(Бүре) Опубликовано 09.09.2013 автором Куянның да, төлкенең дә, Хәтта этнең дошманы. Үзеңнең дә котың очар Урманда күрсәң аны. 00
(Бүре) Опубликовано 09.09.2013 автором Өрә белсә, кеше белән Дус булырга уйлый ул. Әкиятләр искә төшсә, Елый – елый улый ул. 00
(Дельфин) Опубликовано 09.09.2013 автором Алты метр биеклекне “Эһ” тә итми сикерәм. Суда йөзәм һәм имезәм, Сезгә шатлык китерәм. 00
(Дельфин) Опубликовано 09.09.2013 автором Балык дисәң дә балык!.. Тора халык таң калып. Тәмле прәннек, кәнфитләрне Ашый кулыңнан алып. 00
(Бегемот. Аның тиресе – 2,5 см) Опубликовано 09.09.2013 автором Минем тирем – иң калыны, Тик кышка булмый түзеп. Шуңа мин Нил елгасында Гомер итәмен йөзеп. 00
(Як. Урта Азиядә яши) Опубликовано 09.09.2013 автором Мыркылдавы – дуңгызныкы, Мөгезе – үгезнеке. Аның башы – сыерныкы, Колагы – үзенеке. Скелеты – бизонныкы, Ә койрыгы – атныкы. Ул хайванның исеме ничек, Һәм ул кайсы якныкы. 00