(Сорнай) Опубликовано 08.09.2013 автором Курайларның туганы мин, Ләкин тавышым үзгә. Колакларны ярып керә, Өстәп куйсаң мөгез дә. 00
(Таш сыбызгы) Опубликовано 08.09.2013 автором Таш гасырдан ук киләм мин. Уйнап җибәрәм — өрсәң. Ватылып юкка чыгармын Әгәр кулдан төшерсәң. 00
(Миләш) Опубликовано 08.09.2013 автором Ай – яй матур агач соң, Кызыл төймәләр таккан. Төймәләре ачы соң Өзеп, авызга капсаң. 00
(Зелпе) Опубликовано 08.09.2013 автором Көзләр җиткәч, алкаларның Иң матурын таккан ул. Ал – кызыл күлмәген киеп, Каршыбызга баскан ул. 00
(Эрбет) Опубликовано 08.09.2013 автором Чикләвек агачы үзе, Тик үсми безнең якта. Көе дә бар. Җырлыйм аны Сезне сагынган чакта. 00
(Гөлҗимеш) Опубликовано 08.09.2013 автором Чәчәкләрем аллы – гөлле, Меңләгән энәм сакта. 40 төрле дәва булам Кеше авырган чакта. 00
(Камырлык) Опубликовано 06.09.2013 автором Камырлы да түгел үзе, Ә исеме ябышкан. Чәнчергә дә күп сорамый, Әгәр бераз ялгышсаң. 00
(Нарат) Опубликовано 06.09.2013 автором Кыш көне дә яшел кием Килешеп тора безгә. Күркәләр бүләк итәрбез, Килерсез әле көзгә. 00
(Усак) Опубликовано 06.09.2013 автором Кайрым яшел,яфракларым Сөйләшәләр җилсез дә. Йорт салырга теләсәгез, Бүрәнә булам сезгә. 00
(Усак) Опубликовано 06.09.2013 автором Җилсез көндә яфраклары Лепердәп серләшәләр. Көзен бергә коелырга Диеп сүз берләшәләр. 00