Җебек булу килешми

Кыш бигрәк кызык инде,
Җебергә генә тора.
Югыйсә бит әле кичә
Котырган иде буран.

Ә бүгенгә тамчы – тамчы
Күз яшьләре коела.
Күрәсең, кыш бабабызга
Туры килгән кыенга.

Кыш үзе каты булса да,
Нечкәдер шул күңеле.
Аерылу һәрчак авыр,
Яз килүе – күңелле…

Елый – елый нигә китә?
Аны кумыйлар инде.
Кызлар тоткан туңдырмадай
Җебек булмыйлар инде…

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!

Исәнме, Кыш бабай, мине

Мөгаен таныйсыңдыр.

Юктыр инде, хәтереңә

Төшерә алмыйсыңдыр.

 

Былтыр да мин синең алда

Шигырь сөйләгән идем.

Ә син мине рәхәт итеп

Аркамнан сөйгән идең.

Бүләкләр биргән идең.

 

Быел тагын килдем әле

Сине күрергә диеп.

Синең белән җитәкләшеп

Биеп йөрергә диеп.

 

Син килмәсәң, бәйрәмнең бер

Кызыгы булмас иде.

Ап – ак карлар яумас иде,

Сулар да туңмас иде.

 

Рәхмәт сиңа, шундый бәйрәм

Бүләк иткәнең өчен.

Күңелләргә бәхет, шатлык

Салып киткәнең өчен.