәгърифәткә багышланган гомер», 2011; «Тел күрке — сүз», 2012. (Укытучы, Түбән  Табын)
  16. Вәсилә Хәйдәрова «Мизгел», 2004; «Борак»; «Рәхмәт, Тәңрем!» (Укытучы)
  17. Ә.Әхмәтгалиев.»Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр» .»Яр Чаллы типографиясе» 2003. 500экз.
  18. Кадрия Наил (Симәк) «Агыла күңелем моңнары», 2008, Чаллы; «Күңел язым чәчәк атканда», 2010, Чаллы; «Оч, күңелем!», 2011, Алабуга.
  19. Мәүлидә Арсланова «Яшәү яме», 2010; «Бәхетле мизгел», 2011. «Табигать кочагында», 2012. (Иске Карамалы)
  20. Флүсә Шәрипова «Җан авазы», 2007; «Кыш аклыгы», 2010 (Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Чаллы шәһәре, Кырынтау авылында яшәп вафат булды)
  21. Флера Харрасова «Мин сөйләргә өйрәнәм» (2008), «Дөрес сөйләшү серләре»(2009) (логопед, Мөслим)
  22. Мирзасалихова Гөлназ «Матурлыкка карыйм сокланып» (Укытучы)
  23. Гөлсылу Газизова «Кышкы моңнар», 2011; «Көзләр — күңел көзгесе», 2012.
  24. Сөнгатуллина Лилия («Татарстан яшьләре» гәзитендә журналист. «Бәллүр каләм» конкурсы җиңүчесе. Казан)
  25. Рөстәм Нуриев «Мөслимем тугайлары», 2007 (Табиб. Иске Вәрәш)
  26. Лилия Шәймиева «Оныта алмыйм», 2009 (Журналист. Мөслим)
  27. Рузалия Вәлиева «Туган авылым Иске Вәрәш», 2005. (Иске Вәрәш)
  28. Булат Садретдинов «Хикмәтле малай», «Булат исемле хикмәт», «Мин бит татар малае». (Чаллы)
  29. Шәрипов Әхсән «Утлы еллар аша», 2014,  ҖЧҖ «Диамант», Чаллы шәһәре. 500 данә.
  30. Шәрипов Әхсән, Мөҗәһит Әхмәтҗанов. «Утлы еллар аша». Икенче китап.20015.»Ихлас», Казан.500 экз.
  31. Рафис Хәбибуллин.»Җан авазы», 2015. Мөслим. 100 данә.
  32. Мөдәмил Әхмәтов.Кайту. Казан. «Ихлас» нәшрияты. 2015.
  33. Рәйхан Әлмөхәммәтов. Урман юлы. Мөслим. «Авыл утлары» гәзите редакциясе.100 данә. 2016.
  34. И.А.Хабибуллин,Р.Ш.Хабибуллина. Верность долгу. 2006.Издательство «Медицина».700 экз.
  35. Мөслимә Шәфыйк. «Корычлар ныклыгы гынамы?!!» Казан 2014.»Зур Казан».500 экз.
  36. Зариф Мөэминов. «Маҗара».Казан. «Сүз» нәшрияте.2015.1000 данә.
  37. Вәсилә Хәйдәрова.Елар чакта көл икән.Казан.»Школа» нәшрияте.2015. 100экз.