(Хромка) Опубликовано 08.09.2013 автором Телләре күп булган өчен, Ике рәткә тезгәннәр. Аның белән төрле илләр, Океаннар гизгәннәр. +10
(Пианино) Опубликовано 08.09.2013 автором Үзе кыллы, үзе телле, Идәндә басып тора. Уйнарга теләгән кеше Иң беренче – утыра. +10
(Баян) Опубликовано 08.09.2013 автором Гармуннарның патшасы мин, Телләрем йөздән артык. Яшьләр кулында йөримен, Тиз генә килмәс картлык. +20
(Саратов гармуны) Опубликовано 08.09.2013 автором Бер телемдә — ике тавыш, Кыңгыравым чыңлатам. Биетәм дә, җырлатам да, Кирәк икән – елатам. +10
(Гармунда уйнау) Опубликовано 08.09.2013 автором Сиптерәләр, өздерәләр, Тарталар, сайраталар. Җырлатса да, елатса да, Үзен гел яраталар. +10
(Гармун) Опубликовано 08.09.2013 автором Килде, басты һәм тартты, Шуннан абруе артты. Әбиләрне, бабайларны Уйлатты да елатты. +10
(Тальян) Опубликовано 08.09.2013 автором Борынгы булсам да, мине Онытып бетермиләр. Милли гармуныбыз диеп, Сәхнәдән төшермиләр. +10
(Саз) Опубликовано 08.09.2013 автором Иң озын муен миндә, Иң кыска исем миндә. Кылларымны чирткәләп, Көй чыгар инде син дә. +10
(Мандолина) Опубликовано 08.09.2013 автором Нечкә муен, Пар кыллар. Чиртер иде Бар куллар, Яшьләр уйный Белмиләр, Шуңа якын килмиләр. +10
(Авыз гармуны) Опубликовано 08.09.2013 автором Күреген дә тартмыйсың, Теленә дә басмыйсың. Авызыңа кабасың да Бер моңланып аласың. +10