(Батыр) Опубликовано 19.10.2013 автором Ул исемне көрәшләрдә Җиңүчеләр алалар. Кайберләр шул дәрәҗәдә Озак еллар калалар. +10
(Мәйдан) Опубликовано 19.10.2013 автором Сабантуйның үзәге ул, Анда бөтен тамаша. Тамашада бәбиләр дә, Әбиләр дә кайнаша. +540
(Сабан туе) Опубликовано 19.10.2013 автором Колакларда чыңлап тора, Сагындыра ел буе. Бәйрәмнәрнең бәйрәме ул Татарның __________. +260
(Сөлге) Опубликовано 19.10.2013 автором Сабантуй бүләге булып Җилферди колгаларда. Көрәшергә тотыналар Кулларга алалар да. 00
(Көрәш) Опубликовано 19.10.2013 автором Сабантуйга барам әле, ________күрәсем килә. Җиңүчегә бик кадерле Бүләк бирәсем килә. 00
(Пьедестал) Опубликовано 19.10.2013 автором Җиңүчеләр менеп баса Бүләкләрен алырга. Һәр көрәшче өметләнә Биегендә калырга. 00
(Сыбызгы) Опубликовано 19.10.2013 автором Хөкемдарлар авызында Сайрап – сайрап алалар. Аны тыңлап көрәшәләр Яки тынып калалар. 00
(Түбәтәй) Опубликовано 19.10.2013 автором Көрәшчеләргә ярамый, Хөкемдарлар кияләр. Аны киеп, сабантуйга, Мәчетләргә киләләр. +470
(Билбау) Опубликовано 19.10.2013 автором Көрәшчеләр ипләп кенә Кулга урап тоталар. Кем көчлерәк, кем хәйләкәр, Менә шулар оталар. 00
(Хөкемдарлар) Опубликовано 19.10.2013 автором Көрәшләрнең гаделлеген, Дөреслеген саклыйлар. Беркемне дә якламыйлар, Беркемне дә какмыйлар. 00