Түрешкә юлны ул салдырды

Туган авылым Түреш халкы гомер буена юлсызлыктан интекте.Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Югары Советка депутат булып сайлангач, ул Түреш халкы белән очрашты.Авылдашлар аңа төп наказ итеп юл мәсьәләсен хәл итүне  бирделәр.Инде менә ничә еллар буе  безнең авыл халкы асфальт юлдан йөри. Без барыбыз да шушы изге эше  өчен Роберт Мөгаллим улына бурычлы. Кызганычка каршы, Роберт инде безнең арабызда юк. Ул бакыйлыкка күчте. Ләкин түрешлеләр аны онытмыйлар.Чөнки аның  шигырьләре белән бергә безгә бүләк итеп калдырган асфальт юлы да калды.Урының оҗмах түрләрендә булсын, Роберт дустым!

0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *