Районыбызда — әдәбият көннәре

8 — 9 нчы декабрь көннәрендә районыбызда татар әдәбияты көннәре үтте. Ул якташ язучыбыз Фоат Садриевка Татарстан Республикасының Халык язучысы исеме бирелү уңаеннан үткәрелде. Чарага Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән язучылар килде.  Алар 5 мәктәптә укучылар белән очрашты, китапханәдә авылны ничек саклап калу турында «Түгәрәк өстәл» артында сөйләштеләр, кич барлык район халкы белән кызыклы очрашу булды. Икенче көнне «Агромастер»га сәяхәт кылдылар, районыбызның яңартылган өлешләрен карадылар,  Туган якны өйрәнү музеенда булдылар, мәрхүм язучыларыбыз Флүс Латыйфи, Харрас Әюп каберләрен зиярәт кылдылар һәм чәчәкләр салдылар.2014-12-08 08-51-14 (NXPowerLite)2014-12-08 08-52-20 (NXPowerLite)2014-12-08 13-51-42 (NXPowerLite)2014-12-08 16-12-40 (NXPowerLite)2014-12-08 18-34-06 (NXPowerLite)2014-12-08 18-34-36 (NXPowerLite)DSC07785 (NXPowerLite)DSC07786 (NXPowerLite)DSC07787 (NXPowerLite)

0

«Сүнмәс дәрт»кә -20 яшь

2014-12-04 12-42-28 (NXPowerLite)2014-12-04 12-43-02 (NXPowerLite)2014-12-04 12-44-26 (NXPowerLite)2014-12-04 12-46-28 (NXPowerLite)2014-12-04 12-49-00 (NXPowerLite)2014-12-04 13-05-12 (NXPowerLite)

Шушы көннәрдә ветераннарның «Сүнмәс дәрт» клубы оешуга 20 ел тулды. Шул уңай белән ул район хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булды. 4 нче декабрь көнне үзешчәннәр өчен чәй табыны әзерләнде. Анда ветераннар  элекке елларда үзешчән коолективта чыгыш ясап бакыйлыкка күчкәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, алда торган бурычларга тукталдылар.Җитәкчеләр тарафыннан ветераннарга әйтелгән рәхмәт сүзләре өлкәннәрне тагын да үз эшләренә җаваплырак карарга рухландырды.

0

Әдипне зурладылар

 

DSC05947 (NXPowerLite)DSC06204 (NXPowerLite)   Роза Шакировна

28 нче ноябрьдә Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләге иясе, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Хәбибуллинаның Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда 80 яшьлек юбилей кичәсе үткәрелде. Анда язучыны котларга муниципаль район башлыгы Рамил Муллин,Татарстанның Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, язучы, шагыйрь һәм үзешчән композитор Факил Сафин, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллинаның укучылары Рәсәйнең атказанган хәрби очучысы Рәшит Шафиков, ФСБ полковнигы Расих Шәйхелисламов, “Авыл утлары” исемендәге район гәзите редакторы Рөстәм Зәкиев һәм башка күренекле шәхесләр, язучының шәкертләре, әсәрләрен яратып укучылар, үзешчән артистлар катнашты. Кичәне Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева алып барды. Кичәдә язучының әсәреннән өзекләр яңгырады, тормыш юлын чагылдырган фотомонтаж тәкъдим ителде. Фойеда китап күргәзмәсе һәм китап сату оештырылды.

0

Белдерү

Мәдәни чаралар:
10.11. Шигърият кичәсе    “Мизгел”    11.00
10.11. Габделфәт Сафин.    РДК
11.11. Концерт. Үзәк шифаханә.
12.11. Концерт. Урта мәктәп.
13.11. Концерт: Илмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов
14.11. Концерт.  “Болгар кызлары”
Атна дәвамында — күргәзмәләр:
1. “Аналарның бөеклеген яши – яши аңлыйбыз”
(Әниләрнең кул эшләре)    музей
2.“Таллар сере”   Альберт Минһаҗев     музей

Безгә түбәндәге телефон белән мөрәҗәгать итегез:

2 — 48 — 86

17 — 23 нче ноябрьләргә эш планы

Үзешчән сәнгать коллективларының  смотр — конкурсы

17.11. — гимназия;

18.11. — «ДЮСШ», «Нептун», «СОК», аграр колледжның Бөгелмә филиалы, «Мизгел»

Атна дәвамында  музейда «Әниләрнең бөеклеген яши — яши аңлыйбыз…» исемле кул эшләре күргәзмәсе.

Ноябрьнең соңгы атнасына эш планы

26 нчы ноябрь — халыкка социаль хезмәт күрсәтү коллективы концерты.

28 нче ноябрь — язучы Роза Хәбибуллинаның юбилей кичәсе.

30 нчы ноябрь —  «Мизгел» яшьләр үзәгендә шахмат ярышы. 9:00 сәг.

Декабрь

2 нче декабрь — ветераннар концерты.

3 нче декабрь — Исполком коллективы концерты.план

 

0

Котлыйбыз!

DSC03268 (NXPowerLite)Сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Раилә Әхмәдулла кызы «Сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен»  дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Аны ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәме һәм  олы бүләк белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек һәм эшендә тагын да зуррак  уңышларга ирешүен теләп калабыз. Читать далее

0

Хәтерләрдә торсын дип

31 нче октябрь көнне Күбәк урта мәктәбе диварына Күбәк авылыннан социалистик төзелеш Герое, «Кызыл сабанчы» колхозы рәисе Миңнехан Мөхәммәтҗан улы Гайровка, Түреш авылында туган, коммунистлар партиясенең ХХIV съезд делегаты, Татарстанның атказанган агрономы, халык мәгарифе отличнигы, «Урал» колхозы рәисе Мирзагабдрахман Бәлүл улы Гаттаровка, Иске Карамалы авылында туган, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әслах Нурлыгаян улы Баязитовка элмә такталар куелды. Читать далее

0

Әдәби бүләкләр тапшырылды

DSC07570 (NXPowerLite)29 нчы октябрь көнне Әлмәт шәһәренең татар дәүләт драма театрында якташ шагыйрәбез Эльмира Шәрифуллинага Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия, ә язучы Роза Хәбибуллинага Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Читать далее

0

Зөлфия күргәзмәсе тәмам

16 нчы октябрь көнне Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Метрәй авылы кызы Зөлфия Гаусиеваның Мөслимдәге туган якны өйрәнү музеенда ай ярым элек ачылган күргәзмәсен тантаналы шартларда ябу булды. Чарага нигездә хезмәт ветераннары чакырылган иде. Район башлыгының социаль — мәдәни эшләр буенча урынбасары Рушат Солтанов Зөлфия ханымга Рамил Муллинның Мактау грамотасын тапшырды һәм киләчәктә аңа саулык — сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.Чарада катнашучылар рәссамга үзләренең рәхмәт хисләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.

DSC07548 (NXPowerLite)DSC07540 (NXPowerLite)DSC07542 (NXPowerLite)DSC07543 (NXPowerLite)DSC07554 (NXPowerLite)DSC07546 (NXPowerLite)DSC07549 (NXPowerLite)DSC07553 (NXPowerLite)

0

Якташыбызның яңа китабы

ЛенаЯкташыбыз, озак еллар Татарстан радиосында журналист булып эшләгән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Мөслимә (Лена) Шәфыйкованың күптән түгел «Корычлар ныклыгы гынамы?!!» исемле китабы дөнья күрде (Бу инде аның икенче китабы. Беренчесе — «Исәнме, Камил!») Әлеге китапта аның  хикәяләре, очерклары урын алган.Muslima-001

 

0