Шагыйрь Әхмәт Дусайлыга

 

Әхмәтҗан Хәмәдишин , шагыйрь, прозаик. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе.Бер карасаң, Әхмәт – шагыйрь,

Хәбәрче дә, диктор да.

Ничек популяр булмассың,

Шәһәрдән кайтып тор да…

 

Шагыйрь дә син, прозаик та,

Комьютерсыз тормыйсың.

“Әдипләр” гә кемне генә

Син кертеп тутырмыйсың…

0

Харрас Әюпкә

Тукай бүләге була, дип,

Никләр  сине алдадылар?

Шундый бөек шәхесләр дә

Сүздә тора алмадылар.

 

Тукай бүләгеннән өстен

Бүген синең иҗатың бар.

Татар халкы сокланырлык

Харрас дигән зур атың бар.

0