***

Зөлфәткә бүген дүрт тула,
Миңа никтер биш сыман.
Чөнки ул инде зур үскән
Малайларга иш сыман.
 
Кылычы да, мылтыгы да,
Гармуны да бар аның.
Башка төр уенчыкларның
Беркем дә белми санын.
 
Зөлфәт җитез…Ул тавышы…
Дер селкетә өйләрне.
Ярата мүлти, кинолар,
Тагын әллә ниләрне.
 
Тик бабасын яратмыйдыр,
Чөнки кача ул аннан.
Эләктерсә, әй тырыша
Ычкынырга кулыннан.
 
Биш яшендә качмас инде,
Керер әле кочакка.
Тагын да тыйнак, кадерле
Онык булыр шул чакта.

0