Көзләр җиткәч

Казларыбыз җылы якка
Китәргә тырышалар:
Канатларын кагыналар,
Сикерәләр, очалар.
Ышана күрмәгез берүк:
Кыр казлары белән генә
Саубуллаша ич алар.

Мәктәпкә бармыйм әле
Туйдым да соң мәктәптән!..
Укыйсым килми минем….
Инде ничә мәртәбә:
-Бармыйм мәктәпкә! – дидем.
Юк, беркем дә тыңламый,
Тыңларга да теләми.
Әле әти – әниләр
Нәрсә генә сөйләми…
Имеш мин укымасам,
Шыр надан калачакмын.
Ләззәтен дә тоймасмын
Үземнең балачакның.
Ни генә дисәләр дә,
Мәктәпкә тартмый күңел.
Миңа анда беркем дә,
Берни дә кызык түгел.
Бармыйм булгач бармыйм мин,
Йоклыйм йокым туйганчы.
Әни, өстәл тутырып,
Коймак пешереп куйганчы.
…Үз хыялы, фикере
Була инде кемнең дә.
Әйттем — бетте: мәктәпкә
Бармыймын ял көнендә!..
Минтимер бабай кебек булырбыз!
Без Әнәктә тумаганбыз,
Шулай да ул якын.
Хөрмәт тә итәбез әле
Ул авылның халкын.
Чөнки Сәвия әби дә
Әнәк кызы булган.
Әнәктә бит, беләсеңме,
Ил башлыгы туган!..
Татар иленең беренче
Президенты бит ул!
Менә шуңа да Әнәккә
Без бүген тоттык юл.
Күрдек Минтимер бабайның
Туып – үскән йортын.
Ишек алдында да тордык,
Барсын уйлап, бер тын…
Безнең әби Шәймиевнең
Авылдашы булган.
Менә ни өчен икән ул
Бөтен яктан уңган…
Димәк безнең тамырлар да
Башланган Әнәктә.
Илбашыдай һәм әби күк
Булырбыз, әлбәттә!
***
Дөнья матурлангач кына
Китәсе килми икән.
Оныкларымны бабайсыз
Итәсе килми икән.
Кирәклегең тоеп яшәү
Үзе бер шатлык икән.
Бу тормышның ачысы да
Нигәдер татлы икән.
Миннән башка да тормышның
Беләм дәвам итәсен.
Тик барыбер бу дөньядан
Бер дә килми китәсем…
***
Елап кына тора яңгыр:
Туктамый да , коймый да.
Алтын көзнең гүзәллеген
Югалтырга кыймый да.
Яңгыр тама яфракларга
Иркәләп, назлап кына.
Картайгач эленеп тору –
Авыр һәм газап кына…
Елый – елый  ява яңгыр-
Күп калмады аңарга…
Чират җиткәнен сизенә
Ул да ап – ак карларга.
Бабам бәхете
Минем бабам, карт булса да,
Бөтен яктан уңган шул.
Яшь чагында иң мактаулы
Укытучы булган ул.
Аның дәресен балалар
Йотлыгып тыңлаганнар.
Төрле  сораулар биргәннәр,
Оялып тормаганнар.
Чөнки туган телебезне
Балалар бик сөйгәннәр.
Туган тел ул – ана теле,
Тукай теле, дигәннәр.
Ул чагында туган телдә
Күп китап укыганнар.
Өлкәннәрдән әкиятләр
Сөйләтеп утырганнар.
Гарәп язуын да бабам
Өйрәткән балаларга.
Борынгы хатларны уку
Кызык булган аларга.
Лаеклы ялда булса да,
Бабай безне күзәтә.
“Дөрес сөйләмисез”, — диеп,
Телебезне төзәтә.
Һөнәр белсен кулыгыз, ди,
Иманлы булыгыз, ди.
Һәрбер җирдә гомер буе
Игелек кылыгыз, ди.
Аннан ала да гармунын,
Әй тотына уйнарга.
Сизеп торам карашыннан:
Бабам чума уйларга…
Аның да бит безнең кебек
Булган япь – яшь чаклары.
Үзенә гел тартып торган
Аны туган яклары.
Туган телен, балаларны,
Якташларын яраткан.
Шуңа да ул үз бәхетен
Туган җирендә тапкан.
 “Р” ны әйтә беләм мин
“Р” ны әйтә беләм хәзер,
Ишеттегезме инде?
“Бигрәкләр дә булдыксыз” дип
Тәнкыйтьләмәгез мине.
Мәктәпкә барган балалар,
Беләм, белем алалар.
“Р” ны да әйтә белмәсәң,
Оятка калдыралар.
“Р”ны гына әйтү түгел,
Бар хәрефне таныйм мин.
Урысча сөйләгәннәрнең
Барысын да аңлыйм мин.
Тырнакларны да буямыйм,
Чәчләремне дә тарыйм.
Матур итеп киенмичә,
Мәктәпкә якын бармыйм.
Беренчедә бит инде мин,
Үзегез дә беләсез.
“5”леләр генә алсын, дип,
Торыгыз гел теләп сез.
5.9.2015.
Бу җил әллә нишләде
Бу җилнең бетәчәге юк,
Шуңа бер хәйлә уйлыйк.
Тотыйк та аның юлына
Бер зур тегермән куйыйк.
Элек шулай эшләгәннәр,
Җилгә күп эш кушканнар.
Бөтен икмәкне җил белән
Тартырга тырышканнар.
Шуннан җил дә тынычланган,
Эшләгәч киткән арып.
Җил тегермәнен елгага
Куйганнар алып барып.
Ә хәзер җил әрсезләнде:
Исә дә исә генә.
Туктап тору, ял итүнең
Керми дә исәбенә.
Җилгә каршы барып булмый,
Йолкый баш киемнәрен.
Үзе сызгыра, ыжгыра,
Әй күрсәң сөенгәнен!..
Шуңа күрә җилгә каршы
Кирәк хәйлә корырга:
Эшләп, хәлен бетерерлек
Нидер урнаштырырга…
***
Питрау да узып китте –
Җәйне һаман күргән юк.
Үзе салкын, яңгыр да җил,
Рәхәтләнеп йөргән юк.
Сандугачлар да сайрамый,
Күкеләр дә кычкырмый.
Кошлар да матур җәй көтә-
Балаларын очырмый.
Җиләк – җимешләр дә “җәй” дип
Өлгергән, пешкән булды.
Кайсы кибеп, кайсы череп
Өзелеп төшкән булды.
Җәйнең килере күренми,
Көз капка ачкан бугай.
Җәйнең бөтен матурлыгы
КАядыр качкан бугай.