Район мәдәнияте

1930 нчы  елда, район оешкач, район үзәгендә 1 китапханә, 1 клуб ачыла. Китапханәдә 150 китап исәптә тора, беренче китапханәче Шафикова Разыя була. 1932 нче елдан Мөхәммәтҗанова Хафаса эшли башлый, аны 1970 елда Фәттахова Халисә алыштыра.

Беренче клуб мөдире – Хәйриев Насри була. Ул Бөек Ватан сугышында вафат була. 1939 нчы елдан клуб культура йорты дип йөртелә башлый. Биредә 1958 нче елга кадәр Хадиева Фатыйма белән Абдуллина Зәкия эшли. Хадиева Фатыйма Бөек Ватан сугышына киткәч,  аны Ханова Хаят алыштыра. 1958 нче елда районга Халидә Уразаева  һәм Нәкыя Нәҗметдиновалар килә (алар биредә төпләнеп тә калалар).  1958 нче елда районда 6 культура йорты һәм 11 клуб була. Кадрлар күпчелек 8 класс белем белән эшлиләр.

Мәдәният бүлегендә  1946 нчы елдан бирле приказлар сакланган. Ул чорда бүлек культура-агарту бүлеге дип исемләнгән (культпросвет отдел исполкома райсовета Муслюмовского района депутатов трудящихся ТатАССР). Башта мәгариф бүлегенә караган. 1953 нче  елның 1 июленнән Район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге дип йөртелә башлый. Мәдәният бүлеге Бакча урамындагы 2 катлы  иске йортка урнашкан була.

Приказлар китабында 1946 нчы елда бүлек мөдире булып — Чумаков, 1950-1951 нче елларда Сафиуллин фамилияле кешеләр  тора.

1951 нче  елның сентябреннән бүлек мөдире — Дәүләтшин Хәбиб. 1955 нче елның 29 сентябрендә район Советы башкарма комитеты сессиясе Х.Дәүләтшинны авыру сәбәпле эштән азат итүне сорап язган гаризасын канәгатьләндерә  һәм аның урынына Лотфулла Ногман улы Мусинны билгели. 1957 нче елда аны Гизатуллин Котдус алыштыра. 1959 нчы елның 9 нчы мартыннан Башкарма комитет карары белән Сабиров Расих Сәлахетдин улы мәдәният бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ул 1961 нче елның 22 нче  мартына кадәр эшли.

Алдагы елларда эшләгән мәдәният бүлеге мөдирләре:

Мирзаһитов Зөфәр Мирзаһит улы  — 1961 нче  елның  22 нче мартыннан 1965 нче  елның  9 нчы мартына кадәр.

Әхмәтова Мәдинә Әхмәт кызы -1965 нче елның 9 нчы  мартыннан 1967 нче елның  2 нче  октябренә кадәр.

Авзалов Гаяз Шәрәфетдин улы — 1967 нче елның 2 октябреннән 1977 нче елның  21 нче  сентябренә кадәр.

Уразаева Халидә Әхмәтзыя кызы — 1977 нче  елның 21нче сентябреннән 1987 нче елның 18 нче мартына кадәр.

Сәхбетдинов Илфат Садртдин улы — 1987 нче елның 18 нче мартыннан 2003 нче  елның 1 нче апреленә кадәр.

Ханнанов Миргарифан Мирзагали улы 2003 нче елның 1 нче  апреленнән 2006 нчы елның 1 нче апреленә кадәр. 

Ялалов Илсур Индус улы – 2006 нчы  елның 3 нче апреленнән 2010 нчы  елның  31 нче декабренә кадәр.  

Салихҗанов Ирек Фаяз улы — 2011 нче  елның  11 нче  июленнән бүгенге көнгә кадәр.

1958 нче елда район үзәгендә хор барлыкка килә. Хор Ульяновск, Оренбург, Куйбышев өлкәләрендә, Мәскәүдә Кремльнең съездлар сараенда һәм Чехословакиядә чыгыш ясый. 1973 нче  елда академик хор исеме бирелә.

1966 нчы елда районда балалар музыка мәктәбе ачыла.

1968 нче елда  район мәдәният йорты каршында эшләп килүче театрга Халык театры исеме бирелә.

1993 нче  елда туган якны өйрәнү музее ачыла.

Бүгенге көндә 1 район, 25 авыл мәдәният йорты, 24 авыл клубы, 1 үзәк, 32 авыл китапханәсе, сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, киноучреждение мәдәни хезмәт күрсәтә.  4 халык фольклор ансамбле, 3 халык театры, 1 халык җыр һәм бию ансамбле эшли.

Мөслим халык театры

Мөслим мәдәният йорты халык театры, үзешчән театр коллективы буларак, 1970 елларда оешкан. 1977 елда аңа халык исеме бирелгән. Театр белән Фәнис Абдуллин, Ирек Хәбиров, 2011 елдан режиссер Зөлфия Фахретдинова җитәкчелек итә. Театр М.Фәйзи “Асылъяр”, Ә.Гаффарның “Язлар моңы”, Х.Вахитның “Күк капусы ачылса”, Ю.Әминовның “Язылмаган законнар”, Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй”, Аманулланың “Бер кирпич, ике кирпич”, Т.Миңнуллин “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакльләрен сәхнәләштерде.
Район мәдәният йорты халык театры республика театр коллективлары арасында үткәрелгән “Идел-йорт” фестивалендә катнашып һәрвакыт уңай яктан гына бәяләнде. 2008 нче елда Ф.Яруллинның “Мәхәббәт яңгыры”, 2010 нчы елда М.Әмирнең “Тормыш җыры”, 2012 нче елда Аманулланың “Моңлы ядкәр”, 2013 нче елда Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә 4 кияү” спектакльләрен куеп, әлеге фестивальнең Минзәлә шәһәрендә үткән зона турында җиңү яулады һәм Казан шәһәрендә үткәрелгән халык театрлары театрлары декадасында чыгыш ясады.
Ф.Яруллинның “Мәхәббәт яңгыры” спектакле өчен коллектив “Иң яхшы сәнгатьчә бизәлеш” номинациясендә, Аманулланың “Моңлы ядкәр” спектаклендә Г.Шакирова “Иң яхшы хатын-кыз башкаручы”, Илшат Галиев “Иң яхшы ирләр ролен башкаручы” номинацияләрендә, Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә 4 кияү“ спектаклендә коллектив “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә, Илфират Зәйнеев “Дебют” номинациясендә дипломга лаек булдылар.
2015 елның 30 март көнне район мәдәният йорты халык театры Минзәлә шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган театр коллективларының XV нче регионара “Идел-йорт” фестивалендә Р.Сабырның “Абага алмасы ачы була” спектакле белән уңышлы чыгыш ясады. Спектакль Симәк мәдәният йортында, район мәдәният йортында куелды, Сарман мәдәният йортында кую планлаштырыла.

Тагын укыгыз:

Район мәдәнияте: 1 комментарий

  1. Мөҗәһит абый, саумысез! Бу бүлекнең ачылуын күптән көтә идем инде. Укып, бик файдалы мәгълүматлар алдым. Рәхмәт Сезгә. Саулык, иҗат уңышлары телим.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *