Язучы Фоат Садриевка Опубликовано 19.09.2013 автором Мөслимдә бер драматург, Һәм иң кәттә язучы. Авылда яшәп, бердәнбер Халык исемен алучы. 00
Шагыйрь Харрас Әюпкә Опубликовано 19.09.2013 автором Харрас Әюп – олы шагыйрь, Нәшриятта баш мөхәррир. Аннан гайре спортчы да, Өстәвенә музыкант та Бармы икән берәр ир? 00
Шагыйрь Зөлфәткә Опубликовано 19.09.2013 автором Зөлфәт Зөлфәт булып кала, Зөлфәт – безнең горурлык. Үзен Тукайга тиңләгән Ун шагыйрьгә торырлык. +10
Шагыйрь Зөлфәткә Опубликовано 19.09.2013 автором Үзбәкнең бар Зөлфиясе, Ә татарның – Зөлфәте. Зөлфәтнең бар Фираясы, Фираяның Дөлфәте – Бик кадерле өлфәте. +10
Язучы Флүс Латыйфига Опубликовано 19.09.2013 автором Флүс, Флүс дия торгач, Үсте Латыйфигача. Иң беренчеләрдән булып Күчте ул латинчага. 00
Язучы Флүр Баһаутдиновка Опубликовано 19.09.2013 автором Якташларны барлый ул, Китап язып армый ул. Авыл өчен, халкы өчен Бигрәкләр дә важный ул. 00
Язучы Факил Сафинга Опубликовано 19.09.2013 автором Укытучы да, галим дә, Язучы да ул Факил. Сәнгатьнең бөтен төрендә Мөслимебездән вәкил. 00
Шагыйрә Шәмсия Җиһангировага Опубликовано 19.09.2013 автором Мөслим данын җырларында Яңгыратты Шәмсия. Чөнки бит ул туган ягын, Мөслимен шашып сөя. 00
Эльмира Шәрифуллинага Опубликовано 19.09.2013 автором Ответить Симәктә тугансың икән – Син инде Мөслимнеке. Зөбәергә күченсәң дә, Барыбер үзебезнеке. 00
Шагыйрь Наис Гамбәргә Опубликовано 19.09.2013 автором Бер карауга гап – гади син, Үзебезнең Бүләктән. Ул галимлек һәм шагыйрьлек Сиңа кемнән эләккән? 00