***

Күрсәтәсем килеп тора

Ни генә ясасам да.

Җырласам да, биесәм дә,

Матуррак язсам да.

 

Мактану дип уйламагыз,

Күрсәтәсем бик килә.

Бу гадәтемнең барлыгын

Әти, әни дә белә.

 

КУнакларның килүенә

Җырлар өйрәнеп куям.

Кул чапсалар, мин аларның

Яратканнарын тоям.

 

Яратсалар  рәхәт тә соң,

Әллә шулай түгелме?

Елмаеп кына кую да

Күтәрә бит күңелне.

 

Онытырга ярамый
“Бабаушка” ник “бабай” түгел?
“Мальчик” бит әнә  -“малай”.
Урысчага өйрәнергә
Җиңелрәк бит алай…
“Папа”, “мама” – ярый инде,
Аерма – бер хәрефтә.
“Әти” белән “әни” не дә
Шул бер хәреф хәл итә.
“Апа” – өч кенә хәрефле,
Ә “сестра”… Карале…
Урыс телендә шундыйрак
Бик күп сүзләр бар әле…
Татар теле – үз телең бит:
Өйрәнеп тә тормыйсың,
Рәхәтләнеп сөйләшәсең,
Матур җырлар җырлыйсың…
Ләкин шуңа аптырыйм мин:
Үсә — үсә балалар,
Туган телләрен онытып,
Чит телгә тартылалар.
…Ә мин өч тел беләчәкмен,
Бернәрсәгә карамый.
Ана телеңне бит аны
Онытырга ярамый!..

Оныклар белән

Оныклар килә

Мәктәптән кайткач.

Оныклар китә

Тик кояш баткач.

 

Оныклар белән

Бергә үсәбез.

Сыйныфларга да

Бергә күчәбез.

 

Чөнки мәсьәлә,

Мисал чишәбез.

Көн дә максатка

Без ирешәбез.

 

Балалар безгә:

-Картаймагыз! – ди.

-Бала караудан

Сез таймагыз! – ди.

 

Оныклар карап,

Гомерләр үтә.

Ходаем белсен,

Алда ни көтә?

 

Үзләре безне

Карарлар  микән?

Ата – анага

Санарлар микән?

 

Менә бүген дә

Онык көтәбез.

Тавышы килде:

-Кунып китәбез!..

Тәти кул

Ләйсәннең кулы икәү,

Тик берсе генә тәти.

Бу турыда һәрвакыт

Кисәтә әни, әти.

 

Кисәтеп тора әби,

Кисәтеп тора бабай:

-Тәти кулың белән яз,

Кире булма син алай!..

 

Тәти кул читтә кала,

Калакны сулы ала.

Тагын да кисәтәләр,

Уң кулга күрсәтәләр.

 

Ләйсән һаман аптырый,

Ике кулына карый.

— Икесе дә тәти, — ди,

— Бәйләнмә син, әти, — ди.

 

Бабам Хаҗда агарган
Быел бабам Хаҗга барды.
Кызык хәлләр күргән ул.
Ап – ак киемнәр киенеп,
Ташлар атып йөргән ул.
Шулай итеп, шайтаннарны
Тау арасына куган.
Дуслары белән бергәләп,
Палаткаларда кунган.
“Зәм – зәм чишмәсенең суын
Эчтем” , — ди ул, туйганчы.
Көн саен намаз укыган,
Күңелләре булганчы.
Ярый әле минем бабам
Хаҗ кылырга дип барган.
Болай да ак бабай иде,
Хәзер бигрәк агарган.
Үсә дә үсә Ләйсән
Нәрсә генә дисәң дә,
Инде — җиде Ләйсәнгә!
Кергәчтен исәбенә,
Үсә дә үсә генә.
Уң кул белән сул кулны
Бик сирәк кенә бутый.
Кайсыбер хәрефләрне
Ялгыштырмыйча укый.
Сәхнәләргә чыга ул,
Җырлый матур иттереп.
Шигырьләрен дә сөйли
Нәкъ көенә китереп.
Кайбер авазлар гына
Чыккалый ялгышкалап.
Өлкәннәр дә хәйләкәр:
Әйттерә кабат – кабат.
…Ләйсән бер дә борчылмый:
-Үтәр әле, үтәр, — ди.
— Мин мәктәпкә барганчы,
Кимчелекләр бетәр, — ди.
Алка тактым
Алкалы кызларны күргәч
Кызыгып куя идем.
Алар алдында үземне
Уңайсыз тоя идем.
Бөтен батырлыгым җыеп,
Колагымны тиштердем.
Шундый матур алка тагып,
Көне буена йөрдем.
Тик берәү дә мактамады,
Сокланмады колакка.
Югыйсә мин чын алтыннан
Таккан идем бит алка…
Әби әйтә: ”Матурлыгың
Синең, — ди үз кулыңда.
Шуңа өстәп булсын, — ди ул, —
Алтындай акылың да”.
Өйгә кайтасы килә
Ләйсәннең тамагы шешкән,
Борыны тыңкышлаган.
Табиб аңа, киенмичә,
Һич чыгарга кушмаган.
Уколлар кадаткан Ләйсән,
Дарулар эчә икән.
Чирен гел уйлап та бирми,
Үсә дә үсә икән.
Бакчага да йөри үзе
Сау – сәламәт вакытта.
Ә кайчакта анда йөрү
Әллә нигә ялкыта.
Аннан әбисенә килә
“Сагындым” дигән булып.
Телевизордан мүлтиләр
Карый ул онытылып.
Кунактан да туя Ләйсән,
Ялыктыра мүлти дә.
Әтисенә шалтырата:
— Өйгә кайтасы килә!…
Мөгезле Булат
Безнең Булатның маңгае
Таштан яралгандыр ул.
Белмим инде, ничек кенә
Ярылмый калгандыр ул.
Йөгерсә дә, тау шуса да,
Маңгае белән сөзә.
Балавыз да сыгып ала,
Күрсәтми генә безгә.
Булат “мөгезле” булса да,
“Син мөгезле” димиләр.
Дуслары да күнеккәннәр,
Хәзер аннан көлмиләр.
Тик әнисе генә менә
Кабатлый бер үк сүзне:
— Чыгара күрмә тагын , — ди,
— Шул ямьсез мөгезеңне.
Самолет очырабыз
 
Самолет ясый беләм мин,
Хәтта ясый энем дә.
Аны оста ясар өчен,
Кирәк түгел белем дә.
Кемнеке еракка оча –
Ярыш оештырабыз.
Әни кушкан бөтен эшне
Читкә куеп торабыз.
Самолет очырып уйнап,
Шактый кызып киткәнбез.
Бүлмәләрнең барысын да
Аэродром иткәнбез.
Һава торышы бозылды
Әни кайтып кергәч тә.
Самолетлар тынып калды
Аның йөзен күргәч тә.
Тәти кул
Ләйсәннең кулы икәү,
Тик берсе генә тәти.
Бу турыда һәрвакыт
Кисәтә әни, әти.
Кисәтеп тора әби,
Кисәтеп тора бабай:
-Тәти кулың белән яз,
Кире булма син алай!..
Тәти кул читтә кала,
Калакны сулы ала.
Тагын да кисәтәләр,
Уң кулга күрсәтәләр.
Ләйсән һаман аптырый,
Ике кулына карый.
— Икесе дә тәти, — ди,
— Бәйләнмә син, әти, — ди.
Барысы да кадерле
Башваткыч чишә Алинә.
Ә анда шундый сорау:
“Иң кадерле кеше үзе,
Тик өч хәрефтән тора”
“Әни” диеп тә карады,
Аннан күчте “әти” гә.
— Иң дөресе туры килә
Бугай минем әбигә…
“Әни, әти, әби”, — диеп
Язды да шакмакларга,
“Барсы да туры килә” – дип
Тотынды такмакларга.
Әби чәкчәк пешерә
Әбием туганнарын
Ярата, хөрмәт итә.
Шуңа да ул аларга
Чәкчәк пешереп илтә.
Чәкчәге нинди, диген-
Авызда эреп китә.
Чәй табынына куйсаң,
Бөтен кунакка җитә.
Чәкчәк пешерү серен
Яшереп тормый бездән:
-Чәкчәккә изге теләк
Салыгыз үзегездән.
Шул чагында сезнең дә
Чәкчәгегез уңар, — ди.
— Бәхетнең бер өлеше
Үзегезгә кунар,- ди.
Минем әби уңган ул
 
Әбигә кунак булып та
Һәм болай да керәбез.
Өстәле сыйдан сыгылган
Икәнен дә күрәбез.
Чәкчәк, өчпочмак пешерә,
Бәлешен дә сала ул.
Безгә әйрән эчерәм дип,
Май да язып ала ул.
Кыстыбые, пәрәмәче,
Гөбәдия, коймаклар –
Барысын да мактый – мактый
Ашый килгән кунаклар.
Бәрәңге тәкәсен бөгә,
Күз иярми кулына.
Әллә мин карап торганга,
Шулай җитез кылана.
Без килдекме, кухнясына
Керә дә мәш килә ул.
Оныклар – тәмле тамаклар
Икәнен бит белә ул.
Заман
Яшәгән, ди, бер Заман.
Холкы булган бик яман.
Балаларны яныннан
Җибәрми, ди, ул һаман.
Әгәр кемдер укыса,
Инша язып утырса,
Бармак кына яный, ди,
Беркемнән оялмый, ди.
Уен коралларында
Куша, ди, уйнамаска.
Кампитрда уйнарга,
Баш белән уйламаска.
— Мәктәптән кайту белән,
Телевизор кара, — ди.
— Беркая да барма, — ди,
— Бетмәс монда чара, — ди.
Ул Заман әле һаман,
Ияреп балаларга,
Йөри икән авылда,
Бигрәк тә калаларда.
Бәхет
Әбием дә, бабам да
Мине һәрчак мактыйлар.
Ә үзләре һаман да:
— Бәхетеңне тап, — диләр.
Ишеткән бар, бәхет ул
Теләсә кайда икән.
Күрә генә бел аны
Һәм үзең сайла икән.
Авылда я шәһәрдә,
Хәтта аяк астында
Бәхет аунап ята, ди,
Кемдер килеп тапсынга.
Күпләр аны күрми, ди,
Бәхет диеп белми, ди.
Әле таптап үтә, ди,
Үзе бәхет көтә, ди.
Ә бәхет хәйләкәр, ди,
Һәркемгә дә килми, ди.
“Бәхет килсен” дигәнне
Колакка да элми, ди.
Шуңа күрәдер миңа:
-Бәхетеңне тап, — диләр.
— Тик ялкаулана күрмә,
Безнең сүзләр хак, — диләр.
Үлчәп сөйлик сүзләрне
Сүзләрнең дә авыры һәм
Җиңеле була икән.
Авыр сүзләр ишеткәннең
Кәеф кырыла икән.
Авыр сүзләрне ничек тә
Телгә алмаска иде.
Кешеләрне борчымаска,
Уйга салмаска иде.
Шуңа күрә дә өлкәннәр
Безгә әйтеп калдырган:
“Сүзне үлчәп сөйләсәгез
Үкенмәссез ахырдан”.
Тормышыбызда бик кирәк
Бер серне хәзер беләм:
Сөйләшәчәкмен бары тик
Үлчәнгән сүзләр белән.
Тизрәк килә үсәсем
Их син, вакыт, ник ул кадәр
Бик әкрен үтәсең?
Белмисеңме әллә, минем
Тизрәк килә үсәсем.
Бик тә килә абыем күк
Армиягә китәсем.
Һәм килә әле үземне
Чик сакчысы итәсем.
Их син, вакыт, аңламыйсың,
Минем хәлгә кермисең.
Мин бит әле һаман малай,
Әллә шуны күрмисең?
Тизрәк үтә белмисең…

 

 Табышмак

 

Җырларга да ярата,

Чигәргә дә ярата.

Матур – матур шигырьләр

Сөйләргә дә ярата.

Тик кайчакта әнисен

Һич тыңларга яратмый.

Я сеңлесен карашмый,

Я үз эшеннән артмый.

(Алинә)

 

Узар әле кышы да
Иң холыксыз ел фасылы-
Кыштыр, мөгаен, кыштыр.
Март һаман баш калкыталмый,
Килә ул кыштыр – мыштыр.
Ә безгә бит җылы кирәк,
Кошларга җылы кирәк.
Бөреләрен ачмый тора
Күпме агач һәм тирәк.
Кояшы да саран аның,
Ала күренеп кенә.
Кешеләр дә кыштан куркып
Йөри төренеп кенә.
Февраль генә узып китсен,
Килми калмас марты да.
Яз куркыныч фасыл түгел,
Җәй бит аның артында.
 
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!
Исәнме, Кыш бабай, мине
Мөгаен таныйсыңдыр.
Юктыр инде, хәтереңә
Төшерә алмыйсыңдыр.
Былтыр да мин синең алда
Шигырь сөйләгән идем.
Ә син мине рәхәт итеп
Аркамнан сөйгән идең.
Бүләкләр биргән идең.
Быел тагын килдем әле
Сине күрергә диеп.
Синең белән җитәкләшеп
Биеп йөрергә диеп.
Син килмәсәң, бәйрәмнең бер
Кызыгы булмас иде.
Ап – ак карлар яумас иде,
Сулар да туңмас иде.
Рәхмәт сиңа, шундый бәйрәм
Бүләк иткәнең өчен.
Күңелләргә бәхет, шатлык
Салып киткәнең өчен.
 
 
Бабам да Кыш бабай кебек
Яңа еллар киләләр дә
Искергәчтен китәләр.
Безне бер яшькә үстереп,
Бик бәхетле итәләр.
Шуңа да без Яңа елны
Төнгә кадәр көтәбез.
Телевизор карый – карый,
Кайчак йоклап китәбез.
Яңа елны ни өчендер
Охшаталар малайга.
Ә ул бик тиз картая да
Әверелә бабайга.
Шул бабайны озатканда
Шатланабыз, биибез.
Никтер аңа беребез дә
“Китмә инде”, — димибез.
Бабам да Кыш бабай кебек,
Бер көн куна да китә.
Сагындымы, бүләк тотып,
Йөгереп килеп җитә.
 
Чакыру
Саф һавада йөрү кирәк,
Өйдә ятмыйк изрәп.
Чаңгыларны тагыйк та бер
Урап керик тизрәк.
Тәңкә — тәңкә карлар ява,
Сулышлар да киңрәк.
Урамнан әйләнеп керик,
Тышта матур бигрәк.
Мин куркак түгел
Җитте бит кыш та,
Ап – ак кар тышта.
Урман, кырларда
САйрамый кош та.
Тын калган урам,
Тик уйный буран.
Чыксам туңармын,
Дип куркып торам.
Чаңгы, чаналар
Өп — өр яңалар.
Тауда көтәдер
Мине балалар.
Чыгам да китәм
Чаңгымны киеп.
Әгәр дә туңсам
Алырмын биеп.
Кыш бабай миннән
Көлмәсен әле.
Куркак малай дип
Белмәсен әле.
Көтәбез
Кыш бабай да киенгәндер,
Бәлки чыккандыр юлга.
Чөнки бик аз калып бара
Быелгы Яңа елга.
Кар кызын да иярткәндер,
Бүләкләр дә алгандыр.
Капчыгына тел йотарлык
Күчтәнәчләр салгандыр.
Кыш бабайның килүенә
Карларны көрик әле.
Таулардан чаналар шуыйк,
Чаңгыда йөрик әле.
Шигырьләр, җырлар өйрәник,
Шак катып карап торсын.
Кар кызы белән парлашып
Биеп китәрлек булсын.
Бабамнар да безнең кебек
Кыш бабайны көткәннәр.
Шуңа да акыллы, батыр,
Матур булып үскәннәр.
***
Кыш бабай килә,
Димәк ел бетә.
Шатланып, аны
Сабыйлар көтә.
Кыш бабай килә
Бүләкләр белән.
Балалар көтә
Теләкләр белән.
Яңа ел килә,
Кыш бабай китә.
Тагын килергә
Вәгъдә итә.
Сизеп торам
Кыш бабай, сине күрергә
Әллә каян килдем мин.
Тел йотарлык күчтәнәчләр
Бирәсеңне белдем мин.
Сизеп торам, син бит безне
Бәхетле итәчәксең.
Барыбызны да бер яшькә
Үстереп китәчәксең.
Табышмаклар
Капчыкта ни булмас дисең,
Анда күп әйбер була.
Ә Кыш бабайның капчыгы
Нәрсәләр белән тула?
                         (Күчтәнәчләр)
Үзебез ясыйбыз аны,
Тик монда булмый кертеп.
Тора бәйрәмнән чыкканны
Ишек төбендә көтеп.
                         (КАр бабай)
Үзе озын, үзе очлы,
Борыны да борыны!
Адәм көлдереп йөри ул,
Үзе яшь һәм борынгы.
                         (Клоун)
Космоска гына да түгел,
Йолдызга очкан заман.
Ә ул мескен себеркегә
Атланып йөри һаман.
                         ( Баба Яга)
Ул килмәсә, Яңа елның
Бер яме булмас иде.
Бүлмәгә зарыгып көткән
Хуш исләр тулмас иде.
                         (Чыршы)
Үзе чибәр, сөйкемле,
Туганыбыз шикелле.
Җырга, биюгә оста,
Тик вакыты бик кыска.
                         (Кар кызы)
Бер яна да бер сүнә
Күз кысып бер – берсенә.
                         (Гирляндалар)
Безне ул каян белгән,
“Сагынганнардыр” дигән.
Таяк тотып кулына
Бик ераклардан килгән.
Карт булса да нык икән,
Капчык аскан иңенә.
Ап – ак кардан бизәкләр
Якасында, җиңендә.
Беләсезме кем икән
Йөз телдә сөйләшүче,
Һөнәрле балаларга
Бүләкләр өләшүче.
                         (Кыш бабай)

***

Кар бабай ясый балалар,
Кышка кереп барабыз.
Төенчеген асып, юлга
Чыккандыр Кыш бабабыз.
Кыш бабай килеп җиткәнче,
Күбәер кар бабабыз.
Борынына кишер генә…
Анысын да табарбыз!..
***
Кыш бабай, син ашыкмый тор,
Кар бабайлар ясалсын.
Син килүгә, алар энҗе
Карлардан юллар салсын.
Кар бабайлар башларына
Чиләкләрен кисеннәр.
Кишердән борыннар ясап,
Юл себереп йөрсеннәр.
Кайчак алар, син килгәнче,
Эреп тә беткәлиләр.
Алар да бабай бит инде:
Бигрәк тиз үпкәлиләр.

 

Без сине яратабыз
 И Кыш бабай, беләсеңме,
Без сине шундый көттек!..
Яңгырлы, җылы көннәрдән,
Билләһи, туеп беттек.
Соңгы вакытта нигәдер
Син көең көйләтәсең.
Ләкин безне биетәсең,
Шигырьләр сөйләтәсең.
Ничек булсаң да без сине
Яратудан туймыйбыз.
Әле безгә бүләкләр дә
Бирерсең, дип уйлыйбыз…

Табышмак

Яратмый ул укырга да,

Яратмый ул эшләргә.

Яратмый ул язарга да,

Мәсьәләләр чишәргә.

 

Яратып рәсем ясый,

Яратып уйный баян.

Кампитрда уйный оста,

Өйрәнгәндер ул каян?

(Булат)

Алинә токмачлары

Әбисе токмач кискәнне

Алинә торды карап.

— Мин дә булышам, — диде ул,

Чәчләрен куйды тарап.

 

Кул арасына кергәнне

Кем инде яратмасын.

Әбисе кызы каршына

Куйды камыр тактасын.

 

Пычакны алып Алинә

Кисә башлады токмач.

Җиңел булмый инде, эшне

Беренче тапкыр тоткач.

 

Алинәнең токмачлары

Әллә каян күренә.

Әбисе шулпага салгач

Менәр табын түренә.