Истә, һаман да истә…

Авылымнан  Бөек Ватан сугышына китеп вафат булган яки хәбәрсез югалганнар исемлеге

 

1. Әхмәтшин Голем Шәйгәрдән улы

2. Әюпов Мөнәвәр Галимулла улы

3. Әюпов Юныс Әюп улы

4. Габсаттаров Заман Габсаттар улы

5. Гаттаров Мирхафизан Бәлүл улы

6. Гыйльфанов Хөҗҗәт Гыйльфан улы

7. Идиятуллин Муллагаян Идиятулла улы

8. Идиятуллин Хәерзаман Шәйхелзаман улы

9. Ибраһимов Миңнехан Ибраһим улы

10. Идиятуллин Шәйхелзаман Идиятулла улы

11. Ибраһимов Мансур Ибраһим улы

12. Кәбиров Арслангали Кәбир улы

13. Кәбиров Сәетгали Кәбир улы

14. Нәбиев Әбелфазыл Әбелфатих улы

15.              Разиев Голем Шәйхеталыйп улы

16.              Разиев Муллаталыйп Галим улы

17.              Разиев  Мозаффар Шәйхеталыйп улы

18.              Разиев Миргалим шәйхеталыйп улы

19.              Раянов Хуҗагали Гали улы

20.              Раянов Закир Раян улы

21.              Тәбелмәков Мәгафур

22.              Хәсәншин Мөхәммәтша Хәсәнша улы

23.              Хәсәншин Гайнанша Хәсәнша улы

24.              Хәсәншин Харрас Хәсәнша улы

25.              Хәсәншин Фәрвәҗетдин Хәсәнша улы

26.              Хәсәншин Госсам Хәсәнша улы

27.              Шәехов Закирҗан Шәех улы

28.              Шәехов(Әхмәтҗанов) Миршәрип Шәех улы

29.              Шиһапов Мәүләветдин Шиһап улы

30.              Үтәев Гомәр Әхмәтвәли улы

31.              Ялалов Акмалетдин Ялал улы 

 

Бөек Ватан сугышына китеп, исән – сау  әйләнеп кайткан авылдашлар исемлеге 

1.                   Әмиров Мәхмүт

2.                   Әхмәтшин Флүн Шәйгәрдән улы

3.                   Әхмәтҗанов Мирзаһит Мирзашәех улы

4.                   Әхмәтҗанов Миркасыйм Әхмәтҗан улы

5.                   Миркасимов Мирзагаян Миркасыйм улы

6.                   Әхмәтҗанов Мияссәр Миркасыйм улы

7.                   Әхмәтҗанов Кәнделгыйлем Мирзасалих улы

8.                   Әхмәтҗанов Мирзанур Мирзасалих улы

9.                   Әюпов Гыйльмегали

10.               Әюпов Исмәгыйль

11.               Баянов Гаян Баян улы

12.               Гаттаров Мирза Бәлүл улы

13.               Галиев Нәҗип

14.               Гыйльфанов Мизхәт

15.               Исламов Гыймаделислам Шәйхелислам улы

16.               Исламов Фәүзелислам Гыймаделислам улы

17.               Мирзаянов Әмирҗан Мирзаян улы

18.               Мирхаҗиянов Хәниф Гыйзетдин улы

19.               Мөхәммәтшин Мирһади Мөхәммәтша улы

20.               Нәбиев Әбелкасыйм

21.               Нәбиев Әбелхарис

22.               Ногманов Хәйдәр

23.               Нургалиев Исламгали Нургали улы

24.               Разиев Шәрипҗан

25.               Салихов Хәсән Салих улы

26.               Фәхертдинов Шәйхәйдәр

27.               Харрасов Миргазыян Харрас улы

28.               Хафизов Закир Хафиз улы

29.               Хәкимов Сабир Ибраһим улы

30.               Шәрипов Гаян Шәрип улы

31.               Юнысов Әнвәр Юныс улы

32.               Ялалов Хәбибулла

33.               Ялалов Әхкям Ялал улы

34.               Ялалов Сәлах Ялал улы

Иске Карамалы авыл җирлегендәге сугыш ветераннары

АвылдашларТүрешләрМинем бабыкай Исламов Ислам белән шагыйрь Харрас Әюпнең әтисе Гыйльмегали абый.Бәлүлов Мизхәт абыйның әтисе Бәлүл абый белән(утырган) Әхмәтҗанов Мирзашәех бабай(уң якта баскан) Беренче Бөтендөнья сугышында.

Кечкенә дә төш кенә

Сагынабыз туган туфракны без

Болытлар һәм җилләр булып та.

Үсмер егет булып сагынабыз,

Сагынабыз ирләр булып та.

Харрас Әюп.

Авыл – милләтнең җанын да, тәнен дә, телен дә, рухын да саклаучы изге урын. Шул ук вакытта һәр авыл аерым бер гаиләне хәтерләтә. Аның үзенә генә хас йолалары, традицияләре, яшәү рәвеше, омтылышы, рухи-мәдәни кыйммәтләре бар. Соңгы елларда ил тарафыннан үткәрелгән социаль-икътисадый сәясәт авыллар үсешенә шактый кыенлыклар тудырса да, районыбыз авыллары үзләренең яшәүчәнлеген раслый. Социаль-көнкүреш һәм җитештерү объектлары кимесә дә, авыл халкы үзенең тырышлыгы, алга омтылышы белән авылны яшәтә, йортлар, капка-коймалар төзекләнә. Халык ярдәме, район җитәкчелеге тарафыннан юллар салына, мәктәп, мәдәни объектлар реконструкцияләнә, яшәү өчен шартлар елдан-ел камилләшә бара.

Районыбызның гүзәл почмагына урнашкан Түреш авылы үзенең басу капкасы, хәтфә кебек яшел чирәмле урамнары, табигате, халкының тырышлыгы, укымышлы, сәләтле, дәрәҗәле авылдашларының күплеге, саф сулы чишмәләре белән башкалардан аерылып тора. Авылга 1921 елның җәендә нигез салына. Авыр ачлык елында тормыш хәлен җиңеләйтергә теләп, Күбәк авылыннан Түреш елгасы буена беренчеләрдән булып, Миргали Әюпов, Мирзашәех Әхмәтҗанов, Хәсәнша Әхмәдишин, Галимулла Әюпов, Ялалетдин Камалов, Шәйгәрдан Әхмәтшин гаиләләре күчеп килеп урнашалар. Аларга, бик күп көч түгеп, урман төпләргә, җир кишәрлекләре әзерләргә, йортлар салып керергә туры килгән. Әмма максатчан, тырыш, авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән ир-егетләр сынатмаганнар, Түреш дигән авылга нигез салганнар.

1924 елда Татарстан җир эшләре халык комиссариаты тарафыннан Түрешкә рәсми рәвештә 610 гектар сөрүлек җир, 252 гектар урман бирелә. Анда бу вакытта 42 хуҗалык булып, 188 кеше яшәгән. 1929 елда күмәк хуҗалык төзелә. Аны оештыручы һәм беренче булып колхозга керүче Галимулла Әюпов була. 1925-26 елларда авыл уртасына мәчет салына. 1930 елда ул башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. 60 йортлы Түреш авылында шушы башлангыч мәктәптә белемнең төп күнекмәләрен алган балаларның 80 нән артыгы югары белем алган, алар арасында Камал театры сәхнәсендә 18 ел буена 600 мәртәбә Булат ролен уйнаган кабатланмас рольләр тудырган бөтен татар дөньясына танылу алган Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, өч шагыйрь, композитор, атказанган исем алган 8 белгеч, хәтта КПСС Үзәк Комитетының ХХIV съезды делегаты, күп төрле орден-медаль кавалерлары, җитәкчеләр, эшмәкәрләр чыккан. Ни өчен түрешлеләр актив рәвештә мәгърифәткә, белемгә омтлыгганнар соң? Бу сорау белән берничә авыл кешесенә мөрәҗәгать иттем. Төрле җаваплар ишетергә туры килде: кемдер Күбәктән күченеп килүчеләрнең тырыш, тәвәккәл, рухи һәм физик яктан сәламәт, аек акыллы, зиһенле булуын сәбәп итә. Кемдер 1946 елдан лаеклы ялга чыкканчы, балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә белем орлыгы чәчкән мәгариф отличниклары Мәрьям һәм Хәсән Салиховлар дип исәпли. Балаларның һәрберсе, Хәсән абыйларын зурлап,  “абый” дип искә ала. Чыннан да абыйларының бала күңеленә салган белемгә омтылыш, сәләтне үстерү, әдәп-әхлак оеткысы, аларга юл күрсәтеп, гомерләре буе озата баргандыр. Шулай булмаса халык шагыйре Харрас Әюп үзенең “Абый!” дигән шигырендә:

“Бала күңеле – язылмаган кәгазь,

Кәгазьләрегезне җил тараткан.

Гомер буе язганнарыгызның

Мин бер генә бите бер тарафтан”,– дип язмагандыр.

Бер яктан караганда бүгенге көндә —— йорттан торган яки ——яши торган Түреш авылы перспективасыз авыл булып тоела. Анда җитештерү объектлары да, мәктәп, китапханә, медпункт, клуб, кибет кебек социаль- мәдәни объектлар да юк. Әмма авыл яши, ничек кенә яши әле! Үзенең инициативалы шәхесләре, ярдәм итәргә әзер торган иганәчеләре белән авыл төзекләнә, матурая. Ә халкы, өлкән яшьтә булсалар да, һаман белемгә, яктылыкка омтылуын дәвам итә. Алар китап, газета-журналлар укырга, шигырьләр сөйләргә яраталар, туган авыллары белән чиксез горурланалар. Бүгенге көндә авылның тарихы язылган, аның турында шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Күренекле кешеләре дә гади кешеләрнең гаиләләре, топонимнар, һәр чорда авылда яшәгән гаиләләр, аларның шөгыле, хәтта авыл кешеләренең кушаматлары да барланган. Авылның тынгысыз егетләренең инициативасы белән авылның үткәне һәм бүгенгесе турындагы мәгълүматлар белән танышу өчен төрле уңайлыклар тудырылган.

Авылга керүчеләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповның һәм шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюповның портретлары һәм кыскача тәрҗемәи хәлләре язылган зур панно сәламли, аның икенче ягында авылдан чыгып киткәндәге юлны тасвирлаган бик зур төсле фото урнаштырылган. Алга таба авылның оешкан көненнән бүгенге көнгә кадәр булган, фактик материалларга нигезләнгән вакыйгалар, аерым шәхесләрнең эшчәнлеген тасвирлаган паннолар тезелеп киткән, алар барлыгы – сигез. Шулай итеп, авылның горурлыгы һәм йөзек кашы булган Харрас чишмәсенә барып җиткәнче, сез авыл тарих белән кыскача танышып чыккан буласыз. Чишмәгә бу исем Харрасның вафатыннан соң, ул вакыттагы авыл советы рәисе Салихҗан Вәлиев тәкъдиме белән бирелә. Авыл халкы аны чистарта, карый, аңа төшү юлына арка тибындыгы капка ясап, Харрас чишмәсе дип язып куела.

Әмма акча булмау сәбәпле, ремонт эшләре тукталып тора. Ниһаять иганәче Наил Муллиннның матди ярдәме белән чишмә өр-яңадан реконструкцияләнә: чишмә ага торган урынга 8 баганалы гөмбәз утыртыла,  сап-сары такталардан идән, утыргычлар эшләнә. Төзү эшләрен Ренат Идиятуллин бригадасы егетләре башкара. Авыл халкы бу егетләргә, рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. “Матди ярдәм күрсәтеп, чишмәбезне шушы хәлгә китергән өчен Наил Муллинга бөтен авыл халкы рәхмәт укый, авылыбыз тагын да ямьләнде. Чишмә янына барасы гына килеп тора, кайткан кунакларны алып барып, фотоларга төшәбез, тәмле суын алып кайтып, чәйләр эчәбез”,– ди хезмәт ветераны Фәнисә Мозаффарова.

Түрешнең башкаларга күрсәтеп горурланырлык тагын бер урыны – ул зират. Андагы чисталык, тәртипкә сокланмау мөмкин түгел. Зират капкасының бер ягында изге урынга сәфәр кылу вакытындагы әдәп-әхлак кагыйдәләре язылган, ә икенче ягында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган авылдашларының һәм сугыштан кайтып вафат булганнарның исемлеге язылган элмә такталар куелган. Аларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Авылдаш сугышка 58 ир-егет китеп, 30дан артыгы әйләнеп кайта алмаган. Авылдашларының аларны онытмыйча, исемнәрен мәңгенләштерүе күңелдә соклану һәр хөрмәт хисләре уята.

Үзенең яшәеше белән үзенчәлекле, мәгърифәтле булган, пенисонерлардан гына диярлек торган бу авыл, районыбызның гына түгел, республика авылларына да үрнәк итеп күрсәтерлек. Килегез, күрегез, монда булган уңай үзгәрешләрне үзегездә дә булдырыгыз. Үткәне белән бүгенгесе тоташкан авылның гына киләчәге бар икәнлегенә тулысынча ышанырсыз.

Галия Фәрхетдинова,

мәгариф ветераны.

Түреш-Мөслим.