Менә сиңа шугалак

Яңа елга матур итеп
Ясап куйдык шугалак.
Өлкәннәр дә йөрде әле
Шугалакта шугалап.

Ә беркөнне иртә белән
Карасак шугалакка,
Без шуып йөргән мәйданчык
Әйләнгән сугалакка.

Төн эчендә юкка чыккан
Менә дигән шугалак.
Керә күрмәгез сез анда,
Ул бит хәзер… чумгалак.

0