Китапларым

Мөслим, 1988. Класс җитәкчеләре һәм укытучылар өчен методик ярдәмлек. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1993. Шигырьләр. Яр Чаллы, 1994. Гарәп графикасын өйрәнүчеләргә методик ярдәмлек.Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2000. Шигырьләр, тел шомарткычлар, табышмаклар. Мөслим, 2000. Шагыйрь турында язмалар, котлаулар. Мөслим. 2001. 2 нче санлы Мөслим һәм үзем төзеткән мәктәпләрдә эшләгән чорлардагы хатирәләр тупланмасы. Мөслим. 2001. Әлеге китап 1990 нчы елда минем тарафтан мәгариф министрлыгы ярдәме белән чыгарылган диафильм материалларына нигезләнеп дөнья күрде.Ул гарәп графикасын өйрәнүчеләр өчен ярдәмлек итеп төзелде. Мөслим, 2001. Бу китап туган авылым Түрешнең тарихына һәм аның күренекле шәхесләренә багышлана. Мөслим, 2002. Район мәктәпләрендә шигырь язуга һәвәс булган укучыларның үрнәк әсәрләрен туплап чыгардым.Мөслим, 2002. Үземнең һәм хатыным Баниянең әти - әниләре яклап шәҗәрәләре, фотолары, кайбер шигырьләр туплап бирелде. kitap-12 Яр Чаллы, 2002. Коллектив. Шигырьләр.Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003. Табышмаклар.Кирил - лица һәм латин графикасында.”Ел китабы – 2003” республика конкурсында лауреат булды (2 нче урын) Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2005. Шигырьләр, әкиятләр. Яр Чаллы, 2005. Бөтен гомерен укытучылык эшенә һәм музыкага багышлаган туганнан туганым Васил абый турында язмалар. Яр Чаллы, 2005. Казан. “Сүз” нәшрияты. 2005. Әлеге китап Мөслим районында эшләп килүче фольклор ансамбльләренә багышлана. Казан. “Сүз” нәшрияты. 2006. Бу китапка Мөслим авылындагы мәдрәсәләр, 2 нче санлы мәктәп, лицей тарихлары тупланган. Мөслим. 2006. Төрле шәхесләргә багышланган котлаулар, багышлаулар, эпиграммалар. Казан. “Сүз” нәшрияты. 2006. Туган авылым Түрешкә багышланган икенче китап. Аңа нигездә авылдашларымның истәлекләре тупланган. Казан. “Сүз” нәшрияты. 2007. Бу китап Күбәк авылы һәм Күбәк урта мәктәбе тарихларына, авылның күренекле кешеләренә багышлана. Казан. “Рухият” нәшрияты. 2007. Коллектив. “Рухият” фонды үткәргән “Балаларга бүләк” конкурсында минем шигырьләр 1 нче урынны алды. Мөслим. 2008. Бу китапка нигездә төрле чараларга атап язылган котлаулар һәм багышлаулар тупланган. Казан. “Сүз” нәшрияты. 2008. Мәктәкәчә яшьтәге балаларның авазларын төзәтү буенча кулланма. Ул минем редакторлыкта дөнья күрде. Андагы барлык кечкенә хикәяләр минем тарафтан язылды. Флера Харрасова.”Дөрес сөйләшү серләре”. Казан. Татарстан китап нәшрияты.2009. Ата – аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, логопедлар өчен өстәмә кулланма Китаптагы күпчелек шигырьләр минем тарафтан иҗат ителгән. Мөслим. 2008. Бу китапка беренче оныгым Булатка багышлап язылган шигырьләр һәм фотолар тупланган. 2008 нче елда “Рухият” нәшриятында чыккан табышмаклар китабы. 2010 нчы елда Татарстан китап нәшриятында чыккан "Батыр буласым килә" исемле шигырьләр китабы.Балалар өчен чыгучы "Күчтәнәч" журналы. 2011 нче елның июль ае саны тулысы белән Мөҗәһит иҗатына багышланган. Дарт сандугачЯшәү Алинә тугрылыкмәзәкләр иман нуры баллыЗульфат (NXPowerLite)календарь - 2014Обложка (NXPowerLite)

Зариф Мөэминов"Маҗара".Казан "Сүз" нәшрияты. 2015.Әсәрләрне тулысынча диярлек гарәп графикасыннан кириллицага мин күчердем.  Мөдәмил Әхмәтовның әлеге китабы минем инициатива белән төзелде. Бөтен материалларны үзем тупладым. Казан. "Ихлас" нәшрияты. 2015.  китап0001

Татарстан районнары турындагы табышмакларым «Көмеш кыңгырау» гәзитендә басылып чыкты (21.11. 2015)

DSC09159 (NXPowerLite)DSC09205 (NXPowerLite)китапкитап 1

/№ 52, 11.04.2014/

/Гөлинә Гыймадова/

Язучы заманнан бер адым алда барырга тиеш (әңгәмә)

Мөҗәһит Әхмәтҗанов турында Фоат Садриев: “Ул тормышны комсызларча ярата”, – дигән иде. Хак һәм шагыйрьнең бөтен асылын ача торган сүзләр. Тормышны комсызларча яратканга иҗатыннан нур бөркелә һәм өлкәннәрне дә, балаларны да җәлеп итә торгандыр. Тормышка мөкиббән кеше генә төп нигезне сүндермәс өчен туган ягына кайтып төпләнә торгандыр.

 

DSC06086-NXPowerLite

 

Калага аяк басу белән Мөслимемне сагынам

 

– Мөҗәһит абый, кешенең азмы-күпме кулыннан эш кил­сә, авылдан калага китү ягын карый. Ә сез, киресенчә, каладан Мөслимгә кайтып төплән­­гәнсез. Моны ничек аңларга?

– Авылда яшәсәм дә, каладан кайтып кергән юк. Татарстан шә­һәр­­­­ләрендә генә түгел, чит шәһәр­ләрдә дә еш булам. “Мөслим тургайлары” фольклор ансамбле белән төрледән-төрле фестиваль­ләрдә катнашып кына торабыз. Казанга әле күптән түгел генә үзе­безнең мәктәп директоры, элеккеге райком секретаре Диктат Галиевнең 80 яшьлек юбилеена бардым. Килеп төшеп ун метр ара үтмәдем, үзебезнең Мөслим сагындыра башлады. Их, минәйтәм, никләр килдем мин монда?! Уңга карасаң да кеше, сулга карасаң да кеше. Бөтенесе дә сөйләшәләр. Ин­глизчә, урысча аралашалар, татарча сөйләшүче юк. Урамны сорыйсың, белмиләр. Кайбер­лә­ре ярдәм итәргә теләп телефоннарын алып әйләндерә-тулган­дыра башлыйлар. Карта караулары икән. Аны көтеп тормыйм, рәхмәт әйтеп китеп барам. Шәһәр минем өчен шулкадәрле авыр җир ул. Дөрес, күп халык шәһәргә китү ягын карый. Анда мәдәният, анда сәнгать, театр­лар… Ләкин минем күңел һәр­вакыт авылга тартты. Үзем теләп Кытай чигендә хезмәт иттем, запастагы майор мин. Шунда, “гражданский” тормышта, нинди генә авыр эш булса да, бер­сеннән дә зарланмас идем, дип туган якларга кайттым. Комсомолда, пар­тия­дә булдым, мәктәп директоры вазыйфаларын башкардым. Шул эшләрне башкарганда мәк­тәп төзетеп калдырдым.

– Татар әдәбиятына очрак­лы гына килеп кермәдегез алайса.

– Харрас Әюп, Наил Әюп­ларны күреп, әсәрләрен укып, тыңлап үскән малай мин. Түреш авылы шулкадәр матур җиргә урнашкан. Харрас Әюп аны сандугач оясына тиңләгән иде. Авылга багышлап Харрас та, мин дә, Лә­биб Лерон да байтак шигырьләр язды. Әйе, Ләбиб тә безнең авылныкы. Шушында туып, Актанышта үскән кеше ул. Шундый матур җирне ташлап яхшы эш эзләп чыгып китеп буламы инде?! Балалар да Мөслимдә калдылар. Музыкант улым Айдар гына адашы Айдар Фәйзрах­мановның ансам­блендә баянчы булып эшли, ул калада яши. Улым музыка юлын Ялтада “Сөембикә варислары” фес­тиваленнән башлаган иде. Шуннан соң музыка училищесын, консерваторияне тәмамлады. Юлдан кайтып кер­гәне дә юк.

– Мөҗәһит абый, улыгыз да, үзегез дә тырышлыгыгыз бе­лән бал кортына охшап торасыз.

– Алар белән дуслык зур без­нең! Җәй көне Түрештә умарталар карап яшәве үзе бер кызык. Төп нигезне ташламадык, шөкер. Ихатасы төзек, чиста. Харрас Әюпның кабер тирәсен матур итеп тоттык. Авылыбызда Харрас чишмәсе бар. Авылның төзекле­гендә курсташым Роберт Миң­нуллинның да өлеше зур. Минем аңа туган авылымны күрсәтәсем килгән иде. Халык та аны җыелып көтеп торган икән. Ул шигырь­ләрен сөйләп, гармуннарда уйнап, балаларны җырлатып, урам уртасында кичә үткәргән идек. Ә безгә яңгырлы көннәрдә машинаны Карамалы дигән авылда калдырып, җәяү менәргә кирәк. Халык, күрәсеңме хәлебезне, бе­тәбез бит, беркем дә калмый бит бу юлсыз авылда дигәч, ул, юлыгыз булыр, дип вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Бүген анда булса бер кырык кеше яши торгандыр. Аларның юлы бар, йортларда краннан чишмә суы ага. Ләкин, ни кызганыч, авыл бетә. Чөнки монда, беренче чиратта, эш юк. Халык Мөслимгә барып эш эзли. Ә Мөслим халкы Себергә барып 20-25 меңгә эшләргә мәҗбүр.

– Сезнең музыка уен коралларына мөкиббән китүегез турында мәзәкләр дә бар хәтта. Мөҗәһитнең курайлары гына да иллеләп дигән сүз дөресме?

– Музыка уен коралларын яратуым, чыннан да, дөрес. Алар балалар белән очрашу вакытында, кичәләрдә дә ярдәм итә. Шигырь сөйләр алдыннан курайда уйнап җибәрсәң, иң шук малай да тынып кала. Гармунда, сорнай, кубызларда, таш сыбызгыларда да уйнасаң, аларның күзләре очкынлана. Мин исә һич югы тавышын ишет­сен­нәр, формасын күреп калсыннар дип тырышам. Таш сыбызгыга да бит 2400 ел тулды. Шуны үрнәк итеп алып, Урмуртиядә ясаттым. Сорнайны Чуашстанга заказ биреп эшләттем, чөнки үзебездә фольклор уен коралларын ясаучы осталар юк. Иллеләп кураем бар, гармун, сорнайларын да кушып исәпләсәң, музыка уен кораллары алтмышлап буладыр.

– Гармун да төзәтәсез икән.

– Ватылган вак-төяген төзә­тәм. Ләкин гармун ясарга тотынганым юк. Курайлар ясыйм. Аны мәктәптә укыганда физкультура укытучысы Карл Әхмәтов өйрәт­те. Чаңгы таягыннан курай ясарга өйрәнеп кайткан бу. Минем дә өйрәнәсе килә, Карл абый, дим. Ясаганын карап тордым, минем бик кызыксынганны күреп­тер инде, ул аны миңа бүләк итте. Уйнарга бик тиз өйрәндем. 4-5 чакрым ераклыктагы мәктәпкә укырга йөрибез. Барганда-кайт­канда курай уйныйм. Көтү көтәргә чыксам да  курай үзем белән булды. Казанга укырга килгәч, минем чаңгы таягыннан ясалган курайга га­җәп­ләнүчеләр күп булды. Ифрат Хисамов курае ул. Теләсә нинди оркестрга кушылып уйнап була торган яңгыравык тавышлы уен коралы. Хәтерлим әле, Зилә Сөн­га­­тулли­наның булачак ире, әйдә, консерваториягә барып килик әле, ди. Күргәзмә әсбап итеп курайны алырга кушты. Бардык, студентлар шакката. “Нәрсәдән ясалган бу?” – диләр. “Чаңгы таягыннан”,– дим. Уйнап күрсәтергә куштылар. Хә­зер генә ул бөтен җирдә курайны беләләр, ул вакытта яңалык иде.

– Балалар өчен шигырь язарга тотыну да тел бетә дип борчылудандыр ул, әйеме?

– Әдәбиятны укучы аз дибез икән, димәк, укучы телдән бизгән. Милли мәктәпләрнең юкка чыгуы да моңа сәбәп булды. Район үзәк­ләрендә дә калмады андый мәк­тәп­ләр. Татар теле керә икән, татар мәктәбе бу, диләр. Бездә хәзер Ульян, Оренбургтагы кебек татар әдәбияты югары классларда – бер сәгать, татар теле ике-өч сәгать укытыла. Татар әдәбиятын пропагандалау аз. Электрон ресурслардан файдаланмыйбыз. Кай­вакыт шушы китапны укы­дыңмы, дип сорасам, нишләп татар китабы электрон вариантта юк, диләр.

– Сез шуңа күрә электрон сайт булдырдыгызмы?

– Әгәр язучы Интернеттан файдалана белми икән, димәк, ул заманадан артта калган. Ә бит язучы заманнан бер адым алда барырга тиеш. Ә безнең әдипләр сайтка керә белми, Интернеттан мәгъ­лүмат ала яисә юллый бел­миләр. Без бу өлкәдә шулкадәр артта калганбыз. Сайтны төзе­гәндә якташ язучылар, галим­нәрне туплау максатын да куйдым. Чит ил әдипләреннән биг­рәк, без иң элек якташларыбыз иҗатын белергә тиеш. Нинди мәгълүм Зөлфәтнең бер фотосын табарга зар-интизар булып утыр инде! Болай булмый бу, егетләр, дидем дә, җиң сызганып эшкә керештем. Сайтта һәр якташ шәхес турында кыскача мәгълүмат, фотолар бар хәзер. Инде мәгълү­матны эзлисе дә юк, үз аяклары белән килә башлады. Бер абзый гарәпчә язылган кулъязма китереп тоттырды. Беренче Бөтен­дөнья сугышында катнашкан әки­ятче бабай Зариф Мөэминов әсәр­ләре. Әкият, повесть-хи­кәяләрен туплаган китап шушы көннәрдә дөнья күрә­чәк. Бу безнең өчен яңа кеше, ә заманында бик атаклы язучы булган. Австрия–Венгрия фронт­ларында әсирлеккә төшкәч, аның әкият­ләре немецлар кулына эләккән һәм алар аннан бик оста файдаланганнар. Бер генә мисал: “Кәҗә бәтиләренә әйтә, мин сөт җыярга китәм, сез ишекне бер­кемгә дә ачмагыз…” Таныдыгызмы, әкият­че Зариф кулъязмасындагы әкият бу! Гарәп имлясында язарга шулкадәр остарып киттем хәзер, шәмаил, тугралар да ясый башладым!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 52, 11.04.2014/)