Төрле өлкәләрдә танылган шәхесләр

Әлеге биттә урын алган шәхесләр:

Васил Гайфуллин, Равил Шәймәрданов, Марсель Бакиров, Тимерхатмулла Габдуллин, Егоров Никон,  Флүн Мусин, Марсель Вәлитов, Рафис Измайлов, Альберт Оленин,  Диктат Галиев,  Мөслимә Шәфыйк, Фәрит Раянов, Рәшит Шәфыйков, Әхмәдулла Әхмәтгалиев, Адлер Мусин, Борис Тимеркәев, Рәис Шәйхелисламов,  Дания Заһидуллина, Ленар Гайсин, Рамил Минһаҗев, Ранас Ганиев, Альбина Гайнетдинова, Линар Әхмәтов, Дәүфит Хәмәдишин, Зәкиҗан Исламов,Рөстәм Шәрипов, Илгиз Исламов, Ильяс Зиннуров, Илдар Закиров, Рәшит Минһаҗ, Илшат Әюпов, Мөдәмил Әхмәтов, Әлфинур Ногманова.

Васил Гайфуллин

news_6018   161bb2cd9d87d4fb2583e55eca6a3af4_L   DSC02549 (NXPowerLite)Оленинвасил1 - копия            DSC06609 (NXPowerLite)   DSC06638 (NXPowerLite)   DSC06636 (NXPowerLite)Рисунок42

Гайфуллин Васил Габдулла улы  (1937) — педагогика фәннәре докторы,

1937 елның 23 мартында Мөслим районының Югары Табын авылында туа. Югары Табын башлангыч, Түбән Табын 7 еллык мәктәпләрендә укый. Аннары Минзәлә педагогия училищесында белем ала, Мөслим районының Ташлыяр җидееллык мәктәбендә эшли. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач (1961), кабат Мөслимгә кайта – физика укытучысы, завуч була, директор вазифасын башкара. 1971 елда  район халык мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Шул ук елны А.И. Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтына аспирантурага керә. 1974-1994 елларда Казан педагогика институтның физика-математика факультеты деканы. 1990-1997 елларда Татарстан мәгариф министры була. В.Г. Гайфуллин – педагогика фәннәре докторы (1990), профессор (1991), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2000), ТАССРның (1987) һәм РСФСРның (2004) атказанган укытучысы. 1997-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында ректор вазифасын башкара. В.Г. Гайфуллин  – физика укыту методикасы һәм теориясе буенча хезмәтләр һәм урта мәктәп өчен дәреслекләр авторы.

(Тагын укырга)

Яшьлек хисе. Җырлый Васил Гайфуллин.Баянда — Рәис Сафиуллин.

      Äîðîæêà 17 - Íåèçâåñòíûé èñïîëíèòåëü

**********************************

Равил Шәймәрданов

равил3   равил1   равилР3   Р2   Р4Р5   Р7   Р8

Шәймәрданов Равил Шамил улы 1940 елның 1 июлендә Мөслим районы Ташлыяр авылында туа. Башта Минзәлә медицина училищесын, аннан соң Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1967 елда Мөслим үзәк хастаханәсендә хирург булып эшли башлый.  1970 елда ГИДУВтагы  клиник ординатурага укырга керә, үзенең хирургия өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйтә. 1980 елда ГИДУВның хирургия кафедрасында укыта башлый, 1986-1992 елларда проректор булып эшли. 1982 елда медицина фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый. Бавыр һәм үт куыгы авыруларын хирургия ысуллары белән дәвалау буенча хезмәтләр авторы. 1988 елда ГИДУВ-ның кичектергесез хирургия кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. 1982-1995 елларда Казан шәһәренең баш хирургы вазыйфаларын да башкара. Абдоминаль хирургиягә яңа технологияләр тәкъдим итүе өчен Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләгенә лаек була (2013). 11 патент авторы. Татарстанның (1985) һәм Россия Федерациясенең (2001) атказанган табибы, профессор.

**********************************************************

Марсель Бакиров

12  13  06DSC05524 (NXPowerLite)  09  1415  03  DSC05531 (NXPowerLite)05  08  11                   04  DSC02580 (NXPowerLite)  bakirov

Бакиров Марсель Хәернас улы 1933 елның 10 декабрендә Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә туа. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач (1956), аны журналист итеп  Уфага, Башкортстанның  «Кызыл таң» өлкә газетасына эшкә җибәрәләр. Соңрак, газетаның җаваплы секретаре вазыйфасын башкара. 1966-1969 елларда Казанда аспирантурада укый, 1970 елдан Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында укыта башлый. 1972 елда төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышланган филология фәннәре кандидаты, 1999  елны «Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» темасына филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый, профессор (2001).

Борынгы төрки шигырь һәм поэзия-шигърият, төрки-татар фольклоры проблемаларын, төрки халыкның генезисы, килеп чыгышы, аның иң борынгы этник һәм этнокультура тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның җитәкчелегендә бер кандидатлык диссертациясе якланган. Язучылар союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2003), Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты.

***************************************************************

Габдуллин  Тимерхатмулла

DSCN1134 (NXPowerLite)  DSC01397 (NXPowerLite)  DSC01385 (NXPowerLite)

Габдуллин Тимерхәтмулла Габдулла улы 1937 елның 19 декабрендә Бүләк авылында туа. Урта белем алыр өчен аңа өч мәктәптә укырга туры килә: сугыш вакытында Бүләк башлангыч мәктәбендә, аннан соң Үрәзмәт җидеелык мәктәбендә, соңгы өч елны Актаныш районының Пучы мәктәбендә. 1952 елда Казан химия-технология институтын  кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Загорский шәһәренең 13 номерлы предприятиесенә эшкә  җибәрелә. 1959-1971 елларда Бөгелмә шәһәрендә Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында эшли, лаборатория мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә. 1971 елда галимне Уфага, Бөтенсоюз нефть сәнәгате-геофизика фәнни-тикшерү институтына лаборатория мөдире итеп чакыралар. 1993 елда Т.Г. Габдуллин кабат туган республикага кайта һәм Әлмәт дәүләт нефть институтында автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире булып эшли башлый.

Т.Г. Габдуллин – механика гыйлеме белгече, 1970 елда техник фәннәр  кандидаты, 1992 елда техник фәннәр докторы дигән  гыйльми дәрәҗәгә  диссертация яклый, профессор (1998). Хезмәтләре нефть сәнәгатендә контроль-үлчәү приборларын конструкцияләүгә карый. Эшли торган скважиналарны тирәндәге приборлар комплексы белән термодинамик тикшерүләр өчен станцияләр әзерли һәм гамәлгә кертә. СССР чорында ВДНХ күргәзмәсендә ике тапкыр алтын, бер тапкыр көмеш медальгә лаек була. Ул Россиянең (1979) һәм Башкортстанның (1976) атказанган уйлап табучысы. 1968  елда нефть һәм газ өлкәсендә СССР Фәннәр академиясенең академик И.М. Губкин исемендәге бүләгенә лаек була. Аңа 120 дән артык уйлап табуга, ачышка беркетмә яки патент бирелгән, 3 монография авторы. Хәзерге вакытта Уфа шәһәрендә яши.

***************************************************************

Егоров Никон Романович

Егоров Н Р 1.jpg   Егоров 2   3 ЕНР4 ЕНР    5 ЕНР   6 ЕНР

1906 елның 6 ноябрендә Мөслим районының Яңа Усы авылында, крестьян гаиләсендә  туа, Усыда башлангыч белем ала. Бәләбәй педагогия техникумын тәмамлагач, Югары Троицкое авылы крестьян яшьләре мәктәбенең мөдире итеп билгеләнә. Егоровның оештыру сәләтен, зур киләчәген күреп, партия җитәкчеләре  Мәскәүгә, Орджоникидзе исемендәге Мәскәү Икътисад институтына укырга җибәрәләр. Институтны тәмамлагач, укуын аспирантурада дәвам итә. Икътисад фәннәре кандидаты (1958), сәяси икътисад юнәлешендә 20-дән артык китап авторы.

Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып, соңгы көненә кадәр Н.Р. Егоров сугышта катнаша, күп орден һәм медальләргә лаек була. Сугыш тәмамлангач, Берлин үзәк комендатурасында икътисад бүлеге мөдире булып хезмәт итә. 1949 елда  полковник  дәрәҗәсендә Мәскәүгә кайта, Икътисад институтында укыта. 1958 елдан Н.Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең сәяси икътисад (политэкономия) кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Хәрби очучылардан беренче совет космонавтларын әзерләүдә актив катнаша, «Икс» командасын (Иван Аникеев, Валерий Быковский, Борис Волынов, Юрий Гагарин, Виктор Горбатко, Алексей Леонов, Григорий Нелюбов, Андриян Николаев, Павел Попович, Герман Титов, Валентин Филатьев, Евгений Хрунов, Георгий Шонин, Павел Беляев, Валентин Бондаренко, Валентин Варламов, Дмитрий Заикин, Анатолий Карташов, Владимир Комаров, Марс Рәфыйков) укыта. Н.Р. Егоров өч тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1966 елның 19 декабрендә вафат була һәм  Мәскәүдә җирләнә.

***************************************************************

Флүн Мусин

I~000757 (NXPowerLite)

I~000756 (NXPowerLite)   флун

Флүн Мөслах улы Мусин 1939  елның 23 февралендә Мөслим районы Иске Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә (1957). 1962 елда университетны «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлый. «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара. 1963 елдан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, әдәбият белеме бүлеге мөдире булып эшли (1987-1997, 2007-2009).  1997-2003 елларда Татарстанның Укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

1969 елда Ф. Мусин «Алтмышынчы еллардагы татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага филология фәннәре кандидаты, 1983 елда «Татар совет прозасында сәнгатьчәлек тәҗрибәсенең эзлекле үсеше» дигән темага филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый, профессор (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1991). Хезмәтләре ХХ йөз татар әдәбияты тарихына, Г. Исхакый, совет чоры татар прозаиклары иҗатына карый. Әдәбиятта тарихилык мәсьәләсе белән шөгыльләнә. «Мирас» журналының беренче редакторы. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1970). 2009 елның 22 сентябрендә Казанда вафат була.

***************************************************************

Марсель Вәлитов

МВалитов (NXPowerLite)Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы (1937).

1937 елның 3 октябрендә Мөслим авылында туа. Шунда урта белем алып, Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм 1959 елда филология факультетын тәмамлый. Туган авылына кайта, «Колхоз байрагы» район газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли башлый. 1960 елда район комсомол комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 1963-1965 елларда Сарман районының «Ленинчы» газетасында мөхәррир урынбасары, 1965-1967 елларда Мөслимдә «Авыл утлары» газетасы мөхәррире була. 1967-1970 елларда район партия комитетының икенче секретаре.

Комсомол, партия эшләрендә шактый кайнагач, М.Г. Вәлитов белемен тирәнәйтү турында уйлый башлый: 1973 елда КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый һәм икътисад фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый. ВЦСПС аппаратында производство-масса эшләре секторы мөдире булып эшли. 1990 елда Мәскәүдә нәшер ителә башлаган «Профсоюзы и экономика» журналының баш мөхәррире була,  икътисад фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый (1991). Фәнни хезмәтләре җитештерү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре системасы өлкәсенә, икътисадны глобальләштерүгә, экология мәсьәләләренә карый. «Проф – Эко» нәшрияты директоры. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

***************************************************************

Рафис Измайлов

Измайлов Рафис Талипович (NXPowerLite)

  i   news_102819

Измайлов Рафис Талип улы (1940 — 2011). Мәлләтамак. Мөслим урта мәктәбен тәмамлау белән, ул  район газетасында эшли башлый.Гармунчы. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Тагын район газетасына эшкә килә. Университетның журналистика факультетында  укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Диплом практикасын ул Мәскәүдә  «Советская Россия» газетасында үтә. Шунда ук эшкә дә кала. 1979 нчы елны Рафис Талиповичны партиянең ҮК каршындагы Академиядә укырга тәкъдим итәләр. Бу уку йортын да ул кызыл диплом белән тәмамлый. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле.

***************************************************************

Альберт Оленин

DSC02528 (NXPowerLite)   DSC02515 (NXPowerLite)   ОАНОАН1   Оленин А.Н 3   Оленин А.Н 4Оленин А.Н 5   Оленин А.Н.2

Оленин Альберт Николай улы (1939 — 2013).  Мөслим. Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1 еллык авыл хуҗалыгы мәктәбендә укый. Усыда баш бухгалтер, район партия комитетында инструктор, 1965 нче елдан Мөслим район комсомол комитетының  беренче секретаре булып эшли. 1970 нче елда ул Чаллы шәһәренә җибәрелә. Анда Автозавод районының башкарма комитеты рәисе, шәһәр  башкарма комитетының беренче урынбасары була. КамАЗны төзүдәге хезмәтләре өчен Альберт Оленин «Халыклар дуслыгы», ике «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә. 1990 — 98 нче елларда ул Чаллы шәһәренең салым җыю инспекциясе начальнигы булып эшли.

***************************************************************

Диктат Галиев

Диктат1   Диктат3   Диктат4Диктат5    Диктат1    DSC06622 (NXPowerLite)DSC06626 (NXPowerLite)    DSC06643 (NXPowerLite)  

Галиев Диктат Әхмәтгали улы. 1934. Иске Карамалы. Күбәк урта мәктәбендә һәм Чаллы шәһәрендә мәктәп директоры. КПССның Мөслим райкомында икенче секретарь,  район Советы башкарма комитеты рәисе, КамАЗ  двигательләр заводы директоры урынбасары, Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институты хезмәткәре. Татарстан Республикасының атказанган  укытучысы.(тагын укырга)

***************************************************************

Мөслимә Шәфыйк

рашит4   Muslima 001   рашит7   DSC02353 (NXPowerLite)  

Шафикова Лена (Мөслимә) Вагыйз кызы (1937) Олы Чакмак. Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Электромонтер. Казахстанда чирәм җирләр үзләштерүдә эшли.1957 нче елда кабат Мөслимгә әйләнеп кайта. Күбәк урта мәктәбендә лаборант, Шуган мәктәбендә  өлкән пионервожатый. 1965 нче елда Казан университетының журналистика факультетын читтән торып тәмамлый. СССР журналистлар берлеге әгъзасы. 25 ел дәвамында «Татарстан» радиосында эшли. Магнитогорск каласындагы татарлар  тормышы, татар иҗтимагый үзәге оештырган «Ватан» радиотапшыруларында, газеталарда, төрле чараларда актив катнаша. 2005 нче елда  Мәскәүдә чыга торган зур тиражлы «Татарстанские новости» газетасында аның очеркы беренче урынны ала. Бөтендөнья татар конгрессы  аны Казанның 1000 еллыгына чыгарылган Коръән һәм Рәхмәт хаты белән бүләкли.Мөслимә ханымның соңгы вакытта басылып чыккан китаплары:»Корычлар ныклыгы гынамы?» («Зур Казан», 2014), «Өзелгән җыр» («Зур Казан», 2015).

***************************************************************

Фәрит Раянов

Фәрит абый1  DSC05266 (NXPowerLite)  Фәрит2

Раянов Фәрит Хуҗагали улы (1939). Түреш. Очучы. ИЛ -14, ТУ — 124 самолетларында, МИ-4,  МИ-8, МИ-17 вертолетларында 17 мең сәгать очкан. «Аэрофлот отличнигы» значогы белән бүләкләнгән. Әлеге вертолетта ул Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцинны Лениногорск шәһәренә алып килгән.

***************************************************************

Рәшит Шафиков

DSC03037 (NXPowerLite)  DSC03000 (NXPowerLite)  DSC02997 (NXPowerLite)рашит    рашит1   рашит2рашит3   DSC06327 (NXPowerLite)   рашит5   DSC06255 (NXPowerLite)     рашит8   DSC06489 (NXPowerLite)2014-12-04 12-44-26 (NXPowerLite)

Шафиков Рәшит Вагиз улы (1949) Мөслим. Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөгелмәдәге профессиональ — техник училищеда укый. 1972 нче елда очучылар һәм штурманнар әзерли торган Ставрополь шәһәренең югары хәрби авиация училищесында белем ала. Новосибирск өлкәсендә очучы, авиацион эскадрилья командиры булып эшли. 1983 нче елда Калинин шәһәрендә хәрби академия тәмамлый. Астрахань, Крымск шәһәрләрендә авиация полкы командиры, дивизия командиры урынбасары вазифаларын башкара. Запастагы полковник. Россиянең атказанган хәрби очучысы.

***************************************************************

Әхмәдулла Әхмәтгалиев

Ахмадулла   Ахмадулла1   Ахмадулла2Ахмадулла3   Ахмадулла4   Ахмадулла5

Әхмәтгалиев Әхмәдулла Әхмәтгали улы (1931 — 2005) Актаныш районы Усы авылы. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. 1950 нче елда Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек җидееллык мәктәбендә эшли башлый. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, элекке Калинин районы мәктәпләрендә укытучы, ВЛКСМ райкомы секретаре була. 1959 нчы елдан безнең районда укучылар йорты директоры, укытучы буларак эшли башлап, үзенең бөтен гомерен халыкны тәрбияләүгә багышлады. 1965 — 1991 нче елларда КПСС райкомының политик мәгариф кабинетын  җитәкләде. 1980 нче елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. 1991 — 1995 нче елларда ул яшь туристлар станциясе директоры, методист булып эшләгәндә, төбәгебез тарихын өйрәнүне җәелдереп җибәрде. Шул эшнең нәтиҗәсе буларак, 2003 нче елда «Яр Чаллы типографиясе» дәүләт унитар предприятиесендә «Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр» китабы дөнья күрде.     Язучы Фоат Садриев аңа мондый бәя дә биргән иде: «Районыбызның үткәненә  җан өргән Сезнең бу китабыгыз зур фәнни хезмәт тә, мөслимлеләргә кадерле бүләк тә. Шикләнмичә әйтергә мөмкин: башланган эшегезне яшьләр дәреслек кебек өйрәнерләр һәм дәвам итәрләр. Сезнең фидакарьлекнең бәһасе әнә шундый. Бу — зур бәхет!»

***************************************************************

Адлер Мусин

DSC05943-NXPowerLite  DSC05941 (NXPowerLite)  DSC05911 (NXPowerLite)DSC05950 (NXPowerLite)  DSC05971 (NXPowerLite)  DSC02582 (NXPowerLite)

Мусин Адлер Лотфулла улы.(1945) Мөслим.Мөслим урта мәктәбендә укый. Казан химия — технология  институтын тәмамлаганнан соң, аспирантура бетерә. Техник фәннәр кандидаты.

***********************************

Борис Тимеркәев

timerkaev   tmpTlkp5z_html_m3baf683e[1] (NXPowerLite)

Тимеркәев Борис Ахун улы 1950 елның 21 февралендә Актаныш районы Байсар авылында туа. Мөслим районы Үрәзмәт урта мәктәбендә «бишле» билгеләренә генә укый. 1973 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлап, Казан авиация институтында эшли башлый. 1995 елдан гомуми физика кафедрасы мөдире.

Плазма генераторлары һәм газларда электр бушанулары өлкәсендә белгеч. 180-нән артык фәнни хезмәт, 8 уйлап табу һәм 2 патент авторы. 1992 елда физика-математика фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый, профессор (1997). Югары уку йортлары өчен өч томлык физика дәреслеге һәм мәсьәләләр җыентыгы бастыра. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2000). Б.А. Тимеркәев 7 фән кандидаты һәм  4 фән докторы әзерли.

***************************************************************

Рәис Шәйхелисламов

gotov5  DSC03784 (NXPowerLite)  Раис3965_019  H14   раис

Шәйхелисламов Рәис Фалих улы (1951).

1951 елның 21 октябрендә Мөслим авылында туган. Мөслим урта мәктәбендә укыганда,  мылтыктан ату,  биеклеккә сикерү буенча район чемпионы була. 1974 елда Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын Салауз Мухан мәктәбендә математика һәм физика укытучысы буларак башлап җибәрә. Армиядан кайткач, Тукай районының Шильнебаш сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Шул ук районда Бәтке урта мәктәбендә тугыз ел мәктәп директоры вазифасын башкара. 1987 елда Р.Ф. Шәйхелисламов Казан дәүләт педагогия институтына аспирантурасына укырга керә. Алабуга һәм Яр Чаллы педагогия институтларында эшли. 1989 елда югары сыйныф укучыларында хезмәт тәрбиясе оештыру мәсьәләләренә багышланган диссертация яклап,  педагогика фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗә ала. 1992 елда Яр Чаллы шәһәренең халык мәгарифе идарәсенә җитәкче итеп билгеләнә. 1997 елдан Казан университетының Яр Чаллы филиалы директоры. 2002 елда шәһәрләрдә гомуми белем бирү комплексы белән идарә итүнең икътисадый якларына караган, икътисад фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый, профессор (2004). Фәнни хезмәтләре халык мәгарифе белән идарә итү мәсьәләләренә карый. 2004-2007 елларда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкара. 2007-2011 елларда Татарстан Республикасында  мәгарифне үстерү институты ректоры була. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Идел буе регионара үзәге директоры.

***************************************************************

Дания Заһидуллина

DSC040430 (NXPowerLite)  Дания  DSC06442 (NXPowerLite)DSC08881 (NXPowerLite)   DSC08879 (NXPowerLite)  DSC08986 (NXPowerLite)DSC08950 (NXPowerLite)   DSC00248 (1)

Заһидуллина Дания Фатыйх кызы 1964 елның 1 октябрендә Әмәкәй авылында туа. Әмәкәй урта мәктәбен «бишле» билгеләренә тәмамлап, 1981 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Кызыл диплом белән укуын бетерә, Мәскәүгә аспирантурага җибәрелә. 1986-1989 елларда мәктәптә эшли, 1989-2012 елларда Казан дәүләт университетының укыту методикасы һәм хәзерге татар әдәбияты кафедрасында укыта, кафедра мөдире (2008-2012) була.

1993 елда татар әдәбиятын укыту мәсьәләләренә кагылышлы филология фәннәре кандидаты, 2001 елда татар әдәбияты теориясенең формалашу һәм үсеш этапларын өйрәнүгә багышланган филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый, профессор (2002). Хезмәтләре әдәбият теориясе тарихына, суфичылык, ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихына, хәзерге татар әдәбиятына, укыту методикасына багышлана. Модернизм, авангард, постмодернизм, әдәби барыштагы үсеш-үзгәрешләр мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 300-дән артык фәнни хезмәт, 10 монография, дәреслекләр һәм ярдәмлекләр авторы. Аның җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган. ХХ гасырда милли мәдәнияттәге синхрон үзгәрешләрне өйрәнүче фәнни мәктәп булдыра.

2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм Баш гыйльми сәркатибе итеп сайлана. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты (2016), академик (2011), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2014). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

***************************************************************

Ленар Гайсин

DSC06786 (NXPowerLite)  DSC06812 (NXPowerLite)  DSC06792 (NXPowerLite)DSC06807 (NXPowerLite)

Гайсин Ленар Гайнулла улы (1952). Метрәй. Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан химия — технология институтында укый.Красноярск шәһәрендәге «Енисей» химкомбинаты. 1978 нче елдан  Менделеев шәһәрендәге Л.Я.Карпов исемендәге заводта  25 ел эшли.1999 нчы елда аны заводның директоры итеп куялар. Ленар Гайсин  яшьләрне ирекле көрәшкә өйрәтә башлый. Нәтиҗәдә ул үстергән 7 яшүсмер СССР спорт мастерлыгына кандидат булалар. Ирекле көрәш буенча Татарстан Федерациясенең рәисе итеп сайлана.Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте рәисе, техник фәннәр кандидаты, Россиянең Почетлы химигы, Татарстанның атказанган химигы,Татарстанның атказанган уйлап табучысы, Халыкара информатизация академигы, Россиянең иң яхшы менеджеры, «Экология һәм промышленность куркынычсызлыгы» халыкара академиясе академигы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1995 — 2000). Соңгы елларда районыбызда даими рәвештә «21 нче гасыр Кулибиннары» исемле конкурс — күргәзмә оештыруда башлап йөри.

***************************************************************

Рамил Минһаҗев

рамил

Минһаҗев Рамил Хәернас улы (1960). Мөслим. Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Түбән Табын,  Метрәй, Усы, авыл мәктәпләрендә,  район үзәгендәге профтехучилищеда  физика һәм математика фәннәрен  укыта. 2002 нче елда педагогия фәннәре  докторы. 1993 нче елда ук — профессор. 1990 нчы елдан  Р.Минһаҗев Казан дәүләт  педагогия институтында укыта башлый. Бүгенге көндә ул Татар дәүләт педагогия гуманитар университетында профессор һәм кафедра мөдире. Татарстан һәм Россиянең журналистлар берләшмәсенең әгъзасы. Югары белемле  юрист.

***************************************************************

Ранас Ганиев

ранас   57524478de65493e9965645b94182092_big

Ганиев Ранас  (1954). Мөслим. Төзүче, райпо, майсызландырылган коры сөт заводы. Мәскәүнең инженер-физик институтында укый. 1984 нче елда ул үз язмышын Рязань шәһәре белән бәйли. Инженер — программист. Кафедра мөдире. 2005 нче елда техник фәннәр докторы дигән исем ала. Бүгенге көндә якташыбыз Рязань шәһәрендә дәүләт радиотехника академиясендә кафедра  мөдире булып эшли.

***************************************************************

Альбина Гайнетдинова

DSC06553 (NXPowerLite)   DSC06519 (NXPowerLite)   DSC06521 (NXPowerLite)DSC06556 (NXPowerLite)   DSC06517 (NXPowerLite)   DSC06520 (NXPowerLite)

Гайнетдинова Альбина Фәтхетдин кызы 1967 елның 4 декабрендә Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында туа. Башлангыч һәм урта белемне Казан шәһәренең 10 номерлы интернат-мәктәбендә ала. 1985-1987 елларда заводта,  балалар бакчасында эшләп, 1988 елда Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. 1993-1995 елларда Мөслим районында укытучы. 1992-1997 елларда Алабуга дәүләт педагогика институтында укый, Алабуга шәһәре мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты предметын укыта. Институтны кызыл дипломга тәмамлап,  укытырга калдырыла. 1997 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының лексикология һәм лексикография бүлегенә эшкә алына, аспирантурага керә, татар һәм рус телләрендә субстантив сыйфатларны чагыштырма планда өйрәнеп, филология фәннәре кандидаты (2002) һәм «Татар һәм рус телләрендә сүз төркемнәрендәге субстантивация күренеше» темасына филология фәннәре  докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый. 2 монография, 1 сүзлек, 70-тән артык фәнни мәкалә авторы. Аның кул астында 1 кандидатлык диссертациясе якланган. 2017 елның августыннан чит илдә эшли.

***************************************************************

Линар Әхмәтов

IMG_1 (NXPowerLite)   IMG_04 (NXPowerLite)   IMG_13 (NXPowerLite)

Әхмәтов Линар Гыймазетдин улы (1959). Вәрәшбаш. Минзәлә педагогия училищесы. Ташлыяр сигезьеллык мәктәбендә хезмәт, сызым һәм физкультура укытучысы. Армия хезмәте. Алабуга педагогия институты. Лаборант, ассистент, өлкән укытучы, доцент. Технология һәм икътисад укыту методикасы кафедрасы мөдире. Декан. Алабуга педагогия  университетының беренче проректоры.Россиянең югары һәм профессиональ мәгарифенең почетлы хезмәткәре. Төрле музыка коралларында уйный һәм җырлый.

***************************************************************

Дәүфит Хәмәдишин

IMG_6865 (NXPowerLite)

IMG_6862 (NXPowerLite)   DSC06634 (NXPowerLite)

Хәмәдишин Дәүфит Закирҗан улы.  (1959). Баек. Казандагы 10 нчы интернат-мәктәптә укый. Читтән торып, Кама политехника институтын тәмамлый. СССР эчке эшләр министрлыгы Академиясендә укый. 1984 — Чаллы шәһәренең Автозавод районы эчке эшләр бүлегенең  җинаять эшләре бүлеге начальнигы. 1992 — Чаллы шәһәренең  криминаль милициясен җитәкли. 2002 — Россия юстиция министрлыгының Татарстан республикасы буенча җәзаларны үтәү идарәсе начальнигы. 2017 елның октябрь аеннан ул Татарстан Республикасы Премьер — министры урынбасары итеп билгеләнде.

***************************************************************

Зәкиҗан Исламов

холст (NXPowerLite)IMG_6213 (NXPowerLite)IMG_1032 (NXPowerLite)R13C7481 (NXPowerLite)SONY агромастер, другие 193 (NXPowerLite)IMG_3413 (NXPowerLite)DSC06526 (NXPowerLite)

Илдус Зәки улы.

EPSON DSC picture

Исламов Зәкиҗан Ислам улы (1935). Күбәк. Чистай авыл хуҗалыгы техникумын 1963 нче елда гел»5″ ле билгеләренә генә тәмамлый.1980 нче елда , читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм югары белемле экономист, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы һөнәренә ия була. Хезмәт куйган урыннары: бухгалтер — кассир, склад мөдире, нормировщик, контролер — механик, баш инженер, «Сельхозтехника» район берләшмәсе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. «Почет билгесе» һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Россия Федерациясенең атказанган инженеры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

***************************************************************

Рөстәм Шәрипов

          
  

                 

Рөстәм Мирзагали улы Шәрипов.Мөслим районы Кырынтау авылында 1949 елның 30 декабрендә туган.1964 – 1966 еларда Симәк һәм Мөслим урта мәктәпәрендә укый.Бер ел дәвамында тракторист булып эшләгәннән соң,1967 – 1972 елларда  Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер – механик белгечлеге ала.Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Мөслим  авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, 1978 – 1983 елларда13 нче номерлы “Алга” ПМК сы җитәкчесе, 1983 – 1986 елларда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, Мөслим район Советы Башкарма  комитеты җитәкчесе, Чаллы шәһәрендә 3 номерлы ПМК начальнигы, Мөслим мелиорация предприятиесе директоры  вазифаларын башкара.1994 – 2001 нче елларда  Мөслим районы хакимияте башлыгы булып эшли.2001 – 2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2004 – 2015 елларда “Мөслим” агрофирмасы генераль директоры һәм “Туган як” агрофирмасы директоры була.

Ул техник фәннәр кандидаты.Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины.Татарстан Республикасының һәм Россиянең  атказанган авыл хуҗалыгы работнигы. “Фидакарь хезмәт өчен”  медале иясе.

                         ***************************************************************

Илгиз Исламов

DSC03890  DSC07718 (NXPowerLite)  DSC02068 (NXPowerLite)

Исламов Илгиз Зәкиян улы.(11.12.1964) Мөслим. Мөслим урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый.Казан авыл хуҗалыгы институтының механика бүлеге. (1989) «Сельхозтехника» район берләшмәсендә котельный мөдире. Механикалаштырылган отряд начальнигы.»Сельхозтехника»да баш инженер. «Агромастер» җитештерү компаниясенең генераль директоры (2007нче елдан) Казан авыл хуҗалыгы институты аспиранты. Мөслим район Советы депутаты. Бүләкләре: авыл хуҗалыгы министрлыгы грамоталары, Мөслим муниципаль районының Мактау грамоталары һәм төрле дипломнар. «Казан шәһәренең 1000 еллыгы»  медале. Татарстан Республикасының  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Илгиз Исламов фотокүргәзмәсеннән кайбер мизгелләр

DSC01691 (NXPowerLite)IMG_4402 (NXPowerLite)IMG_3875 (NXPowerLite)IMG_7763 (NXPowerLite)R13C7734 (NXPowerLite)озеро_1 (NXPowerLite)DSC05670 (NXPowerLite)IMG_0153 (NXPowerLite)IMG_1430 (NXPowerLite)IMG_2620 (NXPowerLite)IMG_4698 (NXPowerLite)IMG_4702 (NXPowerLite)IMG_5587 (NXPowerLite)IMG_5825 (NXPowerLite)IMG_8674 (NXPowerLite)

***************************************************************

Ильяс Зиннуров

DSC04834 (NXPowerLite)  DSC00698 (NXPowerLite)  ильяс  DSC02439 (NXPowerLite)  DSC01403 (NXPowerLite)  ильяс - копия  ильяс а (2)  ильяс1  ильяс 2  ильяс4  илдьяс6  2015-03-01 15-06-24 (NXPowerLite)Ильяс Авзаловның 2015 нче елда үз куллары белән ясаган бизәкләре.

 

Зиннуров Ильяс Афзал улы.(1952) Торыш. Минзәлә совхоз — техникумы. Мәскәүнең Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе. Мөслим районы  авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном. Район комсомол комитетының беренче секретаре, Мөслим авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында бүлек мөдире. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы һәм Россия Федерациясенең агропромышленность комплексының Мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы работнигы.

***************************************************************

Илдар Закиров

Ильдар Закиров (NXPowerLite)   IMG_4404 копия (NXPowerLite)   IMG_7524 копия (NXPowerLite)IMG_6193 копия(1) (NXPowerLite)   В районе (NXPowerLite)

Закиров Ильдар Мухаметдинович (1953). Меллятамак. Окончил отделение журналистики историко-филологического факультета Казанского государственного университета. Журналистскую карьеру начал в качестве корреспондента редакции районной газеты в городе Лениногорске (Татарстан) после службы в рядах Советской Армии в 1973 году. Работал заместителем главного редактора республиканской молодежной газеты «Комсомолец Татарии», начальником отдела средств массовой информации и издательской деятельности Министерства информации и печати Татарстана, заместителем главного редактора городской газеты «Казанские ведомости». Был собственным корреспондентом по Республике Татарстан газеты государств Содружества (СНГ) «Деловой мир», общероссийской газеты «Сельская жизнь». С 2010 года — главный редактор телевизионной службы новостей региональной телекомпании ООО «Эфир» (г. Казань). Победитель и лауреат республиканских журналистских творческих конкурсов. Член Союза журналистов России. Заслуженный работник культуры Российской Федерации. Награжден медалью «В память 1000-летия Казани», Почетными грамотами Союза журналистов России.

***************************************************************

Рәшит Минһаҗ

Рашит1 (NXPowerLite)   DSC04838 (NXPowerLite)   DSC04886 (NXPowerLite)DSC05465 (NXPowerLite)   DSC05502 (NXPowerLite)   DSC05787 (NXPowerLite)z_82528a32-300x200   iрашит2   454B387C-9DA7-4B10-B699-2C23CF2E6019_w640_r1_sDSC06414 (NXPowerLite)   DSC06405 (NXPowerLite)

Минһаҗев Рәшит (1959). Мөслим. Казан  дәүләт университетының филология факультеты. Чирмешән район газетасы. 1988 нче елдан «Социалистик Татарстан» газетасында корреспондент.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

***************************************************************

Илшат Әюпов

Илшат Әюпов  IMG_4634 (NXPowerLite)  IMG_3301 (NXPowerLite)IMG_4652 (NXPowerLite)  456 (NXPowerLite)  Возвращение Камаз-Мастер.avi.Still006 (NXPowerLite)

Мин Әюпов Илшат Ранас улы 1971 нче елның 27нче июнендә Казан шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Гәрчә анда тормасам да, паспортка Симәк авылында туган дип язылган. Балачагым Азнакай районы Сәпәй авылында узды. 1нче класска укырга кергән елны Метрәйгә кучеп кайттык. (Әти Иске Чакмак ,әни Краснояр авылыныкы.) Метрәй мәктәбендә атказанган активист булып укып, Мөслим музыка мәктәбен тәмамлап, 1989нчы елны КДУның татар филологиясе, тарих, көнчыгыш телләре факультетына укырга кердем. 94 нче елны тәмамлап, Чаллыга кайттым. 10 ел Чаллы ТВ, «Күнел» радиосында эшләдем. 2008 нче елдан ТНВда башта «Хәерле иртә»дә алып баручы, хәзер Чаллы бүлеге директоры-корреспонденты. Чаллыда татар бардлары хәрәкәтен житәклим .

UUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUUU

Әлфинур Ногманова

Әлфинур (NXPowerLite)Ногманова Әлфинур Фоат кызы (1960). Үрәзмәт. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Мөслим районының «Авыл утлары» газетасында 1984 нче елдан бирле эшли. Ул газетадагы  үзенең үткен мәкаләләре, зарисовкалары, Мөслим радиосыннан яңгыраган күңелләргә үтеп керерлек тапшырулары белән район тамашачысының мәхәббәтен яуларга өлгерде. Татмедианың, район башлыгының күп кенә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүгенге көндә ул  Мөслим матбугат үзәгенең телерадиостудия җитәкчесе. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.(Тулырак укыгыз)

***************************************************************