Мөслимем. Булган хәл (шигъри әсәр).

Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Әллә каян таныйм якташларны-

Йөрәгеңдә кала торганннар.

Бәрәкәтле, изге җирдән алар-

Мөслимнән шул яратылганнар!..

                                         Харрас Әюп.

Безнең яклар да электән

Бозлык чорын кичергән.

Мөгезборын, мамонт кебекpicture-NXPowerLite

Җәнлекләр утлап йөргән.

Алардан калган сөякләр

Музейда урын алган.

Бу сүзләрнең барсы да хак,

Берсе дә түгел ялган.

 

Әле менә күптән түгел,

Берничә йөз ел элекIMG_8674-NXPowerLite

Мөслим бабай Ык буена

Казыгын каккан килеп.

 

Ул үзе генә дә түгел,

Дуслары булган хәтсез.

Тормыш кызык булмас иде

Мөэмин, Авзал, Сәет, Якуп,

Булатсыз һәм Әхмәтсез.

 

Барысы бер сүздә булып

Качкан алар Казаннан.

Көчкә котылганнар шулайR13C7734-NXPowerLite

Явыз Иван газабыннан.

 

Ык буеның гүзәллеген

Күреп шаккатканнар, ди.

Тормышның җәннәт бакчасын

Биредә тапканнар, ди.

 

Кыйбла якка юнәлешеп,

Намаз укып алганнар.

“Бу төбәккә исем кирәк…”

Диеп уйга калганнар.

 

-Алайса безне һаман даDSC01131-NXPowerLite

“Яңа  Вәрәш ул” диләр.

Күпләребез моның белән

Бер дә бит килешмиләр…

 

Булат әйткән:

— Мөслим дускай,

Син каршы килмисеңме,

Булачак авылыбызга

Бирсәк синең исемне?

 

— Риза, — дигән Мөслим бабай,

-Мин әллә кем түгел дә,

Ләкин бит һәрберебезнең

Мөселманлык күңелендә.

 

Динебез саф, бер халыкка

Үч тотмыйбыз, белсеннәр,

Әгәр теләкләре булса,

Безнең янга килсеннәр.

 

Бергә – бергә, татулашып,

Матур тормыш корырбыз.

Ыкның да файдасы тияр,IMG_9992-NXPowerLite

Чәчәрбез һәм урырбыз.

 

Иске Вәрәшлеләрне дә

Бу яклар кызыктырган.

Кайберләре, Ыкны кичеп,

Мөслимдә нигез корган.

 

Яңа авыл әкренләп

Зурайган һәм үскән, ди.

Күрше – тирәдән кайберләр

Гаилә белән күчкән, ди.

 

Бу авылның халкы эшчән

Һәм талантлы булган, ди.

Базарына еракларданозеро_1-NXPowerLite

Сәүдәгәрләр тулган, ди.

 

Исеме дә Мөслим булгач,

Мәчетләр чыккан калкып.

Таш мәдрәсә ачылган,

Җыелган шәкерт халкы…

 

Белем алганнар Мөслимдә,

Тормыш кайный башлаган.

Көне – төне тегермәннәр

 Тарткан халык ашлыгын.

 DSC04122-NXPowerLite (1)

Милли азатлык яулары

Кызып барган чакларда,

Данлы каһарманнар булган,

Диләр безнең якларда.

 

Теләкәй морза, Күчем батыр,

Акай һәм Габдуллалар.

Якташларын якларга дип,

Кулга корал алалар.

 

Пугач явында да безнең

Бабайлар катнашкан, ди.

Алар төрле фетнәләрдә

Бер – берсен яклашкан, ди.

 

Сәнәкчеләр фетнәсе дә

Булган безнең якларда.

Мөслимлеләр, корал тотып,

Каршы барган акларга.

Ык буеның табигате

Күпләрне тартып торган.

Җир асты байлыгы – бакыр

Байларны кызыктырган.

 

Бакырны атларга төяп,

Питерга озатканнар.

Аны бик кыйммәт бәягә

Чит – ятларга сатканнар.

 

Чиркәү өчен кыңгырауларМост

Һәм чаңнар да койганнар.

Рәсәй байлыгы бу, дип,

Күргәзмәгә куйганнар.

 

Бакыр базларында безнең

Бабайлар бил бөккәннәр.

Көне – төне эшләгәннәр,

Хәлдән таеп беткәннәр.

 

Соңга таба әле хәтта

Нефть тә табылган, ди.

Авылларга әкренләп,DSC02669-NXPowerLite

Асфальт юл салынган, ди.

 

Электр да, газ да кергән,

Рәхәткә чыккан халык.

Кунакка кайткан якташлар

Торганнар, ди , таң калып.

 

Мөслим  авылы әкренләп,

Үскән, ди,  дә үскән, ди.

Хәтта әле бу җирлектә

Үзәк булып киткән, ди.

 

Мөслимлеләр аның белән

Горурланып йөргәннәр.

Кайберәүләре , шаяртып,

“Башкалабыз!” дигәннәр.

 

Мөслим тирәсендә Ык та

Туры гына акмаган.

Салмак кына борыла – сарыла,IMG_7763-NXPowerLite

Гүзәллеген саклаган.

 

Мухан яклап Ык суында

Саллар агып килгән, ди.

Матур яшәү рәвешен

Мөслим халкы белгән, ди.

 

Балыкчылар балык тоткан,

Көймәләрдә йөзгәннәр.

Болыннарда печән чабып,

Чүмәләләр  тезгәннәр.

 

Күңел ачуның әмәлен,

Ысулларын тапканнар.

Кубызларда уйнаганнар,

Курайларын тартканнар.

 

Шуңа Мөслим гербында

Матур курайчы егет

Туган ягына багышлап,I-08-0465_0010011676578

Моңлы көй уйный кебек.

 

Кичен яшьләр тавышыннан

Тугайлар гөрләп торган.

Бәйрәм саен туйлар булган,

Кемнәрдер гаилә корган.

 

…Фашистларның афәтеннән

Беркем читтә калмаган.

Меңәрләгән Мөслим халкы

Яудан кайта алмаган.

 

Дүрт мөслимле каһарманлык

Күрсәтеп дан казанган.Перед-обелиском

Орден – медальләр агылган

Мәскәүдән һәм Казаннан.

 

Яудан кайтмый калганнарның

Истәлеге булсын дип,

Яшьләр бу тыныч тормышның

Кадерләрен белсен дип,

Мөслимнең нәкъ үзәгендәDSC08913

Мемориал калыккан.

Төрле бәйрәм көннәрендә

Өзелми, ди, халык та.

 “Батырлар шәһәрчеге” дип,

 

Аңа исем тапканнар.

Җиңү көннәрендә хәтта

Салютлар да атканнар.

 

Тыныч тормышка күчкәч тә,

Батырлыклар кылынган.

Ниләр генә килмәгән, ди,

Мөслимлеләр кулыннан.DSC04453-NXPowerLite

 

Мәктәпләр дә төзегәннәр,

Клублар да салганнар.

Мәдәният өлкәсендә

Дан – шөһрәт алганнар.

 

Мөслимебезне бервакыт

 Күчергәннәр Сарманга.

Әй халык җәфаланган соң

Шул Сарманга барганда.

 

Ат һәм тракторлар беләнDSC08935

Көннәре үткән юлда.

Шуңа мөслимлеләр түзгән

Бары берничә елга.

 

Аннан инде Мөслимебез

Беркая да күчмәгән.

Алга барган һәм макталган,

Мескенлеккә төшмәгән.

 

Язучылар һәм шагыйрьләр

Пәйда булган Мөслимдә.

“Зөлфәт клубы” ачылган

Яшь шагыйрьләр үссенгә.

 

Галимнәре бер – бер артлы

Дөньяга танылганнар.

Мөслимне күрергә диеп,

Кунаклар агылганнар.

 

Мөслим җире талантларга,

Галимнәргә бай булган:

Гагаринны укытучы-

Егоров шунда  туган.

 

Җырчыбыз Зифа апаны

Бөтен халык яраткан.

Чөнки ул Мөслимнең данын

Еракларга тараткан.

zifa_basyyrova

 

Артист Наил Әюповнынаил8

Сагнып сөйлиләр һаман.

Ул театр уйнаганда,

Гөрләп торган, ди, Казан.

 

Мөслимне мактап җырлады

CIMG0981-NXPowerLite2

Харрас Әюп, Наис тә.

Аларның шигырь юллары

Әле һаман да истә.

 

Тукай бүләгенә лаек

Булучылар бар бездә.

Зөлфәт, Фоат Садрины

Беләсез үзегез дә.

 

Мөслим үсә һәм яңара,IMG_7601

Якыная калага.

Бөтен мөмкинлекләр туа

Авылдагы балага.

 

Стадион һәм бассейнНаис-NXPowerLite

Җәен – кышын гөрли, ди.

Алар халык белән тулы,

 Кемнәр генә керми, ди.DSC01101-NXPowerLite

 

Мәктәп, лицей, гимназия

Гөрләп эшләп тора, ди.

Мөгаллимнәре еш кына

Грант алыштыра, ди.

 

 Ә Ык һаман тугайлардан

Ага да ага икән.

Дулкыннары ярларына

 Кага да кага икән.

“Кояшлы Ык” дигән исем

Ятып тора үзенә.

Җәннәтләр кебек күренә

Ул һәркемнең күзенә.

 

Җәяүлеләр йөрер өчен,

Сукмак бар һәр урамда.

Төнен әкияттәй Мөслим

Утлар балкып торганда.

 

Өр – яңа Җәмигъ мәчете

Озата, каршы ала.

Күңеле белән булса да,

Һәркем Мөслимдә кала.

 

Җәй көнендә әрәмәдә

Җиләк – җимеш күп икән.

Аны җыю олы бәйрәм –

Сабан туе күк икән.

 

Кай елларда Ык елгасы

Ярларыннан таша, ди:DSC08904

Тугайларны һәм күлләрне,

Болыннарны баса, ди.

 

Мөслим турында шигырьләр

Җырлар туып тора, ди.DSC03779-NXPowerLite

Игенчеләр элеккечә

Сөрә, чәчә, ура, ди.

Мөслимебез матурлана,

Чәчәкләргә күмелә.

Ул кунаклар бик күп килә,

Сокланмыйдыр кем генә!..

 

Мөслимгә килеп төпләнсә

Китәлми, ди, берәү дә.

Мөслим үсә, чәчәк ата

Менә шуңа күрә дә.

39530879e93c96052d6e96af2da2446f_L

R13C7518 (NXPowerLite)2015 - 2016 ел аралыгы2015 - 2016 ел аралыгыфото (NXPowerLite)