Тизәйткечләр

 (авазларны дөрес әйтергә өйрәнү)

Җил

Җилбер – җилбер җилбәзәк,

Җилпәзәле илгәзәк.

Җәяүле дә, атлы да,

Җилфердек канатлы да.

 

Кызык

Бу “кызык” бигрәк кызык.

Алдан укы – ул “кызык”,

Арттан укы – ул “кызык”.

Тик әйтмә аны бозып.

“К” ны  “к” дию кирәк,

“З” ны  “з” дию кирәк.

“Ы” ны ялгыш “ый “ дисәң,

Кызыклана бигрәк.

“Кызык” болай да кызык.

Син артык китмә кызып,

“Кызык”ның үзен узып.

 

***

Бер быжан чәчәккә кунган,

Выжылдый да выжылдый.

—              Минем җырым шулай бит, — ди,

—              Әйдә син дә кушыл, — ди.

Выжылдаган бөҗәкләрне

Күрсәм, жу итә йөрәк.

Миннән ярдәм көтәләр күк,

Жәлләтәләр бигрәк.

 

***

Сыерчык, сыерчык,

Нинди матур сызгырчык!

 

***

Быж – быж килә бер быжан,

Шөпшә түгел ул – быжан.

Кигәвен дә түгел ул,

Ә аларга охшаган.

 

Быжан – быжан, быж – быжык,

Син мине чага күрмә.

Тавышың ай – яй яман,

Өебезгә дә кермә.

 

***

Ат та йөри

Карда,

Карт та йөри

Карда.

Атның

Картасы бар,

Картның

Картасы бар.

Карта карап

Карт та

Арып калган

Артта.

 

Минем бабай тәпәчсез

Дөянең өркәче бар,

Әтәчнең кәпәче бар,

Бабайның тәпәче бар.

 

Дөя йөрми өркәчсез,

Әтәч йөрми кәпәчсез,

Бабай йөри тәпәчсез.

 

Тәпәчсез бер  бабайны

Минем дә күргәнем бар.

Урамда, җитәкләшеп,

Үземнең йөргәнем бар.

 

***

Трак – трак – трактор,

Басуларны урап тор,

Үләннәрне тураттыр.

“Башка эшләр бармы?” —  дип,

Һәрчак бездән сорап тор.

 

***

Күрәсеңме,

Таҗи абзый

Бакчасында

Түтәл казый.

Кәҗә — фәлән

Кермәсен дип,

Газапланып,

Казык кадый.

Казык тормас

Кадап кына.

Тотар аны

Кадак кына.

Таҗи абзый

Уйлап торды

Озак кына:

Әллә бакча

Уртасына

Куйсын микән

Тозак кына?

 

Шәл кәҗә

Без дә таптык шәт кәҗә.

Әби әйтә : шәп кәҗә!

Сөтлесен сөтле түгел,

Ләкин бит ул шәл кәҗә,

Югалтырга жәл кәҗә.

 

***

Ра – ра – ра – ра — ракетага

Ра – Ра – Рамил утырган.

Ра – ра – ра – ра – ракетаны

Җир тирәли очырган.

 

***

Бора – борауны борауны,

Борһан тишкән бураны.

Шул тишектән бураны

Тутырган кар бураны.

 

***

Вак балчыкны Шәвәли

Әвәли дә әвәли.

Әллә ваза ясыйсың? – ди

Авылдан килгән Вәли.

 

*** 

Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,

Кем матур җырлый ала,

Кем матур бии ала –

Шул булыр үрнәк бала.

 

***

Лап – лоп атлап,

Урман яклап

Килә аю баласы.

Балның тәмен

Белгән икән:

Килә бездә каласы.

 

***

Алмалар да

Алланган.

Алланган да

Балланган.

Бал кортлары

Аларны

Чәчәкләр дип

Алданган.

 

***

Сары сандугач баласы

Кунып сайрый талларга.

Сагынганнар сабыйларны

Сулардагы саллар да.

 

***

Көчле кеше

Очлы шөшле

Белән шушы

Төшне тиште.

 

***

Камил абый

Койма коя.

Коймаларга

Яңгыр коя.

Киемнәргә

Төшкән көя.

Көяләрне

Яңгыр коя.

Коралларын

Куя – куя

Камил абый

Көлеп куя.

 

***

“Төшәм” дә “төшәм” дип тора,

Төшми дә төшми түшәм.

Түшәм берүк төшмәсен,

Башкаемны тишмәсен.

 

***

Бүрәнәләр турый – турый,

Барый абый бура бурый.

Бурасының матурлыгын

Карап йөри урый – урый.

 

***

Бер кит балык куып килә,

Кит аннан, кит, тимәсен.

Китеп китте кит ишкәкне,

Тишеп китте көймәсен.

 

Ничә мөгез?

Биш үгездә

Биш мөгез.

Әй саташтым,

Ун мөгез.

Ун үгездә

Ничә мөгез,

Мүкләк булса

Өч үгез?

Санагызчы

Үзегез,

Әгәр җитсә

Көчегез.

 

Кычыткан

Әллә кычыткан,

Әллә юк.

Тик кычыткан –

Кычыткан.

Кычытмаганга чыкмаган,

Ул кычытканга

Чыккан.

 

***

Таллар биек таулардан,

Тал бөресе балланган.

Бал кортлары алардан

Кыш чыгарлык бал алган.

 

***

Сары – сары , сап – сары

Сандугач балалары.

 

***

Ша – Ша – Шамил

Шар кабарта.

Ша – Ша – Шамил

Шар суга.

Ша – Ша – Шамил,

Ялкау булма,

Ша –Ша – Шамил,

Бар суга.

 

***

Шыбыр – шыбыр

Ява яңгыр,

Шыгыр – шыгыр

Килә кар.

Шыпырт – шыпырт

Кемдер сөйли,

Әллә берәр

Сере бар.

Шалтыр – шолтыр

Килә савыт,

Шаулашалар

Балалар.

Шырык –шырык

Шатланышып

Шалаш коралар алар.

 

***

Һаман – һаман әйтәм сиңа,

Һич мине аңламыйсың.

Әллә хәтерең бәләкәй,

Һәрвакыт алдалыйсың.

 

***

Илһам җырлый, илһам килсә,

Илһамның бар аһәңе.

Илһам абый белә микән

Халык биргән бәһане.

 

***

Бер ромашка

Үскән ташта.

Андый ромашка

Юк башка.

 

***

Яуда һәлак булганнарга

Һәйкәлләр бар һәркайда.

Һәрбер һәйкәл чәчкәләргә

Күмелә кайсы айда?

 

***

Матур итеп сөйләгәнне

Барыбыз  яратабыз:

Әти, әни, әби, бабай,

Бакчадагы апабыз.

 

Матур сөйләм чыксын өчен,

Авазлар белү кирәк.

Бу өлкәдә өлкәннәр дә

Ялгыша сирәк – мирәк.

 

Авазларны дөрес әйтү –

Барыбызның бурычы.

Һәрберебез булсын иде

Тел сагында торучы.

 

“З” ны “С” дан, “Һ” ны “Х” дан

Мин аера беләмен.

Шуларны бутаганнардан

Эчтән генә көләмен.

 

“Ш” ны да ачык әйтәмен,

Яңгырап тора “Р” ым.

”Әлифба”га да күчмиләр

Авазлар белмәс борын.

 

Авазларны дөрес әйтик,

Сөйләшик матур итеп.

Безгә соклансын өлкәннәр,

Торсын исләре китеп.

 

***

Әти трактор кабыза:

Тр – тр – тр – тр – тр – тр.

Үзе әйтә:”Син читтәрәк

Тор – тор – тор – тор – тор – тор  тор.

 

Керпе

 

— Керпе, керпе, инәләрең

Нигә шулай күп синең?

Кочагыма алып кына

Сөясем килә минем.

 

— Керпе, керпе, инәләргә

Мин тормыйм һәрчак качып.

Тып – тын гына басып торсаң,

Йөзем күрсәтәм ачып.

 

— Безнең сыер сөтле була,

Сөт эчерим үзеңә.

Бакчадагы тычканнарны

Аула әле безнең дә.

 

“Ч” һәм “Ш” га күнегүләр

Чырык – чырык

Килә чыпчык.

Җыры да юк, моңы да.

Сандугач сайрап күрсәтә,

Кабатламый шуны да.

 

Һаман саен чырык – чырык,

Бездән китми ул ерак.

Өебезгә оя ясый,

Башкалардан кыюрак.

 

Чырык – чырык, чырык – чырык,

Җәен дә ул,  кышын да.

—      Туган җирне ташламыйм, — ди,

—       Торам менә шушында.

 

Бал кортына

— Безләмәсәң дә буладыр,

Ник безлисең без дә без?

— Безгә акыл өйрәтмәгез,

Без беләбез үзебез.

 

***

Бал булып ява яңгырлар,

Бал булып килә чәчәк.

Сандугачның монарында

Тирбәлә күк киләчәк.

 

Балдай татлы бу тормышны

Ничек ташлап китәсең?

Балы булмаса булмасын,

Берүк ялгыз итмәсен.

 

Миндә ничә “Б”?

Бал кортлары бертуктаусыз

Бер – бер артлы очалар.

Болытлардан, басулардан

Бал ташыйлар ич алар.

 

***

Саныйсыңмы, санап бар,

“Р” ничә тапкыр чыгар?

Җәен тургай сайраса,

Кышын чыпчык чыркылдар.

 

Миндә ничә “Ш”?

Аш биргәнгә таш бирмиләр,

Аш биргәнгә аш кирәк.

Таш биргәнгә дә таш түгел,

Һаман да шул аш кирәк.

 

Миндә ничә “Р”?

Зәңгәр күктә ак болытлар

Агалар да агалар.

Алар кайларга баралар,

Беләсезме, балалар?

 

***

Зәңгәр күкнең зәңгәрлеге

Күчкәндер күзләреңә.

Ничә “К” һәм ничә”З” бар

Әйтелгән сүзләремдә?

 

Ничә “Ж” бар?

Жираф белән

Бер аждаһа

Күргән идем.

Яннарыннан

Выжлап узып

Йөргән идем.

 

Курыкмадым,

Йөрәгем дә

Жу итмәде.

Мүлтине күп

Карыйм бит мин:

Һуш китмәде.

 

Ничә “Ч”?

Җәй көнендә кичкә таба

Чалгы белән печән  чаптым.

Печән чабам дигән булып,

Чиләк чиләк җиләк җыеп,

Чәчәкләргә чумып яттым.

 

***

Бер ач мәче тычкан аулый,

Ә тычкан аны алдый.

Ул тычканның качалмасын

Мәче барыбер аңлый.

 

***

Калкавычым суга чумды,

Селәүчәнне чуртан чиртте.

Минем кебек балыкчыны

Яр читендә алдап йөртте.

 

Ничә “З”?

Тузганаклар җилдә туза.

Тузса тузарлар инде.

САбый чаклар узып бара,

Узса узарлар инде.

 

Ничә “ Л”?

Миләш, балан ачы була

Кызарып пешсәләр дә.

Черек алмалар ашалмый

Өзелеп төшсәләр дә.

 

“С” авазын әйтергә өйрәнү

Сары сандугач баласы

Кунып сайрый талларга.

Сагынганнар сабыйларны

Сулардагы саллар да.

 

***

“Алсу”, “суган” сүзләренә нинди сүз яшеренгән?

 

***

Су – су – суганга

Са – са – салкын

Су – су сипмә,

Ярыймы.

 

***

Са –салават күперендә

Алсу, сары төсләр бар.

 

***

Са – са – сабан туйларын

Сагынып көтеп алабыз.

 

***

Сы – сы – сыерның сө — сө — сөте сы – сы – сыек сы- сы- сыман.

 

***

Са –са – сарыклар,

Сы – сы- сыерлар

Су эчәргә баралар.

 

***

Су – су – Алсу

Бара суга.

 

***

Бестә — бестә — утырттык без кәбестә.

 

***

Са – са – сары

Сандугачның

Баласы да

Сап – сары.

 

Су – су – Алсу

Бара суга

Барма суга,

Бар басуга.

 

Ас – ас – квас

Квас сусауны баса.

Бу квас башка булмас.

 

Ас – ас – класс

Класс якты һәм матур

 

***

Кос – космос

Космоста – космонавт

 

***

Бас – баскыч

Бас – басма

Басма янына басма.

Басма астында су бит.

Карамаска тырыш аска.

Бас – баскыч һәм бас- басма.

 

***

Сыл – сыл – сусыл

Суган сусыл

Сли – сли – слива

Слива да сусыл.

Соль – соль – фасоль

Ашка фасоль сал.

Солтан суганга су сибә.

 

“З” авазын әйтергә өйрәнү

Казның бәбкәләре аз.

Сыз – сыз – алмасыз

Сез – сез – чиясез

Аза – аза – Азалия

Зө — зө Зөһрә

За – за – Казан

Безнең бакчабыз бик зур. Азат узган атнада Казанга барган.

Казан бик зур һәм затлы шәһәр.

 

***

Азамат яза, сыза, боза.

Азамат язсын

Азамат сызсын

Азамат бозсын

 

Зы – зы – казы

Җир казы.

Зы – зы – казылык.

Маз – маз – Алмаз

Алмаз алма алмас

Алмаз алмаса алмас

Аз – аз – газ

Бездә газ бар. Газ бик аз.Зәңгәр таз. Базда зәңгәр таз. Тазда салкын боз.

 

***

Зи зи – Зилә

Ай – яй зирәк.

Зирәклек ул

Бигрәк кирәк.

 

Зат – зат – Азат

Яза Азат.

Зат – зат Азат

Таза Азат.

 

Аза – аза Азамат

За – за – Азат , Азамат.

 

Бу сүзләрнең азагында нинди аваз ишетелә?

 

Үз, күз, түз, без, сез, йөз, өз, күзсез, безсез, телсез, нигезсез.

 

***

Йөзә, түзә, сөзә, сизә, изә.

Илнур ил гизә.Илүзә камыр изә.

 

Син өйне бизә. Бу сүзләрнең беренче авазлары нинди?

 

Заман, зур, Зариф, зирәк, зиһен, Зөһрә, зыян, зифа, зырылдый, зарланма.

 

“Ш” авазын әйтергә өйрәнү

 

Шык – шык – кашык

Кашык алырга ашык

Кашык белән аша.

Шушы кашык шәп.

Кашыклар шак – шок килә.

 

Ашаганда шапшак булма,

Кашык белән аша син.

Кашыкны уң кулга тотып,

Ашың ашый башла син.

 

***

Ша – ша – шаян малайлар

Ша – ша – шалаш корганнар.

Шу – шу – шуңа яңгырдан

Яшеренеп торганнар.

 

***

Ша – ша – Саша

Ша – ша – Маша

 

Саша, Саша, таш ташы.

Наташа, син су ташы.

Ярдәмләшү, булышу –

Шушы — дуслыкның башы.

 

***

Даш – даш – кызыл карандаш

Таш – таш – ул минем якташ

Тәш – тәш – син минем яшьтәш

Ләш – ләш – кып – кызыл миләш

Леш – леш – ул минем өлеш

Реш – реш – кулың биреп күреш

 

***

Аша – аша аш аша.

Ыша – ыша – калыша

Тыша – тыша тартыша

Быша – быша – ябыша.

 

***

Ша – ша – шалаш

Яшел шалаш.

Яшел шалаш –

Шәп шалаш.

 

Шер – шер кишер,

Аша кишер.

Бишәр кишер

Аша син.

 

Яш – яш  кояш

Якты кояш.

Яш – яш – кояш

Яхшы кояш.

 

Ашка – ашка – ромашка

Ушка – ушка – кружка

Ошка – ошка – матрешка

Тошка – тошка – Антошка

Уша – уша – груша

Мыш – мыш – камыш

Шина – шина – машина

Аш – аш – гараж

шок – шок – порошок

 

РОМАШКА СҮЗЕНӘ НИНДИ  СҮЗ ЯШЕРЕНГӘН?

 

Шу, шу, шу син,

Бозда шу син.

Шуа белмисеңдер

Шул син.

 

***

Ши – ши – ширбәткә шикәрне

Чамаламый салгансың.

Шу – шу – шуңа да ширбәт дип,

Ши – шикәрсез калгансың.

 

“Ч” авазын әйтергә өйрәнү

 

Че – че – чеби

Чи – чи – чирәмдә  чеби йөри

Чи – чи чиләктә җиләк

Че – че – черки тешли

Чү – чү — чүмәлә

Чә — чә — чәбәләнә

Чы – чы – чыршы яшел.

Үч – үч – үрмәкүч

 

Бакчамдагы алмагачта

Чут – чут сайрый сандугач.

Яңгыр чакырып, түбәннән

Очып йөри карлыгач.

 

Ча – ча – бакча

Ча – ча – акча

Ча – ча – акчарлак оча

Ач – ач-  — тәмле калач

Ач – ач – колач

Чык – чык – алачык

 

Чы – чы – тамчы тама

 

Чак – чак – борчак.

Җыйдык борчак.

Яктык учак.

Пеште борчак.

 

Чу – чу –Чулман – зур елга.

Ча – ча – чабата

Чы – чы – чыбык

Ач – ач – ачкыч ача.

Ач – ач – ачыткы катык ачыта.

Че – че – чебен гөмбәсен  беркем ашый күрмәсен.

 

“Бакча” сүзенә нинди сүз яшеренгән?

 

Ча – ча – чаңгы да чаба,

Ча – ча – чана да чаба.

Барысы да чабалар.

Чаба бала – чагалар.

Шулай күңел ачалар.

 

“Очты – очты “ уены

 

Очты – очты чыпчыклар,

Очты – очты капчыклар.

Очты  агач, чәчкәләр,

Очты – очты чәүкәләр.

Очты – очты чиләкләр

Очты кызыл җиләкләр.

Очты чебен, мәчеләр,

Черкиләр, гөмбәчеләр.

 

“Л” авазын әйтергә өйрәнү

Ла – ла  -лампа

Ла – ла – бала бал ала.

Ли – ли — әлли  — бәлли бәү итә.

Лык – лык – күлдә балык бар.

Лык – лык орлык

Ле к- лек – күзлек

Ләк – ләк — бүләк

Лан – лан – болан

Лан – лан – балан

Лы – лы – Чаллы

Лар – лар – таллар

 

***

Калаларда балалар

Чабалар да  чабалар.

Авылларда балалар

Хезмәттә чыныгалар.

 

***

Көлә — көлә килә Дилә,

Үз кадерен белә Дилә.

 

***

”Талпан” сүзенә нинди сүз яшеренгән?

“Балалар” сүзенә нинди сүз яшеренгән?

 

Лап — лап —  лап – лап,

Урман – кырлар яклап

Аю килә атлап,

Каравылда торам

Бал кортларын саклап.

 

***

Яшен уйный ялт – йолт,

Мылтык ата  шалт – шолт..

Бал кортлары: “Без – з- з- з !”

Аю чаба лап – лап.

 

“Р” авазын әйтергә өйрәнү

Ра – ра – ра- ра – ромашка

Ромашкалар урманда

Ромашкалар кырларда.

Ур – ур – урман матур

Ур – ур – урак урам мин.

Ур – ур – урамнан барам.

Ра – ра – ра – ра – яратам.

Ер – ер – ер – ер  — сыерчыклар

 

“Сыерчык “  сүзенә нинди сүз яшеренгән?

 

Гәр – гәр – гәр – гәр – күгәрчен, күгәрченнәр гөрлиләр.

 

Ер – ер — ер-  ер – ерганак

Юр – юр – юр – юр – юрганнар

 

Өр — өр — өр — өр – эт өрә

Күр – күр — күр – күр – мин күрәм

Кар – кар – кар – кар – мин карбыз яратам

 

Ро – ро – ро – ро – ромашкага

Бал кортлары кунганнар.

Кунганнар да уңганнар.

Күп итеп бал җыйганнар.

 

***

Күгәрченнәр гөрлиләр,

Миңа тынгы бирмиләр.

Гөр – гөр – гөр – гөр – гөрлиләр,

-Син безне дә күр, — диләр.

 

***

Ур – ра , ур – ра , иртәгә

Без бәйрәмгә барабыз.

Ур – ра ,ур – ра  бүгеннән

Бәйрәмгә таралабыз.

 

***

Урам урталарыннан

Бакчабызга барабыз.

Бара – бара, бара – бара

Якыная арабыз.

 

“Һ” авазын әйтергә өйрәнү

 

Һә — һә — һәйкәл

Хә -хә — хәтер

Ха – ха —  халык  хәтере

Һа – һа – һаман

Әһә — әһә- әһәмият

Һа – һа – бәһа, бәһасе күпме?

Һа – һа – аждаһа

Һәр – һәр – һәрбер бала

Һир – һир – Таһир – Зөһрә.

 

Һу – һу – һушымны алды.

Хо – хо – холысыз

Һәр – һәр – шәһәр

Һө — һө -һөнәр

Һа — һа – баһадир

 

“Һәмзә” не әйтергә өйрәнү

 

Тәэ – тәэ – тәэсир итү

Тәэ – тәэ – тәэмин итү

Маэ – маэ – маэмай  өрә

 

W авазын әйтергә өйрәнү

 

Ва – ва – Вагыйзның  ватаны

Башлана бер авылдан.

 

***

Вә — вә — Вәлигә  — Вәзирә,

Вә — вә Вәсимгә — Вәсилә.

 

“С”  авазына күнегүләр

Са  — са – Са – ния суга бара.

Са – са – сабын

Сабын белән юын.

Са – са – Сара сабын ала.

Сара сабын ярата.

 

Суда, суда,

Суда йөзәләсеңме?

Ык суының салкынын

Йөзми сизәләсеңме?

 

Бас әйдә, Өммегөлсем,

Идәннәре бөгелсен.

Басуда әти кар суы тота.

 

Сусыз игеннәр үсми.

Сә — сә — сәгать тиз йөри.

Сә — сә — Сәлим сине сагынган.

Са – са —  Сабада ел саен сабан туе ясыйлар.

 

Са – са —  Салаватның абыйсы солдат булган.

Мин сандугач, син карлыгач.

Су – су – сулагай  кулын селти.

Сара апа сыер сава.

Савыт – саба шалтырый.

Сөйләнә — сөйләнә сагыз кебек сылана.

Са – са – савым сыеры сөтне яхшы бирә.

 

“Ч “ авазына күнегүләр

 

Чу – чу – Чулпан чана шуа.

Ча – ча – чалбар миңа килешә.

Че – че – чебен.

Чебен тимәс чер итәр.

Чи – чи – чиләк.

Чияле чиләк.

Чиләк – чиләк  җыйган җиләк.

Сандугач чут – чут  сайрый.

Елгадан чабак, чуртан тотабыз.

Чы – чы- чыршы

Чыршыга чыпчык кунмый.

Чыпчыклар чыркылдаша.

Чә — чә — чәбәк.

Чәбәк – чәбәк итәбез.

Чу – чу – чума.

Чума үрдәк, чума каз.

 

Чаптар атлар шәп чаба.

Әнием чигү чигә.

Бер чынаяк чәй эчтем.

 

 

“Ш” авазына күнегүләр

Ша – аш – шалаш

Шалашта малайлар шаяра.

Шалашта кызлар аш ашый.

 

Тышта шау – шу киләләр.

Шо – шо – шома шарлар очалар.

Шамил таудан чана шуа.

 

Шыгыр – шыгыр килә карлар

Шы – шы – шырпы бик куркыныч.

Аның белән шаярма.

Ша – ша – шабыр тиргә төшеп,

Шайба куган ди Шамил.

 

Кулларын шап – шоп китереп,

Шаярып кул чабалар.

 

“К” авазына күнегүләр

Ка – ка – кабак

Кабак кайда үсә?

Кабак бакчада үсә.

Ка –ка – карбыз

Карбыз кызыл була.

Ка – ка – кавын.

Кавын тәмле була.

Карама кабыгы каты була.

Кыш көне салкын да соң.

Күк күгәрчен.

Күке  бала чыгармый.

Карасы кара, агы ак.

 

Кара карга чеби урлаган.

Саесканнар карак була.

Камил кармак белән балык тота.

Касыйм картаны яхшы белә.

Кәрим каты бал капкан.

 

Солдат керфек тә какмый,

Чикләрне саклый.

 

Ка – ка – кара, кара карга,

Кара каргалар килгән.

Аклы – каралы саескан очкан да очкан.

 

“Р” авазына күнегүләр

ра – ра – ра – ра – радио

Радио матур сөйли.

 

Ул радио сатып алган.

Ур – ра , ур – ра бер бура

Безнең бакчада тора.

 

Ра – ра – Рамил русча сөйләшә.

Кара, кара,  Радик баганага  менеп бара.

Рә — рә — рәхәтләнеп рәсем ясап ятабыз.

Ра – ра – ракета

Ра – ра – район.

 

Мин ракетада очам.

Рамазан районга барган.

 

Кадакка дип бәргән идем,

Туры килде бармакка.

Балыкка дип барган идем,

Чүп эләкте кармакка.

 

“З”  авазына күнегүләр

За – за – Заман

Зи – зи – Зифа

Заман зур

Зә — зә — Зәнфирә

Зәнфирәнең дусты Зөлфия

 

Зифа зирәк.

За – за — затлы

Затлы зонтик.

Зәйтүнәнең күзе зәңгәр.

 

Азат зирәк бала.

Зөбәрҗәт, Зөһрә, Заһир.

 

“ЗС” авазларына күнегүләр

Язса,

Азат язса, матур яза.

Сыз – са

Син сызсаң, туры сызасың.

Уз – са

Әйдә, узсаң уз инде

 

Туз – са

Кортлар тузса чагалар

Йөз – сә

Балык йөзсә, шәп йөзә

Түз – сә

Түзсә дә түзәр икән.

 

“Һ” авазына

һоп – һоп, туп һавага сикерә

Һоп – һоп, Баһау туплы уйный

“Һау – һау” диеп этләр өрә.

Таһир һаман шәһәрне сагына.

Һавада бер торна күрдем.

“Һәш – һәш” диеп мал куалар.

Зөһрә, зәһәр, Мәһди.

 

“Й” авазына күнегүләр

Йә — йә

Яшеннәр ялт – йолт  килә.

Юлга чыксаң елама.

 

Бала егыла – егыла егылмаска өйрәнә.

Йы – йы елак, ертык колак.

Кара елан юлда ята.

 

Юынмаган бала шапшак була.

Йо – йо – йокы.

Йокы тәмле була.

 

Без йоклаганда үсәбез.

Йо – йо – йомшак

Йомшак юрган

Тавык йомры йомырка салган.

 

“Ж” авазына күнегүләр

Жу – жу – жу  итте

Йөрәгем жу итеп китте.

Безнең журнал бар.

Журналда билгеләр бар.

 

Быж – быж итә быжан.

Мин быжаннан курыкмыйм.

Быжан миннән курка.

Син мине жәллисеңме?

Жәлләмим мин сине.

Ул безнең яннан выжлап узып китте.

Выж – выж итте дә юк булды.

Әни миңа жакет алды.

Синең жакетың бармы?

Әтиемнең кулына жгут салдылар.

 

Жи – жи – жираф

Жи – жи – жирәбә

Жирафның муены озын була

Бер жирафны күргән идем, йөрәгем жу итеп китте.

Жу – жу – журнал

Журнал матур

Мин көн саен журнал актарам.

Синең журналист буласың киләме?

Минем журналист буласым килә.

 

“Т” авазына күнегүләр

Та – та  — та

Мин татар баласы.

Мин Татарстанда туганмын.

Там –там – тамчы гөл.

Тәрәзә төбемдә тамчы гөлләр үстерәм.

Тап – тап – таптама

Үләннәрне таптарга ярамый.

Ту – ту – туган. Минем туганнарым күп.

Тә — тә — тәлинкә. Мин тәлинкәләр юам.

Тәлинкәләрдә тәмле ризыклар бар.

Те – те – телефон.

Те – те – телевизор.

Те – те – теплица.

Те – те- теш. Синең тешең ничәү?

Тәгәрмәчләр теке – теке киләләр.

Ти – ти – тигәнәк.

Ти – ти – тиен. Тиен агач башында утыра.

Тимер юлдан бик зур тизлек белән  поезд бара.

То – то – томан

Бүген иртән томан булды.

То – то – томат

Мин томат яратам.

То – то – толым. Минем толымым матур.

То – то – тозсыз

Тәнзилә тозсыз аш пешергән

Тө — тө — төтен

Тө — тө — төклектура

Трам – трам – трамвай

Тру – тру – труба

Тырык – тырык  тырылдавык

Безнең мәче тычкан тоткан

 

“Л” авазына күнегүләр

Ла – ла – ла

Ла – ла – ла дип җырлыйлар.

Ла – ла – лампа

Сезнең лампа бармы?

Безнең лапас зур.

Лә — лә — Ләйсән
Ләйсән белән Ләлә дуслар

Ли – ли – лимон

Лимон ачы була.

Ли – ли – линейка

Мин кибеттән линейка сатып алдым.

Лыр – лыр —  лыр

Лыр – лыр сөйләшәләр

Ле – ле – леперди

Агачларда яфраклар лепердиләр

 

“КТ” авазларына күнегүләр

Но – но – нокта

Әти нокта куйды.

Тукта, тукта.

Син туктый беләсеңме?

Так – так – такта

Мин тактага кадак кагам.

Як – як – якта

Безнең якта табигать бик матур.

Мин сакта торам.

Этем дә сакта тора.

Мин кечкенә чакта бик кызык идем.